СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Базарда" тексты 2 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әдәби уку. (2 нче сыйныф)

Циклдагы 2 нче дәрес.

Дәреснең темасы: «Базарда» тексты.

Просмотр содержимого документа
«"Базарда" тексты 2 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе»



Әдәби уку. (2 нче сыйныф)

Циклдагы 2 нче дәрес.

Дәреснең темасы: «Базарда» тексты.

Дәреснең тибы: Лексик күнекмәләрне камилләштерү.

Белем бирү максаты (дәрес предмет нәтиҗәсе):

  1. “Базарда” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәтү;

  2. Текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

  3. Базарда яшелчә-җимеш сорап ала белү.

Үстерү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

  1. Әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү;

  2. Төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

Шәхесара аралашуда ихтирамлы караш булдыру. Аралалашу культурасын тәрбияләү.

Җиһазлау: экран, проектор, дидактик материал.

УМК: 1. Р.З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова ”Күңелле татар теле” 2 нче сыйныф.

2.Хәйдәрова Р.З. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту. 2 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: Татармультфильм. – 2013.

Дәрес барышы:

I. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотив булдыру.

1) Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле көн телик. (Укучылар парларда бер-берсенә һәм укытучыга хәерле көн телиләр).



II. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.

  1. Кроссворд чишү

  • Без бүген дәрестә яшелчәләр турында сөйләшүне дәвам итәрбез.

  • Укучылар, дәреснең темасы кроссвордта вертикаль баганада язылган. Яшелчә-җимешләрне атап чыксак, дәрес темасын белербез. Ребята, тема нашего урока спрятана в кроссворде, в верткальном голубом столбике. Называя овощи и фрукты по порядку, вы узнаете о теме.

  • Дәреснең темасы – Базарда. Без бүген дәрестә базарда яшелчәләрне сорый белергә өйрәнербез. (Мы, ребята, сегодня научимся на татарском языке спрашивать овощи-фрукты на рынке)







- Кроссвордта нинди сүзләр язылган? Укып чыгыйк? Тәрҗемә итик.

Кәбестә - капуста,

Алма - яблоко,

Карбыз-арбуз,

Слива – слива,

Кишер – морковь

Виноград – виноград

Суган – лук.

- Укучылар, бу сүзләрне дөрес укыдыгызмы?

- юк/әйе.


2. сүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә эш.

- Без бүген яшелчә-җимешләрнең исемнәрен дөрес укырга өйрәнербез. Мы с вами на уроке научимся правильно произносить название овощей и фруктов.

- Татар телендә к, г хәрефләре 2 аваз белдерәләр. В татарском языке буквы к, г обозначают 2 звука:. Каты [Ӷ], [Ķ] һәм йомшак.

Сезнең каршыгызда ике кәрзин, бу сүзләрне шул кәрзиннәргә аерып салыйк.

Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән аерым-аерым кабатланыла.

1кәрзин: [Ӷ], [Ķ] 2 кәрзин: [к], [г]

Карбыз- [Ķаºрбˇыз] кәбестә - [кәбэстә]

Суган - [су Ӷан] Кишер – [кишэр]

Виноград – [виноград]



Алма - [а ºлма] ғқ

Слива –[слива]

3.Сүзтезмәләр төзү. (интерактив тактада исемгә туры килгән сыйфатларны табып кую)

- Яшелчә-җимешләр нинди?

Суган тәмле

Карбыз яшел

Кәбестә баллы

Кишер ачы

Чөгендер сары

Кыяр кызыл

Кабак озын

Помидор түгәрәк

Алма эре

Бәрәңге

IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст өстендә эш.

  1. Текстны укуытучының үрнәк укуы.

  2. Укучыларның эчтән укуы.

  3. Укучыларның кычкырып укуы.



V. Ныгыту, ягъни текстның эчтәлеген аңлау, сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану.

1. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне тексттан табып уку.

  1. нче күнегү, 49 бит.



  1. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча (по содержанию текста) урнаштырыгыз.

Бер бабай Светага алма бирә. Абый карбыз сата. Базарда яшелчәләр күп. Света әнисе белән базарга бара. Көз көне базар бай.

  1. Ишетеп аңлау күнегүләре.

Дөрес раслауны табыгыз. Выразите своё согласие или несогласие. (дөрес раслауга укучылар басалар)



  1. Әнисе кабак сатып ала.

  2. Әнисе кавын сатып ала.



  1. Света әнисе белән базарга бара.

  2. Света әтисе белдн базарга бар.



  1. Бабай Светага алма бирә.

  2. Бабай Светага кыяр бирә.



  1. Диалогларда төшеп калган репликаларны өстәү, парларда сөйләшү.

А. - Бабай миңа алма бир әле.

  • Сиңа нинди алма кирәк?

  • ... .

  • Мә ал.



Ә. - Миңа кыяр, помидор кирәк.

- ... ?

- Миңа яшел кыяр, кызыл помидор кирәк.

- ... .



VI. Рефлексия.

  1. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү.

  1. Скажи что, ты идешь на рынок с мамой, с бабушкой.

  2. Скажи что, на рынке много капусты, моркови, тыквы, дыни.

  3. Спроси у тёти красный помидор, вкусный арбуз.

  4. Спроси у дедушки арбуз.



  1. Дәрескә йомгак ясау.

– Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек?

  • Яшелчәләр, бәрәңге, кавын, суган, кабак, алма турында сөйләштек.

  • Бу сүзләрне дөрес әйтергә өйрәндек.

  • “Базарда” текстын укыдык.

  • Яшелчәләрне сорап ала белергә өйрәндек.

  1. Үзбәя.

  • Укучылар, әйдәгез үзегезгә дәрескә бәя куегыз. (Я предлагаю вам поставить оценки за урок самим.)

  1. Өй эше:

  1. Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә.

  2. Текст эчтәлеге буенча диалог төзергә.

































Үзбәя (Самооценка)

Яшелчәләр

(кроссворд, кәрзингә дөрес салу)

Текст уку


Күнегүләр эшләү

Дәрескә билге





Получилось всё отлично

Только часть заданий выполнил так как хотелось

не получилось так как хотелось
















































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!