СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Исеме җисеменә туры килә…» (әдәби-музыкаль кичә)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты,Республиканың Г.Тукай бүләге лауреаты И.Шакиров тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби кичә.

Просмотр содержимого документа
««Исеме җисеменә туры килә…» (әдәби-музыкаль кичә)»

  «Исеме җисеменә туры килә…»

(әдәби-музыкаль кичә)

  (Мәшһүр җырчыбыз, Татарстаннын һәм Россиянең халык артисты, Республиканың

Г. Тукай исемендәге бүләк иясе Илһам Шакировка 80 яшь тулу уңаеннан).


Зал бәйрәмчә бизәлә. Талгын гына көй агыла. Залга алып баручылар чыга 

1 нче алып баручы. Ил моңыннан ала жырчы илһамны,

Үз җырчысы күбрәк булган ил ямьле,

Бәхетле син, Татарстан билләхи,

Җырчы Илһамың белән син илһамлы.

2 нче алып баручы. Үзенен тормышы һәм ижаты белән халыкнын күңеленә күпер сала алган шәхесләр бар. Әнә шундыйлардан мон дөньясында – сөекле мәшһүр жырчыбыз, якташыбыз, Татарстаннын һәм Россиянен халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге бүләк иясе – Илһам Шакировка быел 80 яшь тула.

1 нче алып баручы.И.Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор. Татар халкына XX гасыр биргән бөек шәхесләр арасында, һичшиксез, Илһам Шакиров исеме дә бар.

2 нче алып баручы. Алар безнең, яңа бу заманның

Иң алдынгы сәнгать батыры –

Шигърияттә Тукай

Музыкада Сәйдәш,

Сәхнәләрдә Илһам Шакиров.

1 нче алып баручы. Син аларны,

Син аларны тыңла,

Ваклыклардан әгәр ялыксаң.

Яшәүләре бик тә гади, тыйнак,

Сәнгатьләре бөек, халыкчан

Ватандарлык, илгә тугры булу

Горур яңгырый алар моңында.

2 нче алып баручы.Шакиров Илһам Гыйльметдин улы 1936 елның 15 февралендә Сарман районы Яңа Бүләк авылында дөньяга килә.

1 нче алып баручы.Булачак җырчының бала чагы болганчык елларга туры килә. Аның әтисе Гыйльметдин тирә-якта дан тоткан тимерче булган дип сөйлиләр. Эмма әтисен хәтерләми Илһам Шакиров. 1937 елда халык дошманы ярлыгы тагылып репрессияләнә .

2 нче алып баручы. «Алты бала торып калдык, - дип хәтерли И. Шакиров. – Ин кечесе мин идем, ике яшьлек сабый. Менә шуннан бирле авырлыклары, кыенлыклары, кысулары белән бөтерә инде тормыш…».

1 алып баручы. Бу коточкыч гаделсезлек Илһам күңелендэ мәңге төзәлмәслек яра калдыра. Рәнҗеш – үпкә, мәсхәрә ителү гарьлеге,мөгаен, җырчыны гомер буе озата баргандыр һәм күп каршылыклар тудыргандыр. Ә андый каршылык һәрвакыт үзен бетерүне таләп итә, бәреп чыгар юл эзли. Илһам Шакиров шәхес буларак андый юлны ижатта таба.

2 нче алып баручы.Туган җирең – Сарман ягы,

Дөньяның тын почмагында.

Бөтен Ватан сагышлары

Синең татар җырларында.

1нче алып баручы. Беренче җырларын Илһам Шакиров 3-4 яшендэ җырлый башлый. Үсә төшкәч тә Сабан туйлары, печән өсләре Яңа Бүләктә Илһам катнашыннан башка үтми.

2 нче алып баручы. Профессиональ үрләрне яулау Казан музыка училищесыннан башлана.Бирегә аны авылдашлары алып килә. Училище директоры Ильяс Әүхәдиев, укулар башланган булуга карамастан, гап-гади авыл малаена ышаныч белдерә, «тыңлап карагыз әле дип, укытучыларга тәкъдим итә; шулай итеп ул студент була».

1 алып баручы.Профессиональ җырчы булу өчен бик күп күнекмә алырга, музыка теориясен, тарихын өйрәнергэ кирәк була. Беренче курсны тэмамлауга ук аны консерваториягә күчерәләр. Биредэ Гендель, Бетховен, Моцарт, Римский-Корсаков, Чайковский кебек олуг композиторларның иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге туа.

2 нче алып баручы.Студент елларында ук Илһам Шакиров дигән җырчы егет халык мәхәббәтен яулый башлый. Аның «Кара урман аша», «Резидәкәй», «Умырзая», «Туган як» кебек җырлары бик популяр була.

1нче алып баручы.. Консерваторияне тәмалап, 1960 елда Татар дәүләт филармониясенә аяк басканнан бирле Илһам абыйның сәхнәдән төшкәне юк.

 

2нче алып баручы. Илһам бирә икән кем Илһамга ?

Шундый моңлы аның тавышы.

Халык белән тулган заллар тарта,

Киң кырларга җәелә сагышы.

Җырчы Илһам кайдан илһам ала ?

Идел-йорттан, туган халкыннан.

Зур алкышлар һәр даим юлдаш аңа

Кайда барса калмый артыннан !



1 нче алып баручы .Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын табып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрвиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» җырлары – әнә шундыйлардан.

2нче алып баручы.

Борынгың да үзе… Киләчәк тә…

Тоям шул чишмәнең кипмәсен.

Һәр кешенең йөрәгенә һәр көн

Илһам килсен,

Илһам китмәсен !

 

1нче алып баручы. Илһам Шакиров безнең Милли хәзинәбез. Ул халыкның рухи бөеклеген моңы белән әйтеп бирә алучы олы талант.

2 нче алып баручы. Ул бик күп шәкертләргә фатыйха биргән шәхес. Илһам абый белән бергә эшләү үзе бер мәктәп. Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Гөлзада Сафиуллина һәм башка күп атаклы җырчылар Илһам Шакировны үзенең остазы дип саный.Ул– күп яшь җырчыларны сәхнәгә алып чыккан кеше

.

1 нче алып баручы. Илһам моңы белән күңелләребезгә иңгән «Иске карурман» жыры...

Карурманлы халык – бәхетле халык. Ул мәңге яшәячәк. Күңелләребезгә карурман нуры өрүче Илһам Шакиров булуы белән бәхетле безнең татар халкы.

 2нче алып баручы. Киң тавышы сәхнә-залга сыймый,

Китеп бара урман, кырына.

Кайтаваздай урап Кире кайта,

Ләйсән җилен кушып җырына.

1нче алып баручы. Ул – безнең җыр сәнгатен иң биек ноктага күтәрүче, милләтнең моңын бөтен халыкларга танытучы. Хәтта атаклы музыкант Мстислав Ростропович та аңа баш игән.

2 нче алып баручы.Илһам абыйның үзенә генә хас моңы, әйтеме, үз-үзен тотышы бар. Аны кабатларга кирәкми, аңа сокланырга, аннан өйрәнергә кирәк. Аның җанын аңларга һәм менә шул җанның җырны ничек матур итеп бирүен аңларга тырышырга кирәк. Без барыбыз да онытылырбыз, Илһам абый барыбер калачак. Миллионлаган татарларны тәрбияләгән, аларга йөрәгенең бер кисәген бүләк иткән шәхес ул. Андый кешеләр күп булмый.



 

 

 








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!