СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ф.Кәрим әсәрләрендә халык авыз иҗатының кулланылышы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Презентация проектной работы о Ф. Карим

Просмотр содержимого документа
«Ф.Кәрим әсәрләрендә халык авыз иҗатының кулланылышы»

Ф.Кәрим әсәрләрендә халык авыз иҗатының кулланылышы   Эшне башкарды : Түбән Кама муниципаль районы, Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Данилова Алена Фәнни җитәкче : Түбән Кама муниципаль районы, Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Гарипова Лилия Рәүф кызы

Ф.Кәрим әсәрләрендә халык авыз иҗатының кулланылышы

Эшне башкарды : Түбән Кама муниципаль районы, Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

9нчы сыйныф укучысы

Данилова Алена

Фәнни җитәкче : Түбән Кама муниципаль районы, Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарипова Лилия Рәүф кызы

Теманың актуальлеге  * Ф.Кәримнең 110 еллык юбилее елында шагыйрьнең иҗатын киңрәк өйрәнү. *Әдипнең шигырь- поэмаларында төрле халык авыз иҗатыннан мисаллар кулланганын күрсәтү. Максат   Ф. Кәримнең әсәрләрендә халык авыз иҗаты үрнәкләренең кулланылуына мисаллар табу. Бурычлар * Шагыйрьнең татар халык иҗаты белән генә кызыксынуын; *иҗатында башка халыкларның фольклорыннан да мисаллар булуын; *сугышка хәтле һәм сугыш чорында язылган әсәрләрендә халык авыз иҗатыннан файдаланып, яраткан язучыга әйләнгәнен исбатлау

Теманың актуальлеге

* Ф.Кәримнең 110 еллык юбилее елында шагыйрьнең иҗатын киңрәк өйрәнү.

*Әдипнең шигырь- поэмаларында төрле халык авыз иҗатыннан мисаллар кулланганын күрсәтү.

Максат

Ф. Кәримнең әсәрләрендә халык авыз иҗаты үрнәкләренең кулланылуына мисаллар табу.

Бурычлар

* Шагыйрьнең татар халык иҗаты белән генә кызыксынуын;

*иҗатында башка халыкларның фольклорыннан да мисаллар булуын;

*сугышка хәтле һәм сугыш чорында язылган әсәрләрендә халык авыз иҗатыннан файдаланып, яраткан язучыга әйләнгәнен исбатлау

Метод- алымнар *эзләнү; *өйрәнү; *материаллар җыйнау; *күзәтү.  Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе Югары сыйныф укучылары, татар әдәбияты белән тирәнрәк өйрәнүчеләр өчен.

Метод- алымнар

*эзләнү;

*өйрәнү;

*материаллар җыйнау;

*күзәтү.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе

Югары сыйныф укучылары, татар әдәбияты белән тирәнрәк өйрәнүчеләр өчен.

“ Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат... Луи Арагон

“ Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат...

Луи Арагон

Фатих Кәрим, Һади Такташ поэзиясендә шактый урын алган фольклор мотивларының иҗат уңышларына китерүен сизеп, эшендә куллана.

Фатих Кәрим, Һади Такташ поэзиясендә шактый урын алган фольклор мотивларының иҗат уңышларына китерүен сизеп, эшендә куллана.

Шагыйрьнең иҗатындагы халык авызы иҗатыннан- халык җырыннан- иң беренче мисал Ап-ак каен, яфраккаең Җилдә сөйләшә икән.  Апаң булса, җизнәң була  Җиңгәң көнләшә икән.  Их, егетнең йөрәге,  Йөрәгеңдә терәге,  Нарат кебек яшь егетнең  Эштә була теләге. “ Гармун турында”(1929 ел)

Шагыйрьнең иҗатындагы халык авызы иҗатыннан- халык җырыннан- иң беренче мисал

Ап-ак каен, яфраккаең

Җилдә сөйләшә икән. Апаң булса, җизнәң була Җиңгәң көнләшә икән. Их, егетнең йөрәге, Йөрәгеңдә терәге, Нарат кебек яшь егетнең Эштә була теләге.

“ Гармун турында”(1929 ел)

1938-1941 нче елларда тоткынлыкта кулдан язылган 3 дәфтәрнең Беренчесендә: халык иҗаты әсәрләрдән, укылган китаплардан алынган өзекләр, укылган китап исемнәре; мәзәкләр, татар,инглиз, рус халык мәкальләре А. С. Пушкин шигыреннән мәкальчә үткен җөмләләр була. Мәзәк.  Бер кешене кунакка чакырганнар. Ул кунакка барганда өч бармагын киселгән кебек бәйләп барган, чөнки табында аңардан башка тәмәкедән саргайган бармаклы кеше булмаган. Табында аңардан:  -Бу бармагың нишләде?- дип сораганнар. -Шеште, - дигән теге кеше:  -Икенче бармагың нишләде? -Пеште.  - Ә өченчесе? -Анысына таш төште, – дип ялганлаган ди теге кеше.

1938-1941 нче елларда тоткынлыкта кулдан язылган 3 дәфтәрнең Беренчесендә:

халык иҗаты әсәрләрдән, укылган китаплардан алынган өзекләр, укылган китап исемнәре; мәзәкләр, татар,инглиз, рус халык мәкальләре А. С. Пушкин шигыреннән мәкальчә үткен җөмләләр була.

Мәзәк. Бер кешене кунакка чакырганнар. Ул кунакка барганда өч бармагын киселгән кебек бәйләп барган, чөнки табында аңардан башка тәмәкедән саргайган бармаклы кеше булмаган. Табында аңардан:

-Бу бармагың нишләде?- дип сораганнар.

-Шеште, - дигән теге кеше:

-Икенче бармагың нишләде?

-Пеште.

- Ә өченчесе?

-Анысына таш төште, – дип ялганлаган ди теге кеше.

Мәкальләр “ Ирең ир булса, идәнең җир булса да ярый.”  “Исәпле дус аерылмас.”  “Селтәнсә дә сукмый торган кеше,  Куркып йөрмә аның янында.”  “Бер әтәчнең кычкырганы өч өязгә ишетелә.”  “Кызык булса, узең генә көлмә, миңа да төрт.”  “Җаны теләгән җылан ите ашаган.” Табышмаклар  “ Ак сыер торып китәр, кара сыер ятып калыр” (Кыш, яз).  “Җир астында җирән ат, аның тиресе жиде кат.  Суярсын да тунарсын, тунаганда җыларсын” (Суган).  “Сакалы бар, акылы юк” (Кәжә).  “Алтын багана өстендә ак күгәрчен” (Самавар өстендә чәйнек).  “Баш астында баллы кашык” (Йокы)

Мәкальләр

Ирең ир булса, идәнең җир булса да ярый.” “Исәпле дус аерылмас.” “Селтәнсә дә сукмый торган кеше, Куркып йөрмә аның янында.” “Бер әтәчнең кычкырганы өч өязгә ишетелә.” “Кызык булса, узең генә көлмә, миңа да төрт.” “Җаны теләгән җылан ите ашаган.”

Табышмаклар

Ак сыер торып китәр, кара сыер ятып калыр” (Кыш, яз). “Җир астында җирән ат, аның тиресе жиде кат. Суярсын да тунарсын, тунаганда җыларсын” (Суган). “Сакалы бар, акылы юк” (Кәжә). “Алтын багана өстендә ак күгәрчен” (Самавар өстендә чәйнек). “Баш астында баллы кашык” (Йокы)

 Икенче дәфтәрдә:җырлар Китә казлар, китә казлар,  Китә казлар көзлектә.  Чәчәк кебек яшь гомерем  Үтте бәхетсезлектә. Иртән торам, миләш ашыйм  Йөрәгем уйнаганга.  Йөрәккәем шуңа уйный,  Төрлесен уйлаганга.  Идел буйларын буйладым,  Буйладым тугайдыр, дип.  Күп уйладым, инде уйламыйм,  Язмышым шулайдыр, дип.

Икенче дәфтәрдә:җырлар

Китә казлар, китә казлар, Китә казлар көзлектә. Чәчәк кебек яшь гомерем Үтте бәхетсезлектә.

Иртән торам, миләш ашыйм Йөрәгем уйнаганга. Йөрәккәем шуңа уйный, Төрлесен уйлаганга.

Идел буйларын буйладым, Буйладым тугайдыр, дип. Күп уйладым, инде уйламыйм, Язмышым шулайдыр, дип.

Өченче дәфтәр «Төпсез күл» гә материаллар» “ Сыерчык Зиннәт, әкиятче Әкәми абзый». «Дөл-дөл Фатыйма» әкиятләре, балалар уеннары, бию такмакларын күрергә мөмкин.  Балалар уеныннан: Берәү икенче баланын күзен кыса:  - Читәнме, бүзме?  - Бүз.  -Бер чеметкәнгә түз.  (Аны барып чеметә дә, барып икенче берәүнең күзен кыса.)  - Читәнме, бүзме?  - Читән.  - Бер чеметәм дә китәм.  (Аны да барып чеметеп китә).   Бию такмаклары:  а) “Без биибез, безнен яшь чак, шат чак,  Шуңа биеп кул чабабыз чат-чат”...

Өченче дәфтәр

«Төпсез күл» гә материаллар»

Сыерчык Зиннәт, әкиятче Әкәми абзый». «Дөл-дөл Фатыйма» әкиятләре, балалар уеннары, бию такмакларын күрергә мөмкин.

Балалар уеныннан:

Берәү икенче баланын күзен кыса: - Читәнме, бүзме? - Бүз. -Бер чеметкәнгә түз. (Аны барып чеметә дә, барып икенче берәүнең күзен кыса.) - Читәнме, бүзме? - Читән. - Бер чеметәм дә китәм. (Аны да барып чеметеп китә). Бию такмаклары: а) “Без биибез, безнен яшь чак, шат чак, Шуңа биеп кул чабабыз чат-чат”...

Әсәрләрендә халык авыз иҗатыннан мисаллар  “ Сугыш-Сабан туе түгел!”- мәкаль ( “Язгы төндә” );  Ал кадыйм түшләреңә,  Гөл кадыйм түшләреңә,  Былбыл булып, гөлгә кунып,  Керәсең төшләремә.-халык җыры (“ Кыңгыраулы яшел гармун”) ; әкияти геройлар: «Туктатыйк» шигырендә – дию ,  «Партизан хатыны» поэмасында-  Зөһрә кыз .

Әсәрләрендә халык авыз иҗатыннан мисаллар

Сугыш-Сабан туе түгел!”- мәкаль ( “Язгы төндә” );

Ал кадыйм түшләреңә, Гөл кадыйм түшләреңә, Былбыл булып, гөлгә кунып, Керәсең төшләремә.-халык җыры (“ Кыңгыраулы яшел гармун”) ;

әкияти геройлар: «Туктатыйк» шигырендә – дию , «Партизан хатыны» поэмасында- Зөһрә кыз .

«Гармунчы аю белән җырчы маймыл» поэмасы әкияткә бик охшаган: Җыелып утырыгыз, Бер әкият укыгыз, Кызык булса, көләрсез, Башкаларга сөйләрсез,- поэма сүзләре белән башлана. Эчтәлек белән танышкач, хайваннар турындагы татар халык әкиятен укыгандай буласың. Сюжеты буенча: башламы, төп өлеше, йомгаклавы бар; имеш,ди кебек ярдәмче фигыльләрне, тугыз, илле саннарын очратырга була. Геройлары: ат, саескан, аю, төлке, керпе, маймыл,бүре белән бергә ялкау  аңгыра Хәйдәр исемле утынчыны да күрәбез.

«Гармунчы аю белән җырчы маймыл» поэмасы әкияткә бик охшаган:

Җыелып утырыгыз,

Бер әкият укыгыз,

Кызык булса, көләрсез,

Башкаларга сөйләрсез,- поэма сүзләре белән башлана.

Эчтәлек белән танышкач, хайваннар турындагы татар халык әкиятен укыгандай буласың. Сюжеты буенча: башламы, төп өлеше, йомгаклавы бар; имеш,ди кебек ярдәмче фигыльләрне, тугыз, илле саннарын очратырга була. Геройлары: ат, саескан, аю, төлке, керпе, маймыл,бүре белән бергә ялкау аңгыра Хәйдәр исемле утынчыны да күрәбез.

Нәтиҗә  Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнгәч, әсәрләрне күзәтү ясагач, мин түбәндәге фикергә килдем.  Әдип, кайда булса да, халык авыз иҗатын, кызыклы гыйбарәләрне, тапкыр фикерләрне, матур сүз – җөмләләрне туплаган, төрле чыганаклар белән танышкан, проза әсәрләрендә дә, поэзиясендә дә табышларын бик урынлы кулланган. Чыннан да, Фатих Кәрим – әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләрнең берсе икән.

Нәтиҗә

Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнгәч, әсәрләрне күзәтү ясагач, мин түбәндәге фикергә килдем.

Әдип, кайда булса да, халык авыз иҗатын, кызыклы гыйбарәләрне, тапкыр фикерләрне, матур сүз – җөмләләрне туплаган, төрле чыганаклар белән танышкан, проза әсәрләрендә дә, поэзиясендә дә табышларын бик урынлы кулланган. Чыннан да, Фатих Кәрим – әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләрнең берсе икән.

Кулланган әдәбият  1. Р. Бикмөхәммәт “Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре” Казан, 1960ел, 127-128 битләр.  2. Ф. Кәрим “Илең турында уйла” Казан, 1981ел, 37 бит  3. Ф. Кәрим Әсәрләр Ⅲ томда Казан, 1981 ел, 47 бит.  4. Ф. Кәрим “Язгы төндә” “Мирас”, №4, 2005 ел, 62 бит.  5. З. Мәҗитов “Шагыйрьнең куен дәфтәрләре” “Мирас” №1, 1999 ел, 59-62 битләр, 69-70 битләр.  6. З. Мәҗитов “Сугышчан поэзия” Казан, 1975 ел, 89 бит.  7. Л. И. Минһаҗева, И. Х. Мияссарова “Татар балалар әдәбияты” Казан, ТАРИХ 2004 ел, 124 бит.  8. Ә. Сөләйманов “Исеме калды данга күмелеп” “Сөембикә” №11, 2008 ел.  9. Татар әдәбияты тарихыⅤ том, 87-107 битләр.  

Кулланган әдәбият

1. Р. Бикмөхәммәт “Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре” Казан, 1960ел, 127-128 битләр. 2. Ф. Кәрим “Илең турында уйла” Казан, 1981ел, 37 бит 3. Ф. Кәрим Әсәрләр Ⅲ томда Казан, 1981 ел, 47 бит. 4. Ф. Кәрим “Язгы төндә” “Мирас”, №4, 2005 ел, 62 бит. 5. З. Мәҗитов “Шагыйрьнең куен дәфтәрләре” “Мирас” №1, 1999 ел, 59-62 битләр, 69-70 битләр. 6. З. Мәҗитов “Сугышчан поэзия” Казан, 1975 ел, 89 бит. 7. Л. И. Минһаҗева, И. Х. Мияссарова “Татар балалар әдәбияты” Казан, ТАРИХ 2004 ел, 124 бит. 8. Ә. Сөләйманов “Исеме калды данга күмелеп” “Сөембикә” №11, 2008 ел. 9. Татар әдәбияты тарихыⅤ том, 87-107 битләр.

 

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!