СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Гаилә бәйрәме "Ата-ана бердәм булса, балалар күркәм үсә"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка внеклассного мероприятия, проведенного вместе сучащимися 8 класса и их родителями. Праздник, объединяющий День Защитника Отечества и Международный Женский День. Родители и учащиеся участвовали в различных конкурсах, играх. После официальной части, пили чай за круглым семейным столом.

Просмотр содержимого документа
«Гаилә бәйрәме "Ата-ана бердәм булса, балалар күркәм үсә"»

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы “Туймәт төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе









ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ



Ата – ана бердәм булса, балалар күркәм үсә.









8 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналары белән үткәрелгән гаилә бәйрәме эшкәртелмәсе.

Сыйныф җитәкчесе: Сагирова Ландыш Мөҗип кызы.







2015 – 2016 нчы уку елы





Гаилә бәйрәме.

Ата – ана бердәм булса, балалар күркәм үсә.

Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Р.Фәхретдинов

Максат: мәктәп белән ата-аналар арасында үзара элемтәне ныгыту;

гаилә эчендә татулык, дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү;

татар халык педагогикасы өйрәтүләрен һәр гаиләдә

кулланырга күнектерү;

вакытларын файдалы итеп үткәрүне оештыру;

Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Белгәнебезчә без “Гаилә бәйрәме”нә җыелдык. Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халык. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе. Гаилә - һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Безнең йорт - безне саклаучыбыз, җылы учагыбыз. Анда һәрвакыт туры юл күрсәтүче, шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы ялкын булырга тиеш.   Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер - береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала. Анда бер - берсен яраткан, бер - берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Безнең сыйныфтагы гаиләләр барысы да шундыйлар.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә, Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек - ярты бәхет диләр, Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр. Шатлык – куанычлар Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Имин булып атсын таң кояшы, Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Җыр:

Гаиләнең терәге – ир – ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше – гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге, гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч матур яшәсен, шатланып уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне, үтеп киткән, 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, балаларга үрнәк әти булуыгызны, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез! Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, табыннарыбыз да мул, җаннарыбыз тыныч була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир егетләребез тора.

Хөрмәтле ир – егетләребез! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!

1 нче укучы:

Һәрвакытта иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

Кирәк булса, әтиләр күк

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

Әтиемнең гадел киңәшләре

Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,

Өйне нурлы, ә безне бәхетле

Итү өчен шулар бик җитә.


2 нче укучы:

Минем әти кебек кеше

Җир йөзендә бер генә.

Дөньяда иң яхшы әти

Ул минеке шул менә.

Әтием - өйнең терәге,

Безнең өчен тырыша.

Безгә шатлык китерә

Аның һәрбер уңышы.

Без - әтинең балалары,

Аны бик яратабыз.

Һәр яктан да без әтигә

Охшарга тырышабыз


3 нче укучы:

Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез, -

Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы.

Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә сез,

Иминлеге илнең, гаилә куанычы.

Әти булса, хәвеф – хәтәр дә юк,

Бәлалардан калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның тынычлыгын, әниләрнең

Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.


4 нче укучы:

Мин әтиемнең көчле кулларына

Күкрәгенә килеп сыенам,

Әйтерсеңлә кояш җылысында

Нурларында аның коенам.

Синең белән әти горурланам,

Син бит минем иң зур терәгем.

Авыр тормыш юлын җиңеләйтеп

Озак яшә, шушы теләгем.

Өйнең яктылыгы, җылылыгы

Күзләреңнән синең бөркелә.

Газиз әтиләрдән - әниләрдән

Аерылмасын иде беркем дә.

5 нче укучы:

Әтиләрнең олы йөрәкләре

Һәммәбезне тигез кайгырта.

Бөтен матур эшләре

Юлыбызны яктырта.

Әтиләрнең иң әйбәте,

Иң назлысы, яхшысы,

Иң шаяны, эшчәне,

Минем әти, ахрысы.

Ир – ат сезнең исемегез,

Атларга тиң үзегез.

Нәфис затлар сокланырлык,

Эшләгән һәр эшегез.


А.Б.: Җир йөзендә һәрбер бала әти диеп әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтисенең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге - әти икәнлеген сизеп яшәсен иде.

Кадерле әтиләр!

Тормышыбызның сез – терәге,

Ару белмәс йөрәге,

Урап узсын кайгы- хәсрәт,

Иминлек – җан терәге!

Җыр:

Ал.б. Халык гаиләдә атаның урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Бер үк вакытта ата - аек акыл иясе дә. Ул булмаса тормышның рәте китә.

1 нче укучы:

Әниләрне иң кадерле дибез,

Әтиләрсез яшәп буламы?

Таба алмам алыштырыр кеше-

Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.

2 нче укучы:

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.


3 нче укучы:

Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.

Сез – көчле, сез – батыр, сез – безнең куаныч.

Сез – алтын багана, гаиләдә сез терәк

Тынычлык, иминлек сагында сез кирәк.


4 нче укучы:

“Балам” диеп бер дәшүе дә бит

Җылы сала җанга, күңелгә

Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,

Шулай булсын иде гомергә!


5 нче укучы:

Әткәй – әнкәй – минем пар канатым,

Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне – иңгә, җанны – җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп!


Кадерле ӘНИЛӘР!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сез - безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез! Бөек татар шагыйре Хәсән Туфан әниләргә багышлап искиткеч матур һәм фәнни дөрес диеп тә өстисем килә, шигырь язган. Тыңлап үтегез әле.

И әниләр!

Сезнең сөт аша, әниләр,

Изге сөт аша керә

Сүзе дә илнең, үзе дә

Сабыйлар йөрәгенә,

Сезнең сөт белән керә.

Әманәт булып иленнән

Һәр гүзәл, әйбәт гадәт

Бәгъренә күчә баланың,

Тик сезнең аша, әниләр,

Сезнең сөт аша фәкать.

Үзе дә илнең, сүзе дә

Сабыйлар йөрәгенә

Сезнең сөт аша, әниләр,

Изге сөт аша керә,

Сабыйның йөрәгенә.


Гаиләдә иң кадерле зат - әни кеше. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне, үзен - үзе кызганмыйча кайгыртучанлыкны, гадилекне, әйбәтлекне тагы кемдә күрә алабыз? Алар булганда гына көннәребез якты һәм җылы. Алар булмаса, тормышның яме, ашыбызның тәме булмас иде. Ә безнең   әниләр барысына да өлгерә: эшендә дә эшли, безне дә тәрбияли, әтиләрне дә көйли, йорттагы эшләр дә алардан башка эшләнми.

Татар хатыннары. Безнең, җан сөйгәннәр, аналар...
Аналарны хөрмәтләп җирдә шигырьләр языла, 
Аналарны хөрмәтләп җирдә сурәтләр ясала,
Аналарны хөрмәтләп җирдә hәйкәлләр куела, 
Ә аналар тапкан балаларның җаннары кыела. 
Жирдә hаман әле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлиләр, аналарны сөяләр, 
Аналарның алдында башларны ияләр,
Ә аналар йокысыз төндә бишек җырлары җырлыйлар, 
Сугышларда җаннары кыелган уллары өчен елыйлар.

Безнең төбәктән дә никадәр ана Бөек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шуның күпмесе яу кырында ятып калды, хәбәрсез югалды. Ачы хәсрәттән чәчләренә чал төшкән, вакытсыз картайган әнкәйләрнең дә инде күбесе вафат, арысландай батыр уллар үстергән, фәрештәләрнең урыннары оҗмахтадыр.
Күпме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын үтәп, Әфган сугышында, Чечня сугышында hәлак булды.

Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барсына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде.

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы.

“Интернациональ бурыч”, дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы...

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип-

Аналарның йөрәк түзерме?!

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк –кулы кирәк идеме?!

Илдә нигә кадерсезләнделәр,

“Бурыч” түләде бит алар да?

Ахыр чиктә йөрәкләре нигә

Граната булып ярыла?!

“Интернациональ бурыч” имеш,

Табалмадык шуннан башканы.

Ил “бурычы” булып,

Әсирлектә...

Газап чигә кемнең башлары?!

Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә-

“Бурыч” түләр өчен түгелме?!



Игътибар иткәнсездер безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында да булачак. Быел 2016 нчы елның 15 нче феврале - соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга – 27 ел. Әйе, моннан нәкъ 27 ел элек 1989 нчы елның 15 нче февралендә Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән “тантаналы марш” тәмамлана. Брежнев хөкүмәте башлаган “тантаналы марш” безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә кайта. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар”, ”Әфган казалаклары” була.

Чит-ят җирдә киләчәкне раслап

Башын салды япь-яшь солдат.

Халык хәтереннән һичберкем дә

Югалтмас аны, юа алмас.

Ана газаплар белән баласын тудыра, аны аякка бастыру өчен сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмый. Гаиләдә ананы изгеләштерү, аның баласының бөтен язмышы, шәхес булып формалашуы, олы тормыш юлында үз кыйбласын таба алырлык булып үсүе өчен җаваплылык тоюы, баласы - йөрәк парәсе өчен һәрчак җан атуы, аның бәхете хакына бөтен авырлыкларга барырга әзер торуы белән аңлатыла. Гаиләдә ана - иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың” ди халкыбыз.

Хәзер кадерле әниләребезне тыңлап үтик әле.

1 нче әни:

Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.


2 нче әни:

Тынгысыз көн, йокысыз төн
Бала өчен.

Утка, суга тукталуым
Бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.


3 нче әни:

Таңнан әүвәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшь тә
Бала өчен.

Иртән - кичен йөрәк хисем
Бала өчен.



4 нче әни:
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам - түзәм, көям - күнәм
Бала өчен.
Горур башны түбән иям
Бала өчен.
Төнен якты таңнар көтәм
Бала өчен.
Күңелемдә җырлар йөртәм
Бала өчен.
Бала өчен...

Рәхмәт, әниләр. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

1 нче укучы:

Елмайса йөзеннән аңлыйм 
Әнкәемнең теләген. 
Дөнья киңлегенә тиңлим 
Әнкәемнең йөрәген,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын, 
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак 
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.


2 нче укучы:

Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле - син ул, әнием

Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.


3 нче укучы:

Газиз Әнкәй! 
Иң сөйкемле сүзләр - синеке! 
Йомшак, җылы куллар - синеке! 
Иң-иң татлы сүзләр - синеке! 
Җан изрәткеч җырлар - синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек, 
Синсез берни кылмас идек, 
Синсез кеше булмас идек!


4 нче укучы:

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора, әнием.

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар, әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием.

Гомер буе кайгыртасың

Безнең хакта, әнием.

Сүнмәс бәхет кояшыбыз

Син, чынлап та, әнием.



5 нче укучы:

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам – әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә:

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

Үпкәләмәсеннәр! Әнкәйләргә,

Гел изгелек кенә кылыгыз.



Җыр:

Гаиләләребездә балаларыбыз булмаса, гаиләбезнең бер чите китек булыр иде. Алар безнең гаиләләребезгә ямь бирүчеләр, нәселебезне дәвам итүчеләр. Безнең укучылар үзләренең гаиләләрен бик яраталар. Һәрберсе үзләре һәм үз гаиләсе турында бик матур фотосурәтләр алып килделәр. Аларны сез презентациядә күрәсез.

(презентация карап алу)

Әрләмәгез берүк баланы,

Мең – мең төрле уе бар аның.

Ялгышса да читкә какмагыз,

Һәр эшеннән гаеп тапмагыз.

Әрләмәгез берүк баланы,

Шуклык белән үтә балалык.

Үткән балалыкның нәрсәсендер,

Булсын сагынып искә алырлык.

Әрләмәгез берүк баланы,

Балачаклар – фәкать гүзәллек.

Нәкъ әнә шул гүзәллеген аның

Мәрҗән итеп җепкә тезәрлек.

Хәтер дистәләрен чүпли – чүпли,

Бала чакта тезгән шул мәрҗән

Олыгайгач була олы тәсбих

Балачакта йөргән эзләрдән.

Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез, бишек җырлары. Туган телгә, иксез - чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе – бишек җырлары. Әйдәгез, хәзер әниләребезне тыңлап китик, нинди бишек җырлары беләләр икән.

Әниләр бишек җырлары башкаралар.

Хәзер әтиләребезгә бәйге игълан итәбез.

Ә хәзер, кадерле әтиләребез, сезгә хыялыгыздагы йортны төзү мөмкинлеге бирәбез. Мин сезгә кирпечләр җыелмасы бирәм (турыпочмаклык формасындагы 6 картон кәгазь – “кирпеч”, өчпочмаклы түбә салынган конверт). 3 кирпечтә “сәламәтлек”, “елмаю”, “ярату” сүзләре язылган. Калган кирпечләргә бәхетле гаиләне билгели торган сүзләр язылырга тиеш. Үзегезнең гаҗәеп өегезне нинди кирпечләрдән төзерсез икән? Түбәгә аерым исем бирелергә мөмкин. (6 кирпеч, өчпочмаклы түбә, өстәмә ак кәгазьләр, төсле кәгазьләр, кайчылар әзерләп куела.)

Әтиләребез өй төзегәндә улларыбыз аларны матур җырлары белән рухландырып торырлар.

Җыр:


Әтиләрнең өйләрен карыйбыз, аларның фикерләрен тыңлыйбыз.

(Өй эчендә бәхет урнашу, аның бәхетле нигезле булуы бик мөһим.)

Хәзер әйдәгез, балаларны да сынап карыйк әле. Кадерле кешеләре авырып киткәндә, баласы әти - әнисен ничек дәвалар икән? Әлбәттә, тәмле сүз белән. Сөйдергәндә тел, биздергән дә тел ди халык. Матур, йомшак, ягымлы сүзләрне ишетү һәркем өчен бик рәхәт. Ләкин мондый сүзләрне ишетү өчен, үзеңә дә тәмле телле булырга кирәк. Юкка гына “Авызың ни әйтсә, колагың шуны ишетә”, - димиләр бит. Матур сүз кешенең кәефен күтәрә, тынычландыра, эшчәнлеген арттыра. Шуңа күрә бер-беребездән ягымлы сүзне кызганмыйк. Әйдәгез эле, егетләр, “Кем күбрәк ягымлы сүз белә?

(укучылар бер сызыкка тезелеп басалар, чиратлап ягымлы сүз әйтәләр, бер сүз әйткән саен бер адым алга атлыйлар.)

Беләбезме, таныйбызмы, онытмадыкмы икән?” уены.

Ромашка” Балаларга:

1). Әти - әниегезнең туган көне, елы кайчан?

2). Әти - әниегезнең яраткан ризыгы нәрсә?

3). Әти - әниегезнең яраткан төсләре?

4). Әти - әниегезнең өйләнешкән көннәрен, елын әйтегез.

5). Әти - әниегезнең яраткан җыры нинди? Әгәр мөмкин булса, 1 куплетын җырлап күрсәтегез.

6) Тиздән 8 март – халыкара хатын-кызлар көне. Кызларны шушы бәйрәм белән котлагыз.

Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, сөйләмебезне баета, фикерләвебезне үстерә, халыкка, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Хәзер, шуны ачыклау максатыннан , “Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез”уены оештырыла.

Агачны яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи.)

Аз сөйлә, күп (эшлә.)

Ашаганың белән мактанма, (эшләгәнең белән мактан.)

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез (көн күрмәс.)

Ул ояты атага, (кыз ояты анага.)

Атасы барның (бәхете бар.)

Атасы кем (улы шул.)

Оясында ни күрсә, (очканда шул булыр.)

Атаң данын онытма, (дан эшләүдән курыкма.)

Ата юлы (балага такыр.)

Атаның сүзе – (акылның үзе.)

Атасы барның (бәхете бар.)

Атаңа ни кылсаң, (алдыңа шул килер.)

Баланың бармагы авыртыр, (ананың йөрәге авыртыр.)

Улы данга чыкса, (анасы яшәрер.)

Эшләгәнең кеше өчен булса, (өйрәнгәнең үзең өчен).

Җылы җил бозны эретә, (җайлы сүз җанны эретә).

Ана күңеле балада (бала күңеле далада).

Өйнең яме (бала белән).

Каты сүздән тал сына, (йомшак сүзгә таш сына)


Әйдәгез, тапкырлыкта – зирәклектә дә көч сынашып алыйк әле.

Әйткәч, беләсегез килә, белгәч көләсегез килә. (табышмак)

Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)

Кашыктан аягын салындырып утыра.( токмач)

Җаны да юк, тыны да юк, үзе күлмәк кия. (мендәр)

Ач булса ята, тук булса торып утыра. (капчык)

Җаны юк, каны юк, үзе тимерне тарта. (магнит)

Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт таш кебек каты, кайчагында баллы, кайвакытта әремнән дә әче, кылыч кебек үткен дә була. Ул нәрсә? (тел)

Өнсез, җансыз - иң яхшы дус, Теле юк, үзе аңлата.(китап)

Бер байлык бар - янмый, Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый. (белем)

Күңелсезгә – юаныч, күңеллегә – куаныч. (җыр)

Җыр:

Ал.б. Хәзер гаиләләргә тормыш көнкүреш турында сораулар биреләчәк. Ромашка таҗыннан үзегезгә тиешлеләрен сайлап алыгыз.

1.Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк?

2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?

3. Нинди газета – журналлар алдырасыз?

4. Сезнең гаиләдә кем фикере өстенрәк?

5. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз?

6. Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез?

7. Сезнеңчә бәхет нәрсә ул?

8. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш?

Ал.б. Бәйрәмебезнең беренче өлеше төгәлләнеп килә. Бүгенге кичәбездә катнашкан, безнең белән бергә уйнаган, җырлаган, күңелле итеп вакытын үткәргән барлык әти – әниләргә, балаларыбызга зур рәхмәт. Гаиләләрегез тату, күркәм, тигез булсын. Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез, аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып, бизәп торсын.

Сезнең бәхет капкасын,

Кайгы - хәсрәт какмасын.

Бәла - каза дигән нәрсә,

Сезнең өйне тапмасын.

Кулыгыз - кулга нык торсын,

Бәхетегез мул булсын.

Ахыр сулуларга кадәр

Нигезегез бер булсын.

Тигезлектә - тиңлектә,

Гомер итеп иректә,

Аерылмыйча - каерылмыйча,

Картаегыз берлектә.

 

Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер - берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Безнең сыйныф гаиләләре барысы да “Үрнәк гаилә”, “Сөйкемле гаилә”, “Тату гаилә”, “Тырыш гаилә”, “Бердәм гаилә”,”Сәнгатькә гашыйк гаилә”, “Тапкыр гаилә”.

          

Бүгенге очрашуга нәтиҗә ясап, мин сезне танылган гаилә психотерапевты Вирджиния Сатир киңәшләре белән таныштырып үтәсем килә. Ул баланы көнгә берничә тапкыр кочаклап алырга киңәш итә. 4 тапкыр кочаклау һәр кешегә (балага, иреңә, өлкән кешегә һ.б.) гади яшәеш өчен кирәк, ә үзеңне бәхетле итеп тою, һәрвакыт күтәренке кәефле булу өчен, 8 тапкырдан да ким кочакламаска кирәк икән. Хөрмәтле кунаклар, бер – беребезгә җылы, ягымлы сүзләррне кызганмыйк, бәхетле булыйк.

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында үтә.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!