СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укытучыларга башлангыч классларда дәрес үткәргәндә куллану өчен дәрес өлгесе.

Максат  укучыларны исемнәргә күплек сан кушымчаларын дөрес ялгап әйтергә һәм шул кушымчаларны дөрес язарга өйрәтү .

Просмотр содержимого документа
«Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары»

Дәрес темасы


Исемнәрнең берлек һәм күплек формалары


    Максат. Укучыларны исемнәргә  күплек сан кушымчаларын дөрес ялгап әйтергә һәм шул кушымчаларны дөрес язарга өйрәтү,  орфографик сизгерлекне, грамоталылыкны үстерү, каллиграфик  дөрес язуны камилләштерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәсен арттыру. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

    Җиһазлау. Тема буенча презентация, компьютер, экран, карточкалар, татар теленнән кулланма.2 класс өчен "Татар теле "дәреслеге.

     Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

     Дәрес барышы:

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I.  Оештыру.

1.Уңай психологик халәт булдыру.

Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен бүген сезгә.

Туган телне бик яратып

Укысын һәммәгез дә.

Гел яхшы билгеләр генә

Алырга язсын сезгә.

   Укучылар, бүгенге матур көн белән сезне. Бер-беребезгә карап матур итеп елмайыйк  һәм урыннарыбызга утырыйк.

    Балалар җилкәдәш, каршыдагы иптәш- ләре  белән  сәлам- ләшәләр һәм урын- нарына утыралар.

II. Белемнәрне актуальләштерү.Үткәннәрне

ныгыту.

Укучылар, барыбыз да экранга карыйбыз.

Экранда нәрсә күрәбез?

 -Экранда И хәрефе язылган. Фамилияләрендә [и] авазы булган укучылар торып басуын сорыйм.

 - Икенче хәреф-с. Исемендә [с] авазы булган укучылар бассын.

   - Өченче хәреф-е. Исемендә [э] авазы булган укучылар бассын

 - Дүртенче хәреф-м. Исемендә [м] авазы булган укучылар бассын.

  Аваз һәм хәреф аермасын искә төшерү

- Укучылар, экранда нинди сүз килеп чыкты?

   - Без үткән дәрестә нинди теманы өйрәнгәнбез?

 -Нәрсә соң ул исем?

Нинди сүзләр кем? соравына җавап бирә?

   Сыйныф бүлмәсендәге предмет исемнәрен әйттерү. Исемнәргә сораулар куярга күнектерү.

Фамилиясендә [и] авазы булган укучылар торып баса.

Исемендә [с] авазы булган укучылар торып баса.

Исемендә [э] авазы булган укучы баса.

Исемендә [м] авазы булган укучылар баса.

  - Экранда исем сүзе килеп чыкты.

  Исем  кагыйдәсе искә төшерелә.

 -Татар телендә кешеләрне белдергән сүзләр кем? соравына җавап бирә

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Яңа теманы аңлату

  1. Төрле предмет  рәсемнәре күрсәтелә. Һәр предметның берәр икәнлеген аңлату.

Берничә шул предметларның берничә рәсеме күрсәтелә. Һәр рәсемне санату, сораулар куярга өйрәтү  (нәрсә?-нәрсәләр? кем?-кемнәр?

  Күплек сан кушымчалары белән таныштыру.

бала-балалар

дәфтәр-дәфтәрләр

әби-әбиләр

шәм – шәмнәр

җилем – җилемнәр

каен - каеннар

таң – таңнар

урам – урамнар

   Нәтиҗә: исемнәр берлек һәм күплек саннарда килә. Күплек санда

калын сүзгә -лар,

нечкә сүзгә -ләр кушымчасы ялгана,

м,н,ң тартык аваз хәрефләренә беткән сүзләргә   -нар, - нәр кушымчалары ялгана.

 

Һәр предметның бе- рәр булуын билгеләтү

Бердән артык икәнлеген билгеләргә күнектерү.

Исемнәр уйлату, исемнәрне күплек санга куеп әйтү күнегүләре үтәү.

2. Ял минуты.

Электрон физминутка “Күзләреңне сакла!”


3. Матур язу күнегүе.

Матур язу күнегүе.

             

                  Кәбестәләр, суганнар

                 Тутәлләргә тулганнар.

  Өзектән исемнәрне таптыру, күплек сан кушымчаларын билгеләргә күнектерү.

Л,л хәрефләренен дөрес тоташтырып язуны ныгыту.

  Күплек сандагы исемнәрне таптыру, кушымчаларын билгеләтү.

 IY. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне ныгытуга күнегүләр үтәү

 1.  Дәреслек белән эш.

 Предмет  исемнәрен күплек санда дөрес әйтү һәм дөрес кушымчалар ялгап язу күнекмәсен ныгыту.



2. Бирелгән сүзләрдәге күп нокталар урынына тиешле күплек сан кушымчаларын куеп язарга.



3. Бирелгән сүзләрдән 3 җөмлә төзергә кирәк булачак. Җөмлә төзегәндә бирелгән сүзләрне баганалап, яки юллап, яки диоганаль буенча  бирелгән сүзләрне кулланырга тиеш булачак.

       бакча            кабак         түтәл

       кәбестә        суган          кишер

       шалкан        бәрәңге      кыяр

Сорауларга җавап алу.

- Җөмлә ничек языла? Баганалап бирелгән сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?

     Хәзер уйлап язган җөмләләрегезне укыйбыз.

   


   Предмет  исемнәрен күплек санда дөрес әйтү һәм дөрес кушымчалар ялгап язу күнекмәсен ныгыту.

Сүз...,  кош..., мәктәп...,  кыз...,  өстәл...,  идән...,  таң...,имән...,  болын..., миң... .

3 минут вакыт бирелә. (Вакыт башланды. Таймер куела.) Укучылар җөмләләр төзиләр.

Укучылар бирелгән сүзләрдән җөмләләр уйлыйлар, бер-берсенә укыйлар.

Җөмләләрне тактага яздыру, тикшерү. (Берничә укучының эше тикшерелә.  Нинди сүзләр кулланганлыгын әйттерү.)


4. “Корректор” уены уйнау. Шигырьдән алынган өзекне  исемнәрдәге күплек сан кушымчаларын дөресләп укырга күнектерү.

            Язын бакчага кайталар кошләр,

            Безнең кадерле канатлы дуснар.

            Бигрәк күңелле май башларында,

            Каенлар яфрак ярган чагында

Укучылар хаталарны төзәтеп укыйлар. Кагыйдәне искә төшерәләр

 5. “Исемнәрне  берлек һәм күплек санда әйт!”   

     Төрле  предмет исемнәрен (рәсемнәр буенча) күплек санда әйттерү

Төрле  предмет исемнәрен (рәсемнәр буенча)берлек һәм күплек санда әйтәләр.

Y. Рефлексия.

Билгеләр куела. Бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?          Нинди яңа белем алдыгыз?                   Дәрес сезгә ошадымы?

 

Укучылар җавабы.

YI. Өй эше.

Кем? Нәрсә? сорауларына  җавап биргән унар исем язарга

Өй эшен көндәлеккә язу.

YII. Йомгаклау.

Барыгызга да дәрестәи катнашуыгыз өчен рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!