СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгате

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгате»

Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Салагыш урта гомумбелем мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате 

Тема: Сәламәтлек- зур байлык

Авторы: башлангыч сыйныф укытучысы Гафурова Диләрә Мирхафизан кызы. Максат.   Укучыларда  сәламәт  тормыш  рәвеше,  дөрес туклану,  көндәлек  режимны  төгәл  үтәү,   сәламәтлекне саклау  һәм  ныгыту  күнекмәләре  булдыруга  омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: стенд  “Саулык – зур  байлык”;  язмалар:  “Сәламәтлек”,  “Дөрес  

туклану”, “Актив  эшчәнлек”,  “Уңай  кичерешләр”;                    

төрле  ризыкларның  рәсемнәре.(Файдалы һәм  зарарлы  ашамлыклар”  уены  өчен.), сәламәтлек  агачы

                  Дәрес  барышы.

Исәнмесез, укучылар.Бүген без “Сәламәтлек- зур байлык” темасына сөйләшеп алырбыз. “Акчаңны  югалтсаң ­ бернәрсә дә югалтмыйсың, вакытыңны  югалтсаң – күп нәрсәне  югалтасың,  ә  сәламәтлегеңне югалтсаң – барысын  да  югалтасың”.Ни  өчен  шулай  дип әйтәләр?       ­Сәламәтлек  кеше  өчен  иң  кадерле  нәрсә, ләкин аны

сакларга  кирәк. Бер  югалтсаң,  аны    кире   кайтаруы  бик  авыр.  Сәламәт  булмаган  кешегә дөньяның  бер  кызыгы  да  юк. Укытучы.     Әйе,   укучылар,   бик   дөрес. “Дөньяда   иң

кечкенә   бәхет – байлык,     иң     зур     бәхет   –   саулык”,     дип     юкка     гына     әйтмиләр     бит. Сәламәтлек    ­ ул физик  һәм    рухи    иминлек, күңел   күтәренкелеге,   уңай кичерешләр  белән  яшәү. Сәламәт  булу  өчен  иң  мөһиме- дөрес  туклану. Безнең организмыбыз без  кабул  иткән  ризыклар  хисабына  яши. Без  нинди

ризыклар  ашыйбыз соң? Ә хәзер   игътибарыгызга   бер   уен   тәкъдим   итәм.   “Файдалы   һәм зарарлы   ашамлыклар   “уены.   Өстәл   өстенә   төрле   ризыкларның рәсеме куела.  Шуларны  ике  төркемгә  бүләргә  тәкъдим  ителә.    Организм өчен безнең  нинди  ризыклар ашавыбыз  гына

түгел,  ә  аның кабул итү  вакыты  да    гаять  мөһим. Ризыкны  көнгә  4­5  мәртәбә  аз – азлап ашарга   киңәш    ителә,  ләкин   йоклар  алдыннан  ашарга  ярамый. (Аның нинди  зыяны  бар  икәнлеген  ачыклап  үтү.) Әгәр без үз сәламәтлегебез     турында

кайгыртмыйбыз  икән, авырыйбыз һәм дәваланабыз. Ә нәрсәләр   белән

дәваланабыз   соң без? Нинди  дарулар һәм  нинди  дару  үләннәре  кулланабыз? (Укучыларның  җавабы  тыңланыла). Димәк, укучылар, дөрес туклану   –   организмга файдалы булган ризыкларны   гына   ашау,   дару үләннәре белән генә

дәвалану, туклану режимын  үтәү. Тактага  беркетү.  “Сәламәтлек  =  дөрес  туклану+” 2.   “Җәяү  йөрү һәм  хәрәкәт баш миен   уйлата   һәм

фикернең  эшли башлавына  китерә”, дип  язган  Ж.Ж Руссо. Әйе,

укучылар,  спорт белән даими  шөгыльләнү, һәр   көн  иртән  күнегүләр ясау  да  физик  һәм  рухи сәламәтлекне     ныгыта.  Хәзер  игътибарыгызны  “Саулык  –  зур    байлык” стендына  юнәлтегез. (Стендтагы  рәсемнәр  буенча  әңгәмә). Укучыларга  сораулар  бирелә. ­Иртәнге  күнегүләр  ясау  ни  өчен  кирәк? ­Чыныгу  ни  өчен  кирәк? ­Ничек  дөрес  итеп  чыныгырга?  Һәрчак  чиста,  пөхтә булу да сәламәтлекне сакларга  ярдәм  итә. Шәхси гигиена  кагыйдәләрен  искә  төшерү. Димәк,       һәр     көн     күнегүләр  ясау,  чыныгу,  шәхси   гигиена кагыйдәләрен үтәү –  болар  барысы актив эшчәнлекне  барлыкка китерәләр. Тактага  беркетү.  “Сәламәтлек  =  дөрес  туклану + актив  эшчәнлек+”. 3.   “Яхшылык  күрәсең  килсә,  яхшылык  ит”, диелә   татар халык мәкалендә.  Бу  мәкальне  сез  ничек  аңлыйсыз? (Кешеләргә эшләгән яхшылык  сиңа яхшылык булып кайта). Димәк,физик  һәм психик сәламәтлегебез нык булсын өчен, безгә миһербанлы,  шәфкатьле,  ярдәмчел  булырга, бер – береңә  матур,  ягымлы сүзләр  әйтеп, күңелләрне  күтәрергә  омтылырга  кирәк. Берничә  ситуация  тәкъдим  итү. 1.Сез  урамнан әйткән  вакытыгыздан 3  сәг соңарып кайттыгыз.  Сезне ачулы   кыяфәттә  әниегез каршы  ала. Сез нишлисез?( Истә тотыгыз: сездә ачулы караш  булырга  тиеш  түгел.) 2.   Сез “2”ле билгесе алдыгыз   һәм   сезгә   моның   өчен   эләгәчәк.  Әти-әниегезгә нәрсә дип әйтерсез? Алар урынында булсагыз   сез нишләр идегез? Димәк , балалар, үзеңә кешенең нинди карашта булуын телисең,  башка кешегә  син  дә  шундый  карашта булырга  тиеш. Бу  уңай  кичерешләр ­ сәламәтлекнең  өченче  кушылучысы. Берегез дә моны истән чыгармагыз. Сәламәтлегебезнең үз кулыбызда икәнлегенә төшендек . Аны саклау бары үзебездән генә тора, балалар. Тактага  беркетү. “Сәламәтлек = дөрес туклану + актив эшчәнлек +  уңай  кичерешләр”

Сәламәт  булыйк.

Сау – сәламәт  булыйк  без.

Витаминнар  ашыйк  без.

Карлыганы,  балы  да

Бик  файдалы  бары  да

Шуны  истә  тотыйк  без.

“Хәрәкәттә ­ бәрәкәт”,  дигәннәр.

Шуны  истән  чыгармыйк.

Саф  һавада  уйнагыз.

Зарядка  да  ясагыз

Гел  сәламәт  булыгыз.

Сау – сәламәт  булыгыз.

Елмаегыз,  көлегез

. Сәламәтлек – бәхет  ул

Аның  кадерен  белегез.

Сезгә  шуны  телибез.


Скачать

© 2023, 54 0

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!