СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әдәбият укытуда милли региональ компонент куллану

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Буген татар балаларын ана телендэ укыту- тэрбия эшлэрен милли традициялэргэ, халыкнын рухи доньясына нигезлэу кирэк.

Просмотр содержимого документа
«Әдәбият укытуда милли региональ компонент куллану»

Әдәбият укытуда милли региональ компонент куллану


Соңгы елларда әдәбият укытуга “милли региональ компонент”, “региональләштерү” кебек яңа төшенчәләр өстәлде. Бу- әдәбият фәне өчен табигый хәл. “Укыту һәм тәрбия тәгълиматы, методикалар үсеше яңа төшенчәләр куллану яки билгеле булганнарына яңа төсмер, яңа эчтәлек бирү белән бәйләнгән.

Күп авторлар, милли региональ компонент мәсьәләләрен махсус өйрәнеп, кулланылган методик алымнарны өр – яңа педагогик күренеш итеп күзаллыйлар. Моны болай дип тә әйтеп була : милләт тарихы , әдәбияты, сәнгате һәм мәдәнияты региональләштерүнең эчтәлеген тәшкил итә.

Милли региональ компонент куллануның гомуми юллары белән бергә, һәр фәндә үзенчәлекле методик алымнар булуы да педагогика фәне методологиясенә туры килә.

Әдәбия укытуда да үзенчәлекле алымнар куллану зарури. Мисал өчен, милли – региональ компонент куллануның юнәлешләрен атап үтик :

-укучыларның татар халык традицияләре, гореф – гадәтләре, мәдәнияты белән тирәнтен таныштыру;

-төбәктә яшәүче татар язучылары, рәссамнары, сәнгать эшчәннәре белән очрашулар үткәрү;

-дәресләрдә төбәк язучылары, композиторлары әсәрләре белән таныштыру;

-бирем һәм күнегүләрдә төбәк язучылары әсәрләреннән өзекләр куллану.

Максатым: әдәбият дәресләрендә төбәк язучыларының әсәрләрен куллану;

-матур әдәбият әсәрләрен укып, сөйләм һәм тәрбияви бурычларны үти алырлык итеп эзләнүләрне дәвам итү;

Эшемдә мин укучыларны үз милләтен, туган туфрагын, әти – әнисен, әби – бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм.Моның өчен төп игътибарны укучыларда туган телебезнең күренекле кешеләренә, туган ягыбызның матур табигатенә ихтирам хисләре тәрбияләүгә, Татарстанның гүзәл бер төбәге булган Алабуга җирлегенә карата соклану, аның матурлыгын күрә белергә өйрәтәм.

Бүген татар балаларын ана телендә укыту – тәрбия эшләрен милли традицияләргә, халыкның рухи дөньясына нигезләү кирәк.Күренекле рус педагогы К.Д.Ушинский, һәр халыкның үзенә генә хас мәгариф системасы, үзенчәлекле тәрбия кагыйдәләре булырга тиеш, дип яза.Аларны башка халыклардан механик төстә күчереп алу һәм файдалану мөмкин булмас эштер, дип билгеләп үтә.Димәк, без башка халыкларның мәгарифе һәм мәгърифәтенә генә буйсынабыз икән, үзебезнеә татар милләтеннән аерылабыз. Аның гасырлар дәвамында килгән белем бирү һәм тәрбия сәнгатеннән ераклашабыз дигән сүз.

Безнең Алабуга төбәгендә милләтебез язмышы турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез яши.Укучыларны алар белән таныштыру максатыннан дәрес – коференция, дәрес – очрашу, дәрес кичәләр үткәрәм. Аларны үтемле итеп үткәрү өчен әдәбият кабинетында булган әдәби туган як материалларыннан файдаланам. Алабуга шәһәрендә эшләп килгән “ Чулман” әдәби – музыкаль иҗат берләшмәсе берләштерә.

Менә шушы серле төбәкнең йөрәк тибеше, кайнар сәламе төбәгебездә иҗат итүче шушы шәхесләр аркылы безгә иңә.Чулманчыларның район һәм республика матбугаты битләрендә дөнья күргән шигырьләре, хикәяләре укучыларыбыз тарафыннан көтеп алына.Һәм без аны үзебезнең әдәбият дәресләрендә милли региональ компонент итеп куллана да алабыз. Һәм аерым дәресләр итеп тә үткәрә алабыз.

Төбәгебез язучыларының шагыйрьләренең иҗатын өйрәнү укучыларга план буенча милли региональ компонентын кертүгә нигезләнеп алып барыла.

Билгеле, гамәлдәге укыту программаларында аларның иҗатына күзәтү ясау күздә тотылмаган. “Программаның кайсы бүлегендә, ничек өйрәнү мәсьәләсен укытучы үзе хәл итә”.Шуның өчен мин тематик планыма Алабуга төбәге язучыларының, шагырьләренең тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне максат итеп куйдым.Дибәҗә Каюмова, Фазыл Шәех, Гөлзада Әхтәмова, Гарәфи Әгъләмҗан кебек язучыларының иҗатын өйрәнәбез.

Әлбәттә, дәресләрдә нинди дә булса язучының әсәрен файдаланасың икән, язучы турында мәгълүмат биреп китми һич мөмкин түгел. Укучылар бу дәрестә әсәр турында гына түгел, ә язучының шәхси биографиясе, иҗаты белән дә танышалар.Укучыларда бу бик уңай хисләр тудыра, аларның кызыксынучанлыгы арта.Алар башкалары белән дә танышып чыгарга телиләр.Укучылар хәтта аларның аерым әсәрләрен укуга да керешеп китәләр. Шул ук вакытта сәнгатьле уку, сөйләм күнекмәләрен ныгытуга, фикерләү сәләтен үстерүдә дә милли- региональ компонентның роле бик зур. Укучыларыбызда милли хис, аң, халкыңны, туган җиреңне ярату, аны сакларга омтылу,горурлык кебек сыйфатларны тәрбияләүгә нәкъ менә шуның аша ирешәбез дә.


































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!