СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Идел” һәм “Чулман” командалары көч сынаша

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу бәйгене  грамматик  КВН формасында үткәрү отышлы

Просмотр содержимого документа
«“Идел” һәм “Чулман” командалары көч сынаша»

8нче тур.Халык авыз иҗаты

Тема:  “Идел” һәм “Чулман”көч сынаша

( Грамматик  КВН).

Максат:  укучыларның дәреслектәге үтелгән темалар буенча белемнәрен ныгыту;

тапкырлылык  һәм игътибарлылык  тәрбияләү;

татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну уяту;

Җиһазлау:  грамматик  КВН  биремнәре,  эмблемалар,

презентация; Татарстан Дәүләт гимны, сигнал карточкалары.

 Бәйге барышы.

1 нче алып баручы

  2) Бүген була КВН

        Гаҗәп күңелле уен!

     “Идел” һәм “Чулман”

көч сынаша үзара,

      Менә шундый тамаша.

2 нче алып баручы.

Кемнәр уйнарга ярата,

Кемнәр тапкыр һәм зирәк?

Кайсыгыз булыр җиңүче

Беләсе килә тизрәк!

Үзара ярышырга

Бик – бик осталар кирәк.

Күрәм, сез ярышка әзер,

Бәйгене башлыйк тизрәк!


1 нче алып баручы

Хәзер командалар  бер-берсен  сәламли. Командаларның капитаннарына сүз бирелә.

Идел” командасы капитаны:әйдәгез,бөтенебез бергә:

Чулман”  командасыннан“ Идел ”  командасына ялкынлы кайнар сәлам!

Бүген без ярышабыз

Тапкырлыкта сынашабыз.

Зирәклектә узышабыз.

Җиңдермәскә тырышабыз.

Жюри безне аралама,

Очколарны дөрес сана

Җиңүчене үзең сайла

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

Батырлар мәйданга чыксын.

Һәр укучы тел байлыгын,

Акылын һәм тапкырлыгын,

Игътибарын, зирәклеген,

Эшкә җигәргә тырышсын.

Идел”  командасы капитаны: әйдәгез,бөтенебез бергә: “Идел”  командасыннан“Чулман”  командасына дусларча кайнар сәлам!

Телик бер-беребезгә без

Сәламәтлек һәм уңыш!

Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

Бетмәсен безнең дуслык.

Хөрмәтле жюриебыз!

Телибез сезнең бүген

Безне тигез күрүне,

Тырышканны белүне!


2 нче алып баручы

Идел кичми ир булмастыр,

Көрәш күрми ир булмас.

Дуслар мәйданга чакыргач,

Көч сынашмыйча булмас.

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

Батырлар мәйданга чыксын.

Һәр укучы тел байлыгын,

Акылын һәм тапкырлыгын,

Игътибарын, зирәклеген,

Эшкә җигәргә тырышсын.

1 нче алып баручы:Хәзер һәр команда үзенең девизы белән таныштыра

II.Чулманлылар.

Девиз:

Тапкыр җиңәр, оттырмас,
Сезгә куып тоттырмас!

Иделлеләр.

Девиз:

Зирәк һәр җирдә кирәк,
Тик чын зирәк бик сирәк.

2 нче алып баручы.

- Менә һәр команда белән таныштык.Ярышыбызның I турын ачып җибәрәбез. 1 тур "Тел чарлау" дип атала. Һәр командага сораулар бирелә. Һәр дөрес җавап өчен 1 очко куелып барыла.

1 нче тур "Тел чарлау".

  1. нче команда өчен сораулар:

1.Татарстан гербында сурәтләнгән хайван.?

2. Аны тураганда елыйсың (Суган)

3. Язның соңгы ае.

4. 1 зат берлек сан зат алмашлыгы? (Мин.)


5.Исемнең сораулары? (Кем?Нәрсә?)

6.Капма-каршы мәгънәле сүзләр? (Антонимнар.)

7. КамАЗ машиналары чыгарыла торган шәhәр

8."Шүрәле"әкиятенең авторы? (Г.Тукай.)

9. Көлде сүзе юклыкта?

10.Төрки халыкларда яңа ел бәйрәме

2 нче команда өчен сораулар:

  1. Татарстан флагының төсләре? (Яшел, ак, кызыл.)

  2. Бик хәйләкәр кыргый хайван? (Төлке)

  3. Татарстанда иң зур елга?

  4. Ак сыйфаты артыклык дәрәҗәсендә? (Ап-ак)

  5. Сыйфатның сораулары? (Нинди?Кайсы?)

  6. Салкын сүзенең антонимы? (Җылы.)

  7. Язның беренче ае? (Март.)

  8. Ул алмашлыгы төшем килешендә? (Аны.)

  9. “Су анасы” әкиятенең авторы? (Г.Тукай.)

  10. Укы сүзе юклыкта?

2 нче тур. Кроссворд чишү.

Кроссвордны дөрес чишсәгез, уртада безнең дәүләтебезнең исеме килеп чыгачак:

1. Татарстанда яшәүче милләт.(татар)

2. Татарстандагы зур елгаларның берсе.(Кама)

3. Нократ елгасының хәзерге исеме.(Вятка)

4. ТРның дәүләт символы.(флаг)

5. Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема.(карта)

6. Гербта сурәтләнгән рәсем.(барс)

7. Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе.(нефть)

8. ТРның башкаласы.(Казан)

9. Көйгә салынган дәүләт символы.(гимн)


1.


т





2.

а



3.


т



4.


а



5.


р



6.



с


7



т




8.

а




9.



н




3 нче тур. “Кем күбрәк”.

“Габдулла” сүзенә кергән хәрефләрдән яңа сүзләр уйлап язарга. (1 Минут вакыт бирелә.)

Ял сәгате. Музыкаль тәнәфес “Яратыгыз”

4 нче тур: "Сандыктагы хикмәтләр"

Алдагы уеныбызга бераз гына аңлатма биреп китәм. Бизәлгән сандык төбендә "Татар халык ашлары" (чәкчәк, кыстыбый, бәлеш, гөбәдия, пәрәмәч), "Татар халкының милли киемнәре" (калфак, түбәтәй, читек, алъяпкыч, күлмәк). Һәp капитан үзенә туры килгән конверттан берәмләп pәceмнәpнe тартып чыгара. Һәp команда үз pәceмeн атый.

5 нче тур: "Кем? Hәpcә?!" (блиц-сорау)

Сорауга бер сүз белән җавап бирергә кирәк.

1 нче командага сораулар:

1 нче командага:

  1. Рөстәм Яхин? (Композитор)

  2. Түбән Кама? (Шәһәр)

  3. Бәлеш? (Ашамлык)

  4. Карга? (Кош)

  5. Дүрт? (Сан)

  6. "Бишле"? (Билге)

  7. Күлмәк? (Кием)

  8. Салават Фәтхетдинов? (Жырчы)

  9. Сыер? (Йорт хайваны)

  10. Алма? (Жиләк-җимеш)

  11. Шалкан? (Яшелчә)

  12. Каен? (Агач)

  13. Идел? (Елга)

  14. Татарстан? (Республика)

  15. Яңа ел? (Бәйрәм)

2 нче командага:

  1. Габдулла Тукай? (Шагыйрь)

  2. Яр Чаллы? (Шәһәр)

  3. Өчпочмак? (Ашамлык)

  4. Сигез? (Сан)

  5. Карлыгач? (Кош)

  6. Кәбестә? (Яшелчә)

  7. Венера Ганиева? (Жырчы)

  8. Сабантуй? (Бәйрәм)

  9. Рөстәм Миннеханов? (Президент)

  10. Суган? (Яшелчә)

  11. "Өчле"? (Билге)

  12. Чыршы? (Агач)

  13. Чулман? (Елга)

  14. Чалбар? (Кием)

  15. Бүре? (Кыргый хайван)

6 нчы тур "Капитаннар алга!"

- Бу тур "Капитаннар алга !" дип атала. Капитаннарга сораулар бирелә.

1 нче капитанга сораулар:

  1. Татар егетенең милли баш киеме? (Түбәтәй)

  2. Укучылар һәр көн барып белем ала торган урын? (Мәктәп)

  3. Ел фасыллары ничәү? (4)

  4. Кыш көне аю нишли? (Йоклый)

  5. Тәнәфестә укучылар кайда ашыйлар? (Ашханәдә)

2 нче капитанга сораулар:

  1. Татар кызының милли баш киеме? (Калфак)

  2. Дарулар кайда сатыла? (Даруханәдә)

  3. Сабантуй кайсы айда үткәрелә? (Июнь)

  4. Аю нәрсә ярата? (Бал)

  5. 1-6 яшькә кадәрле балалар йөри торган урын? (Балалар бакчасы)

7 нче тур. Татар халкының күренекле әдипләре

1нче алып баручы.

Татар халкының күренекле әдипләре бик күп. Бүген сез күренекле шагыйрь Г. Тукай иҗаты буенча белемнәрегезне күрсәтерсез. Бәйгенең бу өлешендә слайдта бирелгән шигырь юлларының кайсы рәсемгә туры килүен күрсәтергә кирәк булачак. ( 13 нче слайд).

2 нче алып баручы.

Теләсә нинди әдәбиятның чишмә башы – халык авыз иҗаты. Аларның бер төре – шаян табышмаклар. Бәйгенең бу өлешендә тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне тагын бер кат күрсәтерсез.(14 нче слайд).

1нче алып баручы.

Бәйгебез ахырына якынлашты. Сез барыгыз да үзегезнең тирән белемле булуыгызны күрсәттегез. Ә хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.

( Жюри нәтиҗәләр ясый).

Кулланылган әдәбият:

1.Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан: “Мәгариф” , 2008 нче ел.

2.”Алтын хәзинә”. Дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре, Казан: 1973 нче ел


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!