СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Бу тормышта һәркемнең үз сукмагы (эш тәҗрибәсе)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Семинарда ясаган чыгышымны тәкъдим итәм.Аның асылы -уккыту технологиясенең үзәгендә укучы тора.

Просмотр содержимого документа
«Бу тормышта һәркемнең үз сукмагы (эш тәҗрибәсе)»

Эш тәҗрибәсеннән

Бу тормышта һәркемнең үз сукмагы. Мине язмыш сукмакларым “мәктәп иленә”,балалар дөньясына алып килүенә мин бик шат

Вакыт тиз һәм сизелмичә үтә.Инде менә чирек гасыр үтеп тә өлгергән.

Бүген укытучылардан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку, танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгәллимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процесына иҗади якын килеп эшләү сорала.
Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяктан гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Укучыларда булган сәләт – мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерү – татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы ул.

Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү алымнары һәм юллары күп төрле. Ләкин укытучының да, тәрбияченең дә, әти-әниләрнең дә максаты бер: бала белемле, тәрбияле, сәламәт булырга тиеш. Бу максатка ирешү өчен дистәләрчә технологияләр, методикалар эшләнгән.  Күренекле педагоглар Я.Коменский, Я.Корчак, К.Ушинский, В.Сухомлинский, А.Макаренко һәм башкаларның укыту - тәрбия буенча хезмәтләренә педагогика фәнендә күп урын бирелгән. Шәхсән минем үземә татар халкы тарихында, әдәбиятында, мәгърифәтендә тирән һәм җуелмас эз калдырган үз галимнәребез эшчәнлеге якын.Шул мәгърифәтчеләребез арасында Ризаэтдин Фәхретдин,К.Насыйри исемнәре игътибарга һәм ихтирамга аеруча лаек. Әгәр син укытучы һәм педагог икәнсең,укучыларыңны шулай итеп тәрбиялә ки-син биргән тәрбия укуыңа якын тормышыңда төп юнәлеш булсын”,-дип язган К.Насыйри . Ә Ризаэтдин бине Фәхретдин фикеренчә, «Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру». Мин аның сүзләренә нигезләнеп эшлим

Коммуникатив технология ул – сүз-фикерләрне тапшыру чарасы. Бу технологиянең башка методикаларга караганда нинди үзенчәлекләре бар соң? Беренче үзенчәлек- эчтәлек сайлауда коммуникатив мотивациягә таяну. Сөйләм эшчәнлеге теориясендә сөйләшергэ теләк, ихтыяҗ- психологик халәт. Билгеле булганча, сөйләм объекты булган эчтәлек сөйләшүченең шәхси, интеллектуаль ихтыяҗына, кызыксынуларына туры килсә, сөйләм мәҗбүрилексез, ихтыярый бара. Ягъни укучының дәрестәге сөйләм эшчәнлеге укытучы мәҗбүр иткәнгә түгел, ә аның үзенең эчке халәте, эчке теләге нигезендә, ягъни коммуникатив мотивация нигезендә оеша.

Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Коммуникатив технология нигезендә укыту цикллыкка корылган. Цикл- текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү. Диалог- тормышта иң еш кулланыла торган табигый сөйләм формасы. Диалогик сөйләмгә, нигездә, сорау- җавап, өстәмә аңлатмалар китерү, ризалашу яки инкарь итү, сөйләм әдәбен саклап сөйләшү хас. Кара- каршы сөйләшү өчен билгеле бер ситуациянең булуы шарт. Сөйләм формалаштыруны шулай ук билгеле бер лексик- фразеологик минимумнан башка да күз алдына китереп булмый. Методик әдәбиятта диалоглар ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү төрендәге һәм гадәти(табигый) диалоглар.

Монологик сөйләмгә өйрәткәндә, фикерне эзлекле итеп белдерү; төп фикерне аерып күрсәтү; фикерне ачып бирү; сөйләм үрнәкләрен дөрес куллану; сөйләмдә билгеле бер темпны саклау мөһим. Монологик сөйләм- тыңлап ишеткәнне яисә укыганны сөйләү генә түгел, укучының үз фикерен белдерүе дә булырга тиеш. Моның өчен тиешле күрсәтмә әсбаплар, ситуацияләр, фактлар сайлар алу һәм укучыларның шуларга карата үз фикерләрен әйтә алуына ирешү әһәмиятле. Монологик сөйләм вакытында мәгълүмат беркадәр үзгәртелә: кайбер сүзләр алыштырыла, грамматик конструкцияләр гадиләштерелә, бик үк әһәмиятле булмаган өлешләр төшереп калдырыла. Дәресләрдә кулланыла торган монолог төрләре мондый: тасвирлау; укыганны сөйләп бирү; нәрсә дә булса турында хәбәр итү; фикер йөртү.

Диалогик сөйләм күнекмәләренә өйрәтүне, программа материалы белән бәйләп, түбәндәге тәртиптә алып барырга кирәк.

Текстка кадәрге этап. Уку материалы нигезендә микродиалоглар төзү.

Төп этап- аралашу ситуациясе булдыру һәм диалогик текст белән таныштыру. Сорауларга тулы яки тулы булмаган җөмләләр ярдәмендә, кереш сүзләр, фразаара бәйләү чаралары кулланып җавап бирү үрнәкләрен тикшерү.

Тексттан соңгы этап. Аралашу ситуациясенә нигезләнеп, текст лексикасыннан файдаланып, укучыларның мөстәкыйль рәвештә диалоглар төзүе.

Тексттан соң этапта эчтәлек буенча диалогик- монологик сөйләмгә чыгу, ягъни диалогик- монологик сөйләм дәресләре оештырыла. Бу дәресләрдә тексттагы лексик- грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.

Кече яшьтәге мәктәп балаларының бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә картиналар белән эшләүнең әһәмияте зур. Картиналар- балаларда коммуникатив сөйләм күнекмәләре булдыруда нәтиҗәле чара, алар укучыларның сөйләм активлыгын, фикер йөртү, танып- белү эшчәнлеген үстерә, игътибар һәм күзәтүчәнлекне дә арттыра.

Иң мөһиме- барлык укучыларның да уку эшчәнлегенә тартылуы. Моның чыганагы укыту процессының, нигездә, үзләштерү законнарын, табигый этапларын бозмыйча оештырылуында.

Һәр яңа лексика дәреснең коммуникатив үзлегеннән, аралашу ситуациясеннән чыгып билгеләнә. Мәсәлән, “Сәламәтлек” темасы буенча коммуникатив максат: табибка тән әгъзаларының авыртуы турында әйтү белү. Өйрәнелә торган сөйләм үрнәкләре шушы максаттан чыгып билгеләнә.

Коммуникатив технология белән укыту системасында күнегүләр башлыча ихтыярсыз, образлы хәтергә нигезләнә. Механик хәтерләү, ятлау кире кагыла. Күнегүләрнең биреме уку эшчәнлегенең мотивлашкан булуын тәэмин итә.

Коммуникатив технологиянең тагын бер үзенчәлеге- грамматик кагыйдәләрнең функциональ төстә бирелүе. “Бала өчен авыр кагыйдәләрдән качып, грамматик материалны җиңел генә итеп аңлатып бирә алу- үзе бер сәнгать, осталык”,- ди коммуникатив технология вәкилләре

Рус телле балаларга татар телен өйрәткәндә предметара бәйләнешләрне куллану бик урынлы дип уйлыйм

Укыту процессында предметара бәйләнешләрне ике аспектта кулланып була:

  1. татар телен өйрәнгәндә предметара бәйләнешләрне мотивацион чара буларак куллану;

  2. телләрне тирәнтен чагыштырып өйрәнү процессында предметара бәйләнешләрне методик алым буларак куллану.

Татар теле дәресендә бу ике юнәлеш, минемчә, бер-берсеннән аерылгысыз. Һичшиксез, телне башка предметлар белән бергә бәйләп бару укыту процессын кызыклырак, җанлырак итә.

Укытуның сыйфаты фән ярдәмендә укучыларны кызыксындыру дәрәҗәсенә бәйле. Укучыларны мотивлаштыру проблемасы өйрәнелә торган телдә сөйләшү ихтияҗы булмаганда аеруча әһәмиятле. Әгәр укучылар өчен татар телендә сөйләшү кирәклеге беренче планда булмаса, укытучы мотивацион алымнарга игътибарны арттырырга тиеш. Укучыларның мотивациясен үстерү юлында предметара бәйләнешләрне куллану ярдәм итә.

Предметара бәйләнешләрне дәрестәә методик алым буларак куллану телләрне чагыштырып өйрәнү вакытында уңышлы санала. Рус балаларының исә рус телендәге белемнәрне татар теле дәресләрендә кулланулары табигый ихтияҗ формасында алып барыла.

Предметара бәйләнешләрнең төрлелеге дәреснең тематик үзенчәлегенә бәйле. Мәсәлән, ел фасылларына багышланган бүлектә балалар яз, көз, кыш, җәй айлары турында сөйләргә өйрәнәләр, һава торышы, үсемлекләр дөньясы, табигатьтәге үзгәрешләр буенча фикер алышалар. Монда укчыларның табигать белеме фәненнән алган белемнәре ярдәмгә килә. Ф.Сафиуллина дәреслекләре милли-региональ компоненка корылган. Татарстан республикасының башка илләр белән багланышын, тарихын, татар халкының мәгърифәтен, язу, китап тарихын ачыклаган текстлар шактый бирелә. Биредә укучыларның география, тарих фәннәреннән алган белемнәрен дә исәпкә алып дәрестә алардан уңышлы файдалану зарур. Дәрес вакытында халык-авыз иҗатын куллану да өйрөнү процессын төрләндереп җибәрә. Мәзкләр, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр белән таныштыру татар халкының милли характерын ачарга булыша. Өлкән сыйныфларда әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрнең героен рус әдәбиятындагы охшаш герой белән чагыштыру, образларны кара-каршы кую, бер үк чорда иҗат иткән язучыларның тормышына күзәтү ясау-болар барысы да укытуны акивлаштыра, укучыларның коммуникатив компитентлыгын гына түгел, ә танып белү дәрәҗәсен арттыра.

Соңгы елларда татар теле дәресләренд әкомпьютер технрлогияләрен куллану зур үсеш алды.Мондый дәресләрдә тавыш һәм иллюстратив материаллар куллану, слайдлар, презентацияләр күрсәтү, тестлар эшләү укыту процессын активлаштыру белән бергә укытучыга сыйныфны дәрес дәвамында контрольдә тотарга, белемнәрне оператив рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирә

Укыту процессы укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул. Ләкин фән – техника үскән чорда информация бик күп һәм ул көннән – көн зур тизлек белән арта, шуңа күрә мәктәпләренең төп бурычы укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтүдән гыйбарәт. Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк прблемага әйләнде. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:

  • укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;

  • уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;

  • белем алуда балалар үзләре актив катнаша;

  • укыту процессы укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә

  • .

булуы шарт. Сөйләм формалаштыруны шулай ук билгеле бер лексик- фразеологик минимумнан башка да күз алдына китереп булмый. Методик әдәбиятта диалоглар ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү төрендәге һәм гадәти(табигый) диалоглар.

Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз




















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!