СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бөек җиңүдә минем бабайларымның да өлеше бар.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная работа посвящается дедушкам ученика 7 класса, один из которых воевал на фронте, а другой по состоянию здоровья "воевал" в тылу.

Просмотр содержимого документа
«Бөек җиңүдә минем бабайларымның да өлеше бар.»


Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Туймәт төп гомуми белем мәктәбе 7 нче класс укучысы Сагиров Илүс Рәмил улының иҗади эше.



БӨЕК ҖИҢҮДӘ МИНЕМ БАБАЙЛАРЫМНЫҢ ДА ӨЛЕШЕ БАР. . .



Рәхмәт сезгә, рәхмәт авылдашлар,

Рәхмәт сезгә яңа буыннан

Май гөлләре чәчәкләнгән чакта,

Соңгы фашист илдән куылган.

Килмешәкләр өчен ил капкасын

Мәңге ачылмаска яптыгыз.

Сүнмәс нинди хәтәр җилләрдә дә

Сезнең гомер, сезнең яктыгыз!


Ватан сугышы беткәнгә 70 елга якын вакыт узса да, сугыш хатирәләре тоныкланмый. Дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яралар һаман да сыкрый шул әле. Без, халкыбызның сугышта күрсәткән батырлык һәм фидакарьлекләрен, зур югалту һәм корбаннарын һич кенә дә истән чыгармаска тиешбез.

Безнең авылдашларыбыз , бабаларыбыз бу сугыш афәтенең тере шаһитлары булганнар. Минем бабамның әтисе, минем карт бабам була инде, Кәримов Хаҗип Сәхабетдин улы Бөек Ватан сугышына 1941 нче елның октябрь аенда китә. Сугышка киткән вакытта аны әтисе урынына калган олы абыйсы, Фәесхан бабай, түбәндәге сүзләрне әйтеп озатып кала: "энекәш, сугыш булгач төрле хәлләр булырга мөмкин, нәрсә генә булса да илеңне сатма" ди. Ул Сталинград сугышында катнаша. 120 нче укчылар девизиясендә сапер була. Немец гаскәрләре аларның взводын камап алалар. Бик озакка сузылган атышулардан соң совет солдатларының взводын тар-мар итәләр. 1942 нче елның 15 нче сентябрь көне була бу. Икенче көнне санитарлар яраланган, үлгән солдатларның артыннан киләләр. Шунда туфракларга күмелеп калган, яраланган, авыр хәлдә бабайны да табып алалар. Бабам госпитальдә 1942 нче елның 8 нче декабренә кадәр дәвалана һәм аны сугыш хәзмәтенә яраксыз дип билгеләнгән таныклык (серия ВД № 188572) биреп кайтарып җибәрәләр. Бу хәбәрне ишетү, иптәшләрен кырып бетергән фашисттан үч ала алмыйча тылга кайтып китү аның өчен бик авыр була. Ләкин язмышка буйсынмыча булмый. 1943 нче елдан ул тыл хезмәткәрләре белән бергәләп эшли башлый. Аны Лашман авылындагы тракторчылар курсында укыталар һәм ХТЗ дип йөртелә торган тракторга утырталар. Бу тимер тәгәрмәчле трактор була, хәзер андый тракторларны безнең рәсемдә генә күргәнебез бар.

1985 нче елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Хаҗип бабайны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр (А № 748430 орден номеры 2583081).

Хаҗип бабайның әтисе мулла була, Кәримов Сәхабетдин Кәрим улы, әнисе Лашман авылы кызы, Гөлмия Хәйрулла кызы. Бабай 1914 нче елның ???? дөньяга килә. Авылда 1923 нче елда мәдрәсәне Совет мәктәбе итеп үзгәртәләр һәм дин гыйлеме бирүне туктатып фән гыйлеме генә бирә башлыйлар. Мәктәп директоры булып Ризатдин абый һәм укытучы булып Зәйнәп апа килә. Ризатдин абый бик тирән белемле, таләпчән һәм кырыс кеше була. Ул авылда наданлыкны бетерү өчен күп көч куя. Укучылар бик күп була, хәтта күрше авыллардан да йөреп укыйлар. Башка балалар кебек үк Хаҗип бабай да мәктәпкә укырга йөри башлый. Ләкин мулла малае булганга күрә, директор аның башыннан сыйпап “бик сәләтле дә бала да бит, улым, сине кайтарырга куштылар шул” диеп озатып кала. Аны әтисе белән әнисе дин дәресләренә өйрәтәләр, укырга язарга да ул өйдә өйрәнә.

Еллар үтә тора, сугыш, андагы вакыйгалар әкренләп ерагая тора. Ләкин бер нәрсә дә онытылмый, киресенчә, еллар үткән саен яу кырында күргәннәр, аннан соңгы җиңү көннәрен якынайту өчен көнне-төнгә ялгап эшләүләр, барысы да, кичә генә булган кебек ветераннар хәтерендә әледән-әле яңарып тора. Хаҗип бабай минем бабама кайбер сугыш истәлекләрен сөйләгән булган, сезгә дә шуларны сөйлим әле. Сугыштан яралы солдатны тылга озатканнан соң, бабайлар бригадалар булып төрле авылларда эшләп йөргәннәр. Күтәмә авылында эшләгән вакытта бригадир сөйләгән, сугышта булган бер гыйбрәтле вакыйга. Бу бригадир бабай һәм башка сугышчылар дошманнарга әсирлеккә эләгәләр. Немец солдатлары әсирләрне Украина җире буйлап алып барган вакытта бер әсир кукурузлар арасына кереп кача. Аның кереп киткәнен күреп калган украин хатын-кызы немец солдатына бу хәбәрне тизрәк җиткерә. Фашистлар теге әсирне атып үтерәләр һәм әлеге качу хәбәрен әйткән хатын-кызны совет әсирләре арасына кертеп җибәрәләр. “Теләсәгез нишләтегез, ул бүген сезне сатты, безне дә сатмаячагына без ышанмыйбыз”, диләр. Сугышчылар ачу һәм чиксез нәфрәт белән бу хатынның аягын аякка, кулын кулга аерып ташлыйлар.

Яшли сугышка китеп, алгы сызыкта булулар, әсирлек җәфалары кичерүләр, ачлык, салкын окопларда өшүләр, яныңда ук ату, шартлау, иптәшләреңнең үлүе ... Сугыш истәлекләре белән танышканда алар барысы да тере картина булып күз алдыннан уза. Һәркем, бу аяусыз сугыш вакыйгаларын күз яшьләрсез генә сөйли алмый. Ә сөйләргә кирәк. Яшь буын сугыш фаҗигасенең тирәнлеген аңласын; ирекнең, муллыкның кадерен белсен, күгенең аязлыгы өчен башларын салган сугыш корбаннарына рәхмәтле булсын өчен, аларны сугыш истәлекләре белән һәрвакыт таныштырып торырга кирәк.

Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!

Сугыш еллары бик аывр булды. Кешеләр фронтта гына түгел, тылда да кырылды. Алар ачлыктан, суыктан интекте. Шулай да алар батырларча эшләде. Сугышчылар өчен кичләрен җылы оек-бияләйләр, шарфлар бәйләде. Яшь кызлар кулъяулык, тәмәке янчыклары чикте. Үзләре, яу кырындагыларны сагынып, җырлар җырлады.

Ногоманов Сөләйман Ногоман улы 1901 нче елның сентябрендә туган. Әтисе - авыл егете Ногоман, әнисе - Түбән Кәминкә авылыннан Вәсбиҗамал исемле кыз булган. Гаиләдә дүрт егет үскән. Сөләйман бабайның туганнары – Миначетдин, Мифтахетдин, Рахимҗан – өчесе дә төрле елларда булган сугышларда катнашканнар. Бер абыйсы Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша, Герман җирендә үлеп кала. Аны шунда җирлиләр, мәктәп балалары андагы каберлекләрне карап торалар икән дигән хәбәрне ишетеп, абыйсының зыярәтен тәртиптә тотуларына кинәнеп яшәгән бабай, бу турыда миңа әбием сөйләде. Бер абыйсы сәнәк сугышында катнаша. Рахимҗан бабай Бөек Ватан сугышында була. Ә Сөләйман бабай, бик теләсә дә, сугышта була алмый. Аягы авырту сәбәпле, аны сугышка яраксыз диеп борып җибәрәләр.

Авыл советы рәисе, аннан соң, 1955-56 нчы елларда колхоз рәисе теп куялар. Үзенең эшен бабай бик яратып, намус белән башкара, халык аны ярата, хөрмәт итә. Бу урында әбием белән бабам сөйләгәннәрдән бер мисал китерәсем килә. Райком колхоз рәисе итеп башка кешене билгели, ләкин авыл халкы яңа кандидатураның бу вазифада эшләвен теләмиләр, ике тәүлек буена тарткалашалар, бабайны җибәрәселәре килми. Күпме генә тырышсалар да, аларның теләкләренә карап тормыйлар, Гиматдинов Кыям исемле икенче кешене колхоз рәисе итеп билгелиләр.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!