СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Иследовательская работа "Туган ягым чишмәләре"

Категория: Экология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Чишмәләрнең тарихын өйрәнү һәм экологик торышын ачыклау.

Просмотр содержимого документа
«Иследовательская работа "Туган ягым чишмәләре"»


XIII Республиканской научно-практической конференции имени М.Н. Морякова для обучающихся общеобразовательных школ, учреждений среднего профессионального образования











Секция: Краеведение. Археология


Название работы:

Туган ягым чишмэлэре







Авторы:

Габидуллина Эльвира,

Набиуллина Зиля

ученицы 8 класса

МБОУ «Нижнесуньская СОШ»

Мамадышского района РТ


Руководитель:

Рустем Фазылзянович Мухаметзянов

учитель химии и биологии



Эчтәлек

  1. Кереш……………………………………………………….........…….....3 бит

  2. Төп өлеш. Туган ягым чишмәләре ……………………….......…….......4 бит

  3. Йомгаклау………………………………………………………....……...8 бит

  4. Кулланылган әдәбият………………………………………….…....…....9 бит































1. Кереш

2017 ел Президент Владимир Путин Карары нигезендә, Россиядә Экология елы дип игълан ителде, ул бу хактагы Указга кул куйды. "Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез, – диде Татарстан Президенты Р.Минниханов.

Татарстанда, жәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча кайбер чаралар эшләү планлаштырыла. Шул уңайдан без дә, авыл жирлегендәге чишмәләрне барлау, сыйфатларын тикшерү һәм аларны торгызу эшенә алындык.

Чишмәләр - безнең рухи байлыгыбыз. Чишмә һәм җыр, чишмә һәм гореф-гадәт, чишмә һәм тел. Чишмәләр белән безнең татар халкының гореф-гадәтләре тыгыз бәйләнгән.

Безне чишмәләрнең бүгенге көндәге хәле борчый. Җир әнкәбезнең зәңгәр күзләре кору күңелне рәнҗетә. Ә чишмәләр үзләренең язмышлары турында нәрсәләр сөйли соң, алар нәрсә дип серләшә икән?

“Без ага башлаганга күп еллар үтте, элекке матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, чишмә башларыбыз томалана, ә без һаман агабыз. Күп туганнарыбыз томаланды, яшәүдән туктады. Тау итәкләрендә көтү йөри, үсә торган агачлар, куаклар таптала. Хайваннар күзебезгә баса, имгәнәбез, суыбыз җир астына кача. Безнең тирәбезгә рәшәткәләр кирәк. Тирә-юньнәребезнең дә чистартылуын телибез. Вак һәм эре елгаларны су белән туендырып торыр идек, чөнки вак елгаларның да суы бетүгә бара. Ярларыбызга, тирә-юнебезгә, чишмә башларына агачлар утыртсыннар иде”.

Ләкин, сонгы вакытта, без чишмәләрне оныта башладык. Чөнки авылларга су кергәч, аларнын кирәге бетте. Ләкин йортларга кергән суның сыйфаты мактанырлык тугел. Саф чишмә сулары кеше сәламәтлегенә күпкә унай йогынты ясый. Ләкин, бүгенге көндә, алар кеше ярдәменә мохтаҗ. Онытылган һәм ташландык хәлдәге чишмәләр, кайчандыр, авыл халкына хезмәт иткәннәр, көнкүрештә зур әһәмияткә ия булганнар. Чишмәләрне саклау һәм торгызу - барыбызның да изге бурычы. Чишмәләр югалмасын, күмелмәсеннәр! Алар безнең – иң зур табигый байлыгыбыз.

Әйе, чишмәләр җыры тыңмасын! Шундый мәкаль бар ”Суның кадере - чишмә корыгач беленә”…Безнең чишмәләребез корымасын, гел челтерәп агып торсыннар.

Теманың актуальлелеге:

Безне чишмәләрнең бүгенге көндәге хәле борчый. Ташландык хәлдәге чишмәләрне күреп күңел әрни. Авыл халкына хезмәт иткән һәм елгаларга башлангыч бирүче, аларны туендырып торучы чишмәләр - кеше ярдәменә мохтаҗ.

Безнең эзләнү эшенен бурычы:

  • Авылым чишмәләрен барлау һәм аларның экологик торышын ачыклау.

Безнең эзләнү эшенен максаты:

  • Авылым чишмәләренең тарихы турында материаллар туплау.

  • Чишмә суларының сыйфатын ачыклау.

  • Мәктәптә һәм балалар бакчасында, суның табигый байлык икәнен аңлату, чишмәләргә сак караш тәрбияләү.

  • Авыл халкының игътибарын экологияне яхшыртуга юнəлдерү.

  • Ташландык хәлдәге чишмәләрне торгызу эшен пропагандалау һәм ремонтлау эшләрендэ катнашу.

Проектнын тикшеру обьекты: чишмәләр.

Гипотеза: чишмәләрнең тарихын өйрәнү һәм экологик торышын ачыклау - аларны юкка чыгудан саклап калырга ярдәм итәчәк.

Эш ысуллары һәм алымнары: күзәтү, чагыштыру, гамәли эзләнү, әңгәмә, экскурсия, архивларда булу, өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат туплау.

2. Топ олеш.

Мамадыш районында иң матур табигатьле һәм чишмәләргә бай булган авылларның берсе - Кече Сон авылы. Кайда бар тагын бездәгедәй авыл уртасында челтерәп агып ятучы бихисап чишмәләр!?

Туган авылымның дистәдән артык чишмәсе булган. XX нче гасыр азагына, кулланылышта булган чишмәләрнен саны бик нык кими. Без аларнын, торле торышта булган, тугызын ачыклый алдык: “Солтан”, “Игезәклэр”, “Мәчет асты”, “Саз”, “Зират асты”, “Габдулла”, “Изгелэр”, “Салиха” хэм “Иван” чишмәләре.

«Солтан чишмэсе»

Кече Сонда яши торган аксакаллар сөйләвенә караганда, авыл бу урынга 350 еллар элек күчеп утырган. Аңа кадәр авыл, Сон елгасы буйлап, бер чакрымнар тирәсе өстәрәк урнашкан була. Яңа урынга, беренче булып, Солтан атлы кеше бик матур чишмә буена нигез кора. Шуңа күрә, авыл уртасында агып чыккан чишмә «Солтан чишмәсе» дип атала. Суы йомшак булганга, чәйгә суны шуннан алганнар.

Чишмә, авылнын төньяк - көнбатышындагы 4,8м. биеклегендәге текә яр итәгеннән челтерәп агып чыга. Аның суы, авыл уртасыннан узып, Сон елгасына барып тоташа.

Чишмәнең егәрлеге (дебит): 0,450 л/сек. Органолептик курсәткечләре: суы үтә күренмәле, төссез, чит тәмнәр юк, исе юк, температурасы +5С (һава температурасы: +8С). Суда вак кисәкчекләр юк - утырым хасил булмады. Суы – йомшак (сабын эремәсе белән тәэсир иткәндә яхшы күбекләнә, шулай булгач суда известь юк). Торышы кәнәгатьләнерлек, яхшы итеп ремонтланган, янәшәсенә агачлар утыртылган.

«Мәчет асты чишмәсе»

Унтугызынчы гасыр башларында, безнең авылда, тирә - якларда данлыклы мәдрәсә булган. Бу мәдрәсәгә бик күп авыллардан шәкертләр килеп укыган. Шәкертләр мәдрәсәдән ерак түгел бер чишмәгә төшеп су эчә, юына торган булганнар. Бу чишмәгә, 1801 елда Шарифулла исемле кеше, уйсу җирдән саркып чыккан кайнавыкны күреп, улак урнаштыра һәм аккан суын Сон елгасына тоташтыра. Шәкертләр, таудан чишмәгә төшә торган сукмакка таштан баскычлар ясап куялар. Мәдрәсә белән янәшәдә генә авыл мәчете урнашкан була. Бүгенге көндә, шушы мәчет хөрмәтенә чишмәне «Мәчет асты чишмәсе» дип атап йөртәләр.

Чишмә, авылның көнчыгышындагы, 3м. биеклегендәге калкулык итәгеннән агып чыга. Каршысында кечкенә күл хасил булган. Анда үрдәк-казлар йөзеп йөри. Аның суы Сөн елгасына барып тоташа.

Чишмәнең егәрлеге (дебит): 0,470 л/сек. Органолептик күрсәткечләре: суы үтә күренмәле, төссез, чит тәмнәр юк, исе юк, температурасы +4С (һава температурасы: +8С). Суда вак кисәкчекләр юк - утырым хасил булмады. Суы – йомшак. Чишмәнең бүгенге көндәге торышы кәнәгатьләнерлек, яхшы итеп ремонтланган, янәшәсенэ чыршы агачлары утыртылган, тирэ-юньнәре чуп-чардан арындырылган.

«Саз чишмэсе»

Дәмин атлы кеше, XV нче гасыр урталарында, авылның элекке урыныннан яңа урынга күчеп утыргач та, үзләреннән ерак түгел – сазлыкта, бер кайнавыкка тап була. Ул аны казып чистарта һәм кабыктан улак ясап куя.

Чишмә, авылның төньяк – көнчыгышында урнашкан. Аның суы Сон елгасына барып тоташа.

Чишмәнең суы көчле, мул һәм шулай ук бик каты. Сыйфаты ягыннан уңай дип табылмаса да, хуҗалыкта һәм көнкүрештә ул чишмәнең файдасы бик зур.

Чишмәнең егәрлеге (дебит): 0,700 л/сек. Органолептик күрсәткечләре: суы үтә күренмәле, төссез. Чишмә сазлыктан чыгу сәбәпле, аның суыннан саз тәме килә (шуна курә, чишмә «Саз чишмәсе» дип йөртелә), агач исе килэ. Сунын температурасы +6С (һава температурасы: +8С). Суда вак кисәкчекләр юк - утырым хасил булмады. Суы – каты (сабын эремэсе белэн тәэсир иткәндә начар күбекләнә, шулай булгач суда известь бар). Чишмәнең бүгенге көндәге торышы кәнәгатьләнерлек. Элеккерәк елларны чишмәнеӊ коесы ачык, кер чайкый һәм су ага торган улаклары агачтан иде. Соӊгы елларда өстен каплап, улакларын тимердән ясап куйдылар. Чишмәнең суы, «Солтан чишмәсе»ннән аккан суга кушылып, Сон елгасына агып төшә.

«Зират асты чишмәсе»

«Зират асты чишмәсе» дә изге чишмә дип санала. Ул зират астыннан узып, калкулык кырыеннан саркып чыга. Чишмәне иң элек Госаметдин исемле кеше күреп, аны яхшы итеп буралап куя, улак урнаштыра. Аның суы бик мул булмаса да, ул үзенеӊ тәмлелеге һәм шифасы белән күп кешегә дәва бирә. Элек - электән авыл халкы, бу чишмәнең суы йомшак дип, чәйгә суны шуннан алып кайта. Эссе көннәрдә, юлчылар чишмәнең тәмле суын эчеп, сусауларын басалар, тәннәренә сихәт алалар. Җирле халык аны «Тарлау чишмәсе» дип тә атап йөртә.

Чишмә, авылның төньяк – көнбатышында урнашкан. «Зират асты» чишмәсенеӊ суы бераз тигезлектән бормаланып ага да, Сон елгасына барып тоташа.

Чишмәнең егәрлеге (дебит): 0,450 л/сек. Органолептик күрсәткечләре: суы үтә күренмәле, төссез, исе юк. Суның температурасы +6С (һава температурасы: +8С). Суда вак кисәкчекләр юк - утырым хасил булмады. Суы – йомшак.

Шушы көннәрдә чишмә, авыл халкы көче белән, ремонтланды.

«Чучия чишмэсе»

Борынгы заманнарда, билгесез Хан үзенеӊ гаскәре белән тау буеннан үтеп барганда, аныӊ Чүчия атлы кызы бик каты авырый башлый һәм үлеп китә. Тау шушы кыз хөрмәтенә “Чүче тавы” дип атала башлый. “Чүче тавы”ныӊ икенче ягында бер чишмә бар. Чишмәдән ерак түгел бер каен үсеп утыра. Чүчия исемле кызны шушы каен төбенә жирлилэр. Бу чишмәне дә «Чүчия чишмәсе» дип атаганнар.

Чишмә, авылның көнчыгышындагы биек тау итәгеннән челтерәп агып чыга. Аның суы Сон елгасына барып тоташа.

Чишмәнең егәрлеге (дебит): 0,200 л/сек. Органолептик күрсәткечләре: суы үтә күренмәле, төссез, чит тәмнәр юк, исе юк, температурасы +5С (һава температурасы: +11С). Суда вак кисәкчекләр юк - утырым хасил булмады. Суы – йомшак. Торышы кәнәгатьләнерлек.

«Салиха һәм Габдулла чишмәләре»

«Салиха» һәм «Габдулла» чишмәләре, Сон елгасының икенче ягында,“Чүче тавы” ннан агып чыга. «Салиха чишмәсе» елгага якын урнашкан. Елга яры буенда көчле кайнавык булып, агып тора. Шуннан ерак түгел, «Габдулла чишмәсе» ага. Чишмә көтү китә торган сукмак буена урнашкан. Чишмәлэр, авылнын кончыгышында урнашкан. Сон елгасына барып тоташалар.

Органолептик курсэткечлэре: суы үтә күренмәле, төссез, чит тәмнәр юк, исе юк, температурасы +5,+7С (хава температурасы: +11С). Суда вак кисәкчекләр юк - утырым хасил булмады. Суы – каты.

Кызганычка каршы бу чишмәлэргә улак куелмаган. Сукмак буенда урнашканлыктан, бик нык тапталган. Койма белэн эйлэндереп алып, улак урнаштырырга, янәшәсенә агачлар утыртырга кирэк.

«Игезэклэр чишмэсе»

Авылыбыз башта “Кирәмәт тавы” буена урнашкан була. Кочле янгыннан сон, авыл урынын узгэртергэ мэжбур булган. Шул урында челтерәп ага торган, сап - салкын сулы ике чишмә бар. Бу чишмәләрне «Игезәк чишмәсе» дип атаганнар. Тау буенда тирләп - пешеп печән чапканда, жир җиләкләре җыйганда чишмәләрнеӊ суы бигрәк тәмле.

Чишмәләр, авылның төньягында урнашкан. Сон елгасына барып тоташалар.

Органолептик күрсәткечләре: суы үтә күренмәле, төссез, чит тәмнәр юк, исе юк, температурасы +6С (һава температурасы: +11). Суда вак кисәкчекләр юк - утырым хасил булмады. Суы – йомшак.

Кызганычка каршы бу чишмәләргә улак куелмаган. Койма белэн әйләндереп алып, улак урнаштырырга, янәшәсенә агачлар утыртырга кирәк.

«Иван чишмэсе»

Авылның төньяк-көнбатышындагы урманда, Иван исемле иp, урман каравылчысы булып эшләгән. Ул бер чишмәгә юлыккан. Аңа улак урнаштырган, чистартып торган. Чишмә елга буена урнашкан. Ул елганы «Иван елгасы» дип атап йөртәләр. Һәр җәйдә, Иван елгасы буена, авыл халкы печән чабарга һәм җиләк җыярга йөри. Эсседә,чишмәсеннән су эчеп, сусауларын басалар.

Чишмә, авылның төньяк-көнбатышында урнашкан. Берниә чакрымнар узгач кына, Сон елгасына барып тоташа.

Органолептик күрсәткечләре: суы үтә күренмәле, төссез, чит тәмнәр юк, исе юк, температурасы +5С (һава температурасы: +11). Суда вак кисәкчекләр юк - утырым хасил булмады. Суы – йомшак.

Кызганычка каршы бу чишмәгә улак куелмаган. Ташландык хәлдә.















3. Йомгаклау.

Тикшерү эшлəреннəн чыгып без, түбəндəге нəтиҗəгə килдек:

  • Чишмәләрнең килеп чыгышын өйрәнү ул - авыл тарихын өйрәнү;

  • Экологик проблемаларны хәл итү укучылар, әти - әниләр, жирле хакимият белән берлектә алып барылырга тиеш;

  • Авыл эчендэ урнашкан чишмәләрнең торышы кәнәгатьләнерлек булса да, авылдан читтә урнашканнарның ташландык хәлдә икәнлеген ачыкладык;

  • Органолептик күрсәткечләр буенча анализлаганда, барлык чишмәләрнең дә суы чагыштырмача яхшы һәм көнкүрештә кулланырга ярый дип табылды.

Безнең киләчәгебез - узебезнең кулларда. Тирә ягыбызны, табигатебезне яратыйк. Чишмәләр һәм сулыкларыбызны саклыйк. Чишмәләр кипсә - тереклек бетәчәк, җан ияләре юкка чыгачак, табигатьнең бөтенлеге җимереләчәк. Моңа юл куелырга тиеш түгел!

Чишмәне савыктыру- иң башлап күңелебезне савыктыру ул. Чөнки чишмә- су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга, аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.

Киләчәктә без бу эшне дәвам итәргә уйлыйбыз, тагын да тулыландыра алырбыз диеп ышанып калабыз.

Эшчэнлекнен алдагы перспективалары:

  1. Чишмәләрне чистартып тору буенча даими акцияләр үткәрү.

  2. Чишмә суларын һәр елны сыйфатка анализлау һәм тирәнтен лаборатор тикшерүләр үткәрү.

  3. Узебезнең экологик эшчәнлегебез турында авыл халкын таныштырып бару һәм газета – журналларда яктырту.

  4. Архив материалларыннан чишмәләргә кагылышлы материаллар эзләүне дәвам иттерү.










4. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар

1. Ф. Гарипова. “Авыллар һәм калалар тарихы”.

2. Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләре сөйләмнәре.

3. Сон авыл жирлеге архивында сакланып калган материалларны өйрәнү.

4. Авыл музеенда үзебезнең темага кагылышлы материаллар белән танышу, музей җитәкчеләреннән өстәмә материаллар алу.

5. Интернет чыганаклары.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!