СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Итоговая контрольная работа по родной (татарской) литературе для 6 класса (русская группа)

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Задания итоговой контрольной работы по родной (татарской) литературе

Просмотр содержимого документа
«Итоговая контрольная работа по родной (татарской) литературе для 6 класса (русская группа)»


6нчы сыйныф (рус төркемнәре) өчен татар әдәбиятыннан

арадаш аттестация биремнәре

I вариант

А 1. Халык авыз иҗаты әсәрләренең авторы кем?

а) язучы ә) халык б) су иясе в)шагыйрь

А 2. Халык авыз иҗаты әсәрләрен кая язганнар?

а) китапларга ә) язмаганнар б) телдән сөйләгәннәр в) дәфтәрләргә

А 3. Сөмбелә бәйрәме ул-...

а) татар халкының йола бәйрәме; ә) рус халкының йола бәйрәме; б) чуваш халкының йола бәйрәме

А 4. Г.Тукай Шүрәлене

а) үзе уйлап тапкан ә) әзер мифны гына алып язган б) халык мифларындагы Шүрәлегә яңа сюжет уйлап тапкан

А 5. Татарстан Республикасы дәүләт гимнының сүзләрен кем язган?

а) Рамазан Байтимеров ә) Рөстәм Яхин б) Муса Җәлил

А 6. “Әбугалисина” әсәрен кем язган?

а) Абдулла Алиш ә) Каюм Насыйри б) Фәнис Яруллин

А 7. “Мокамай” поэмасында Мокамай кем ул?

а) автор үзе ә) авторның дусты б) авторның абыйсы

А 8. Габдулла Тукай кайчан һәм кайда туган?

а) 1859 нчы елның 23нче ноябрендә Оренбург өлкәсе Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында

б) 1886 нчы елның 26нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында

в) 1901 нче елның 1нче гыйнварында Мордва Республикасы Торбеево районы Сыркыды авылында

А 9. Гомәр Бәширов кем ул?

а) халык язучысы ә) халык җырчысы б) халык рәссамы

А 10. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен кем язган?

а) Р.Әхмәтҗанов ә) Г.Бәширов б) Г.Рәхим

а) Казанда ә) Башкортстанда б) Әлмәттә

В . Өзекне укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

Белмим,

Әллә күпкә,

Әллә бик озакка,

Ахры, мәңге оныта алмамын

Тамбов урманнары уртасында

Усак яфраклары шаулавын...

Алар мәңге минем хыялымда

Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,

Карт имәннәр, калмый минем арттан,

Кая барсам, озатып барырлар...

В 1.Өзек кайсы шигырьдән алынган? ( Шигырьнең исемен яз!)

В 2. Шигырьнең авторы кем?

В 3.Төп геройлары кем?

В 4. Шигырь нәрсә турында? (саранлык турында, мәхәббәт турында, дошманлык турында, дуслык турында)

В 5. Сообщи друзьям:

  • Я прочитал стихи Г. Тукая.

В6. Спроси у друга:

  • Ты читал стихи Г. Тукая?

  • Каких татарских писателей ты знаешь?

С 1. Татар халкының бер бәйрәме турында языгыз.



6нчы сыйныф (рус төркемнәре) өчен татар әдәбиятыннан

арадаш аттестация биремнәре

II вариант

А 1. Халык җырлары ничә төркемгә бүленә?

а)2 ә) 5 б) 4 в)3

А 2. Халык авыз иҗаты жанры гына булган рәтне билгеләгез

а) мәкаль, әйтем, әкият; ә) хикәя, роман, такмак; б) җыр, хикәя, табышмак;

А 3. Чуклеме бәйрәме ул-...

а) татар халкының йола бәйрәме; ә) рус халкының йола бәйрәме; б) чуваш халкының йола бәйрәме

А 4. Габдулла Тукайның әкият-поэмасын атагыз

а) “Туган тел”

б) “Пар ат”

в) “Шүрәле”

А 5. Татарстан Республикасы дәүләт гимнының музыкасын кем язган?

а) Рамазан Байтимеров ә) Рөстәм Яхин б) Муса Җәлил

А 6. “Әбугалисина “ әсәре нәрсә турында?

а) дуслык турында ә) белем алу турында б) әти-әни турында

А 7. Мокамайның чын исеме:

а) Мөхәммәтҗан ә) Мөхәммәтшакир б) Мөхәммәтһади

а) халык язучысы ә) халык җырчысы б) халык рәссамы

А 8.Фәнис Яруллин кайчан һәм кайда туган?

а) 1908нче елның 15нче сентябрендә Татарстанның Куйбышев (хәзерге Спас) районы Көек авылында

б) 1825нче елның 14нче февралендә Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында

в) 1938нче елның 9нчы февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында

А 9. Гомәр Бәширов кайда туган?

а) Казанда ә) Башкортстанда б) Әлмәттә

А 10. Нәкый Исәнбәт шигырьләре кайсы рәттә?

а) “Туган ил”, “Өч матур сүз”

б) “Туган тел”, “Туган авыл”

в) “Бүләк”, “Гөлназ мәктәпкә бара”

В. Өзекне укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм- әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы...

В 1.Өзек кайсы шигырьдән алынган? ( Шигырьнең исемен яз!)

В 2.Шигырьнең авторы кем?

В 3. “Туган тел” сүзтезмәсен тәрҗемә итеп языгыз.

В 4. Шигырь нәрсә турында? (мәхәббәт турында, дуслык турында, туган тел турында)

В 5. Сообщи друзьям:

  • Я прочитал стихи М.Джалиля.

В6. Спроси удруга:

  • Ты читал стихи М.Джалиля?

  • Какие татарские поэты тебе нравятся

С 1. Татар халкының бер бәйрәме турында языгыз.
















Бәяләү критерийлары:

Һәр дөрес, тулы җавап өчен 1балл куела. Билгеләр түбәндәгечә куела:





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!