СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“ Хезмәтләрем киләчәк буын яшьләребез өчен шифа һәм якты нур булыр” . Ризаэддин Фәхреддин

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ризаэддин Фахреддин хезмәтләре

Просмотр содержимого документа
«“ Хезмәтләрем киләчәк буын яшьләребез өчен шифа һәм якты нур булыр” . Ризаэддин Фәхреддин»


Нуруллина Эльмира Фирдавесовна


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

Карабашская средняя общеобразовательная школа №2

Бугульминского муниципального района Республики Татарстан








НАРОДНАЯ ПЕДАГОГИКА И ТЕОРЕТИЧЕСКОЕ НАСЛЕДИЕ Р.ФАХРЕДДИНА





























“ Хезмәтләрем киләчәк буын яшьләребез өчен шифа һәм якты нур булыр”


Ризаэддин Фәхреддин.


Татар халкы бай тарихлы халык, чөнки ата-бабаларыбыз әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гына да гасырлар дәвамында бай тәҗрибә туплаганнар. Безнең бу мирасыбызны тырышып барлау һәм халкыбызга кайтару, яшь буынны таныштыру – төп бурычларыбызның берсе булып тора. Бабаларыбызның бай тәҗрибәсеннән, әхлак кагыйдәләреннән, тәрбия ысулларыннан олуг гыйбрәтләр аласы бар, чөнки аларда безнең өчен асыл үрнәкләр, нәсыйхәтләр, тирән мәгънәле киңәш-үгетләр чиксез.

Мин үзем Карабаш икенче урта мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укытам. Татар төркемнәрендә, татар сыйныфларында эшлим. Балаларга белем бирү тәрбия эше белән бергә үрелеп барылырга тиеш дип саныйм. Тәрбия эшләрен халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләнеп алып барырга тырышам. Укыту эшчәнлегемдә бөек остазыбыз, күренекле галим, тәрбияче, мәгърифәтчебез – Риза Фәхретдин хезмәтләренә таянам. Сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия сәгатьләрендә ” Р.Фәхретдиннең үгет –нәсыйхәтләренә өстенлек бирәм. Мәсәлән, “Матур булыйк!” - дигән тәрбия сәгатен үткәргәндә “Йөз әдәпләре”, “Утыру әдәпләре”, “Йөрү әдәпләре” дигән нәсыйхәтләрдән өзекләр китерәм, балаларны матур гадәтләргә өйрәтәм. Р.Фәхретдиннең үгетләрен өйрәнүне тәрбияви текстлар белән бергә алып барам. Укучыларым сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак, туганнарга, дусларга карата әдәплелек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар, ә бәлки үзләре дә бер - берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул төзәтү өстендә эшләргә тырышалар, киңәшләрен бирәләр. “Укучылар өчен кагыйдәләр” исемле сыйныф сәгатендә Ризаэддин Фәхретдиннең “ Мәктәп әдәпләре” ярдәмгә килә.

“Мәктәпкә баргач әдәп белән үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас белән тырышыгыз, әдәп өйрәнегез, күркәм холыклы булуны зур бәхет дип белегез” [1: 50б] .

“Китап, кәгазь һәм башка язу әбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез, авызыгызга капмагыз. Бу эшләр бердән әдәпкә каршы, икенчедән авыруга сәбәп була”

“Бертөрле дәрес бирелгәндә, сез икенче дәресләргә карамагыз, бәлки укытучы тарафыннан бирелгән дәрескә тәмам күңелләрегезне салыгыз, һәрбер нәсыйхәтләрне зиһенегезгә урнаштырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез вә башка әйберләргә күңелләрегезне җибәрмәгез, бу сәбәптән осталарыгыздан ризалык алырсыз, гомерегездә файда күрерсез”

“Укытучы сораганда аяк үрә торып ачык тавыш белән җавап бирегез, иптәшләрегездән соралган сүзгә рөхсәтсез катышмагыз”.

“Балаларга үгет-нәсыйхәт” исемле китабын да еш файдаланам. Бүгенге тормышыбызның күп якларына аваздаш булган бу хезмәтне рухи байлык чыганагы итеп кабул итәргә дә була. Әйе, хәзерге үзгәреш заманында һәрберебезнең изге бурычы – балаларны белемле итү генә түгел, ә тәрбияле, әхлаклы дә итү .

Һәр ата-ана баласының яхшы булуын тели. Без укучыларыбызда кайвакыт әлеге ата-ана хыялына бөтенләй туры килмәгән сыйфатларны күреп борчылабыз. Хәзерге балалар кайчак кеше хезмәте белән исәпләшмиләр, аны хөрмәтләмиләр, илтифатсызлык күрсәтәләр. Бик еш кына җәмагать урыннарында кешеләргә карата үзләрен итагәтьсез тоталар, игътибарсыз булалар, тупаслыкка да барып җитәләр. Шушы тискәре сыйфатларны булдырмас өчен, яшь буында милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын сөюче, үз милләтен кайгыртырлык әхлаклы шәхес тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар үткәрергә туры килә. Мәсәлән, “Гадилектә бит матурлык! ” дип исемләнгән чарада шундый киңәшләрне куллану - укучыны җитди уйлануга этәрә :

“Кигән кием, кешенең матур гадәтләре белән беррәттән, аңар эстетик нәфислек бирә, чибәрлеген һәм рухи байлыгын күрсәтергә ярдәм итә.”

“Безнең киемебез гади, уңайлы һәм, барыннан да бигрәк, чиста һәм пөхтә, матур тегелгән, күңелгә ятышлы булырга тиеш.”

“ Аралаша беләбезме? ” дигән чарада:

“Фикерегезне әйтергә теләсәгез, иң элек мәсьәләне яхшы аңлагыз, шуннан соң гына сүзгә керешегез, ике сүзнең берендә ант итмәгез”

“Сөйләшкәндә артык кычкырмагыз, һәм артык акрын да сөйләшмәгез, кыска һәм ачык итеп сөйләгез”

“Сөйләшкәндә кычкырмагыз, җилләнеп вә кызып китмәгез, тавышыгызны бозмагыз, һичкемгә яман сүз әйтмәгез. ”Белмисең, ялган сөйлисең, аңламыйсың!” - димәгез. Болар – иң тәрбиясез адәмнәргә хас сүзләрдер.”

“Бер кешенең ялгыш сөйләвен белсәгез дә “ялгыш сөйлисең” яки “белмисең” димәгез, бәлки күңеленә авырлык килми торган итеп йомшаклык белән дөреслекне күрсәтегез” - дигән нәсыйхәтләрен кулланам. [1: 50б]

“ Бар туганнарыгызны хөрмәтле тотыгыз, алар белән әдәпле булыгыз, чөнки ата вә аналарыгыздан соң иң якын кешеләрегез – туганнарыгыздыр”

“Туганнарыгыз өстеннән ата вә аналарыгызга сүз әйтмәгез, чөнки болай булган балалар, мондый эшләргә гадәтләнеп, олыгайгач та сүз йөртүче булырлар. Бәлки булса – гүзәл эшләрне сөйләгез!”

“Кечкенә туганнарыгызга шәфкатьле булыгыз, аларны рәнҗетмәгез, алар кулында булган нәрсәләрне кычкыртып алмагыз, чөнки бу әйберләр аларның күңелләре боегуга вә ата-аналарыгызның ачулануларына сәбәп булыр” [2: 94б]

“Туганнарыгызны ата вә аналарыгызга яманлап сөйләмәгез, телләрегезне кеше яманларга гадәтләндермәгез!” дигән нәсыйхәтләрен мисал итеп алырга була. Бу хадисләрне башлангыч сыйныфларда уку дәресләрендә, югары сыйныфларда әдәбият дәресләрендә дә куллану бик отышлы. Мәсәлән: 2 нче сыйныфта “Тату гаилә”, 3 нче сыйныфта “Гаиләдә туганлык хисләре”;

“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый.” [4: 30б]

Әйе, сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә балага дөрес тәрбия бирү ата – аналарның да бурычы. Монда да Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен (ата - ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә) файдаланырга була. Мәсәлән:

“Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр”. [3: 81б]

“Ата - анагызны чын күңелдән яратыгыз, аларның васыятьләрен үтәгез. Үзегез өчен кайгырырга мәҗбүр итмәгез. Тыңлаучан һәм игътибарлы булыгыз. Һәрвакыт ата - ананың сүзенә колак салыгыз. Менә шул вакытта сезнең исемне хөрмәт белән искә алырлар”.

“Бала ата - ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш”

“Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишәрәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!.. “ [3: 79б]

“Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап, ризалыкларын алыгыз, мохтаҗлыкларын, кайгы - хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз!”

“Ата - аналарының тәрбияләре һәм мәшәкатьләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр, хәтта сүзләрен дә ишетергә теләмиләр. Бернәрсә дә белмисез дип алардан көләләр. Сез дә шундый инсафсыз балалар булмагыз”. Бу насыйхәтләр 6 нчы сыйныфта Әмирхан Еникинең “Матурлык”, 8нче сыйныфта Э. Шәрифуллинаның “Ата хакы, ир хакы” мөнәҗәте, 9 нчы сыйныфта Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” (Әни килде) драмасы, Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять ”, А. Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән...” әсәрләрендә төп теманы алып тора.

Без һәр хәдисне дә кызыксынып укыйбыз. Чөнки аның бу хезмәтләре бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган. Әгәр дә без бу хәдисләрне укып өйрәнсәк, аларны балаларга тиешенчә җиткерсәк, нәтиҗәләр бик куанычлы булыр иде. Хәдисләр әхлаклы, сабыр, тыйнак, тәрбияле чын кеше була белү серләренә өйрәтә. “Дөньяга килгән сәгать белән балалар тәрбиягә мохтаҗдыр”, - ди әдибебез үзенең хезмәтендә. [5: 45б]

Күргәнебезчә, Риза Фәхретдиннең мирасы хәзерге вакытта да актуаль һәм кирәкле. Бу әхлакый байлыкны балаларга өйрәтү – ата ананың да, укытучыларның да изге бурычы булуын аңласак иде.

Тарихчы - галимебез Ризаэддин Фәхреддин безнең иң гыйлемле, югары әхлаклы халык булуыбызны теләгән. Үз васыятендә ул болай дигән:

“ Хезмәтләрем киләчәк буын яшьләребез өчен шифа һәм якты нур булыр”.

Ул үзенең хезмәтләрен безгә ядкарь итеп калдырган. Безнең тарихыбыз булган Р.Фәхреддин хезмәтләрен без онытмаска, шәхес тәрбияләүдә иң мөһим һәм кирәкле чыганак дип санарга тиеш.


Файдаланылган әдәбият

1. Балаларга үгет – нәсыйхәт./ ”Дом печати”нәшр.- Казан, 2002.-192 бит

2. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Р. Фахретдинның мирасын укыту - тәрбия процессында файдалану. 6 кисәк./ – Казан ТР МФМ нәшр. үзәге, 2010.- 152 бит

3. Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы: Югары уку йортлары студентлары өчен дәреслек - кулланма / Р.Ш. Шаһиев. – Казан: РИЦ "Школа", 2007.-332б.

4. Р.Фәхретдин. Тәрбияле бала / Тәрбия.-1999.-157б

5. Р.Фәхретдин. Тәрбияле ана / Тәрбия.-1999.- 121б









Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!