СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе. Минем һөнәри осталыгым

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас, - дигән Р.Фәхретдин.

Просмотр содержимого документа
«Эссе. Минем һөнәри осталыгым»


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Лубян урта мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе






Минем һөнәри осталыгым


Эссе





НУРЕЕВА ЛЮЦИЯ РӘШИТ кызы








ЛУБЯН – 2017

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…
Н.А.Некрасов


Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң изге эшләрнең берсе, чөнки аңа балалар язмышы ышанып тапшырылган һәм үсеп килүче буынның киләчәк тормышы аның тырыш хезмәтенә бәйле.

Минем күңелемә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы укытучыларыма рәхмәт хисләрем чиксез минем. Әни исеме белән янәшә йөрүче сүз бар. Ул-укытучы! Һәркем өчен дә кадерле дә, изге дә бу сүзләр.

Укытучы һөнәре чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше үзе дә гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла.

Укытучыларның һәрбересен күктәге йолдызларга тиңләп була. Чөнки алар караңгы төндә юл күрсәтүче йолдызлар кебек, алар гел юнәлеш бирүчеләр вазифасында. Кыен хәлләргә очрасак, шундук укытучыларыбыз өйрәткәннәр искә төшә. Әйе, алар безгә белем-мәгърифәт бирүләре белән беррәттән, тормыш дигән олы юлга әзерләп чыгаручылар да икән. Минем тормышымда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нигъмәтуллина Роза Хаҗип кызының роле аеруча зур.
Бөек Тукай телебезнең байлыгын, аһәңлеген, газиз туган җиребезнең кадерен, укучыларга яхшы белем бирүне Роза Хаҗиповна төшендерде безгә. Әйе, туган тел, туган җир төшечеләреннән дә кадерлерәк ни бар соң дөньяда?! Һәр тойгы-кичереш кеше күңеленә бары тик туган теле аша гына бөтен нечкәлекләре белән барып ирешә ала. Ә туган җиренең кадерен, аңа булган мәхәббәтне, ярату хисен ана теле укытучысыннан да оста итеп кем аңлатып бирә алсын?! Шушы карар мине үз вакытында Татар дәүләт гуманитар институтына китерде дә.

Белгечлек алып эшли башлавымнан 5 ел сиздермичә үтеп китте. Хәзер инде мин татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе, шул ук вакытта ике бала анасы да. Бу сүзләрне горурланып әйтәм.Чөнки мин үземнең җаным теләгән, үзем яраткан эштә эшлим. Балачак хыялымның тормышка ашуына да бик шат мин. Бу инде искиткеч җаваплы хезмәт.Ә мондый хезмәтне нәтиҗәле итеп башкарып чыгу безнең Лубян җирлегендә җиңел генә бирелми. Чөнки бик күп рус телле әти-әниләр татар теле аларның балаларына артык йөк булып тора дип уйлый әле. Шуңа күрә минем остазлык хезмәтем икеләтә җаваплы.

Нәрсә ул укытучы бәхете дип сорасалар, шагыйрә Клара Булатованың шигырь юллары белән җавап бирер идем:

Сөенечем – таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Минем өчен иң мөһиме – укучыларымның үз юлларын таба алулары, җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсүләре. Бу бер дә юкка түгел, чөнки өендә әти-әниләренең “татар телен укымасаң да ярый” диюләрен ишеткән баланың күңеленә беренче дәрестә үк үтеп керә алмасам, татар теленең дәүләт теле булуын, аны өйрәнүнең мөһимлеген аңлата белмәсәм, укучыларым минем фәнемне өйрәнмәсләр иде.

Укучыда иң изге, иң матур хисләрне, иң саф теләк омтылышларны кабызучы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга тиеш дип уйлыйм. Минем хезмәтем дә мәңге сүнмәс шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай,чөнки миндә–Укытучы.
Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Беренче дәресләрдән үк мин укучыларымда татар халкына, татар теленә, халкыбызның йолаларына, гореф-гадәтләренә карата уңай караш, хөрмәт хисе тәрбияли башлыйм. Татар халкына гына хас бәйрәмнәр, аларны үткәрү тәртибе белән таныштырам. Шулай итеп, акрынлап, укучыларымда татар халкы, тарихы, мирасы турында мәгълүмат булдырам.

Үзем дә рус халкының бәйрәмнәре, йолалары белән кызыксынам, өйрәнәм. Укучыларымны үз милләтләренә генә хас бәйрәмнәре белән котларга беркайчан да онытмыйм.

Төрле диалоглар уку, төзү , ситуатив күнегүләрне эшләү, хат, хикәя язу, әкият уйлап чыгару кебек һәм башка бик күп биремнәр ярдәмендә укучыларымның диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерәм. Татарча матур дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен җиткерә белергә өйрәтәм.Дәресләремне методик яктан дөрес, балаларның яшь үзенчәлекләренә, эшли алу сәләтләренә якын килеп иҗади оештырам. Рус телле укучыларның татар теленә кызыксынуларын арттыру өчен уен-дәрес, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН, дәрес-сәяхәт һәм башка төрле дәресләр үткәрәм. Мөмкинчелек булганча, дәресләремне мәгълүмати-коммуникацион технологияләргә нигезләнеп тә үткәрәм.

Бала тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур. Уен элементлары кергән дәресләрне бигрәк тә, башлангыч сыйныф укучылары һәм 5-6 сыйныф укучылары ярата. Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның аң үсешен активлаштыра, балада ихтыяр көче тәрбияли. Шуңа күрә мин дәресләрдә уеннар кулланам һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәм.

Шулай ук рус телле балаларны татар теле һәм әдәбияты фәненнән укытканда, кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү дә бик кирәкле. Аларны мин үзем тәкъдим итәм. Әлеге алымнарны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, җаваплылыкка, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Ә инде тестлар аз гына вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.

Бернинди кыенлыкларга да карамыйча, укыту-тәрбиянең яхшы нәтиҗәлелегенә ирешү, белемле, кешелекле, мәрхәмәтле, үз телләре белән беррәттән татар телен дә яратучы һәм камил белүче балалар тәрбияләргә омтылам. Үз халкын гына түгел, татар халкын да , шулай ук башка халыкларны да хөрмәт итүче, камил акыллы, мәрхәмәтле, кешелекле, олы җанлы балалар тәрбияли алсам иде.

Балаларын беренче сыйныфка укырга биргәндә, “татар теле нәрсәгә инде ул?” дигән фикердә булган ата-аналар минем дәрестән тыш үткәргән чараларымда булышып йөриләр, балаларының көннән-көн татар телендә күбрәк сөйләшә алуларына горурлана башлыйлар. Ә инде мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларым минем белән очрашканда :”Татар теленнән сез өйрәткән белемнәр миңа кирәк булды, сезнең киңәшләрегез миңа ярдәм итте” дип әйтәләр. Укытучы өчен шуннан да зур куаныч бар микән?

Укытучы гомере буе укый, өйрәнә - бу барлык кешеләргә дә билгеле чынбарлык. Укытучы һәрвакыт үсештә һәм барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Бары тик фәнни - методик эшчәнлеге, эзләнүләре укытучыны профессионал дәрәҗәсенә үстерә ала.

Педагогик осталыкның бөтен көче - укучыга белем һәм күнекмәләр бирүдә, ә нәтиҗәне планлаштырган максатлардан чыгып анализлауда.

Тәрбия процессы мәшәкатьле, ыгы-зыгылы, тынгысыз процесс. Ул сабырлык, түземлелек, җаваплылык сорый. Болардан башка укытучы беркайчан остаз була алмый.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм.

“Гомереңне изге, авыр эшкә

Багышладың, сеңлем, онытма.

Һәр көнеңдә җылыт бала җанын,

Күңел учагыңны суытма.”

Наилә Сәгъдиева





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!