СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әхлак - яшәеш нигезе

Нажмите, чтобы узнать подробности

В этот непростой период нравстенное воспитание является опорой в установлении дружбы и согласия, от этого зависит будущее нашего общества.

Просмотр содержимого документа
«Әхлак - яшәеш нигезе»

Муллахмәтова Дилә Әгъләҗетдин кызы,

Лениногорск районы

Керкәле төп гомуми бирү мәктәбенең

беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы


ӘХЛАК – ЯШӘЕШ НИГЕЗЕ.

Бүгенге катлаулы чорда әхлакый тәрбия бирү дуслык, татулык урнаштыруда, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә терәк булып тора, җәмгыятебезнең киләчәге дә шуңа бәйле. "Балачактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", -дигән якташыбыз, бөек педагог Р.Фәхреддин.

Катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле һәм шуның белән югары әхлак сыйфатларына ия булган, әдәпле шәхес тәрбияләү - җәмгыять алдында торган төп бурычларның берсе. Бүгенге тормышыбызда культура һәм әхлаклылык дигән мөһим сыйфатларның какшавы нык чагыла. Аларны яңадан торгызу турында җитди уйланырга һәм аны, нигездә, кече яшьтән башларга кирәк. Системалы рәвештә әдәплелеккә өйрәтүне бала мәктәпкә килгән көннән үк башлау мөһим. Бу турыда: "Алтыннан да кыймммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр",-дигән Р.Фәхреддин.

Җәмгыятебездә әхлаксызлык арта, әдәп дигән төшенчә юкка чыгып бара. Әхлаклылык бит ул, тормыш законы буларак, кешене ярату һәм саклау. Бу - табигый көндәлек, кагыйдә мәктәптә булдырылырга һәм анда гомергә калырга тиеш. Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов үзенең "Тәрбия - мәңгелек фәлсәфә " китабында: " Әхлаклылык -шәхеснең башкалар белән мөнәсәбәтендә чагылган сыйфаты гына түгел, ә бәлки үз - үзенә юнәлгән сыйфаты. Икенче төрле әйткәндә, әхлаклылык - кешенең рухи бәхете. Яңа буын бәхетле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез", -дип язган.

Борынгы грек философы Сенека: " Гыйлемлеккә алга китеп тә , әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши", - дигән. Шуңа күрә дә безнең бурычыбыз - әхлаклы кешеләр тәрбияләү.

Туган ил, туган җир, ана телебез дип әйтү генә аз, шуларга карата ихтирам тәрбияләргә кирәк.

Укытучылар алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе -баланы кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.

Кечкенәләрне үз-үзләрен әдәпле тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренә өйрәтү бала туган көннән үк башлана. Гаиләдә нигез итеп салынган күнекмәләр мәктәптә тагын да үстерелә, камилләштерелә. Ләкин чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы - мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Балачак - нәниләрнең үсү – тернәкләнү чоры гына түгел, ә кеше гомеренең башлангыч өлеше, шәхес буларак формалашу вакыты. Шуңа күрә безгә, педагогларга, әлеге чорда баланы, аның өчен зарур булган эшчәнлеккә – зиһен, хезмәт, физик культура, сәнгать эшчәнлегенә юнәлтә белү кирәк. Алай гына да түгел, һәр төрле эшчәнлеккә иҗат төсмерләре, иҗади күнекмәләр дә өстәлергә тиеш.

Аралашу кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә туа. Ә инде әхлак мәсьәләсе нәкъ менә аралашу дәвамында чагылыш таба. Шуңа күрә аралашу һәм әхлак һәрвакыт балалар уенында да, укуда, спорт ярышларында, хезмәттә дә бер - берсенә тыгыз бәйләнгән булалар. Шуны истә тотып без, Керкәле башлангыч сыйныф укытучылары, "Р.Фәхреддин мирасы һәм "Кайтаваз" балалар клубы" исемле хезмәтебезне төзедек . Ул гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучыларына әхлак тәрбиясе бирүдә бер юнәлеш буларак тәкъдим ителә. Программабызны бик эчтәлекле, эзлекле, балаларга бар яктан да тәрбия бирерлек итеп төзергә тырыштык. Халык педагогикасына кагылышлы материаллар (Р.Фәхреддин, К.Насыйри, В.Казыйханованың "Әхлак дәреселәре", Ә.Хуҗиәхмәтов "Тәрбия -мәңгелек фәлсәфә", Р.И. Шәяхмәтова, К.В.Закирова, Р.А.Кадыроваларның "Әдәп төбе - матур гадәт" хезмәтләренә ), вакытлы матбугатка "Мәгариф", "Салават күпере" журналы, "Мәгърифәт", "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" газеталарына, матур әдәбият әсәрләренә ( якташларыбыз Җ. Рәхимов, А.Хәсәнов, Р.Габдулхакова, Т.Шәмсуаровлар иҗатына) таянабыз.

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк ”, - ди халык. Шушы мәкальне истә тотып якташыбыз Җ. Рәхимовның “Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе” китабы буенча эшләп башлангыч сыйныф укучылары белән Керкәле тарихын өйрәндек, авылыбыз турында күп кенә мәгълүматлар алдык. Авылыбызның тарихы искиткеч бай, аның данлыклы кешеләре дә күп. Укучылар шушы кыйммәтләр белән горурлана белсеннән иде, Җ. Рәхимов кебек данлыклы шәхесләр үрнәгендә үссеннәр иде дип әйтәсе килә. Җ. Рәхимов үзе дә шундый теләктә булган бит: “Әйтәсе сүзем шул: районыбыз мәктәпләрендәге укучыларны әдәби яктан актив, җәмгыять тормышында кайнап торучылар итеп күрәсе килә. Балаларыбыз татар халкының әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен, динен яратучылар, белүчеләр, ул гына да түгел аларны алга этәрүчеләр булып үссеннәр иде. Үз халкының теленнән, мәдәниятеннән, тарихыннан һәм диненән аерылмаган балалар чын кеше булып үсәрләр, бер дигән белгечләр булып җитешерләр, югары әхлаклы, күркәм әти-әниләр булырлар ”.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. Әхмәтҗанов М.Р. Гаиләдә әхлак тәрбиясе // Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1985.

  2. Закирова К.В., Кадырова P.A. Әдәп төбе - матур гадәт// Казан, 1998.

  3. Җ. Рәхимов. Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе// Казан, 1997.

  4. Мәшһүр мәгърифәтче - галим, педагог Р.Фәхреддин мирасын укыту - тәрбия процессында файдалану//Казан РИЦ Школа,2004.

  5. Фәхреддин Р. Балаларга үгет- нәсыйхәт //Рухи мәг. Академиясе

Казан, 2006.

  1. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия -мәңгелек фәлсәфә // Казан, Мәгариф

нәшрияты, 2001.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!