СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кисәкчәләр турында төшенчә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кисәкчәләр турындатөшенчә бирү

Просмотр содержимого документа
«Кисәкчәләр турында төшенчә»

Дәрес темасы: Кисәкчәләр турында төшенчә.

Максат:            Кисәкчәләр турында төшенчә бирү;

                         Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич кисәкчәләренең аерым язылышы.    

 Рус теленә дөрес тәрҗемә итү

Тәрбиялелек турында уйландыру.


                     

Дәрес тибы:     Яңа белемнәр бирү.

                         

 

                                     Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.

  2. Актуальләштерү.

  1. Укучылар, рус телендә модаль сүз төркемнәренә нәрсәләр керә? Яңа теманы аңлату.

  • Димәк, кисәкчәлөргә сорау куеп булмый .

  • Тактага язылган җөмләләргә игътибар итәбез:

Мин мәктәптә укыйм.   Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар.

Бакчада чәчәкләр күп.   Бакча да миңа бик ошады.             

  • Беренче җөмләдәге калын хәрефле сүзгә сорау куябыз (кайда? яки нәрсәдә?) Бу сүз нинди сүз төркеме? Кайсы килештә?

  • Ә икенче җөмләдә? Мәктәп тә?(мәктәп-нәрсә? Тә гә сорау куеп булмый.)

  • Бу сүзләр: да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк   кисәкчәләре бар (Рус телендә-частицы). Димәк, без кисәкчәләргә  сорау куя алмадык.

  • Тагын бу җөмләләргә карап ни әйтә алырсыз?(Кисәкчәләр аерым языла.)

  • Бик яхшы, укучылар. Тагын ни әйтә алырсыз? Җөмләдән төшереп калдырып әйтеп карагыз әле.

  • Димәк, аларны җөмләдән төшереп калдыру яки, һәм, белән теркәгечләре белән алмаштыру мөмкинлеге бар.

  • “Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар” җөмләсен үзгәртеп карыйбыз: Безнең авылда мәктәп белән балалар бакчасы бар.            

  • Ә урын вакытта килгән исем белән моны эшләп буламы? (Юк, кушымчалар кушылып языла.)

  • Яхшы, укучылар, инде дәреслекнең 65 нче битендәге кагыйдәне укыйк. Без чыгарган нәтиҗәләр белән тәңгәл киләме икән?

  1. Ныгыту.

1) Дәреслек белән эш. 7 нче күнегү (аңлату, парлап уку, кисәкчәләрне табарга)

2)Артык сүзне тап .Ишетеп аңлау.

Гаилә, генә, .вакыт, кичә, сыйныф, кенә,онык, һәркем,та, мәктәп, ак, яхшылык.            

3) Кисәкчәләр астына сызарга:

Марат та, Тәлгать тә авылга кайттылар. Вакытларын бер генә дә бушка уздырмадылар. Ял итәргә дә, олыларга булышырга да өлгерделәр. Әбиләре малайларга рәхмәт кенә укып торды.

н

е

г

ү

к

а

д

н

а

ы

т

ә

4) Уен “Кем күбрәк?” Бирелгән хәрефләрдән кисәкчәләр төзе. (6слайд)           

5) Әңгәмә.

- Укучылар, дәреслектәге(66 нчы бит, 1күнегү)   Инде текстагы кисәкчәләрне табыйк.

  1. Рефлексия. Дәрескә йомгак.

  • Укучыларлар, без бүген нинди сүзләр белән таныштык? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? Нинди кисәкчәләр белдегез?

  1. Өй эше бирү. Кисәкчәләрне ятларга. Сорау ,үтенү . һәм көчәйткеч кисәкчәләрен кулланып җөмләләр төзергә


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!