СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Яшәү мәгънәсе. (Зөлфәт “Дүрт җыр” шигыре).

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәреснең темасы “Яшәү мәгънәсе” дип атала һәм ул шагыйрь Зөлфәт иҗатын өйрәнүгә багышлана. Зөлфәт иҗаты  рус мәктәбендәге татар төркемнәренең 11 нче сыйныфында “1960 нчы еллар һәм хәзерге чор поэзиясе” бүлегендә өйрәнелә. Бу бүлектәге шагыйрьләр иҗатын өйрәнүгә  11 сәгать каралган.   Зөлфәт иҗатына  1 сәгать вакыт бирелә.  Алдагы дәресләрдә бүгенге чор поэзиясенә – шигъри әсәрләргә анализ ясый белү күнекмәләре үзләштерелә. Бу  дәрестә  алда өйрәнелгән (әсәрне уку, өлешләргә бүлү,  һәр өлешне аерым алып тикшерү, берләштерү, каршылыкны таба белү, лирик геройның хис-кичерешләрен, хис дәрәҗәсен, юануын табу, нәтиҗә ясау кебек) күнекмәләр камилләштерелә.  Дәрес А.Яхин методологиясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен кулланып үткәрелә.

Просмотр содержимого документа
«Яшәү мәгънәсе. (Зөлфәт “Дүрт җыр” шигыре).»

Нуртдинова Гакилә Габдрахим кызы, Чирмешән муниципаль районы, “Чирмешән лицее” муницпаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.



Аннотация.

Дәреснең темасы “Яшәү мәгънәсе” дип атала һәм ул шагыйрь Зөлфәт иҗатын өйрәнүгә багышлана. Зөлфәт иҗаты рус мәктәбендәге татар төркемнәренең 11 нче сыйныфында “1960 нчы еллар һәм хәзерге чор поэзиясе” бүлегендә өйрәнелә. Бу бүлектәге шагыйрьләр иҗатын өйрәнүгә 11 сәгать каралган. Зөлфәт иҗатына 1 сәгать вакыт бирелә. Алдагы дәресләрдә бүгенге чор поэзиясенә – шигъри әсәрләргә анализ ясый белү күнекмәләре үзләштерелә. Бу дәрестә алда өйрәнелгән (әсәрне уку, өлешләргә бүлү, һәр өлешне аерым алып тикшерү, берләштерү, каршылыкны таба белү, лирик геройның хис-кичерешләрен, хис дәрәҗәсен, юануын табу, нәтиҗә ясау кебек) күнекмәләр камилләштерелә. Дәрес А.Яхин методологиясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен кулланып үткәрелә.


Сыйныф

11 сыйныф

Төркем

Татар төркеме

Тема

Яшәү мәгънәсе. (Зөлфәт “Дүрт җыр” шигыре).

Максат

Дидактик максат. Анализ нәтиҗәсендә лирик әсәрнең темасын, каршылыкны, лирик геройның хисен, хиснең сәбәбен, дәрәҗәсен һәм юануны табарга өйрәтү өстендә эш. Үстерелешле максат. Мөстәкыйль уйлау, фикерләү, фикерне дәлилли белү күнекмәләре үсеше өчен шартлар тудыру.

Тәрбияви максат. Намус белән гомер итү, үлгәннән соң яхшы исем калдыру, яшәү мәгънәсе турында уйландыру.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУГ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;

-бәяләү.

Танып белү УУГ:

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.


Төп төшенчәләр

Тема, лирик герой, хис-кичереш, хиснең сәбәбе, дәрәҗәсе һәм юану.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, әхлак тәрбиясе.

Төп ресурслар


Өстәмә ресурслар

Өйрәнелә торган әсәр. Зөлфәт “Дүрт җыр”.

Куллану өчен :

Зөлфәтнең портреты, “Йөрәгемне былбыл чакты”, “Ике урман арасы” исемле китаплары, дәреслек, Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан аудиоязма, проектор, компьютер, такта, укучыларның эш дәфтәрләре.


Эшчәнлекне оештыру формасы

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.



Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1 этап. Оештыру өлеше.

Максат: дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар! Елмаеп, бер-беребезнең кәефен күтәрик. Көнебез уңышлы үтсен.

Укучылар кулларны-кулга тотынышалар, күңелдән генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр, бер-берсенә карап елмаялар.


Коммуникатив. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар.

2 этап. Мотивация Максат: эшкә кызыксыну тудыру.
























Шундый матур юллар белән әдәбият дәресебезне башлыйбыз.

Аудиоязмадан Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан Фәнияр девизын тыңлыйлар.


Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, – асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле , тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.

Танып белү УУГ:

бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау.


3 этап. Актуальләштерү.

Максат: Зөлфәтнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; аның җырлар авторы икәнен белү; шигырьләренең тематикасын ачыклау. “Дүрт җыр” шигырен өйрәнүгә әзерләү.

Бүгенге чор шагыйрьләре иҗатын өйрәнүне дәвам иттерәбез.

Өйгә нинди эш бирелгән иде?


Әйе, шагыйрь Зөлфәт иҗаты белән танышырга.

Төркемнәрдә эш.

1). Зөлфәтнең иҗатына кыскача күзәтү ясыйлар

2). Зөлфәт сүзләренә иҗат ителгән “Һаман яратам” (Ф.Хатипов көе), “Сагынуга дәва юк икән” (З.Гыйбадуллин көе”) һ.б. җырларны атыйлар. 1-2 җырдан өзекләр тыңланыла.

3). Зөлфәтнең кайбер шигырьләрен укыйлар, нәрсә турында икәнен әйтәләр.


Һәр төркемнән “иң яхшы” дип бәяләнгән укучы кыскача гына шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, җырлары, шигырьләре турында сөйли, өстәмә информация булганда, җаваплар тулыландырыла.


Билгеләрне төркемнәрдә куялар.

Коммуникатив: бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

- үз фикерләренә ышандыра белү.



4 этап. Уку мәсьәләсе кую.

Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсен кую).

Ә хәзер без сезнең белән Зөлфәтнең “Дүрт җыр” шигырен өйрәнербез. Искә төшереп китик әле, без нишләргә тиеш булабыз?




Төркемнәрдә эш.

Әсәрне укырга, өлешләргә бүлергә, һәр өлешне аерым алып тикшерергә, берләштерергә, лирик геройның хис-кичерешләрен, хисенең дәрәҗәсен, юануын табарга, нәтиҗә ясарга. Кыскасы, шигырьгә анализ ясыйбыз.



Метапредмет УУГ

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

5 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: шигырьнең темасын, каршылыкны, лирик геройның хисен, хиснең сәбәбен, дәрәҗәсен һәм юануны анализ нәтиҗәсендә табу; әсәрне аңлау өчен шартлар тудыру.




“Дүрт җыр” шигырен берничә укучы сәнгатьле итеп укый.

Шәхси УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

-парларда һәм төркемнәрдә эшли белү.


Регулятив УУГ:

- уку бурычларын кую;

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

- үз фикерләреңә ышандыра белү.





Укучылар, бу шигырь нәрсә турында?


  • җыр турында,

  • туган ил турында,

  • әни турында,

  • сөю турында...


Әйдәгез әсәрне өлешләргә бүлик. Өлешләрне барлау өчен, әсәрне таркатырга кирәк.


4 өлешкә бүлеп була: -туган ил турында җыр, -әни турында җыр, -сөю турында җыр, -соңгы җыр.

Һәрбер өлешкә аерым тукталып китик әле.


















1. Беренче җыр туган ил, туган җир, максатларга илтәсе олы юллар, башкарыласы бөек эшләр турында.

2. Икенче җыр дөньядагы иң изге зат, гасырлар буена гаилә учагын, нигезне, туган йортны саклап торучы, җанны җылытучы әни турында.

3. Өченче җыр сөю-ярату турында. Бәхетле булып яшәр өчен, үз нәселеңнең дәвамын калдырыр өчен сөю-сөелү кирәк. 4. Дүртенче җыр, үлгәч җырланасы җыр. “Анысын кабер өстенә утыртылган каен агачы җырлар”,- ди автор.

Һәр өлешне аерым-аерым сөйләп чыгалар. Бу эш башта төркемнәрдә башкарыла. Аннары берничә укучы тыңлана.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а) бер өлешне генә тапса – “3”

б) ике өлешкә бүлсә, ләкин өлеш исемнәре конкрет түгел -“4”

в) ике өлешкә төгәл бүлсә, өлеш исемнәрен дөрес атаса, берләштерү өчен булган нигезне сөйләп бирә алса-“5”

Яхшы. Безнең максатыбыз – әсәрне мөмкин кадәр аз санлы, ә иң яхшысы – ике генә өлешкә калдыру.

1). Лирик герой җырлыйсы җырлар 2) һәм каен җырлыйсы җыр. яки 1). Лирик герой үзе исән чакта җырлыйсы җырлар, ягъни ул башкарасы эшләр 2) һәм үзе үлгәч, аны сагынып , башкалар җырлыйсы җырлар.

Ничек уйлыйсыз: бу ике өлеш арасында каршылык бармы, әллә юкмы?

Әйе, бар. Беренче, икенче, өченче җырларны лирик герой үзе җырлаячак, ә инде дүртенче җырны ул үзе җырлый алмаячак, аны кабер өстендәге каен җырлаячак.

Каен бу әсәрдә нинди роль уйный?

Каен монда лирик геройның туганнарын, дусларын, иптәшләрен, белгән кешеләрен, танышларын аңлата. Символ булып килә.

Каен бу җырны кайсы очракта җырлаячак?

Әгәр дә гомер иткәндә җырларны намус белән башкарып, туган илеңне яратып, ата-ананы хөрмәтләп, сөеп-сөелеп яшәсәң, кешелекле, игелекле булсаң, кешеләр сине онытмаслар.

Инде өлешләрне берләштереп, нәтиҗә ясыйк. Ни өчен дүрт җыр? Ни өчен автор шигырьгә шундый исем биргән?

Өч җыр намус белән җырланмаса, дүртенче җыр булмаячак.


Дүрт җыр” – лирик шигырь. Лирик герой бу әсәрдә нинди хисләр кичерә икән? Сез бит инде беләсез: хис дигәндә без кичерешләрнең сәбәбен, дәрәҗәсен һәм юануны күз алдына китерәбез. Шуларны шигырьдән эзләп карыйк әле.

Сәбәбе – лирик геройның, тормыш юлларын үткәндә, җырларның барсын да җырлап чыкканчы, сынатмаммы дип борчылуы. Борчылу хисенең дәрәҗәсен лирик герой “чыдармы икән йөрәк ахыргача?” дип белдерә. Юануны шигырьнең соңгы юлларында күрәбез: “Анысын каен җырлар...Каберемдә... Калганнарын – үзем! Барын да!..”



Хәзер нәтиҗә чыгарсак та була. Бу шигыре белән Зөлфәт безгә нәрсә әйтергә теләде икән?






Әйе, кеше китә – җыры кала, дип юкка гына әйтмиләр. Шигырь нәрсә турында?






Ә хәзер сөйләгәннәребезне

модельләштереп куйыйк.












Үлгәннән соң да сине сагынып искә алсыннар өчен, туган ил, әни, сөю турындагы "җырларны" намус белән “башкару” кирәк, ди автор.





Шигырь яшәү мәгънәсе турында.Сине балаларың, оныкларың, дусларың, туганнарың сагыналар, юксыналар икән, димәк, гомер бушка узмаган. Бу дөньяда синең эзең калган, сүзең калган.





Модельләштерү дәфтәрләрдә эшләнелә (әзерлекле берәр укучыны сөйли-сөйли тактада эшләтү дә уңышлы була)

1җыр туган ил

2 җыр әни исән чакта җырлыйсы

3 җыр сөю


җырлар → үзе җырлый


4 җыр соңгы → үлгәч җырланасы җыр→

каен җырлый


туганнар дуслар танышлар

Шәхси УУГ:

- уку эшчәнлеге һүм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

Танып белү:

-уку материалын анализлау

Коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Әйдәгез, укучылар, Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан Фәнияр девизын тагын бер кат тыңлап карыйк әле.


Бу юллар белән Зөлфәт шигыренең уртаклыгы нәрсәдә?

Яшәүнең мәгънәсе булсын өчен, тормышта куйган максатларыңа ирешергә, көчле рухлы булырга кирәк.


Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар:

а) әсәрнең темасын әйтсә, автор фикерен укытучы яисә иптәше ярдәмендә әйтеп бирә алса –“3”;

б) әсәрнең темасын үзе әйтсә, автор фикерен укытучы ярдәмендә әйтсә – “4”;

в) әсәрнең темасын әйтсә, автор фикерен ачыкласа- “5”.

5 этап. Рефлексия.

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.


Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искәтөшерелә);

Ничек эшләдек?

(чишү юллары искәтөшерелә);

Нинди нәтиҗә ясадык?






1. Зөлфәтнең “Дүрт җыр” шигыренә анализ ясарга тиеш идек. 2. Әсәрне укыдык, баштан дүрт өлешкә бүлдек , һәр өлешнең эчтәлеген ачыкладык, 2 өлешкә калдырып берләштердек, каршылыкны күрсәттек. Аннары лирик геройның хис-кичерешләрен, хисенең дәрәҗәсен, юануын таптык. 3. “Үлгәннән соң да сине сагынып искә алсыннар өчен, туган ил, әни, сөю турындагы "җырларны" намус белән “башкару” кирәк”,- дигән нәтиҗә ясадык.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:

а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;

б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”;

в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”;

Коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау


Дәрескә гомуми бәя.

Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.

Билгеләр саны ачыклана.

Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

Укучылар гомуми билге куялар.

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

6 этап. Өй эше бирү.



Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

1). Репродуктив (мәҗбүри) эшчәнлеккә – “Дүрт җыр” шигырен ятларга. 2). Конструктив ( ярым иҗади) эшчәнлеккә – Зөлфәтнең үзегезгә ошаган берәр шигыренә анализ ясарга.

3). Иҗади эшчәнлеккә –“Шигърияттә Зөлфәт” дигән темага инша язарга.



Метапредмет (УУГ)

регулятив:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.





Кулланылган чыганаклар.

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен). Төзүче авторлары: Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

2. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен татар әдәбияты дәреслек-хрестоматиясе. (Татарстан китап нәшрияты, 2012) Төзүчеләре: Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов.


3. А.Г.Яхин “Әдәбият дәресләре”. Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 159 бит.


4. Эзләнүләр һәм табышлар. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә, укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, тәрбиячеләргә, ата-аналарга, педагогия уку йортларына ярдәмгә. – Яр Чаллы: “Иҗат” нәшрияты, 2000. – 228 бит.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Похожие файлы

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!