СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Чыгыш. Татар теле дәресләрендә ФДББСны тормышка ашыру

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мәгариф системасы алдына, димәк, татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына да икенче буын федераль дәүләт белем стандартлары катгый, әмма гадел таләпләр куя: укучының шәхес буларак үзүсешен тәэмин итә алырлык уку эшчәнлеген оештыру; махсус белем һәм күнекмәләр белән янәшә универсаль уку гамәлләренең камил һәм тотрыклы формалашуын да тәэмин итү; бирелгән белемнең фундаменталь булуы, ягъни, укучының әдәбият дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләренең рус әдәбиятын һәм башка халыклар әдәбиятын үзләштергәндә дә кулланышка керерлек булуы зарури.Мәктәпне тәмамлаганда, укучы  “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”- бу яңа стандартта иң мөһиме.

Г.Ибраһимов “ Укылган,ятланган нәрсә тиз онытыла... Гакылыбыз,шөбһәләр,ялгышлар,аңлашылмаулар табып,үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү- мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр” дип язган үзенең “Әдәбият дәресләре” китабында. Бу аның кадимчеләрне, кадими муллаларны тәнкыйтьләп язган сүзләре. Шуңа күрә, бүген дә, замана мәктәпләрендә көнүзәк мәсьәлә булып,укытучылар алдына укыту, белем бирү процессында нинди дә булса үзгәрешләр, яңалыклар  кертү булды. Традицион укыту методикасы, бүгенге көн укучысын замана таләпләренә җавап туры китереп әзерләүдә үз  функциясен үтәмәгәнлеген күрдек. Г.Ибраһимовның алда әйтелгән фикере бүгенге көндә дә актуаль булып кала.  Белем бирүдә үзгәрешләр кертү максатыннан төзелгән федераль  дәүләт тарафыннан кертелгән  таләпләр эффектив рәвештә мәктәпләрдә  уз урыннарын таптылар, һәм укытучылар да, ата-аналар да, укучылар да ФДББСның нәтиҗәлелеген күрделәр, үз тәҗрибәләрендә таныдылар. Дәресләрне  иҗади үсеш технологиясе нигезендә оештыру отышлы булып чыкты.   Дәресләрдә балаларны белем алуга стимуллаштыруда укытучыдан зур сабырлык һәм актив эшчәнлек сорала. Иңберенчечиратта, баладаукугакызыксыну тудырузарури. Ни өченбаланыңукыйсыкилми ?Аныничекукугатартырга ? Дәресләрне кызыклы, нәтиҗәле итеп оештыру , белем сыйфатын күтәрү өчен, балаларны  үз фәнеңә җәлеп итү өчен,  һәр мөгаллим күнегүләр системасын булдырды.Укучыларның тулы грамоталылыгына ирешүнең нинди нәтиҗәле юллары   бар   соң?   Бу  хезмәттә   үзебезнең  эш  тәҗрибәсе   белән  уртаклашырга телибез. Нәтиҗәгә  ирешүнең иң беренче шарты системалылык дип саныйбыз.

         Төрле катлаулыктагы күнегүләрне баланың белем үзләштерү мөмкинчелекләреннән чыгып бирәбез. Кайбер укучылар логик фикерли белсәләр, икенчеләренә чәйнәп каптыру кирәк булачак.

1. Мәсәлән,  башлангыч сыйныфларда, кушымчаларның бер вариантын, яки сорауны тактага язып кую җитә. Укучы сузыкларның нечкә әйтелешле һәм калын әйтелешлегә бүленгәнлеген, тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парлары барлыгын үзләштергән булса, үзләренә үк кагыйдә чыгаруда авырлыклар булмаячак. Бу төр эш алымы укучыда логик фикерләү сәләтен күрсәтүдә, менә дигән эш төре. (Фигыльләрне өйрәнгәндә – де кушымчалы сүз бирелсә, укучы үзе –ды; -ты/-те кушымчалары барлыгына үзе төшенәчәк).

Просмотр содержимого документа
«Чыгыш. Татар теле дәресләрендә ФДББСны тормышка ашыру»

Татарстан Республикасы Түбән Камамуниципаль районы

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белембирү учреждениесе









Татар теле дәресләрендә ФДББСны тормышка ашыру









Төзеде : Харисова Ч.С.















Яр Чаллы

2017

Мәгариф системасы алдына, димәк, татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына да икенче буын федераль дәүләт белем стандартлары катгый, әмма гадел таләпләр куя: укучының шәхес буларак үзүсешен тәэмин итә алырлык уку эшчәнлеген оештыру; махсус белем һәм күнекмәләр белән янәшә универсаль уку гамәлләренең камил һәм тотрыклы формалашуын да тәэмин итү; бирелгән белемнең фундаменталь булуы, ягъни, укучының әдәбият дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләренең рус әдәбиятын һәм башка халыклар әдәбиятын үзләштергәндә дә кулланышка керерлек булуы зарури.Мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”- бу яңа стандартта иң мөһиме.

Г.Ибраһимов “ Укылган,ятланган нәрсә тиз онытыла... Гакылыбыз,шөбһәләр,ялгышлар,аңлашылмаулар табып,үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү- мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр” дип язган үзенең “Әдәбият дәресләре” китабында. Бу аның кадимчеләрне, кадими муллаларны тәнкыйтьләп язган сүзләре. Шуңа күрә, бүген дә, замана мәктәпләрендә көнүзәк мәсьәлә булып,укытучылар алдына укыту, белем бирү процессында нинди дә булса үзгәрешләр, яңалыклар кертү булды. Традицион укыту методикасы, бүгенге көн укучысын замана таләпләренә җавап туры китереп әзерләүдә үз функциясен үтәмәгәнлеген күрдек. Г.Ибраһимовның алда әйтелгән фикере бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Белем бирүдә үзгәрешләр кертү максатыннан төзелгән федераль дәүләт тарафыннан кертелгән таләпләр эффектив рәвештә мәктәпләрдә уз урыннарын таптылар, һәм укытучылар да, ата-аналар да, укучылар да ФДББСның нәтиҗәлелеген күрделәр, үз тәҗрибәләрендә таныдылар. Дәресләрне иҗади үсеш технологиясе нигезендә оештыру отышлы булып чыкты.   Дәресләрдә балаларны белем алуга стимуллаштыруда укытучыдан зур сабырлык һәм актив эшчәнлек сорала. Иңберенчечиратта, баладаукугакызыксыну тудырузарури. Ни өченбаланыңукыйсыкилми ?Аныничекукугатартырга ? Дәресләрне кызыклы, нәтиҗәле итеп оештыру , белем сыйфатын күтәрү өчен, балаларны үз фәнеңә җәлеп итү өчен, һәр мөгаллим күнегүләр системасын булдырды.Укучыларның тулы грамоталылыгына ирешүнең нинди нәтиҗәле юллары бар соң? Бу хезмәттә үзебезнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга телибез. Нәтиҗәгә ирешүнең иң беренче шарты системалылык дип саныйбыз.

Төрле катлаулыктагы күнегүләрне баланың белем үзләштерү мөмкинчелекләреннән чыгып бирәбез. Кайбер укучылар логик фикерли белсәләр, икенчеләренә чәйнәп каптыру кирәк булачак.

1. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда, кушымчаларның бер вариантын, яки сорауны тактага язып кую җитә. Укучы сузыкларның нечкә әйтелешле һәм калын әйтелешлегә бүленгәнлеген, тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парлары барлыгын үзләштергән булса, үзләренә үк кагыйдә чыгаруда авырлыклар булмаячак. Бу төр эш алымы укучыда логик фикерләү сәләтен күрсәтүдә, менә дигән эш төре. (Фигыльләрне өйрәнгәндә – де кушымчалы сүз бирелсә, укучы үзе –ды; -ты/-те кушымчалары барлыгына үзе төшенәчәк).

2. Модельләр төзегәндә математика фәне ярдәмгә ашыга. Шул ук кушу,алу , тигезлек билгеләрен кулланып татар телен үзләштерүне җайлаштырабыз. Фигыль нигезе +-ды/-де; -ты/те = үткән заман хикәя фигыль;

Фигыль нигезе +-са/-сә = шарт фигыль.

3. Бу алым сүз ясалышын өйрәнгәндә дә уңайлы дип табыла, чөнки әзер формулалар укучының исендә күбрәк кала. Исем + сүз ясагыч кушымча= яңа мәгънәле сүз (ясалма сүз). Каен+лык=каенлык.

4.Дәресләрдә уен формасындагы күнегүләрне укучылар теләп эшлиләр. Сүзгә нинди кушымчаларның, кайсы тәртиптә ялгануын өйрәткәндә сүзне паровоз итеп алсак, кушымчалар төрле төсләрдәге вагоннар. Составның озынлыгы, ничә кушымча ялгану мөмкинлеге барлыгы күз алларында ярылып ятачак.Кирәкмәгән, артык вагоннарны калдырып китәргә кирәклеген дә әйтергә онытмаска. Сыйныфташларымнан сүзен шул рәвешле таркатабыз, яки җыябыз.

5. Х-ки,О-ки уенын тәнәфесләрдә яратып уйныйлар, шуны ук дәресләрдә дәвам итәбез. Шакмакларда Х урынына исемнәр язсак, О лар сыйфат була. Соныннан язылган сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү өчен ярдәмгә киләләр.

6. Өлкәнрәк сыйныфларда һәр сүз төркемен өйрәнү барышында модельләр төзетәбез. Һәр укны бер ноктадан җибәрү уңышлы санала. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне санау да фигыль нигезеннән саналырга тиеш.

7. Координаталар яссылыгы белән булган күнегү дә укучыларга ошый. Алдан әзерләнгән үрнәк тиз арада тикшереп алу мөмкинчелеге бирә. Х- сүз саны белән билгеләсәк, У- сүз төркемнәрен язабыз. Һәр ноктаны тоташтырып, нинди дә булса рәсем яки график төзибез.

8. Укучыларга да, балаларга да “Эстафета” уены кызыклы. Соңгы партадан өйрәнелгән кагыйдәгә мисаллар язу өчен кәгазь битен җибәрәбез, һәм укучылар үз җавапларын язалар. Кайсы команданың кәгазе тизрәк килеп җитә, шул команда җиңүче дип табыла, әлбәттә, дөрес җаваплар тикшерелә.

9. Прессконференция уены да отышлы. Яхшы укый торган бала сайлана, ә калганнары( журналистлар ролендәгеләр) аңа төрле авырлыктагы сораулар яудыралар. “5” генә укучы бала да күңелсезләнеп утырмый, чөнки аңа үзенең белемнәрен күрсәтү мөмкинчелеге ачыла.

10. Укучының мөмкинчелекләрен, белемнәрен күрсәтүдә традицион булмаган өй эшләре ярдәм итә. Укылган әсәрләргә иллюстрацияләр, китап булса, нинди тышлык ясарлар иде, табигатьне күзәтеп, нәтиҗәләр ясау. Болар беренче карашка бик җиңел саналса да, укучы үзен автор яки укытучы ролендә итеп хис итәчәк.

11. Дәрес ахырында ФДББС таләпләре буенча , “Мин бүген дәрестә белдем”, “миңа кызык булды”, “авыр булды”, “ мин шундый эшләр башкардым”, “мине гаҗәпләндерде”, “мин булдырдым” дигән җөмләләр төзү дә БСҮ дә зур ярдәм. Дәрестә укучы күнегүләрне эшли алса,тиешле материалны аңлап кайтып китсә, үзенә ышаныч туа, белем алуга стимул, мотив була.

Һәр дәрес укучы файдасына эшләргә тиеш. Яңа заман әхлаклы, кешелекле, хезмәт итәргә сәләтле, эшлекле шәхесләр көтә. Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борылырга мәҗбүр булачак, бу – заман таләбе.Укытучы гел эзләнүдә булганда гына, үз укучыларын укуга кызыксындыра алачак.










Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!