СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Фоат Садриев (дәрескә презентация)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Фоат Садриев (дәрескә презентация)»

Фоат Садриев

Фоат Садриев

Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылын­да туа. Үз авылларында — җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китап­ханәсендә мөдир вазифаларын башкара.

Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылын­да туа. Үз авылларында — җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китап­ханәсендә мөдир вазифаларын башкара.

1963-1970 елларда башта Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, бер­ничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сен­тябренә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район  газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филоло­гиясе бүлеген тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.
  • 1963-1970 елларда башта Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, бер­ничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сен­тябренә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район  газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филоло­гиясе бүлеген тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.
Фоат Садриев — ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы — «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кечкенә күләмле комедиясе — 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән тыгыз иҗади элемтәдә яши. Аның бу театрда сәхнәләштерелгән пье­саларыннан «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы кодачасы», «Тозлы бал», «Син — сандугач, мин — каен…», «Безнең авыл кызлары», «Яшьли сөйгән ярлар», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», «Аяз көнне яшен», «Без­нең гомер язлары» спектакльләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тара­фыннан аеруча җылы каршы алына.
  • Фоат Садриев — ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы — «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кечкенә күләмле комедиясе — 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән тыгыз иҗади элемтәдә яши. Аның бу театрда сәхнәләштерелгән пье­саларыннан «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы кодачасы», «Тозлы бал», «Син — сандугач, мин — каен…», «Безнең авыл кызлары», «Яшьли сөйгән ярлар», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», «Аяз көнне яшен», «Без­нең гомер язлары» спектакльләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тара­фыннан аеруча җылы каршы алына.
Ф.Садриев — оста прозаик, хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Әдипнең «Шаһзаманов эше», «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Өченче кеше», «Рәхмәт, әтием!..», «Көлми торган кеше», «Кыргый алма әчесе» кебек повестьлары, дистәләгән хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тор­мышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән җәлеп итәләр.
  • Ф.Садриев — оста прозаик, хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Әдипнең «Шаһзаманов эше», «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Өченче кеше», «Рәхмәт, әтием!..», «Көлми торган кеше», «Кыргый алма әчесе» кебек повестьлары, дистәләгән хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тор­мышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән җәлеп итәләр.
Ф. Садриевның Әлмәт, Минзәлә, Оренбург татар дәүләт драма театрларында куелган әсәрләре.

Ф. Садриевның Әлмәт, Минзәлә, Оренбург татар дәүләт драма театрларында куелган әсәрләре.

Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде. «Таң җиле» романы өчен Ф.Садриев Әлмәт Язучылар берлегенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә, «Шаһзаманов эше» китабы өчен Р.Фәхретдинов исемендәге премиягә, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, “Бәхетсезләр бәхете” роман-трилогиясе өчен 2010 нчы елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Мөслим районының Мактаулы гражданины. Мөслимдәге бер яңа урамга аның исеме бирелде. Ф.Садриев — 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде.

«Таң җиле» романы өчен Ф.Садриев Әлмәт Язучылар берлегенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә, «Шаһзаманов эше» китабы өчен Р.Фәхретдинов исемендәге премиягә, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, “Бәхетсезләр бәхете” роман-трилогиясе өчен 2010 нчы елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Мөслим районының Мактаулы гражданины. Мөслимдәге бер яңа урамга аның исеме бирелде.

Ф.Садриев — 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!