СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әдәбият дәресләренең әхлаклы укучы тәрбияләүдәге роле

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бары тик укучыларның иҗади үсеш омтылышларына игътибар иткәндә генә, һәръяклап камил шәхес тәрбияләү өчен тиешле шартлар булдырылганда гына, укыту-тәрбия өлкәсендә яшьләрне тормышка әзерләүдә уңышка ирешергә мөмкин.

Просмотр содержимого документа
«Әдәбият дәресләренең әхлаклы укучы тәрбияләүдәге роле»

Әдәбият дәресләренең әхлаклы укучы шәхесен тәрбияләүдәге роле



Гайнетдинова Клара Федор кызы.

Алабуга районы Иске Юраш мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты фәненең

югары категорияле укытучысы


Балаларга әхлакый тәрбия бирү – мәгариф системасының иң катлаулы проблемаларының берседер, мөгаен. Бүгенге көн шартларында халыкның мәдәниятен саклау белән беррәттән, аны баету, иҗади үстерү эшен дә алып барырга кирәк. Иң югары максатыбыз - яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү эшен дөрес һәм нәтиҗәле итеп оештыру. Укучыларны тормыш-көнкүрешне дөрес бәяләргә, төрле юллар белән алынган мәгълүматны анализлап, тәнкыйть күзлегеннән үткәрә белергә өйрәтү һәр педагог эшчәнлегенең нигезен тәшкил итә. Әгәр дә без дәрестә укучыга теоретик белемнәр бирсәк, класстан тыш чаралар ярдәмендә укучылар алган белемне гамәли яктан да ныгытабыз.

Үзгәртеп кору чорына кадәр җәмгыятьтә кеше тәрбияләү мораль кодекска, пионер, комсомол, партия оешмаларының уставлары, дәүләт органнарының боерыкларына таянып алып барылса, тора- бара ул оешмалар бетеп, ниндидер бушлык барлыкка килде. Тәрбия өлкәсендә баланы тыю, кисәтү, гаебен күрсәтү алымнары өстенлек алды. "Алай эшләмә", "тегеләй итмә" кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап торды. Ә ни өчен алай ярамаганны аңлата, әхлаклылык күрсәткече булган гомумкешелек сыйфатларының (тугрылык, намус, шәфкатьлелек, өмет, ышаныч, сүздә тору, җаваплылык һ.б.) асылын-мәгънәсен ачуга игътибарыбызны юнәлтә алмадык. Ә, бәлкем, укытучы кулында андый ысул да булмагандыр? Гаилә дә тәрбияне күбрәк мәктәп өстенә йөкләргә тырышты. Нәтиҗәдә әхлаксызлык сазлыгына кереп чумдык.

Бүгенге көндә әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, әхлагын, телен саклау җәмгыятебезне иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуын искәртер вакыт җитте.

Татарны ничәмә гасырлар иманлы, гуманлы, көчле рухлы итеп яшәткән, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, дини һәм дөньяви йолалар, хезмәт, гаилә һәм милли традицияләребез, җәмгыять тормышында урнашкан әдәп, әхлакый кыйммәтләр, ислам диненә салынган әхлакый һәм гуманистик идеяләрне торгызу мәктәпнең төп бурычына әверелде. Бу- иҗади алымнар аша бала күңеленә үтеп кереп, аңарда нәфислек, күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән гыйбарәт. Мәктәпә үткәрелгән дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар укучыларны уйландырырга, моңландырырга тиеш.

Кешеләрдә әхлак кагыйдәләренең формалашуы нәкъ менә мәктәп елларында, бигрәк тә, 8-10 яшьлекләр чорына туры килә. Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул. Бу хакта даһи Тукаебыз да искәртә. Аның "тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буынныр, эш белү уңайсыз ул!" дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә. Ни өчен иртәрәк? Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бала мәктәпкә кадәр үз тирә-янындагы мохит тәэсирендә формалаша. Шул мизгелне үткәрдекме – соңга калуыбыз да бик мөмкин.Үзенең тискәре гадәтләрен җиңә алган кеше генә бөек җәмгыятькә лаеклы шәхес була ала.

Әйтергә кирәк: мәктәп эшчәнлеге тулысынча шәхескә юнәлтелгән. Ул укытучыдан югары культура, педагогик осталыкка ия булуын таләп итә. Мөгаллимнең һөнәри осталыгы нигезе төгәл һәм кабатланмас педагогик ситуацияләрнең максатны гамәлгә ашырырга ярдәм итә торган ысуллар билгели алуыннан гыйбарәт.

Без, мөгалимнәр, укыту һәм тәрбия бирү системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнәбез. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен укытучыдан педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә.

Мин бераз үземнең эш тәҗрибәм белән таныштырып китәм: татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мәктәп укучыларының шәхси үзенчәлекләрен өйрәнү, сәләтләрен ачу, аларга дөрес юнәлеш бирү өстендә эшләргә тырышам. Шулай ук балаларга белемне билгеле бер система белән бирү өстендә эшлим. Мәсәлән, татар теле буенча белем бирү тулысынча бер системага, әйтергә кирәк, схемага салынган һәм бу терәк-схема балаларга 5нче сыйныфта ук бирелә. Мондый терәк-схемаларны тел гыйлеменең һәрбер бүлеге буенча төзергә мөмкин. Балалар мондый терәк-схемаларны бик тиз хәтерләрендә калдыралар.

Әйтеп үткәнемчә, балалар белән сәләтләренә карап эшләргә тырышам. Кайсы гына сыйныфны алсак та, балаларның материалларны үзләштерү сәләте төрлечә: бик сәләтле, уртача һәм йомшак балалар бар. Мин үзем укыткан сыйныфларда балаларны тигез 2 яисә 3 төркемгә бүләм. Бу төркемнәрдә иң көчле балалар билгеләнә. Бу балалар белән аерым әңгәмә үткәрелә. Аларга тел гыйлеменең бөтен тармагы буенча тирән белемле булырга тиеш, дигән фикер сеңдерелә. Ул гына да түгел, бу балаларга теория белән практиканы бәйләп алып бару да өстәлә. Һәрбер баланың өстәмә эш дәфтәре бар, бу дәфтәрләрне электрон формалары да булдырылды. Анда графиклары беркетелгән, бу графикларда алар үзанализ ясарга өйрәнәләр. Бу-җитәкчеләр. Мин аларны үзем тикшереп торам. Бу балалар үзләренең нинди теманы начар белүләрен бик яхшы аңлыйлар һәм шул тема өстендә эшлиләр. Белемнәре ныгыгач, алар үз төркемнәрендәге балалар белән эшли башлыйлар. Шулай ук өстәмә эшләр дәфтәре һәм графикларын булдырталар. Бу җитәкчеләрнең һәммәсенең үз журналлары бар, алар, иптәшләренең белемнәрен бәяләп, билгеләрен үз журналларына төшерәләр. Шулай ук бер-берсеннән зачётлар алалар.

Мин үзем дәрестә, балаларның сәләтләреннән чыгып, белемнәрен төрлечә бәялим. Мәсәлән, сәләтле балалар “5” билгесе алу өчен тулы бүлекне сөйләргә тиешләр. Ә инде уртача укучылардан азрак таләп ителә. Ә йомшагракларга бөтенләй икенче таләпләр куела һәм вакыты да күбрәк бирелә. Балаларга аерым якын килеп төрле дәрәҗәдәге эш биреп укытуның нәтиҗәсе искиткеч зур.

Әдәбият дәресләрендә эш шул ук юнәлештә алып барыла. Сәләтле балаларның иҗади сәләтен үстерү өстендә эшлим. Сәләтле балаларга инде өйгә әсәрнең эчтәлеген сөйләү генә түгел, ә хикәя, әкият, шигырьләр язарга кушыла. Балалар мәзәкләр, әкиятләр язарга бик яраталар. Һәрбер баланың үзенең файллы альбомы бар. Бөтен иҗат җимешләрен иллюстрацияләре белән беркетеп баралар. Бөтен эш компьютер аша эшләнә. Иң уңышлы дип табылганнарын мәктәп (мәктәбебездә инде 10-еллап айлык газета чыгып килә), район газетасына чыгарабыз. Мондый эш белән шөгыльләнүнең башка балаларга да йогынтысы зур. Алар да тырышлыкларын арттыралар.

Дәресләрдә балалар белән сөйләм телен үстерү өстендә эшләүгә вакыт җитенкерәми. Без һәрбер әсәрне укып бетергәннән соң, кыскача эчтәлеген сөйләтәбез. Әлбәттә, моны дәрестә һәрбер баладан сөйләтү һич мөмкин түгел. Шулай ук бу эш җитәкчеләргә йөкләнә. Һәрбер бала үз җитәкчесенә кыскача эчтәлекне сөйли һәи аларның белемнәре бәяләнә. Балаларның сәләтенә карап, төрле авырлыктагы эш бирүнең укучының акыл эшчәнлеген үстерүгә, фәнгә мәхәббәт, кызыксыну уятуга да йогынтысы зур дип уйлыйм.

Балалар фәнни эшләр, проектлар өстендә эш алып барырга яраталар. Фәнни эш бүгенге көн укучысы өчен искиткеч актуаль. Фәнни эшләрдә, башлыча, туган як, буыннар бәйләнеше темасын күтәреп чыгабыз. Туган як ул-туган йортыбыз, туган авылыбыз. Ватаныбыз... Ул- гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәүгә көч һәм дәрт бирүче, күңел терәге. Бу – бүгенге көндә мәктәп алдында торган иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Бала үзен туган ягының бер күзәнәге итеп тоярга, аның үткәнен, бүгенгесен өйрәнергә, әби-бабайлардан калган мирасны сакларга, аны баетуда үзеннән өлеш кертүне үзмаксат итеп куярга тиеш.

Укучыларның эшләре рухи баетуга, әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә, иҗади эзләнүләргә юнәлтелә. Мондый юнәлештәге эзләнү эшләре укучыларга патриотик тәрбия буенча фәнни белем алырга, аларда бүгенге һәм киләчәк тормыш өчен кирәкле эзләнү, тикшеренү, ачышлар ясый белү күнекмәләре формалаштырырга ярдәм итә. Ә инде укучыларның район, республика, Рәсәй күләмендәге бәйге-конферецияләрдә катнашу- ларны да исәпкә алсак, камил сәламәт шәхес тәрбияләргә мөмкинлек бирүе бәхәссез. Алай гына да түгел, бу олимпиадаларга да зур әзерлек булып тора.

Иң мөһиме: мин балалар белән уртак тел табып укытырга тырышам. Аларга шәхес итеп карыйм. Укытучы баланы үзе белән бертигез шәхес итеп караганда гына, зур уңышларга ирешер, укуның сыйфатын күтәрә алыр, дип уйлыйм.


Кулланылган әдәбият:

  1. Абдуллин Я. Милләт язмышы: уйланулар. Казан:Фән, 1999

  2. Балаларга үгет-нәсихәт.- Казан: Матбугат йорты,2001



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!