СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Яна ел байрамы башлангыч сыйныф укучылары очен

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная разработка для начальных классов на утренник

Просмотр содержимого документа
«Яна ел байрамы башлангыч сыйныф укучылары очен»

Яңа ел бәйрәме.

Чыршы тирәсендә әтәч идән себерә. Капчык таба.

Әтәч:

Тавык, җаным,килче бире,

Тамак туяр, ашлык таптым.

Юк икән лә, ашлык түгел,

Бик тә сәер капчык таптым.

Тавык:

Кыт-кыт, кыт-кыт. Кыт-кыт, кыт-кыт.

Якын килмә. Шартламасын.

Ай, шул курыкмас гадәтең!

Уйлап тормый капланасың!

(Чебиләр биюе башкарыла. Ике чеби сөйләшә.)

1 нче чеби.

Танып белим дип дөньяны

Тишеп чыктым йомырканы.

Ни барын беләсе килә,

Ачыйк инде, әти, аны.(Капчыкка күрсәтә.)

2 нче чеби.

Бу кадәр куркак булма син,

Янымнан кит. Бар, ичмасам,

Әти. Әни, ачасызмы?

Курыксагыз үзем ачам.

(Капчыкны ачалар. Аннан эт ккилеп чыга.Эт белән Әтәч кул биреп күрешәләр.)

Эт:

Мин - Яңа ел! Сезнең янга

Эт елы булып киләм.

Үзем - сизгер, үзем - уяу,

Һәрчак сакта, эш сөям.

Әтәч:

Имин узды Әтәч елы

Тормышлар барды гөрләп.

Мин китәм инде , дусларым,

Сезгә уңышлар теләп.

Эт:

Яңа еллар котлы булсын,

Дөньябызга муллык тулсын.

Киләсе ел бәхет белән,

Тынычлыкта күркәм узсын!

Музыка уйный. Хоттабыч килеп керə. Кулында паласы.

Хоттабыч. Исəнмесез, Никифар авылымы? Алайса, мин дөрес очып килгəнмен инде.


КЫЗ. Туктагыз əле, бабай, сез кем буласыз? Дусларым, сез бу бабайны танымыйсызмы?


Хоттабыч. Мин əкият дөньясыннан килдем. Ягез əле, мин кем, əйтеп карагыз əле?


ЕГЕТ. Хоттабыч бабай ахры?


Хоттабыч. Əйе, дөрес. Сез əкиятлəр укыйсыз икəн. Əфəрин! Яңа елга күчкəндə, барлык кешеләрнең телəклəрен үтəргə, безне, тылсымчыларны, бөтен Рəсəйдəге чыршы бәйрәмнәренә командировкага җибəрделəр. Мин сезгә килдем! Дуслар, кунаклар, сезнең дə бəйрəм көнендə иң изге телəклəрегез бардыр. Яңа елда нəрсə көтəсез?


КЫЗ. Хоттабыч бабай, ə сез нинди телəклəр үти аласыз соң?


Хоттабыч. Җаныгыз ни тели, барысын да үтимен.


ЕГЕТ. Дусларым, сез барыгыз да шундый матурсыз. Чыршыбыз да матур, кунакларыбыз да күп. Лəкин бəйрəмебезгə нəрсəдер җитми? Нəрсə сорыйбыз Хоттабычтан?


КЫЗ. Карсылу белән Кыш бабай безнең бəйрəмгə килсен.

ЕГЕТ. Хоттабыч бабай, безнең бəйрəмгə: Карсылуны белән Кыш бабайны чакырасыбыз килə.

Хоттабыч. Хəзер аны без ялт иттереп китерəбез. Әфсен - төфсен! Трах-тиби-дох..(. сакалыннан бер бөртеген алып очырып җибəрə. Карсылу киемендә куян –буре килеп керә.)


Җырлыйлар “С Новым годом!”җыры.



А.б.Балалар бу кыш бабай белән кар кызы бик шикле күренәләр


бит,әйдәгез әле сынап карыйк әле.Мин сезгә табышмаклар


әйтәм,әгәр шул табышмакларга җавап тапсагыз бәлки ышанырбыз.


1.Елга ул тик бер килә.

Ул килсә,җир гөр килә.

Яшел чыршы әйләнә

Якты заллар күренә.

2.Яши диләр урманда,

Кемнең дә юк күргәне.

Былтыр гына күргән ди.

Аның исеме-….

3.Бер карчык яши, кара урманда

Ничек курыкмый,яши ул анда?

Аның үзеннән,күрсәң куркырлык.

Куркыныч карчык була-….

4.Килә бары кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә.

Бүләк тулы капчыгын

Иңенә салып килә

5.Кыш бабайның юлдашы,

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне

Мөмкин түгел күрергә.

Җәй көне ул бөтенләй

Мөмкин хәтта эрергә,

Суга әверелергә.

А.б :Табышмакларга җавап таба алмадыгыз бу сынауда җиңелдегез.

Тагын бер генә тапкыр сынап карыйбыз да,җиңелсәгез бәйрәмебездән китәсез.Чыршыбызның утлары һаман да янмаган килеш,ул күңелсезләнеп утыра.Кодрәтегездән килсә,аны кабызыгыз.(Тырышып карыйлар тик яндыра алмыйлар)

-Сез чын кыш бабай белән кар кызы түгел.Сез җиңелдегез!Димәк бәйрәмнән китәсез.Безгә мондый алдакчылар кирәк түгел.Шулай бит балалар!

(Куян киемнәрен сала.)

-Мин киемнәремне калдырам.Гафу итегез мине, зинһар өчен һәм миңа ярдәм итегез.Мин бит бүредән куркам.Мин китеп эз югалтканчы бурене тоткарлап торыгыз.

Куян китә.Бүрене балалар түгәрәктә тоткарлап торалар.

Алып баручы:Тылсымчы,синең тылсым көчең барып чыкмады.Әгәр шушы киемнәрне алып барып биреп Кыш бабай белән Кар кызын бирегә җибәрсәң,без бик рәхмәтле булыр идек.

Хоттабыч:Ярар,мин тырышып карармын!( киемнәрне алып китә)

Алып баручы:Балалар,әйдәгез әле чыршы тирәли бер җырлап


алыйк әле.Бәлки безнең тавышны ишетеп Кыш бабабыз да килеп


җитәр.


В лесу родилась ёлочка» җыры.


1-алып баручы:

  • Балалар, Кыш бабабыз озаклады. Әллә юлны таба алмый микән?

Әйдәгез әле Кыш бабайны бергәләп чакырыйк.

-Кыш бабай, Кыш бабай а-у-у-у!


Кыш бабай кера....................


Җыр: Кыш бабай


1-алып баручы:

Һай, бабай, сакалың,

Ак бәс сарган кашларың.

Урталарга чык син ,әйдә,

Синең биер чакларың.

Кыш бабай бии


Кыш бабай:

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул.

Бәхетле һәм сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!


Җыр: “ Чыршы”


А.б. Кыш бабай, бик арыдың бугай, утырып ял ит. Безнең балалар


үзләре­нең һөнәрләрен күрсәтсеннәр.


Кыш бабайга концерт номерлары башкарыла


Кыш бабай:

Минем күңелне күрдегез,

Рәхмәт сезгә, балалар.

Әйдәле,кызым, син дә үзеңнең һөнәреңне күрсәт.


Кар бөртекләре биюе : (Карчәчәк бии)


К.б. Балалар, бик сөендем, минем оны­гым да сезнең арада икән.Бик


матур һөнәрләрегез бар икән.Тукта әле тукта әле, мин бит әле сезгә


зур капчык белән күчтәнәчләр дә әзерләдем. Өч тапкыр таягы белән


идәнгә бәрә. Капчык керә. Чишәләр. Анда куян! К.б.(аптырап).


Туктале. Син каян мон­да килеп чыктың?

Куян.Тс-с, тс-с-с. Мин качтым.


К.б. Кемнән?


Куян. Кемнән булсын,бүредән.


К.б. Курыкма. Озын колак. Менә без­нең балалар белән таныш.


Бәйрәмдә катнаш.


Куян (куяннарны күреп). Ой, монда ми­нем дусларым күп икән.


Чыгыгыз әле, бергәләп уйныйк. Беләм, сез кишерләр яратасыз. Кем


күбрәк кишер җыяр икән?


Уен " Кем күбрәк кишер җыя ".



Алып баручы нәтиҗә ясый. Балалар уйнаганда бүре кереп, би­нокльдән карап тора.

Бүре. Ха-ха-ха. Нихәтле куян

Берәр­сен тотам.(Эре-эре атлап куяннар ар­тыннан йөгерә, алар


качалар. Олы куян Кыш бабай артына кача, колакларын селкетеп,


сикерә-сикерә үчекләп тора).


Бүре. Ну, кылый, погоди! Хәзер мин сине...


К.б.Туктагыз әле, бәйрәм көнне дә болай ачуланышып йөрмәгез,


дуслашы­гыз.


Уен "Кем беренче урындыкка утыра ". Башта балалар уйныйлар.


Соңгысында бүре белән куян уйныйлар. Бүре килеп утыра да, куян


аның алдына килеп уты­ра.


Бүре. Ай-ай җаным, йөрәкләрем әллә нәрсә эшли. Волноваться


итә(җырлый) Син кайларда йөрисең икән Куянкаем, җанкаем,


иркәм. Көн саен, сәгать саен, көтәм Мин сине сагынып


көтәм,көтәм.


Куян. Оялтма син мине бу кадәр Кызартма син мине


бу кадәр. Нишлим, кибәм, сулам, ябыгам, Бүре, бәгърем, мин


синнән куркам.


Бүре. Менә сиңа, җаным, уң кулым.


Куян. Менә сиңа бәгърем сул кулым.


Бүре. Биик бергә, чыршы янында.


Куян. Бөтен кеше монда чагында. Куян, Бүре танго бииләр.


К.б. Бу хәтле матур биегәч, сезгә берәр бүләк бирмичә булмас


инде.(Капчы­гыннан икесенә дә шар алып бирә.Үзе сөйләнә)


Бар да шундый күңелле булды. Тик кап­чык белән бүләкләр генә юк.


Бу вакытта Куян белән Бүре шар ка­барталар. Шарлары шартлый.


Бер­сеннән язу килеп чыга.


Куян. Кыш бабай, кара. Монда хат бар.


Бүре. Каян килеп хат булсын, кәгазь кисәге.

К.б. (алып баручыга) Кызым, күзләрем начар күрә. Укып бир әле. А.б. (укый) Бүләкләр кирәкме? Залда бер бау сузылган булыр. Шуның очын табып, бау буйлап барсагыз,бүләкләрне табарсыз

Бар да бау очын эзлиләр, табалар, тар­талар. (Бау озынрак булса, кызыграк була) Бауны тартып,бүләкләрне кертәләр.

К.б. Менә ич минем бүләкләрем (күрсәтә). Бу күчтәнәчләр барысы


да сезгә, дусларым. Соңыннан апагыз өләшеп бирер.Ә менә куян


белән Бүрегә үзем бирим әле. Бүләкләр бирә. Куян белән Бүре


рәхмәт әйтә.


Яхшы, яхшы. Әйдәгез,барыбыз да бергәләп“ Кыш бабай бияләе” уены уйныйбыз

(“ Кыш бабай бияләе” уены)

Уен:” “ Кыш бабай бияләе” бияләй кулдан-кулга күчерелә. Көй тукташка, бияләй кемдә кала шул кеше шигырь сойли.


Куян. Кыш бабай мин алдан китим әле. Бүрене сөйләштереп тор әле.


Бүре (көлә). Пошли, дорогой. Бүген мин сиңа тимим. Бүген


ашарыма күчтәнәчләр бар.


Кочаклашып чыгып китәләр.


К.б Балалар, инде миңа да китәргә вакыт. Теләкләрнең иң изгесе,


Иң яхшылары сезгә. Зур уңышлар алып килсен Яңа ел үзегезгә.


Имин килсен дөньялар, Сау булсыннар балалар. Хушыгыз,


дусларым, Киләсе елга да очрашырга да язсын.


Кыш бабай чыгып китә.

Эт: Зур өметләр белән каршылыйбыз

2018 ның ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!