СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары.(4 нче рус төркеме)

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары.(4 нче сыйныф, рус төркеме). Максат: 1.Хәзерге заман, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль формаларын кабатлау ;   грамматик категорияләрне сөйләмдә куллануны ныгыту. 2.Дәрестә куелган максатны аңлау, аны тормышка ашырырга тырышу, үрнәк буенча эшли белү; үз хаталарыңны таба белү hәм үз эшеңне тикшерә алу,грамматик категорияләрне сөйләмдә дөрес кулланырга  һәм тәрҗемә итәргә өйрәнү, үз белемеңне бәяләү. 3.Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру hәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру. Дәрес тибы: : белемнәрне тигезләү дәресе. Дәрес барышы: I. Мотивлаштыру-ориентлашу.  1. а) уңай психологик халәт тудыру.     б) белемнәрне тигезләү.  - Без фигыльнең нинди заманнарын беләбез? (хәзерге, билгеле үткән һәм билгесез үткән заман). -Хәзерге заман хикәя фигыльнең соравы һәм кушымчалары? (нишли?; -а/-ә;   -ый/-и). - Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала, соравы? (нишләми?; -мый/ -ми). -Билгеле үткән заман  хикәя фигыльнең соравы һәм кушымчалары? (нишләде?; -ды/-де; -ты/-те). -Билгеле үткән заман  хикәя фигыльнең юклык формасын да кабатлап үтик әле. (нишләмәде? соравы ,һәм фигыль нигезенә –ма/мә кушымчалары ялгыйбыз). -Билгесез үткән заман  хикәя фигыль турында нәрсәләр әйтерсез? (нишләгән? Нишләмәгән? сораулары. –ган/-гән; -кан/-кән). - Ни өчен кушымчалар ике төрле? (Чөнки татар телендә сүзләр рәт гармониясенә буйсыналар, алар я калынлыкта, я нечкәлектә ярашып киләләр.) - юклык формасы кушымчалары  рус теленә ничек тәрҗемә ителә? (не сүзе булып). -Фигыльләргә заман формалары кушымчаларыннан соң, кушымчалар ялганамы? (-зат/сан кушымчаларын кулланабыз).  Слайд1 Мисаллар ярдәмендә зат-сан кушымчалары ялгану тәртибен карыйбыз.  Чайкат-а -быз, Ярат-ты-к, бар-ган-сыз.

2. Өй эшен тикшерү 3.  Фигыльнең  моделен  бергәләп кабатлап үтү. Слайд1,2,3.     

II. УМ чишү.  1.  Тәрҗемә эше (телдән эш) Т        Р Әнигә булыша ; идән юмый; озак уйнаган; эштән кайтмаган; дару үләннәре җыйды ; ярдәм итмәде. Р        Т Написал диктант, оказывается заболел, , не ходил в лес,  читает текст,оказывается не поздравил учителя, не любит сладкий чай. 2. Күп нокталар урынына алмашлыклар һәм  зат-сан кушымчалары языгыз .  а) ... ярдәм итәм,  ... дөрес сөйләмисез;  ... җылы киенмәдең  ; ... дәрескә бармады; ...  чәй эчмәгән;  ... көзне яратабыз. б) Син болынга бара...; мин озак йокламый...; алар үги ана яфрагы җый...;  Азат даруханәгә барган...; сез  йөгермәде...; без авылда яшәми... . 3. Күпнокталар урынына фигыльнең заман кушымчаларын язарга . ( Алдан әзерләнгән карточкалар өләшенә. 1нче төркемгә –Х.З., 2нче төркемгә –Б.Ү.З., 3нче төркемгә-Б-сҮ.З. Фигыльләргә кушымчаларны дөрес ялгануыннан чыгып, үзбәяләр куела).              Кәримнең әбисе авыр.... Малай даруханәгә бар.... Ул дару һәм мәтрүшкә үләне сатып ал.... Өйдә дару үләннәрен әнисенә бир... Кәримнең әнисе мәтрүшкәле чәй яса....  Әбисе чәйне эч.... . Тиздән ул терел...., чөнки мәтрүшкәле  чәй бик файдалы. Әби Кәримгә рәхмәт әйт...    Кәрим яхшы эш эшлә....     Физкультминутка.   Мин файдалы үләннәр җыям. Мәтрүшкә урманда  үсә. Әбием кычытканнан тәмле аш пешерә.(Куллар белән хәрәкәтләр ясала:фигыль – кулларны өскә күтәрәләр, алмашлык- ян-якка,сыйфат-алга, исем-аска төшерәләр). 4. Ситуатив күнегүләр эшләү. Һәр укучыгабиремнәр бирелә.                  Как скажешь о том, что твоя бабушка заболела.                 Скажи о том, что оказыватся вчера друг заболел.                 Как скажешь о том, что твоя бабушка выздоровила.                Сообщи о том, что твой друг утром делал зарядку.                 Скажи о том, что ты утром делаешь зарядку.                Спроси у друга, собрал ли он крапиву.                Дай положительный ответ на вопрос.                При отрицательном ответе, как скажешь.                С мамой собираете душицу. 5. Диологны язып бетерегә. Экранда диолог чыга. -Дару үләннәре кайда үсә? - ... . - Син җәй көне бака яфрагы җыйдыңмы? - ... . - Әбиең кышка кура җиләге туңдырганмы? - ... .  III. Рефлексия.   Тест эшләү. (слайд). Интерактив тактада тест биремнәре күрсәтелә, укучылар дәфтәрләрдә билгеләп баралар.(Үзбәя: 5дөрес җавап “5”ле; 4-“4”ле; 3- “3”ле).                                          1. На какой вопрос отвечает слово?                                        Дәвалады        1) Нишли?                                                                2) Нишләде?                                                                3) Ниләгән?  2. Найди правильный перевод слова.                                        Помогает        1) Ярдәм итте                                                                 2) Ярдәм итә                                                                 3) Ярдәм иткән 3. Поставь вместо точек нужное окончание.                                        Җый...              1) -ды                                                                  2) -де                                                                  3) –ты 4. Найди правильный перевод слова.                    Оказывается заболел        1) авырган                                                                2) авырды                                                                3) авырмаган  5. Напиши окончания не настоящего времени глагола.                                                                 1) –мый/-ми                                                                 2) –ма/-мә                                                                 3) –ый/-и

-    Укучылар, без бүген, сөйләмебездә нинди фигыльләрне кулланырга өйрәндек? -    Башка төркемчәләрдән аны ничек аера алабыз.(Сорау һәм кушымчалар) -    Алар җөмләдә кайда языла? -    Кайсы бирем күбрәк ошады?  Дәрескә гомуми бәя кую.(Укучылар смайликларны үзләре ясыйлар).       зеленый смайлик - я работал очень активно;        желтый смайлик - принимал участие на уроке, но нужно быть активнее;        красный смайлик - принимал участие на уроке по вызову учителя.)

3. Өй эше бирү. 1) Җый  фигылен төрле заманда зат-сан белән төрләндерегез. 2)  Матур әдәбият әсәрләреннән  фигыльләр   кергән биш җөмлә язып килегез, заманнарын билгеләгез. 3) Булыша,  ял итте, авырган сүзләрен кулланып җөмләләр төзегез.

Просмотр содержимого документа
«Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары.(4 нче рус төркеме)»

Харисова Ч.С. 11нче мәктәп.

Тема: Хикәя фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары.(4 нче сыйныф, рус төркеме).

Максат: Предмет буенча нәтиҗәләр: хәзерге заман, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль формаларын кабатлау ;   грамматик категорияләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

Метапредмет нәтиҗәләре: дәрестә куелган максатны аңлау, аны тормышка ашырырга тырышу, үрнәк буенча эшли белү; үз хаталарыңны таба белү hәм үз эшеңне тикшерә алу,грамматик категорияләрне сөйләмдә дөрес кулланырга һәм тәрҗемә итәргә өйрәнү, үз белемеңне бәяләү.

Шәхси нәтиҗәләр: татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру hәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Дәрес тибы: : белемнәрне тигезләү дәресе.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) уңай психологик халәт тудыру.

б) белемнәрне тигезләү.

- Без фигыльнең нинди заманнарын беләбез? (хәзерге, билгеле үткән һәм билгесез үткән заман).

-Хәзерге заман хикәя фигыльнең соравы һәм кушымчалары? (нишли?; -а/-ә; -ый/-и).

- Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала, соравы? (нишләми?; -мый/ -ми).

-Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең соравы һәм кушымчалары? (нишләде?; -ды/-де; -ты/-те).

-Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын да кабатлап үтик әле. (нишләмәде? соравы ,һәм фигыль нигезенә –ма/мә кушымчалары ялгыйбыз).

-Билгесез үткән заман хикәя фигыль турында нәрсәләр әйтерсез? (нишләгән? Нишләмәгән? сораулары. –ган/-гән; -кан/-кән).

- Ни өчен кушымчалар ике төрле? (Чөнки татар телендә сүзләр рәт гармониясенә буйсыналар, алар я калынлыкта, я нечкәлектә ярашып киләләр.)

- юклык формасы кушымчалары рус теленә ничек тәрҗемә ителә? (не сүзе булып).

-Фигыльләргә заман формалары кушымчаларыннан соң, кушымчалар ялганамы? (-зат/сан кушымчаларын кулланабыз).

Слайд1 Мисаллар ярдәмендә зат-сан кушымчалары ялгану тәртибен карыйбыз. Чайкат-а -быз, Ярат-ты-к, бар-ган-сыз.



2. Өй эшен тикшерү

3. Фигыльнең моделен бергәләп кабатлап үтү. Слайд1,2,3.

Хәзерге заман хикәя фигыль (Х.З.)



фигыль







Зат-сан кушымчалары ялгана

Барлыкта -а/-ә; -ый/-и

Юклыкта -мый/-ми



Нишли?

Нишләми?













Б.Ү.З







Зат-сан кушымчалары ялгана



Юклыкта

-ма/-мә

Барлыкта--ды/-де;

--ты/-те





Нишләде?

Нишләмәде?









Б-с Ү.З.







Юклыкта

-ма/-мә



Барлыкта -ды/-де;

--ты/-те

Нишләде?

Нишләмәде?



Зат-сан кушымчалары ялгана













II. УМ чишү.

1. Тәрҗемә эше (телдән эш)

Т Р

Әнигә булыша ; идән юмый; озак уйнаган; эштән кайтмаган; дару үләннәре җыйды ; ярдәм итмәде.

Р Т

Написал диктант, оказывается заболел, , не ходил в лес, читает текст,оказывается не поздравил учителя, не любит сладкий чай.

2. Күп нокталар урынына алмашлыклар һәм зат-сан кушымчалары языгыз .

а) ... ярдәм итәм, ... дөрес сөйләмисез; ... җылы киенмәдең ; ... дәрескә бармады; ... чәй эчмәгән; ... көзне яратабыз.

б) Син болынга бара...; мин озак йокламый...; алар үги ана яфрагы җый...; Азат даруханәгә барган...; сез йөгермәде...; без авылда яшәми... .

3. Күпнокталар урынына фигыльнең заман кушымчаларын язарга . ( Алдан әзерләнгән карточкалар өләшенә. 1нче төркемгә –Х.З., 2нче төркемгә –Б.Ү.З., 3нче төркемгә-Б-сҮ.З. Фигыльләргә кушымчаларны дөрес ялгануыннан чыгып, үзбәяләр куела).

Кәримнең әбисе авыр.... Малай даруханәгә бар.... Ул дару һәм мәтрүшкә үләне сатып ал.... Өйдә дару үләннәрен әнисенә бир... Кәримнең әнисе мәтрүшкәле чәй яса.... Әбисе чәйне эч.... . Тиздән ул терел...., чөнки мәтрүшкәле чәй бик файдалы. Әби Кәримгә рәхмәт әйт... Кәрим яхшы эш эшлә....

Физкультминутка. Мин файдалы үләннәр җыям. Мәтрүшкә урманда үсә. Әбием кычытканнан тәмле аш пешерә.(Куллар белән хәрәкәтләр ясала:фигыль – кулларны өскә күтәрәләр, алмашлык- ян-якка,сыйфат-алга, исем-аска төшерәләр).

4. Ситуатив күнегүләр эшләү. Һәр укучыгабиремнәр бирелә.

Как скажешь о том, что твоя бабушка заболела.

Скажи о том, что оказыватся вчера друг заболел.

Как скажешь о том, что твоя бабушка выздоровила.

Сообщи о том, что твой друг утром делал зарядку.

Скажи о том, что ты утром делаешь зарядку.

Спроси у друга, собрал ли он крапиву.

Дай положительный ответ на вопрос.

При отрицательном ответе, как скажешь.

С мамой собираете душицу.

5. Диологны язып бетерегә. Экранда диолог чыга.

-Дару үләннәре кайда үсә?

- ... .

- Син җәй көне бака яфрагы җыйдыңмы?

- ... .

- Әбиең кышка кура җиләге туңдырганмы?

- ... .

III. Рефлексия.

Тест эшләү. (слайд). Интерактив тактада тест биремнәре күрсәтелә, укучылар дәфтәрләрдә билгеләп баралар.(Үзбәя: 5дөрес җавап “5”ле; 4-“4”ле; 3- “3”ле).

1. На какой вопрос отвечает слово?

Дәвалады 1) Нишли?

2) Нишләде?

3) Ниләгән?

2. Найди правильный перевод слова.

Помогает 1) Ярдәм итте

2) Ярдәм итә

3) Ярдәм иткән

3. Поставь вместо точек нужное окончание.

Җый... 1) -ды

2) -де

3) –ты

4. Найди правильный перевод слова.

Оказывается заболел 1) авырган

2) авырды

3) авырмаган

5. Напиши окончания не настоящего времени глагола.

1) –мый/-ми

2) –ма/-мә

3) –ый/-и



  • Укучылар, без бүген, сөйләмебездә нинди фигыльләрне кулланырга өйрәндек?

  • Башка төркемчәләрдән аны ничек аера алабыз.(Сорау һәм кушымчалар)

  • Алар җөмләдә кайда языла?

  • Кайсы бирем күбрәк ошады?

Дәрескә гомуми бәя кую.(Укучылар смайликларны үзләре ясыйлар).

зеленый смайлик - я работал очень активно;

желтый смайлик - принимал участие на уроке, но нужно быть активнее;

красный смайлик - принимал участие на уроке по вызову учителя.)


3. Өй эше бирү.

1) Җый фигылен төрле заманда зат-сан белән төрләндерегез.

2) Матур әдәбият әсәрләреннән фигыльләр кергән биш җөмлә язып килегез, заманнарын билгеләгез.

3) Булыша, ял итте, авырган сүзләрен кулланып җөмләләр төзегез.



























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!