Х. Якупов, Л.Фататтахов
Лотфулла Фәттахов — РСФСРның халык рәссамы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.
Лотфулла Фәттахов 1918 нче елда Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы. Анда авылында крестьян гаиләсендә туа. Аңа ике яшь булганда, гражданнар сугышында әтисе һәлак була. Сигез яше тулганда, гаиләдәге өч бала әнисез дә калалар. Лотфулланы Сергачтагы балалар йортына бирәләр. Олы абыйсы, армиядән кайткач, энесен үзе белән Бәрәңге авылына алып китә. Лотфулла анда, өйдән-өйгә күчеп, әле ерак туганнарында, әле танышларында яши. Малай бик эшчән һәм йомшак күңелле булып үсә. Буш вакытларында китап укырга, бигрәк тә рәсем ясарга ярата.Лотфулла мәктәптә бик тырышып укый, түгәрәкләрдә бөтен күңелен биреп шөгыльләнә.
Казанның 13 нче мәктәбендә җиденче классны тәмамлагач, Казан сәнгать училищесында укый.
1940 нчы елда фин сугышына китә. 1941 нче елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, чик буендагы Брест шәһәре янындагы часть составында иң каты сугышларда катнаша. Контузия алып, әсирлеккә төшә. Өч ай буе ишетми, сөйләшми. Әсирлектән берничә тапкыр кача. Соңгы качуы гына уңышлы була: ул тотылмый. Франциядә партизаннар отрядында сугыша. Лотфулла Фәттахов өчен сугыш 1946 нчы елда Венгриядә тәмамлана. Сугыштан ул Казанга, туп-туры дусты Харисның өенә кайта һәм шушы гаиләдә яши башлый. Соңрак Лотфулла Фәттахов Харисның сеңлесе Суфиягә өйләнә.
Рәссам Лотфулла Фәттахов зур картиналар, пейзажлар, портретлар , иллюстрацияләр яза. Аның иң яраткан темалары – авыл тормышы турындагы сюжетлар һәм әкиятләргә иллюстрацяләр. Лотфулла Фәттахов 1981 нче елда Казанда йөрәк авыруыннан үлә.
Лотфулла Фәттаховка тормыш юлында балачак дусты һәм классташы Харис Якуповның зур йогынтысы була.Авыр тормыш елларында Лотфуллага Харисовлар гаиләсе бик зур ярдәм күрсәтә.
Бу ике дус 7 нче класстан бирле гомер буе бер-берсе белән дуслашып,тыгыз элемтәдә яшиләр.Харис Якупов та дусты кебек үк данга ирешә. Ул - СССР һәм РСФСРның халык рәссамы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР, РСФСР һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты.
Харис Якуповның иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы зур урын алып тора. Рәссам зур картиналар, портретлар, табигать күренешләре, натюрмортлар иҗат итә. Рәсемнәрне майлы буяу белән ясый, графика өлкәсендә дә күп эшли..
Бүген Харис Якупов — Татарстанда, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган рәссам. Аның хезмәтләре Финляндия, Корея, Монголия, Венгрия, Болгария, Югославия, Чехословакия, Германия, Франция, Кытай, Польша, Дания, Сирия, Марокко, Голландия һәм башка илләрдә үткәрелгән күргәзмәләрдә күрсәтелә. Әлбәттә, атаклы рәссамның иң күп әсәрләре Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеенда куелган.
Сораулар:
1) Рәссам Лотфулла Фәттаховның балачагы ничек үткән?
2) Ул мәктәптә ничек укыган?
3) Рәссам Лотфулла Фәттаховның иҗатында иң яраткан темалары нинди?
4) Лотфулла Фәттаховның нинди картиналарын беләсез?
5) Лотфулла Фәттаховның тормыш юлында чит кешеләрнең роле нинди булган?
6) Кем ул Х.Якупов?
7) Харис Якуповның иҗатында нинди тема зур урын алып тора.?
8) Харис Якуповның нинди картиналарын беләсез?
9) Рәссам Харис Якуповның”Хөкем алдыннан “картинасы кемгә багышланган.?