Исемнәр бакчасы
( татар исемнәре темасы буенча сыйныф сәгате)
Максат: 1. Татар исемнәре, аларның мәгънәсе, исем кушу йоласы белән таныштыру;
2. Татар исемнәре кергән җырлар, шигырьләр, җырлы уеннар өйрәнү;
3. Татар исемнәренә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Тактага төрле чәчәк рәсемнәре эленә, исемнәр турында шигырь юллары, ярышта катнашучы балаларның исемнәре языла. Магнитофон, кассета язмалары әзерләнә.
Әзерлек : Укучылар командаларга бүленеп, өч өстәл артына утыралар, командаларның исемнәре-чәчәк исемнәреннән ясалган хатын- кыз исемнәре,һәр команда үз исеменә туры китереп эмблема ясый.
Сыйныф сәгатенең барышы
Укытучы. Кеше исеме баш хәрефтән башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буена йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, аны баетырга, тулыландырырга тиеш. Исем ул-синең нәселеңнең йөзе, байрагы.
Күренекле татар- башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич кеше исемнәрен гажәеп бер бакчага тиңли. Ул «бакчада» нинди генә исемнәр юк: Сәхипҗамал, Гөлмәрфуга кебек элеккеге исемнәр дә, хәзерге кыска әйтелешле- Алсу, Азат, Вилләр дә, хәтта бик сәер исемнәр дә бар анда. Исемнәр бакчасына рәхим итегез.
Бүген өч команда көч сынаша. Ярышны башлап җибәргәнче, жюри әгъзалары белән танышып үтик. (Жюри белән таныштыру)
Ярышны башлап җибәрәбез.
1 нче бирем «Командалар белән танышу»
1 нче командага сүз бирелә
Безнең команданың исеме -«Розалар». Мин-команданың капитаны. Роза чәчәге - хуш исле, матур чәчәк кенә түгел, әле ул матур яңгырашлы хатын-кыз исеме дә. Роза чәчәге турында күп кенә җырлар һәм шигырьләр бар, тыңлап үтик әле:
Укучы «Роза дигән гөлләрем» исемле җыр башкара. Татар халык җыры.
2 нче командага сүз бирелә
Безнең команданың исеме -Миләүшә. Мин- команданың капитаны. Миләүшә- матур чәчәк, русчасы фиалка.Ул нинди генә төстә булмый: кызыл, ал, шәмәхә, зәңгәр. Миләүшә дигән хатын-кыз исеме татар халкында еш очрый. Мин сезгә «Миләүшә» исемле җыр тәкъдим итәм. Рәхим итеп кабул итегез.
Җыр «Миләүшә» А. Ключарев музыкасы, Н. Арсланов сүзләре.
3 нче командага сүз бирелә
Безнең команданың исеме -«Энҗе». Мин- команданың капитаны. Энҗе - татар халкында киң таралган исем. Энҗе-мәрҗән дигәнне аңлата, көнчыгыш халыкларында энҗе бәхет юлдашы һәм сәламәтлек китерүче затлы әйбер булып саналган. Энҗе чәчәге дә бик матур чәчәк, ул медицинада киң кулланыла, аннан йөрәк даруы ясыйлар.Энҗе чәчәк- ландыш турында шигырь юллары тыңлагыз:
Ак энҗеләр төсле мин,
Исле гөлдән исле мин.
Аңкып торам урманда.
Дарулы да, агулы да -
Сак була күр, җыйганда.
Укытучы. Халкыбыз элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исем бирергә тырышкан.
2 нче бирем. «Исемең матур кемнәр кушкан».
. Сезгә ни өчен шундый исем кушылган? Ул нинди мәгънәгә ия? Командадагы һәр укучы үз исеме турында сөйли.
Ике бирем буенча нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә
3 нче бирем Өй эшен тикшерү
Һәр командадан бер укучы чыгып, үзләренең нәсел агачы турында сөйли.
Укытучы. Татар теле- дөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай булган тел. Ул исемнәрдә чәчәкләр нәфислеге дә, китап акылы да, йолдызлар балкышы да чагыла.
4 нче бирем «Көч сынашу» (ике өлештән тора)
1. Һәр командага аерым бирем:
1 нче команда «Йолдызлар балкышы» 2 нче команда «Чәчәкләр нәфислеге»
3 нче команда «Китап акылы» төсмерләре чагылган кеше исемнәре яза. Һәр исемгә бер балл.
2. Исемнәрнең беренче компоненты бирелгән, ә сезгә, шуннан файдаланып, яңа исемнәр төзеп язарга.
нче командага Ил + ...
нче командага Ай + ...
нче командага Гөл + ...
Өченче һәм дүртенче биремнәр буенча жюри нәтиҗә ясый.
5 нче бирем «Җырларга кергән исемнәр»
Укытучы. «Матур сыннар, матур кызлар, матурсыңнар,
Әйткән чакта исемегез дә матур чыңнар»,- дип язган Ш.Бабич.
1. Командалар хатын-кыз исеме кергән җырлар башкара. («Алсу», «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем», «Ләйсән», һ.б.)
2. Ир-егетләр исеме кергән җырлар башкару. («Яратыгыз», «Сәгать», һ.б.)
3.Халкыбызның күңел ачу җырларында, такмакларында да кеше исемнәре күп. Шуларны тыңлау.4.(«Әпипә», «Әнисә», «Кәрия. Зәкәрия»
Йомгак ясау өчен сүз жюрига бирелә.
Укытучы. Укучылар, мин бу класс сәгатен язучы М. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» исемле әсәреннән өзек укып төгәллим: «Исем - ул синең нәселеңнең йөзе һәм байрагы. Исем - ул синең тормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың, Бу сүзләрне сез беркайчан да онытмагыз! Үз исемегезне горур йөртегез, аңа тап төшермәгез!»