СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әдәби кичә. "Габдулла Тукай - бөек шагыйрь"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие,  посвященное  творчеству Г. Тукая

Просмотр содержимого документа
«Әдәби кичә. "Габдулла Тукай - бөек шагыйрь"»











Габдулла Тукай – бөек шагыйрь

(әдәби кичә)













Габдулла Тукай - бөек шагыйрь

(әдәби кичә)


Максат: 1) Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

2) Укучыларның сәнгатьле сөйләм, артистлык сәләтләрен үстерү.

3) Шагыйрь иҗатына хөрмәт, уяту; милли үзаң, үз халкың

белән горурлану хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: Г.Тукай портреты; укучыларның Г.Тукай әсәрләренә ясалган

кул эшләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе; магнитофон; Г.Тукай

сүзләренә язылган җырларның аудиоязмалары; “Г.Тукайның

тормыш юлы” презентация; Г.Тукайның иҗаты буенча интер- актив тест “Шүрәледә кунакта”; экран; проектор.


Кичә барышы:

  1. Г.Тукайның тормыш юлы.

(Зал бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты түрдә эленгән.

Г.Тукайның иҗаты” китаплар күргәзмәсе,

балаларның кул эшләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе.)

Кичә “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китә.

Укытучы: Бар күңеллелек бөтен дөньяда!

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу мин беләм...

Укучылар: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Укытучы: (1 слайд) Бүген зур бәйрәм, яраткан шагыйребез Г.Тукайның тууына 129 ел. Тукай балаларны бик яраткан. Ул сезнең өчен бик күп шигырьләр, җырлар, әкиятләр язган. Тукайның шигырьләрен сезнең әби-бабайлар да укыган, әти-әниләрегез дә ятлаган.

Укучы : Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.

Халкың килде сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.

(Балалар Тукай портреты янына чәчәкләр куялар)

Укытучы: Ә хәзер бөек шагыйребезнең тормыш юлына тукталып китәрбез.

Презентация буенча сөйләү.


(2 слайд) Габдулла Тукай 1886 елның 26нчы апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында туа.

(3 слайд) Тукайның әти-әнисе: әнисе Бибимәмдүдә, әтисе Мөхәммәтгариф. Кушлавычта шагыйрь туган йорт.

(4 слайд) Сабыйга биш ай тулганда әтисе, ә дүрт яшьтә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә күчеп йөри.

(5 слайд) Әнисе Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Менә шуннан башлана шагыйрьнең авыр, газаплы тормышы. “Өчиле авылындагы бабасы йорты”, ягъни, үги әбинең 6 “күгәрчене” арасында 1 “чәүкә” булу. Казан. Печән базары. “Асрамага бала бирәм, кем ала?” диеп кычкырып йөргәннән соң, базарда сатылу, Газизә һәм Мөхәммәтвәли йорты, гүзәл табигатьле “Шүрәлеләр”, “Су аналары” туган Кырлай, белем учагы булган Җаек, мәдәният үзәге булган Казан.

Шагыйрьнең гомер юлы шундый.

(6 слайд) Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.

(7 слайд) Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли белән Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар.

(“Тукай иртәсе” җыры)

(8 слайд) Ләкин бу бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа икесе берьюлы авырый башлыйлар. Малай яңадан Өчилегә кайтарыла. 1892 елның җәендә Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзый аны үзенә уллыкка ала.

(9 слайд) Кырлай авылы. Сәгъди абзый йорты. Хәзер анда Тукай музее – йорты.

(10 слайд) Сәгъди абзый әкренләп кенә Габдулланы крестьян хезмәтенә күнектерә. Печән өсте. Бәләкәй Апуш белән Сәгъди абзый Кырлай болынында.

(11 слайд) 1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә.

Габдулла Тукай һәм аның апасы Газизә Уральск шәһәрендә.

(12 слайд) Габдулла Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез салучы

(13 слайд)Казан шәһәрендә Тукай музее

(14 слайд)Кырлайда Тукай һәйкәле

(15 слайд)Арча районы Кырлай авылында Тукай музее




  1. Г.Тукайның иҗаты буенча электрон тест

Шүрәледә кунакта”

  1. Габдулла Тукайның биографиясе

Бу картиналар Габдулла Тукай тормышының кайсы вакытын чагылдыра?

  • Кечкенә Апуш

  • Сәгъди абзый Габдулла белән Кырлай болынында

  • Тукай авылда крестьяннар янында

  • Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе

  • Тукайның соңгы көннәре

  1. Әкиятләр дөньсында

Рәсемнәр буенча әкиятне бел

  • Су анасы

  • Шүрәле

  • Кәҗә белән Сарык

  1. Яраткан шигырьләребез

-“Эш беткәч уйнарга ярый”

-“Шаян песи”

-“Кызыклы шәкерт”

- “Сөткә төшкән тычкан”

-“Гали белән Кәҗә”

  1. Г.Тукайның биографиясе

- Габдулла Тукай кайчан туган? (1886 ел, 26 нчы апрель)

- Тукайның туган авылының исемен әйтегез. (Кушлавыч)

- Кечкенә Тукайның кушаматы (Апуш)

- Татар халкы 26 нчы апрель көнне нинди бәйрәм үткәрә?

(Шигырь бәйрәме)

- Тукайның кайсы әкиятләрен беләсез?

- Тукайның кайсы шигырьләрен беләсез?


5) Әкиятләр дөньясында

- “Шүрәле” әкиятендәге Егет кайсы авылда яши? (Кырлай)

- “Шүрәле” әкиятендәге йорт кошларының кайсысы әтәчләрдән дә яхшырак җырлый белә? (тавыклар)

- Су анасының тарагы нинди төстә? (алтын)

- Юл өстендә Кәҗә белән Сарык нәрсә табалар? (бүре башы)

- Кәҗә капчыкта ничә бүре башы бар дип әйтте? (12)

- Малайны куганда Су анасы нәрсәләрдән курыкты (этләрдән)

6) Яраткан шигырьләребез

- Тукайның шигырендә Бала кайсы бөҗәк белән сөйләште? (күбәләк)

- “Кызыклы Шәкерт” шигырендә эт баласының исеме ничек? (Акбай)

- “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала нәрсәләр белән сөйләшә?

(Сандугач, алмагач, сыерчык)

- Бу нинди җыр? (Туган тел)

- Шаян песинең хуҗасының исеме ничек? (Ламига)

- Тукай шигырендәге Гали кайсы йорт хайваны белән дус? (кәҗә)

7) “Әкиятне бел!”

Рәсем элементларына карап әкиятне белергә.

8) “Серле сандык”

Предмет рәсемнәренә карап шигырьне яки әкиятне белергә.

Мәсәлән: балта - “Шүрәле” әкияте, капчык – “Кәҗә белән Сарык” әкияте, алма – “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре.

9) Кроссворд чишү

И күңелнең шаулап аккан

чишмәдән сафрак чагы!

И гомернең нурланып үскән

яшел яфрак чагы!



Тәмамлау


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!