СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ф.Кәрим әсәрләрендә халык авыз иҗатының кулланылышы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Проектная работа о татарском поэте Ф.Карим

Просмотр содержимого документа
«Ф.Кәрим әсәрләрендә халык авыз иҗатының кулланылышы»

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы “Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципальбюджет гомуми белем бирү оешмасы



















Ф.Кәрим әсәрләрендә халык авыз иҗатының кулланылышы













Эшне башкарды: Түбән Кама муниципаль районы, Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы

Данилова Алена

Фәнни җитәкче: Түбән Кама муниципаль районы, Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы

Гарипова Лилия Рәүф кызы

2019 ел

Эчтәлек

I Кереш

Ф. Кәрим-әдәбиятны халык авыз иҗаты белән тоташтыручы алтын җеп.

II Төп өлеш

1. Ф. Кәримнең тоткынлыкта халык авыз иҗатын туплавы

1.1 мәзәкләр;

1.2 мәкальләр, үткен җөмләләр;

1.3 җырлар;

1.4 табышмаклар;

1.5 әкият.

2. Бөек Ватан сугышы чорындагы фронт дәфтәрләре

2.1 күчермәләр, тапкыр сүзләр, мәкальләр;

2.2 мәкальләргә таянып иҗат итү;

2.3 җырлар;

2.4 әкияти сюжет, образлар куллану.

III Йомгаклау

















I Кереш

Сөйләр сүзләр бик күп алар,

Иренмичә сөйләсәң...

Ф. Кәрим

Сүз... Гади генә бер сүз...

Сүзлекләребездә шушы гап-гади сүзне аңлату өчен озын-озын мәкаләләр язып, төрле-төрле вариантлар такъдим итеп карыйбыз, тик бу үтә дә серле, тылсымлы, ниндидер сихри көчкә ия булган сүзнең мәгънәсен төгәл генә әйтә алмыйбыз, әмма тоябыз. Чөнки моның төгәл мәгънәсен шигырь әйтә, шагыйрь сөйли.

Шагыйрьләр чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйлар. Алар гади җөмләләрне бер-берсенә кушалар, тоташтыралар да, алардан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры тезәләр. Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзләренә тарталар, бәйлиләр, яхшылыкка һәм батырлыкка өндиләр.

Татар шигъриятенең йөзек кашларыннан саналган шагыйрьләр арасында Фатих Кәрим исеме дә бар. Аның әдәбиятыбыз тарихында җуелмас эзкалдырган шагыйрьләребезнең берсе икәнен беләм. Ф. Кәримнең иҗатында күзәтү ясаганда мин шагыйрьнең халык авыз иҗатын ныклап өйрәнүен, аңа ияреп язуын күрдем. Әдәбият дәресләрендә куллану өчен кызыклы материалларга тап булдым.

Эшемнең темасы – “Фатих Кәрим әсәрләрендә халык авыз иҗатының кулланылышы”

Теманың актуальлеге - Ф.Кәримнең 110 еллык юбилее елында шагыйрьнең иҗатын киңрәк өйрәнү; әдипнең шигырь- поэмаларында төрле халык авыз иҗатыннан мисаллар кулланганын күрсәтү.

Хезмәтемнең максаты – Ф. Кәримнең әсәрләрендә халык авыз иҗаты үрнәкләренең кулланылуына мисаллар табу.

Бурычлар:

*шагыйрьнең татар халык иҗаты белән генә кызыксынуын;

*иҗатындабашка халыкларның фольклорыннан да мисаллар булуын;

*сугышка хәтле һәм сугыш чорында язылган әсәрләрендә халык авыз иҗатыннан файдаланып, яраткан язучыга әйләнгәнен исбатлау.

Менә шундый сорауларга җавап эзләргә булдым. Алга куелган проблемалы сорауларны чишкәндә эзләну, өйрәнү, материаллар җыйнау, күзәтү метод-алымнары кулландым.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе: югары сыйныф укучылары, татар әдәбияты белән тирәнрәк өйрәнүчеләр өчен.


II Төп өлеш.

1. Татар поэзиясендә халык иҗаты традицияләрен дәвам иттергән һәм фольклорны хәзерге әдәби сүз сәнгате бөеклегенә кадәр күтәргән оригиналь шигырьләр еш очрый. Андый әсәрләрне күп шагыйрьләрнең шигырь- поэмаларыннан табып була. Бу яктан бигрәк тә Фатих Кәрим иҗаты аерылып тора.

Ф. Кәрим иҗаты – татар шигьриятенең иң күркәм сәхифәләреннән берсе ул. Шагыйрь үткән гомер юлы – халкыбыз язмышының күп якларын, халкыбыз рухының иң мөкатдәс сыйфатларын үзенә җыйган, шуны күкләргә күтәреп, үзе әйткәнчә, июнь аеның яшене сыман ялтыратып үткән шәхес юлы ул.

Фатих Кәримнең беренче шигырьләре Һади Такташка ияреп языла. Баштарак яшь шагыйрьне өлкән әдипнең ритмик новаторлыгы кызыксындыра, һәм аның “Безнең һәйкәл" (1928), "Очрашу", "Соңгы матурлык" (1929) шигырьләрендә нәкъ новаторлыкка мисаллар күреп була. Шул ук вакытта ул Такташ поэзиясендә шактый урын алган фольклор мотивларының иҗат уңышларына китерүен сизә.

Соңга таба Ф. Кәрим, тоник шигырь өлкәсендәге эзләнүләрен калдырып торып, ныклап халык иҗаты белән кызыксына башлый. Дөрес, бу урында шагыйрьнең бертуганы - Гобәйдә апасының истәлеген язып китү кирәктер: "Фатих кечкенәдән бик җитез, тере, нечкә хисле, тырыш булды ул. Тугайларда җиләк җыярга, кошлар сайраганын тыңлырга әвәс иде. Бәлки шуңадыр да Дим елгасының үзенчәлекле табигатенең матурлыгы аңа шигырьләр язарга этәргеч ясагандыр. Әниебез дә йомшак куңелле кеше булды, безгә яттан әкиятләр, шигырьләр, бәетләр сөйли торган иде. Ә Фатих һәр көнне әнине елата-елата “Сак-Сок” бәетен укый" (8-47б).

Бу истәлекне укыгач, Фатих Кәрим, һичшиксез, шагыйрь булачак, үзенә маяк итеп, халык аваз иҗатын да кулланачак дип әйтергә була.
Ф. Кәрим үзенең поэзиясен халык иҗаты җирлегенә күчереп, анда чагылган рухны иҗатының җаны итүгә ирешкән. Халык иҗатын үзенә азык итеп алып, шагыйрь гүя халык җырчылары юлы белән атлап китә.
“Гармун турында” (1929) шигырендәге юллар аның иҗатында фольклор куллануга беренче мисал булып тора:

Ап-ак каен, яфраккаең

Җилдә сөйләшә икән.
Апаң булса, җизнәң була
Җиңгәң көнләшә икән.
Их, егетнең йөрәге,
Йөрәгеңдә терәге,
Нарат кебек яшь егетнең
Эштә була теләге.

Син кызганма йөрәгеңне...” дип башланган шигырендәге юллар:
Син кызганма йөрәгеңне,
Янсын ул, янсын.
Кешеләргә факел булып,
Алдыңда барсын, - аңа киләчәккә юллама булып торалар кебек. Чынлыкта да, шагыйрьнең якты өметләре тормышка ашардай иде. Тик матур гына иҗат эше белән шөгыльләнүче шәхескә язмыш кире белән борыла.

1938-1941нче елларда Фатих Кәрим төрле төрмәләрдә, ГУЛАГ лагерьларенда җәфа чигә, нужа шулпасы эчә. Могҗиза белән генә исән кала. Иреккә чыгу белән, ул тоткынлыкта язылган әсәрләрен тупларга керешә. Ф. Кәримнең шигырьләре теркәлгән шундый өч дәфтәр бар. Дәфтәрләрнең берсе "1939 ел. Август." дигән дата белән ачыла. Кулъязмалар яңалиф хәрефләре белән язылган. Анда Ф. Кәримнең бер шигыре дә юк. Ул фәкать халык иҗаты әсәрләреннән, кулга төшереп укыган китаплардан алынган өзекләрдән, укылган китап исемнәреннән гыйбарәт.

1.1.Әйткәнемчә, дәфтәрдә татар халык иҗаты әсәрләреннән байтак үрнәкләр бар. Иң беренче булып, бик кызыклы мәзәк бирелгән.
“Бер кешене кунакка чакырганнар. Ул кунакка барганда өч бармагын киселгән кебек бәйләп барган, чөнки табында аңардан башка тәмәкедән саргайган бармаклы кеше булмаган. Табында аңардан:

-Бу бармагың нишләде?- дип сораганнар.

-Шеште, - дигән теге кеше:

-Икенче бармагың нишләде?

-Пеште.

- Ә өченчесе?

-Анысына таш төште," – дип ялганлаган ди теге кеше.

1.2.Мәзәк артыннан мәкальләр китә. Дәфтәрдә татар халык мәкальләре белән беррәтән, инглиз, рус мәкальләре, А. С. Пушкин шигыреннән мәкальчә үткен җөмләләрнең тәрҗемәләрен күзәтергә мөмкин.

Ирең ир булса, идәнең җир булса да ярый.”
“Исәпле дус аерылмас.”
“Селтәнсә дә сукмый торган кеше,
Куркып йөрмә аның янында.”
“Бер әтәчнең кычкырганы өч өязгә ишетелә.”
“Кызык булса, узең генә көлмә, миңа да төрт.”
“Җаны теләгән җылан ите ашаган.”

Мисалларны укып шуны әйтергә була, Ф. Кәрим халык иҗатыннан аерылгысыз, ул аннан юаныч ала, шагыйрь фольклорга искиткеч бай шигърияте, тапкырлыгы һәм сурәтлелеге белән якын.
1.3.Халык җырлары – шагыйрьнең җанына иң якын булган җәүһәрләр. Ф. Кәрим аларга кат-кат әйләнеп кайта, әсәрләрендә зур урын бирә. Төрмә шартларында ул аларны үз җанын ачучы кыйммәтле хәзинә буларак та файдалана. Бер дәфтәрендә “Жырлар” дигән исем белән түбәндәге жырларны теркәп куйган:

Аккош атлар микән,
Итен саталар микән?
Бәхетсез булган балага
Бәхет саталар микән.


Кара булды кашларым,
Күпне күрде башларым.
Уйсу жирдә дәрья булды
Мин туккән яшьләрем.


Иртән торам, миләш ашыйм
Йөрәгем уйнаганга.
Йөрәккәем шуңа уйный,
Төрлесен уйлаганга.


Идел буйларын буйладым,
Буйладым тугайдыр, дип.
Куп уйладым, инде уйламыйм,
Язмышым шулайдыр, дип.


Коелардан су алганда
Чиләкләрем тулмады.
Башкаларга булган бәхет
Безгә кулын болгады.


Китә казлар, китә казлар,
Китә казлар көзлектә.
Чәчәк кебек яшь гомерем
Утте бәхетсезлектә.


Алам чиләк, барам суга
Бакча эченнән генә.
Хәсрәтем күп, сиздермимен,
Сызам эчемнән генә.

Ф.Кәрим китергән бу жырлар бәйләмен гади бер җыелма итеп карау мөмкин түгел. Шагыйрь аларның бер темага караганнарын тәртипкә салып, бер сюжет итеп теркәгән. Бу – шигырь, тоткынлыкта газап чиккән шагыйрьнен хисләрен ачучы шаһадәтнамә. Үз сүзләре белән әйтмәсә дә, шагыйрь халыкның бу заманда “уйсу җирдә дәрья булырлык яшьләре” турында фикерен җиткерү юлын тапкан, халыкның үз сүзләре белән әйткән.
1.4.Фатих Кәрим халык авыз иҗатын җыючы да, аерым алып өйрәнүче дә түгел. Шулай да ни өчендер ул җырлар, мәзәкләр, мәкальләр белән генә чикләнмичә, шагыйрьгә беренче карашта әллә ни кирәге булмаган табышмакларны теркәгән?

Табышмаклар гади һәм безгә дә таныш.

Ак сыер торып китәр, кара сыер ятып калыр” (Кыш, яз).
“Җир астында җирән ат, аның тиресе жиде кат.
Суярсын да тунарсын, тунаганда җыларсын” (Суган).
“Сакалы бар, акылы юк” (Кәжә).
“Алтын багана өстендә ак күгәрчен” (Самавар өстендә чәйнек).
“Баш астында баллы кашык” (Йокы)


1.5.Фатих Кәрим халык әкиятләренә нигезләнгән зур әсәр язарга да әзерләнгән. “Төпсез күл” дип исемләнгән әсәрнен сюжетын кайбер сызмалар язылган булуы раслый. “Төпсез күл” гә материаллар” дип исемләнгән язмалар дәфтәрдә зур гына урын ала. Аларның кайберләре:


“Сыерчык Зиннәт, әкиятче абзый”,“Дөл-дөл Фатыйма”.
1) балалар уеныннан:

Берәү икенче баланын күзен кыса:
- Читәнме, бүзме?
- Бүз.
-Бер чеметкәнгә түз.
(Аны барып чеметә дә, барып икенче берәүнең күзен кыса.)
- Читәнме, бүзме?
- Читән.
- Бер чеметәм дә китәм.
(Аны да барып чеметеп китә).
2) биютакмаклары:
а) “Без биибез, безнен яшь чак, шат чак,
Шуңа биеп кул чабабыз чат-чат”.
б) “Кабыргалы,камчылы,
Тама торган тамчылы,
Ак кирәк тә күк кирәк,
Сездән безгә кара чәчле
Фатыйма атлы кыз кирәк”. [5-60б]
Кызганыч, буәсәре язылып бетмичә кала.. Китерелгән өзекләр аның гаҗәеп халыкчан һәм тапкыр әсәр булырга тиешлеген сиздереп тора.
Халык иҗатына булган тирән ихтирам, халык иҗатында сәнгатьлелекнең югары өлгесен күрү Ф.Кәрим иҗатында зур үзгәрешләр тудыра. Шагыйрь үзенең тоткынлыкка кадәрге иҗатыннан югары күтәрелеп, халыкчанлык юлына баса.


2. 1.Шагыйрь сугыш чорында да төрмәдә башлаган эшен – халык иҗаты әсәрләрен дәфтәрләренә теркәп баруын дәвам итә, китаплар укыганда очраган үткен фикерләрне күчереп ала, уйларын язып куя. Мәсәлән, беренче дәфтәрдә русчадан “Фронтта бер кешене үтергән чакта фронт артында бик күпләрне яралыйлар” дигән өзек күчерелгән. Менә ул “Син еракта” шигырендә ничек яңгырый:

Син еракта миннән ерагын,
Ераклыкка карамый,
Яраласа мине дошман,
Ул сине дә яралый. [3-47б].


2.2.Ф. Кәрим язып алган мәкальләр, тапкыр сүзләр дә игътибарга лаек. Андый өзекләр һәр дәфтәрдә, диярлек, күп очрый. Аерым битләр, фәкать, шундый күчермәләрдән тора. Берничә мисал:

Ир егет өйдә туар, яуда үләр”.
“Ирнең сүзе үлгәнче, үзе үлсен”.
“Яман сыер ярда бозаулар”.
“Туры әйткән котылыр, ялганлаган тотылыр”.
“Эт этлеген итмәсә, эче күгәрә”.
Еланнын теле йомшак булса да эче зәһәр”.
“Казанга якын килсәң, карасы йогар,
“Яманга якын килсәң, бәласы йогар”.
“Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк”.
“Ялганчының өе янган, берәү дә ышанмаган”.
“Арыслан баласы арыслан булып туар”.
“Кто протягивает черту палец, теряет руку” (итальян мәкале).
“Друзья на то и существуют, чтобы
не выдавать друзей своих(француз мәкале)
“Не ставь врага овцою, ставь его волком” (рус мәкале)
“Сам пропадай, а друга выручай” ( рус мәкале) [5-69б].


2.3.Китерелгән мисаллар шагыйрь күңеленә нинди фикерләр хуш килүен ачык күрсәтсә кирәк. Лирик-психологик кичерешләрне биргән вакыт шагыйрь әкият, җыр һәм башка жанрларның аерым элементларын куллана. Аларда татар халкына хас моңнар, музыкальлек, фикер төгәллеге сизелә. Моннан тыш, гасырлардан-гасырга күчкән халык иҗатында дошманга нәфрәт тә, туган илгә мәхәббәт тә, жиңүгә, бәхеткә ышаныч та ачык чагылган. Фольклорга хас героик- романтик юнәлешне үзәккә алу, табигатьне сынландыру, үз чиратында, батырлык, горурлык кебек сыйфатларны һәм дошманнарның ерткычлыгын тагын да ныграк ача. Проза әсәрләрендәдә, аерымалганда, “Разведчик язмалары” (1942) повестенда бу ачык чагыла. Карчык, Наташа, Евдокия карчык һәм башка образлар белән булган хәлләрне тасвирлау аша Ф.Кәрим сугыш чоры фаҗигасен, авырлыгын һәм фашизмның кансызлыгын бөтен барлыгы белән тасвирлап бирә. Ә “Язгы төндә” шигырендә “Сугыш-Сабан туе түгел!”- дигән гыйбарәсе бар.

Бездә яздыр” шигырендә:


Фашист илгә үлем генә китерде,
Фашизмның таңы, язы юк,
Яше уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның яшәү хакы юк! – дип яза. [4-26б.].


“Сөйләр сүзләр бик күп алар...”
шигыренең икенче строфасын тулаем мәкаль итеп, һәр солдатны сугышка чакыра, җиңүгә өмет тудыра торган шигырь итеп кулланырга була.


Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Әдип бер фронт дәфтәренең тышына мондый җыр язып куйган:


Кызарып чыккан кояшның
Белмим кайда байганын.
Моңая башладым, моңая,
Белмим ник моңайганын.


Бу җырны очраклы дип әйтеп булмас иде. Әйе, моңая шагыйрь, сагына.


Ул аның “Сагындым” шигырендә дә ачык чагыла.
Идел буйларына тагын
Әйләнеп кайтсам иде,
Ал чәчәкләр арасында
Бер җырлап ятсам иде.
Җир җиләге белән мине
Иркәм сыйласа иде,
Элеккечә бер иркәләп
Башым сыйпаса иде.


“1942-1943 еллар дәфтәре”
ндә дә халык җырлары бар.


Тәрәзә ачып җимнәр сибәм
Бохар үрдәкләренә.
Бик сагынсам алып карыйм
Биргән бүләкләренә.

Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасында очраган халык җырлары.


Ал кадыйм түшләреңә,
Гөл кадыйм түшләреңә,
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Керәсең төшләремә.
Агыйделнең ярларында
Чәчәк микән, гөл микән,
Бер әйләнеп күз дә салмый,
Әллә ул түгел микән?

Соңгы тапкыр карыйм Иделгә” (1942) шигырендә Идел шигьри образ итеп, Туган илнең өзелеп сөйгән тыныч тормышыбызның образы итеп сурәтләнә. Шигырь тирән хис белән язылган. Аны шагыйрь сүзләре итеп түгел, ә үз сүзләрең итеп укыйсың. Ул туган якларыннан, Бөек Иделдән аерылып фронтка китүче солдатның кичерешләрен тулы биреп җиткерә:


Соңгы тапкыр карыйм Иделгә,
Соңгы тапкыр карыйм акканын,
Бәлки,бик тиз кире кайтмамын,
Сакланыр ул бары күңелдә.


Шигырьдә яз килеренә ышану, кыр казлары, иркен болыннар, назлы аккош моңы турында искә алулар бөтен бер пейзаж – газиз Туган җир рәсемен тудыра.

“Кыр казлары язын кайткан кебек, без кайтырбыз” – безнең җиңеп кайтуыбызга ышану әнә шулай бөтенләе белән сурәтле телгә күчә! “Башлар гына исән-сау булсын!”кебек юллар да халкыбызның иң матур җырлары белән аваздаш.
Фатих Кәрим халык җырларының һәркем өчен иң якын дус, авырлыкларны җиңеләйтү, шатлыкны уртаклашу чарасы булуына ышана.

Дәлилләү өчен “Үлем уены” поэмасының түбәндәге юлларын китерәм.

Җырда кайгы бар,
Җырда сагыш бар.
Җырларда шаулый
Таллар, камышлар...
Дөнья байлыгы
Җырларга тула,
Анда юк әйбер
Җырларда була.[ 2-37]


2.4.Халык авыз иҗатының тылсымлы образлары, мавыктыргыч вакыйгалары белән балаларны үзенә тарта торган төре әкиятләр икәнен беләбез. Шагыйрьнең иҗатында әкияти геройларны бик еш күрергә мөмкин булган.


Ябырылып килгән дию кавемен
Кымшанмаслык итеп туктатыйк. (“Туктатыйк” ,1942ел)



Күлнең уртасында ялгыз аккош,
Уйга талган Зөһрә кыз кебек.( “Партизан хатыны”,1943ел)



Ике кесәсенә кулын тыгып,
Җирнең әйләнүен карап йөри ай,
Бер болытка барып утыра да,
Кызык бу җир шары, кызык, ди бугай. (“Таныш бу күзләр” ,1935ел).[7-124]


“Гармунчы аю белән җырчы маймыл”
(1935) поэмасы турында аерым тукталасы килә. Поэма, чыннан да, әкият. Моңа әсәр алдында бирелгән эпиграфны укып та инанырга була.


Җыелып утырыгыз,
Бер әкият укыгыз,
Кызык булса, көләрсез,
Башкаларга сөйләрсез.


Эчтәлек белән танышкач, хайваннар турындагы татар халык әкиятен укыгандай буласың. Сюжеты буенча: башламы, төп өлеше, йомгаклавы бар; имеш, ди кебек ярдәмче фигыльләрне, тугыз, илле саннарын очратырга була.
Геройлары: ат, саескан, аю, төлке, керпе, маймыл,бүре белән бергә ялкау аңгыра Хәйдәр исемле утынчыны да күрәбез.



III Йомгаклау


Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнгәч, әсәрләрне күзәтү ясагач, мин түбәндәге фикергә килдем. Әдип, кайда булса да, халык авыз иҗатын, кызыклы гыйбарәләрне, тапкыр фикерләрне, матур сүз – җөмләләрне туплаган, төрле чыганаклар белән танышкан, проза әсәрләрендә дә, поэзиясендә дә табышларын

бик урынлы кулланган.


Хезмәтне эшләгәндә куелган сорауларга җавап таптым, максатыма ирештем. Чыннан да, Фатих Кәрим – әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләрнең берсе икән дигән нәтиҗәгә килдем.











































Кулланганәдәбият


1. Р. Бикмөхәммәт “Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре” Казан, 1960ел, 127-128 битләр.
2. Ф. Кәрим “Илең турында уйла” Казан, 1981ел, 37 бит
3. Ф. Кәрим Әсәрләр Ⅲ томда Казан, 1981 ел, 47 бит.
4. Ф. Кәрим “Язгы төндә” “Мирас”, №4, 2005 ел, 62 бит.
5. З. Мәҗитов “Шагыйрьнең куен дәфтәрләре” “Мирас” №1, 1999 ел, 59-62 битләр, 69-70 битләр.
6. З. Мәҗитов “Сугышчан поэзия” Казан, 1975 ел, 89 бит.
7. Л. И. Минһаҗева, И. Х. Мияссарова “Татар балалар әдәбияты” Казан, ТАРИХ 2004 ел, 124 бит.
8. Ә. Сөләйманов “Исеме калды данга күмелеп” “Сөембикә” №11, 2008 ел.
9. Татар әдәбияты тарихыⅤ том, 87-107 битләр.








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!