СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ф.Яруллин иҗатында бәхет темасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фәнис Яруллин иҗатына багышланган  «Мин тормышка гашыйк» исемле шәһәр  фәнни -гамәли конференциясеннән чыгыш.

Просмотр содержимого документа
«Ф.Яруллин иҗатында бәхет темасы»



Фәнис Яруллин иҗатына багышланган

«Мин тормышка гашыйк» исемле шәһәр

фәнни -гамәли конференциясеннән чыгыш







Ф.Яруллин иҗатында бәхет темасы



















Яшәү бәхете- күңел сафлыҡта,

Яшәү бәхете- дуҫлык, хаклыкта

Яшәү бәхете- илең, халкың өчен

Хезмәт аша туган шатлыкта.

З.Биишева.

Нәрсә соң ул бәхет?Син үзеңне бәхетле саныйсыңмы?Ни өчен?Бу сорауны күп кешеләр үзенә бик еш бирә.Ләкин ,минемчә,бу сорауга җавап бирү җиңелләрдән түгел.Һәр кеше “бәхет”төшенчәсен үзенчә аңлый.Кемдер сәламәт булуны зур бәхет дип саный.Кемдер акчаны,чит ил машиналарында элдерүне зур дәрәҗә,бәхет дип саный.

Нәрсә соң ул бәхет? Батыр йөрәкле, халкыбыз кебек түземле язучыбыз Ф.Яруллин үзенең иҗатында “бәхет”төшенчәсен ничек аңлата? Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Республикабызның халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗаты диюгә, күз алдына иксез-чиксез диңгез килеп баса.

Үзенең шушы күпкырлы иҗатында, беренчедән,әдип бәхетне көчле рухлы булу белән бәйли.” Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар, түземнәр генә бәхеткә лаек.”

Кеше гомере – тыгыз бер йомгак,

Барлык юллар шунда уралган.

Сүтә-сүтә генә беләсең –

Кемгә нинди язмыш юралган.

Бу юлларда шагыйрьнең нинди хисләре ята икән?!

Чынлап та, без бу дөньяда кунак кына, һәм ул бик тиз үтә, ләкин аның юллары төрле, ул урау, тигез, сикәлтәле. Шушы йомгак сүтелә-сүтелә, кеше үзенең язмышын үтә. Кемгәдер ул бик рәхәт, бәхетле бирелә, кемгәдер бик күп сынаулар җибәрә. Ә сынауларны исә аек акыл белән, сынмыйча, сыгылмыйча үтә алганнар соңыннан рәхәт тормыш кичерә. Шуңа күрә шагыйрь әйткәнчә түземлеләр генә бәхеткә лаеклы һәм хаклы.

Тормыш-көрәш.Авырлыклар һәркемгә дә килә.Кешелегеңне югалтмаска, яшәргә, көрәшергә кирәк. Көчлеләр генә бәхеткә лаек.Бәхет юлда ятмый. Аны кеше үзе төзи. Шагыйрь болай ди: - Сагышларым миңа язмыш биргән, Ә моңнарым булган тумыштан, Бәхет белән шатлыкларын гына Гел көрәшеп алам тормыштан.

Икенчедән, шагыйр фикеренчә, яшәр өчен, шатланыр өчен, сафланыр өчен, уңышларга ирешер өчен ,бәхетле булу өчен Туган як кирәк кешегә. Чөнки ул үзенә иҗат дәрте, яшәү көче биргән туган җире, туган авылы, аның кешеләре белән рухланып яши. Туган ягының үрнәк булырлык,үрнәк алырлык батыр йөрәкле,нык ихтыярлы шәхесләре,ватандашлары кирәк кешегә!

Яшәргә көч бетеп,

Бик каты арганда,

Яңадан тормам дип Түшәккә ауганда;

Мусалар, Алишлар

Килә дә алдыма

Көч керә тәнемә,

Дәрт бирә җаныма.

Өченчедән, Фәнис Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәрен һәм һәр кешегә үзен бәхетле тояр өчен аның янында якыннары, олы җанлы кешеләрбулу белән бәйли. Шундый кешеләрнең беренчесе - Аның әнисе. Ана балага килгән авырлыкларны үзе дә күтәрешә, кайгысын бүлешә, аның күргән газапларын үз йөрәге аша үткәрә. Шагыйрь әнисенә багышлап шигырьләр яза.

Икенчесе – тормыш иптәше Нурсия ханым. Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге шагыйрьне бәхетле итә, аның иҗатына дәрт өстәп тора. Хатыны шагыйрьнең гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе һәм бәхет чыганагы.

Тормышым авыр арба.

Йөгем гел артып бара.

Арбам күптән туктар иде,

Мәхәббәт тартып бара,-ди ул.

Дүртенчедән,бәхетле булу өчен дөньяга битараф булмау, кешенең яраткан шөгыле, кешеләргә файда китерү теләге һәм иң мөһиме -көндәлек тормышта матурлыкны күрә һәм аңа соклана белү.

Дөньяда мин битараф кеше түгел,

Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар;

Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел,

Тормышымда үзем салган эзләрем бар.


Гомумән, шагыйрь бәхетле булуны тормышның асылын аңлауда күрә.Әнә бит ул үзе дә тулы канлы тормыш белән яши: ”кыяларга үрелә”,”эзли”,”таба”,”югалта”,”ярата”,”яраттыра”.Шунда гына язмыш бәхетле мизгелләрне бүләк итәр.

Язмыш миңа бик күп бирде

Бәхетле мизгелләрне.

Очтым,очтым-кулларыма

Нык урап тезгеннәрне.

Сикердем упкыннар аша,

Үрелдем кыяларга.

Куркуга ирек бирмәдем

Җаныма ояларга.

Эзләдем таптым,югалттым,

Яраттым-яратылдым.

Бер байлыгымны югалтсам,

Яңасын таба тордым.

Мин тауларга баралмасам,

Таулар килде үзләре.

Күкләр минем күкрәгемнән

Яшен уты эзләде.

Яшеннәргә утлар бирдем,

Диңгезгә ярсуымны.

Яндырдым төнге учакта

Нәфрәтем,ачуымны.

Булды инде,бар да булды-

Агы да ,карасы да.

Күпме чәчәкләр үстердем

Йөрәгем ярасында.




Кулланылган әдәбият.

1. Фәнис Яруллин — шәхес, шагыйрь, тәрбияче (Фанис Яруллин — личность, писатель, воспитатель) // Фәнис Яруллин. Сайланма әсәрләр. 1 том.— Казан: ТаРИХ нәшр., 2002. Китабына кереш мәкалә.—Б, 3-16. (0,6п.л.).

2. Фәнис Яруллинның био-библиографиясе (Био-библиография Фаниса Яруллина): [Тез. С.Хакимова].—ДУП «Полиграфик-нәшрият комбинаты», 2001.—£0 6. (4,4 п.л.).

3. Язучы һәм шәхес (Писатель и личность) // Мәйдан.—Чаллы—2002.— №11. — Б. 88-93. (0,6 п.л.).

















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!