СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Гасырларны кичкән телебез

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Гасырларны кичкән телебез»

Гасырларны кичкән телебез

Зал бәйрәмчә бизәлгән.”Туган телне өйрәнү – бөек эш ул.” М.Калинин,”Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр” мәкаль дигән плакатлар эленгән

1 нче алып баручы Исәнмесез, хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!

Халкым теле миңа – хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

2 нче алып баручы Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

1 нче алып баручы. Туган җирен һәрвакыт ихлас яраткан, халкының үткәненә беркайчан да битараф булмаган, гасырлар кичсә дә кыйммәтен – асылын җуймаган, гореф-гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли, аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, үзенең татар икәнен бар йөрәге белән сизеп яши.

5а сыйныф укучысы Камалова Ләйсән Зөлфәтнең “Туган тел” шигырен укый.

11а нче сыйныф укучысы Ягъфарова Алия “Шәл - яулык” җырын җырлый.

2 нче алып баручы Шагыйрь Зөлфәт белеп кисәтә. Әйе, без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа турылыклы булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз да чәчәк атар.

1 нче алып баручы Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

И туган тел, и матур тел”, - дигән Г. Тукай һәм

“Әткәм -әнкәмнең теле”, - дип өстәгән. Бу сүзләргә бар да сыйган: күңел назы да, җаның - тәнең белән ярату да, өзелеп әйткән тойгылар да...

1 нче укучы Тел – халыкның горурлыгы,

Яшәве һәм барлыгы.

Чиксез кыйммәтле хәзинә

Аның рухи байлыгы


2 нче укучы Тел кайгыны уртаклаша,

Куандыра, хуш итә.

Йөрәкләрне кавыштыра

Кешеләрне дус итә.


3 нче укучы Газиз туган телең халык

Тудырган канат биргән.

Туган телендә сөйләшеп

Яшәгән көнен күргән.


4 нче укучы Тукай да туган телендә

Сөйләшкән, иҗат иткән

Иманлы, саф татар халкы

Болгар җирендә икән.


2 нче алып баручы Г. Тукай телебезнең сихри моңнарын бар нечкәлекләре белән безгә җиткерүче шагыйрь. Туган телебез – татар теле. Ул – бик борынгы һәм бик бай телләрнең берсе. Галимнәрнең әйтүенә караганда, әгәр кеше 14 телне белсә, дөньядагы барлык халыклар белән дә җиңел аралаша икән. Иң бай һәм иң күп таралган шул 14 телгә инглиз, испан, француз, итальян, кытай, гарәп, рус, һәм башкалар белән бергә татар теле дә керә. Төрле телләр арасында татар теле сүзләренең байлыгы, сөйләм төзелешенең образлы булуы белән аерылып тора.

7 Б сыйныф укучысы Уразаева Сәрвиназ “Су анасы” җырын башкара. (Ләйсән Уразаева көе, Раушан Шәрипов көе.)

1 нче алып баручы Галимнәребез, язучыларыбыз татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр! “Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”. – дигән Каюм Насыйри.

5 нче укучы “Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый!

( Әхмәт Ерикәй)

6 нчы укучы “Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер”,

(Дәрдемәнд)


7 нче укучы “Иренмә син, туган, туган телнең

Асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсакчит-ят сүзләр

Хәзинәңне әзер басарга.

( Р. Фәйзуллин)


2 нче алып баручы Җыр –халыкның иң киң таралган , иң хөрмәтле иҗат җимеше. Ул – халык тормышының чагылышы. Кеше күңелендәге хисләрнең яңгырашы, яктысы.

8 А сыйныф укучылары “Чишмә” җырын җырлыйлар (М.Жәлил сүзләре)

1 нче алып баручы Халкыбыз иҗатының сихерле көзгесенә бер карасаң, ни генә күрмисең! Анда халык җырлары, милли уен кораллары, җырлы-биюләре, уеннары – барысы да бар! Ә аның сихри көче! Ул сине, үзе артыннан ияртеп, еракларга алып китә, мәңгелек моң булып, күңелең түренә кереп урнаша.

7 в сыйныф укучысы Фуреев Артем курайда уйный.


2 нче алып баручы Туган теле булган халыкның туган җире бар. Туган җиреннән аерылган халык теленнән дә аерыла.

1 нче алып баручы Татар халкы кайлар да гына яшәсә дә,туган телен,туган илен саклап калырга омтылган. Балаларын, нәсел-нәсәбәсендә шушы юнәлештә тәрбияләгән.

11а сыйныф укучысы Ягфарова Алия Х.Туфанның “Туган тел” шигырен укый.

2 нче алып баручы Татар халкы ерак себергә куылганда да, сугыш авырлыкларын кичергәндә дә киләчәге өчен борчылып яшәгән. Теле өчен, нәселе өчен, Ватаны өчен һәрвакыт көрәштә булган ул. Кайда гына булса да, туган ягын, туган илен сагынып яшәгән.

9 а сыйныф кызлары Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә, Зиннур Гыйбадуллин көенә язылган “Сәяхәтчеләр” җырын башкаралар

1 нче алып баручы Халкыбызның моңнары менә шулай моңландыра да, уйландыра да. Халкыбыз үзе моңлы да, сагышлы да. Аның тарихы, үткәне дә сагышландырырлык шул. Ә шулай да төп чыганак табигатьтә, туган җирдә.

2 нче алып баручы.

Татар җыры... Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсафлы ,ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм;

Кайгы килеп, башым иелсә дә

Сөенсәм дә - җырлап җибәрәм.

Уразаева Сәрвиназ “Сәлам сиңа, авылдашым” җырын башкара.(Айгөл Бариева көе, илдар Юзеев сүзләре.)

1 нче алып баручы Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары , татар биюләре аша безнең күңелләребезгә үтеп керә.

Татар халык биюе белән сезнең алда 11 сыйныф укучылары Сизов Рубин һәм Тумакаев Артем

2 нче алып баручы Әдипләребез шигырьләрендә туган телгә мөнәсәбәт, аның газизлегенә төшенү, инану аерым бер урын алып тора.

9а сыйныф укучысы Нуриева Гүзәл Мәҗит Гафуриның “Ана теле” шигырен укый.

7а сыйныф укучысы Сабирова Ләйлә Зиннур Насыйбуллинның “Туган тел ул” шигырен укый.

2 нче алып баручы Хөрмәтле кунаклар, шушы кичәдә телебезгә булган мәхәббәтебезне, аңа ихтирам хисләребезне җыр, биюләр, шигырьләр аша белдердек. “Гасырларны кичкән телебез” дигән кичәбезне “Туган телем” җыры белән тәмамлыйсы килә.Җырны 9а сыйныф укучылары башкара. (Энҗе Мөэминова сүзләре, Мөхтәр Минһаҗев көе)



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!