СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Габдрахман Әпсәләмовның иҗади мирасы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

         Г. Әпсәләмов татар әдәбиятыбызга күп роман-хикәяләр белән баеткан әдип. Иҗатын күренекле галимнәр, тел белгечләре, журналистлар, тәнкыйтьчеләр өйрәнеп, мәкаләләр язганнар. Бу темага фәнни эшләр еш эшләнә. Шулай да төрле яклардан чыгып тикшеренүләр көтә.      

Просмотр содержимого документа
«Габдрахман Әпсәләмовның иҗади мирасы.»

Габдрахман Әпсәләмовның иҗади мирасы.

.


Г. Әпсәләмов татар әдәбиятыбызга күп роман-хикәяләр белән баеткан әдип. Иҗатын күренекле галимнәр, тел белгечләре, журналистлар, тәнкыйтьчеләр өйрәнеп, мәкаләләр язганнар. Бу темага фәнни эшләр еш эшләнә. Шулай да төрле яклардан чыгып тикшеренүләр көтә.

Максат: Г. Әпсәләмовның иҗади мирасын барлау.

Бурычлар: - Әдипнең иҗатына хронологик анализ ясау.

- Г.Әпсәләмовның әсәрләрен тематик яктан тикшерү.

Г.Әпсәләмов безгә “Ак чәчәкләрен” бүләк итүче язучы. “Ак чәчәкләр” романы кеше турында кайгыртучанлык,кешелеклелек,гуманизм идеясе белән сугарылган. Бу романның үзәгендә кешегә ярдәм кулын сузучы, ак күңелле кешеләр тора. Әсәрнең лирик исеме дә шуны аңлата булса кирәк: тереклек һәм бәхет символы ак чәчәкләр! Г.Әпсәләмов, һичшиксез, бай эчтәлекле, кызыксынып укырлык роман тудырган.

Ә аның бит моннан тыш күпсанлы хикәяләре, романнары бар. Мәсәлән, “Икенче гомер”, “Зәңгәр кыя”, “Алтын йолдыз”,”Мәңгелек кеше”,”Сүнмәс утлар” , “Газинур” һ.б.

Әдипнең беренче әсәре шигырь була. Ул “Әнвәр тегермәне” дип атала. 1937 елда “Маһинур” исемле хикәясе “Казан утлары” журналында басылып чыга.

1940 елда “Киләчәк безнеке” дигән пьесасы һәм беренче җыентыгы дөнья күрә. Аның бу җыентыгы “Бәхет кояшы” дип атала.

Г.Әпсәләмовның әдәби иҗатына сугыш зур йогынты ясый, шуңа күрә ул аның төп темасына әйләнә. Бу тема автор әсәрләренең сугыш чорында иҗат ителгән булуы белән дә бәйле. Мәсәлән, “Икенче гомер”, “Абушахман”, “Төньяк балкышы”, “Хәйбулла солдат”, “Зәңгәр иртә”, “Бөркет токымы”, “Үлемнән көчлерәк” һ.б.ш. хикәяләрен атарга мөмкин.

Газинур Гафиятуллинга багышланган “Газинур” (1951), фашизмның Бухенвальд дәһшәтләрен тасвирлаган “Мәңгелек кеше” (1960), герой-шагыйрь Муса Җәлилнең әдәби образын гәүдәләндергән “Агыла болыт” (1977) романнары да тормыш һәм сугыш чынбарлыгын яктыртуда шул чор татар прозасы ирешкән җитди казанышлар булып саналалар. Әмма бу романның эчке структурасы нинди генә булмасын ,аларның һәркайсында истә калырлык көчле образлар бар.Шундыйлардан,мәсәлән,барыннан элек,фронт геройлары Галим Урманов,Ләлә Халидова, Һаҗәр Шәмсиева ,Верещагин,Газинур Гафиятуллин,зур тормыш мәктәбен үткән татар эшчеләре вәкиле, аек карашлы, олы йөрәкле,кешелекле Сөләйман абый Урзаметов һәм аның кызы ,күбәләк кебек җиңел җилпенеп йөрүче якты ,саф күңелле Нурия,кырыс холыклы Хәсән Мортазин образларын күрсәтер идем.

“Сүнмәс утлар” (1958) романы сугыштан соңгы тыныч тормыш, хезмәт, мәхәббәт темалары белән бәйләнештә әхлакый проблемаларны күтәрә.Бу романын да кешенең рухи матурлыгы,һәм хезмәт батырлыгы эстетикасы белән чын кешелеклелек идеалларын яклавы белән кыйммәтле,һәм ул хаклы рәвештә безнең бүгенге әдәби хәзинәбездә күренекле урын алып тора.Г.Әпсәләмовның “Сүнмәс утлар” романы аның яңа үсешен,яңа уңышын күрсәткән иң зур әсәре итеп исәпләргә кирәк. “Сүнмәс утлар” романы өчен Г.Әпсәләмовны Габдулла Тукай премиясе белән бүләкләнде.

Габдрахман Әпсәләмов иҗат эшен актив җәмәгать эше белән һәрвакыт бергә бәйләп алып барыла.Ул һәрвакыт халык арасында, халыкның төрле-төрле катлавы белән җанлы элемтәсен өзми.







Файдаланылган әдәбият



1. Әпсәләмов Г. Сүнмәс утлар: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 670 б.


2. Әпсәләмов Г. Мәңгелек кеше: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 333 б.


3. Әпсәләмов Г. Алтын Йолдыз: роман. – 4 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 628 б.


4. Әпсәләмов Г .Сайланма әсәрләр: 6 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968–1972. 1 т.: роман. – 1968. – 410 б. .

5.Әпсәләмов Г. Газинур: роман. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 400 б.


6. Әпсәләмов Г. Хәтер: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 264 б.


7. Ахунов Г. Әпсәләмов ун ел татар халкын татар теле янында тотып торды // Шәһри Казан. – 1997. – 22 февр.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!