Иҗади эш. Һәйкәл янында.
Сугыш...
Бу сузне ишеткәч тә, күз алдына коточкыч вакыйгалар, Туган илне фашистлар кулына бирмәс өчен киткән һәм яңадан кире өйләренә әйләнеп кайта алмаган ирләр, уллар, аларны өзелеп көткән ялгыз аналар, тол хатыннар килеп баса.
Тарихыбызда булып узган бар сугышларның да иң авыры — бөтен дөньяны тетрәткән һәм халкыбыз язмышында тирән эз калдырып үткән Бөек Ватан сугышы бервакытта да онытылмас.
Еллар үтте. Дөнья үзгәрде. Хәзер инде баш өстебездә дошман самолетлары да очмый, җиребезне дер селкетеп танклар да гизми, адым саен бомбалар да шартламый... Тик хәтердә әле ул еллар, хәтердә...
Әйе, без җиңдек. Дошман безнең рухыбызны сындыра алмады. Тик бу җиңү бик кыйммәткә төште. Миллионнарча кешеләрнең гомерләре, аналар сагышы, ятим калган балаларның күз яшьләре бәрабәренә яулап алынды бу Җиңү.
Менә бүген дә, 70 нче Җиңү язында, мәңгелек ут каршысына батырлыклары өчен медальләр, орденнар белән бүләкләнгән дәү әтиләребез килгән. Алар шул авыр көннәрне искә алалар, бу бәйрәмне каршылый алмаган иптәшләрен хәтерләренә төшерәләр. Яннарында олы яшьтәге аналар да бар. Иң зур кайгы — бала кайгысы димәсләр иде. Айлар, еллар буе бер хәбәрсез тору сагышын алар — аналар гына белә.
Мәңгелек ут янында мәктәп балалары да, бөтенләй кече яшьтәгеләр дә бар. Кулларына чәчәкләр тотып, алар да тирән уйга чумганнар.
Мәйдан уртасында мәрмәр таштан
Батырларга һәйкәл куйганнар.
Ул чагында әле тумаганбыз,
Безнең өчен каннар койганнар.
Шул һәйкәлгә карап яшь коела,
Өзгәләнә сыкрап бәгырьләр,
Аның нигезенә тоташканнар
Канлы еллардагы,каберләр.
Батырларны һаман безнең күңел
Тере итеп тиеш тоярга,
Һәм халкыбыз кат-кат башын салып,
Чәчәк бәйләмнәрен куярга.
Һәйкәл...
Һәйкәлләр уйландыра. Яуда башларын салганнар өчен һәйкәлләр куелган.
Һәйкәл янына килгән һәркем күңеленнән якын кешесе белән сөйләшә. Бар дөньяга ишетелерлек итеп ана йөрәге тибә:
Син беркайчан да кайтмассыңмы инде, улым?
Кайта алмыйм, әнкәй, кайта алмыйм.
Мин картайдым инде, улым, бик картайдым.
Мин кайгылы иттем сине, әнкәй, мин картайттым.
Үлмәгән булсам, син әле япь-яшь булыр идең дә бит, әнкәй... Яраларым авыр иде шул...
Синең яраларың минем йөрәгемдә, балам.
Беләм, нинди яра икәнен.
Төзәлми торган яра — сугыш ярасы бездә, улым.
Елама инде, әнкәй, елама. Озак яшә, яме, минем өчен дә яшә!
- Ачуланма, әнкәй...
Ачуланмыйм, улым, син Туган илгә азатлык яулаганда һәлак булдың бит. Ил онытмый сезне. Рәхмәт сезгә, һәр тамчы каныгыз Җиңүне якынайтты. Бүгенге рәхәт тормыш өчен, рәхмәт сезгә. Сине мин, улым, кайтмаганнар исәбенә кертмим, күңелдә син һаман исәнсең, төшләремдә кайтасың да, елмаеп каршыма киләсең, ә мин сиңа кулларымны сузам...
Шуңа бөтен дөньяга ишетелерлек итеп: «Аларны кайтмыйлар, димәгез!» — дип кычкырасым килә.
Аларны кайтмыйлар, димәгез,
Кайталар ел саен яз булып,
Кайталар күңелгә наз булып,
Кайталар моң чәчәр саз булып:
Алар бит саклады тормышны,
Кояшлы иттеләр һаваны,
Җирдәге яшәү, яңару —
Аларның мәңгелек дәвамы.
Кайталар сибелгән ләйсәндә,
Кайталар бәхетле вакытта.
Калкалар Җирдә һәр чәчкәдә:
Бәхетле бу җирне, бу күкне
Яуларда алар бит яулады,
Җирдәге яшәү, яңару —
Аларның мәңгелек дәвамы.