СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Казань - моя столица

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Казань - моя столица»

ТЕМА: “Чал тарихлы башкалам”


МАКСАТ: Казан шәһәре турында 1 нче класс укучылары үзләштерә

алырлык, кызыксынырлык формада тарихи мәгълүматлар

бирү;

шәхескә юнәлтелгән технологиянең бер алымы буларак уку-

чыларның үзаңын үстерү;

эстетик тәрбия бирү;

Туган як тарихына хөрмәт тәрбияләү.


ҖИҺАЗЛАУ: чарага презентация;

“медальләр”;

чигелгән сөлге;



ТӘРБИЯ ЧАРАСЫНЫҢ ПЛАНЫ


  1. Исәнләшү, танышу.


  1. Укытучының “Туган җирем Татарстан” җырын баянга кушылып башкаруы. Укучылардан җыр эчтәлеге буенча кирәкле сүзләрне таптыру. (ТАТАРСТАН, КАЗАН )


  1. Республиканың символлары турында әңгәмә (флаг, гимн, герб).


  1. Укытучының Казан турында кереш сүзе.


  1. КАЗАН – ачылмаган серләр шәһәре:


    • Казан шәһәре турында риваятьләр

    • Казан шәһәренең яшен билгеләргә ярдәм иткән тәңкә

    • Казан Кремле

    • Сөембикә манарасы

    • “Сөембикә” чыгышы


  1. Төркемнәрдә эшләү:

-Мәчетләр

-Театрлар

-Һәйкәлләр

-Университет


  1. “КАЗАН СӨЛГЕСЕ” уены.


  1. КАЗАН турында мәкальләр әйтү, уку.


  1. Кроссворд чишү.


10.Балалар бию коллективы башкаруында “ДУСЛЫК” биюе.


11.КАЗАН шәһәре күренешләре төшкән медальләр бүләк итү.


12.КАРАОКЕ га кушылып “КАЗАН КИЧЛӘРЕ” җырын күмәк башкару.




ТӘРБИЯ ЧАРАСЫНЫҢ БАРЫШЫ


1. -Исәнмесез, укучылар! Мин данлыклы АРЧА районы ЧИКАНАС башлангыч мәктәбе укытучысы Вафина Халидә Фоатовна булам.

Сезнең белән танышуыма бик шатмын.

2. Мин хәзер Александр Ключаревның Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган “Туган җирем Татарстан” җырын башкардым. Бу җырда безнең өчен газиз һәм кадерле ике исем яңгырады.

  • Нинди исемнәр алар?

  • ТАТАРСТАН.

  • Әйе, без ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНда яшибез.

  • 3.Һәр Республиканың үз символлары – үз флагы, үз гербы, үз гимны була. Әйдәгез, хәзер алар турында сөйләшеп алыйк.

  • Гербка нәрсә ясалган?

  • АК БАРС.

  • АК БАРС нәрсәне аңлата?

  • Ул халыкның яклаучысы, саклаучысы.Ул безнең тынычлыгыбызны саклый.

  • Монысы безнең флагыбыз.Ул ничә төстә?

  • Өч төстә.

  • Һәм гимн. Ул тантаналы бәйрәмнәр, спорт ярышларында яңгырый.

  • Ә бу рәсемдә кемне күрәсез?

  • Минтимер Шәрипович Шәймиевне. Ул безнең ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗ.

  • 4.Икенче исем КАЗАН. Ул ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫның баш шәһәре. Башкалабыз дип йөртәбез аны. Ул кабатланмас бай тарихка ия шәһәр. Тиздән бик тиздән КАЗАНыбызга нигез салынуга бер мең ел була.

  • 5.КАЗАН – ачылмаган серләр шәһәре.Сүзебезне борынгыдан башлыйк әле.КАЗАНның беренче сереннән. “Казан” сүзе нәрсәне аңлата икән?

  • Бу хакта риваятьләр дә бар.(Укытучы яки укучылыр сөйли )

  • Хәзер икенче соравымны тыңлагыз.

  • КАЗАНның яшен ничек билгеләгәннәр? Каян чыгып аңа 1000 ел тулганын белгәннәр?

  • Кремльдә казу эшләре вакытында чех акчасы килеп чыккан. Бу акчадагы сүзләрне укып карагач, 929 елда Прагада сугылган акча икәнен белгәннәр.

  • КАЗАН тарихи шәһәр дибез. Ә нинди тарихи урыннарны беләсез?

  • КРЕМЛЬ. Бу борынгы Казан шәһәренең үзәге.

  • Казан Кремленең иң матур һәм серле корылмаларының берсе – СӨЕМБИКӘ манарасы. Татарның бу батыр, горуркызы турында сез әле үсә төшкәч күп белерсез. Ә бүген без сезгә ерак тарихтан Сөембикә сүзләрен ишеттерик. (Сөембикә булып киенгән укучы сөйли).

  • Укучылар, Казанның нинди тарихи урыннарын карап үтәсегез килә?

6.Төркемнәрдә сөйләшеп алыгыз.

1 нче төркем: - мәчетләр.

Колшәриф мәчете.Казанны урыс гаскәрләре басып алгач, анда бик күп мәчетләр җимерелгән. Менә Кремль эчендәге шундый мәчетләрнең берсе яңадан калыкты.

Мәрҗани мәчете. Казан яулап алынганнан соң салынган мәчет.

Әҗем мәчете. Шул заманның эшмәкәр Әҗемнәр исемен йөртә.

Кабан арты мәчете. Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгына багышлап салына.

Хәзер Казанда 32 мәчет бар.

2 нче төркем: - театрлар.

- Казанда бик күп театрлар бар. Казандагы бөтен театрлар да балалар өчен спектакльләр куялар. Г. Камал театрында Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай”, К. Тинчурин театры “Али баба һәм кырык карак “ әкиятен күрсәтте.

3 нче төркем: - һәйкәлләр.

- Казанда атаклы кешеләр истәлегенә багышланган һәйкәлләр күп. 1 нче Май мәйданында М. Җәлил , Бауман урамында бөек рус җырчысы Шаляпинга һәйкәлләр куелган.

4 нче төркем: уку йортлары.

- Казанда Россиянең иң зур уку йортларыннан берсе университет бар.

7.- Ә хәзер , укучылар, “Казан сөлгесе” уенын уйнап алыйк.

8.- КАЗАН каласы турында бик күп мәкальләр саклана. Шуларның кайберләрен укып китик әле.

9. – Укучылар, сезнең КАЗАН турындагы белемнәрегезне тикшереп үтик әле. Кроссворд чишеп алыйк:

- Татар Академия театры кем исемен йөртә?

- 1 нче Май мәйданында кемгә һәйкәл куелган?

- Мәчет манарасыннан намазга чакырып нәрсә яңгырый?

- Бауман урамында кемгә һәйкәл куелган?

-“Али баба һәм кырык карак” спектакле кайсы театрда куелды?



К

А

М

А

Л


М

У

С

А







А

З

А

Н

Ш

А

Л

Я

П

И

Н

Т

И

Н

Ч

У

Р

И

Н


  1. – Балалар, кыска гына вакыт эчендә бар нәрсәне дә сөйләп бетерү мөмкин түгел. Сез әле кечкенә. Үсә - үсә, укый – укый КАЗАНыбыз турында тагын да күп белерсез. КАЗАН – ул киләчәк шәһәре. Сезнең кебек балалар бәхетле тормышта яшәсен өчен нинди генә уңайлы шартлар тудырылмаган анда. КАЗАНыбыз шулай гөрләп яшәсә, безгә дә күңелле, рәхәт булыр. Шулай булмаска, ул бит безнең башкалабыз. Анда күп милләт халыклары дус – тату яши. Әгәр хәзер “Дуслык” биюен карап үтсәк, безнең чарабызның бер бизәге булыр.

  2. Мин сезгә КАЗАН шәһәре күренешләре төшкән медальләр бүләк итәм. Бүгенге чарабызны онытмагыз. Әле сез КАЗАН буйлап чын – чынлап сәяхәтләр ясарсыз. Бүген сөйләгәннәрне үз күзләрегез белән күрерсез.

  3. Бергә үткәргән минутларны истә тотар өчен “КАЗАН КИЧЛӘРЕ” җырын башкарыйк.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!