СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Яраннар иленә сәяхәт"

Категория: Экология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Открытый урок круңка экология

Просмотр содержимого документа
«"Яраннар иленә сәяхәт"»











Ачык дәрес.

“Яраннар иленә сәяхәт”

(6нчы сыйныф,экология түгәрәге)





Үткәрде:Салахова Р.Р















Тема:Яраннар иленә сәяхәт

Максат:

1)Бүлмә гөлләре тарихы бнлән танышу.

2)Бүлмә гөлләрен үрчетү ысулларын ачыклау

3)Гөлләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү.


Бурычлар:

Гөлгә үсү һәм чәчәк ату өчен шартлар булдыру.

Үсемлеккә үсү һәм чәчәк ату өчен нинди этәргеч кирәклеген ачыклау..

Кайсы үсемлек тизрәк чәчәк атуын ачыклау..

Өйне һәм сыйныф бүлмәсен яшелләндерүдә катнашу.

Җиһазлау; Плакатлар,бүлмә гөлләре


Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Дежур укучы белән әңгәмә.



  1. Актуальләштерү.



1.Кереш

Тарихы битләреннән

Халкыбыз элек-электән яран гөлен яраткан. Ул һәр татар йортының тәрәзәсендә нурдай балкып утырган. Үз итеп үстерелгән яранны һич кенә дә диңгез аръягы гөле дип уйнамассың. Яранның туган ягы чынлап та чүлле Көньяк Африка ләбаса. Дөрес, арада аның Урта диңгез буенда үстерелә торган төрләре дә очрый. Мәсәлән, Көньяк Африкада суаклы һәм яфраклы яраннарның 250 төре билгеле.Яран гөле иң элек XVII гасыр ахырында Англия һәм Германия кебек илләрнең ботаник бакчаларында пәйда була. Ә XVIII гасыр башында аны Россиядә өй гөле итеп үстерә эашлыйлар. Шулай ук тиз арада бакчачылар да үз итеп элгерә. Ул елларда яранның шулай чиктән тыш дуамаллык эелән үстерелүе халыкта "яран шаукымы" дип йөртелә.

Хәзерге вакытта исә яранның йөзләгән яңа гибрид төрләре барлыкка килде. Ул үзенең купшы һәм дәвамлы чәчәк атуы белән иң танылган гөлләрнең берсе санала. Яран матур гөл булу белән беррәттән, кеше сәламәтлеге өчен дә бик файдалы. Ул һавадагы микробларны бетерүче фитонцидлар бүлеп чыгара. Һәм шул рәвешле өйдәге һаваны чистарта, сафландыра. Мәсәлән, "Гөлләрнең магик көче" исемле китапта яранны тикмәгә генә усал көчләрне куучы, мәхәббәт тудыручы гөл дип атамаганнардыр, мөгаен. Шуңа бәйләнешле рәвештә бронхларны дәвалаучы шифаханәләргә авырулар өчен махсус яран бүлмәләре булдырылган.

Хәзер өйләрдә бик күп төрле гөлләр үсә: яран, бегония, миләүшә, кына, тамчыгөл һ.б. Россиядә яранны бүлмә гөле буларак күптәннән үстерәләр икән инде. Шуңа да аларны тәрәз төпләрендә күбрәк үстерергә тырышам. Элек-электән авыл өйләре тәрәзәләрен яран гөлләр бизәп торган. Әбиләребез аларны белми генә үстермә­гәндер инде. Яран булганда, өйдә чиста һава саклана, тын алуы җиңеләя. Аннары һава хуш исле эфир майлары белән туендырыла. Белгәнебезчә, эфир майлары организмдагы йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра.

Яран гөлен йокы бүлмәләренә утырту бик уңышлы санала. Яран гөле үскән бүлмәдә йоклавы рәхәт, җиңел була, чөнки алар һәрвакыт һаваны сафландырып тора.

Яранны сабактан һәм орлыктан үрчетәләр. Мин ике ысулны да кулланып карарга һәм чагыштырырга булдым.


2.Төп өлеш.


Үстерү, үрчетү ысуллары


Яранны үстерү өчен мин иң беренче эш итеп чүлмәк һәм балчык әзерләдем. Зур чүлмәктә яран әйбәт үсә, ләкин начар чәчәк ата. Ә кечкенә чүлмәктә утырган гөлдә киресенчә, чәчәкләр күп була. Ә балчык нинди булса да ярый. Уңдырышлы туфракка караганда начары күбрәк файда бирә.

1нче ысул.

Гөлне сабактан утырту. Бер тапкыр кулланыла торган стаканга балчык салдып һәм шунда гөлнең сабагын төртеп куярга да, җылымса су сибәргә.

Сабактан утыртылган гөл 2-3 атнадан тамыр җибәрә. Тамыры ныгыгач аны чүлмәккә күчерергә. Яранны балчык чүлмәккә утыртсаң яхшырак була, чөнки пластмасса чүлмәктә туфрактагы дым озак кибә һәм черү процессы башлана. Дренаж тамырларда суны яхшы тота. Тамыр җибәргәннән соң гөл бик яхшы үсеп китә. Яраныма суны күп сипмәдем, чөнки ул артык дымлылыкны яратмый. Яранга су бөркергә һәм яфракларын юарга ярамый. Артык дымлылык чәчәкләрнең бетүенә китерә. Яран бераз үскәч башын кисәргә. Шуннан соң ул тармакланып китә. Ай ярым-ике айдан соң яраннар чәчәкләре дә күренер.


2нче ысул.

Чүлмәккә көздән әзерләп калдырган балчыкны салырга һәм өстенә марганцовкалы су бөркергә. Аннан соң яранның орлыгын сибәргә. Орлыкларны чәчәк кибетеннән алып була. Орлыкларны сипкәч, су бөркергә һәм целлофан пакет белән каплап куярга. 14 көннән орлыклар тишелеп чыгаҮсентеләр 4 яфраклы булганнан соң, аларны аерым чүлмәкләргә күчереп утыртырга. Күчергәннән соң алар тагын да яхшырак үсеп киттеләр. Яз башында утырткан гөлләр июнь аенда чәчәк аталар.

  1. Ныгыту.


4. Йомгаклау


Июль аенда яраннар үзләренең матур чәчәкләре белән сөендерәләр. Аларның чәчәкләре ал, кызыл, чия төсләрдә. Яраннарның 100дән артык төре бар. Беренчедән, бу гөл бик матур, икенчедән, ул бик файдалы. Яран гөле бик күп чиргә дәва: аны нерв авырулары вакытында кулланалар, яран яфрагын остеохондрозны дәвалау өчен авырткан урынга ябалар. Яран яфрагының төнәтмәсен бөерләрдән таш кудыру өчен дә файдаланалар.














Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!