СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Калын караңгылык эчендә беренче шәм (Мөхлисә Буби эшчәнлеге)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Калын караңгылык эчендә беренче шәм (Мөхлисә Буби эшчәнлеге)»

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы гомуми урта белем

бирү бюджет муниципаль учреждениесе 5 нче гимназия”











Калын караңгылык эчендә беренче шәм

(Мөхлисә Буби эшчәнлеге)







Җитәкче: Нәҗипова Тәнзилә Марс кызы

5 нче гимназиянең туган тел һәм әдәбият укытучысы











Яшел Үзән, 2020 нче ел

Миңа “Россия тарихында тирән эз калдырган татарлар” дигән темага проект якларга туры килде. Татар халкы тарихи шәхесләргә, әдипләргә,галимнәргә бай икәнне белә идем инде. Милли-мәдәни күгебездә Г.Курсавый, Ш.Мәрҗани,Х.Фәезханов,К.Насыйри,Р.Фәхретдин, ф.Кәрими кебек йолдызлар балкый. Минем игътибарны өч бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Бубилар җәлеп китте. Кемнәр соң алар, тарихта нинди эз калдырганнар? Китаплардан, интернет челтәреннән бик күп материаллар таптым. Ә иң кызыклы, мавыктыргыч мәгълүматны туган тел һәм әдәбият укытучысы бирде. Ул Яшел Үзән мөслимәләр җәмгыяте белән берлектә сәяхәткә барган икән. Удмуртия белән чиктәш Әгерҗе районындагы Иж- Буби авылында булган. Укытучымның сөйләгәннәре дә миндә зур кызыксыну уятты. Шуларның кайберләре белән сезне дә таныштырасым килә.

Дөрестән дә, Бубиларны “калын караңгылык эчендә беренче шәм” дип атап була. Гади крестьян гаиләсендә туган бу бертуганнар татар милләте өчен бәяләп бетерә алмаслык хезмәт куялар. Әтиләре Габделгалләм, әниләре Бәдрелбанат Нигъмәтуллиннар шул заманның укый-яза белгән кешеләре булалар.Татар теленнән тыш гарәп,фарсы,төрек телләрен яхшы беләләр. Олы уллары Габдулла философ, күренекле Ислам белгече,атаклы Иж-Буби һәм Шәркый Төркестанның Гөлҗә каласындагы татар мәдрдсәләрендә мөдир булып эшли. Кече уллары Гобәйдулла физика-математика дәреслекләре авторы, хәтта Париж югары уку йортларында физикадан дәрес бирә.

Татар хатын-кызлары өчен мәктәпләрнең иң беренчесе – элекке Вятка губернасы Иж-Буби авылында Мөхлисә Буби тарафыннан ачыла. Мөхлисә ханымга бик күп каршылыкларны җиңәргә туры килә. Ул – зур гыйлемле, алдынгы карашлы,батыр йөрәкле, тәвәккәл галимә була. Мөхлисә абыстай мәктәбендә рус теле,татар теле, арифметика, география, тарих, табигать белеме, рәсем, матур язу һәм Ислам дине сабагы укытыла. Мәдрәсәнең даны еракларга китә. Казаннан, Себердән, Ташкенттан, Башкортстаннан, Пржевальскийдан, Пишпәктән килеп укучы хатын-кызлар була һәм бу мәдрәсә дөньяга билгеле шәхесләр тәрбияли. Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Туташ Мәүледова, академик Диләрә Тумашеваның, Лена Шагыйрьҗанның, Ләйлә Садриларның әнкәләре – бик күпләр белем,гыйлем җыйганнар биредә.Мөгаллимә Мөхлисә Бубиның шөһрәте бөтен Русиягә тарала.

Мөхлисә абыстай дөньяда иң беренче, бердәнбер һәм соңгы казый-хатын буларак аеруча ихтирамга лаек. Диния нәзарәтендә хезмәт иткән вакытта ул кулга алына һәм үлемгә хөкем ителә. 1937 нче елның 23 нче декабрь төнендә хөкем карары җиренә җиткерелә.

Эзләнә торгач, тагын шундый кызыклы мәгълүматка тап булдым. 1907 нче елның язында Иж-Бубида Габдулла Тукай да була. Мәдрәсә укытучылары,укучылары, авыл халкы аны зур хәзерлек белән каршы ала. Әгерҗе башыннан алып Тукай тукталасы йортка кадәр юлга печән җәеп каршы алалар. Кызлар, ирләр мәдрәсәләренә кереп карап йөри, дәресләргә керә. ”Сез,хатын-кыз укытучылар, безнең милләт өчен бик кыйммәт саналасыз,”- дип югары бәя бирә. Шулай бераз йөреп-карап алганнан соң, Бубилар йорты каршында җыелыш җыйдырта. Анда самодержавиенең озакламый бетәчәге турында сөйли, ләкин бик сак эш итәргә киңәш итә. Ике-өч көннән соң , Иж-Буби белән саубуллашып китеп тә бара.

Буби мәдрәсәсенең даны бик күпләргә тынгылык бирми, “Яңача укыталар”, дин гыйлеменә күңел бирмиләр дигән сылтау белән патша хакимияте мәдрәсәләрне аяусыз яптыра башлый. Буби мәдрәсәсен тентеп, мөгаллимнәрнең өйләрендәге китапларны, дәреслекләрне Иж өстендәге күпергә алып чыгып яндыралар.Өч көн буе ат йөге итеп өелгән китаплар яна. Мәдрәсә дә, кызлар мәктәбе дә ябыла.

“Иж –Буби- тарих ул”, дип сүзен дәвам итте укытучым. Бүгенге көндә дә авылда тарихи биналар сакланып калган, аларны сүтмәгәннәр. Укытучым сәяхәттә төшереп кайткан фотолары белән дә уртаклашты. Мәсәлән, 1898 нче елда төзелгән Габдулла Гобәйдуллинның кунак йорты бүгенге көндә авыл мәчете булып хезмәт итә. Кунак йорты артында ук бай үзе яшәгән ике катлы кызыл кирпечтән салынган йорт та исән.Бертуган Бубилар яшәгән йорт, 1886 нчы елда төзелгән сәүдәгәр Арслангалиның йорты, 1884 нче елда сәүдәгәр Мөхәммәдҗан Әхмәтҗанов төзеткән кибет, амбар, 1895 нче елда төзеткән мәчет бинасы шул елларның шахиты булып сакланалар.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: безнең халык - данлы , аңлы- белемле, курку белмәс, искиткеч тырыш, тәвәккәл халык. Мин моңа авыр көрәш елларын кичергән,татар халкына нәтиҗәле хезмәт иткән Бубилар нәселе белән танышкач, тагын бер кат инандым.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!