СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Класс сәгате "Олы һәм кече Ватаным"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Олы һәм кече Ватаным (2-4 нче сыйныфлар өчен)

Максат: укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру; укучыларны туган як тарихы белән таныштыру, авылның үткәне  һәм бүгенгесе белән танышу; туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе, туган  төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү. 

 

Просмотр содержимого документа
«Класс сәгате "Олы һәм кече Ватаным"»

"Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбе"

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы










Әхлак дәресе

Тема: Олы һәм кече Ватаным

(1-4 нче сыйныфлар өчен)






















Әзерләүче: Петрова Л.А.

Яңа Усы гомуми

белем бирү мәктәбе укытучысы



Яңа Усы - 2021

Тема: Олы һәм кече Ватаным (2-4 нче сыйныфлар өчен)

Максат: укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру; укучыларны туган як тарихы белән таныштыру, авылның үткәне һәм бүгенгесе белән танышу; туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе, туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, видеопроектор, экран, презентация, ватманда яфраксыз агач рәсем, ак кәгазьләр, төсле фломастерлар.

Кулланылган әдәбият:

  1. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен дәрес эшкәртмәләре. – Яр Чаллы, 1998.

  2. “Безнең йортыбызга 100 ел”.- Татарское детское издательство, 2020.

  3. “Занимательный путеводитель по Болгару и Свияжску” - Татарское детское издательство, 2019.

Укучылар эшчәнлеген оештыру формасы: индивидуаль, парларда.


Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик атмосфера тудыру. 

- Хәерле көн, укучылар! Сезнең кәефләрегез ничек? (җаваплар тыңлау)

II. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Балалар, әйтегез әле нәрсә ул Туган ил? (җаваплар тыңлау)

II. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы. Зәкия Туфайлованың “Туган ил” шигырен укып китик әле.

Укытучы. Татарстан – безнең Олы Ватаныбыз. Ул Татарстан Республикасы дип атала. Аның гербы, флагы һәм гимны бар.

(Татарстан Гимнын тыңлау)

Дәүләт гимны – дәүләт яки аерым сыйныфның бердәмлеге символы итеп кабул ителгән тантаналы җыр, мәдхия. Татарстанның Дәүләт гимнына музыканы күренекле композитор Рөстәм Яхин язган. Сүзләре Рамазан Байтимеровныкы. 1993 нче елның июлендә кабул ителгән.

Укытучы. Герб турында нәрсәләр беләсез? Анда нәрсәләр сурәтләнгән? Нәрсә аңлаталар? (җаваплар тыңлау)

(1 укучы укый)

Гербның үзәк образы – канатлы барс – элекеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Җөмһүрияте гербындагы Ак барс – Татарстан җөмһүриятенең һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.

Төсләрнең символик билгеләре: алтын төс – нәфислек, матурлык, Татарстан җирләренең байлыгы; яшел төс – язның яшеллеге, Татарстанның яңадан тууы; ак төс – Татарстан кешеләренең чиста уйлары; кызыл төс – Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, көче, яшәеше, яши алганлыгы;Татарстан Җөмһүриятенең гербы әхләк байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, прогресс шикелле гомум кешелек сыйфатларны раслый.

Укытучы. Татарстан Республикасы флагы төсе нәрсәләрне аңлата? (җаваплар тыңлау)

(1 укучы укый)

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Ул — яшел, ак, кызыл төстәге тасмалардан торган тукыма.Татарстан Республикасы Дәүләт флагының төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел — яз, яңарыш; ак — сафлык төсе; кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш. Бергәлектә бу төсләр Татарстанны якты ниятле, үзенең киләчәген бөтен яктан тәэмин итә алучы, яңарыштагы республика итеп гәүдәләндерәләр.. Татарстан Республикасы Дәүләт флагының авторы — рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.

Укытучы. Укучылар, Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр? Аның турында нәрсәләр беләсез? (җаваплар тыңлау)

(1 укучы укый)

    Казан - Татарстан Республикасының башкаласы. Россиянең иң эре икътисадый, фәнни, мәдәни һәм спорт үзәкләренең берсе. Шәһәр Татарстанның төньяк-көнбатышында Иделнең сул як ярында, аңа Казансу елгасы койган җирдә урнашкан. Шәһәрдә 1 144 мең кеше яши. Татарстан Республикасы башкаласы - киң тармаклы тимер юл, автомобиль һәм һава юллары кисешкән урын. Ул Иделдәге иң зур елга порты да. 2005 елдан башлап, шәһәрдә метрополитен эшли.

Укытучы. Казанда тарихи һәм истәлекле урыннар бик күп.

Укучылар, сез нинди тарихи урыннарын беләсез? (җаваплар тыңлау)

(1 укучы укый)

Казанны - Кремль бизи. Ул Казанка елгасы буенда салынган. 1552 елда Казанны Иван Грозный штурмлый. Кремльнең агач стеналары яна, җимерелә. Ул яңадан төзелә. Спас башнясы таштан, Кремль стеналары кирпичтән төзелә. Менә Сөембикә манарасы. Ул җиде катлы. Кызыл кирпичтән салынган. Манара очында алтын ай балкый.

Укытучы. Бөек татар шагыйренә куелган шәһәрне бизәп тора. (5 слайд)

(1 укучы укый)

Габдулла Тукай һәйкәле — Татарстанның Казан шәһәре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан, татар шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәл.Һәйкәл скульпторы - Е.Х.Шулик.

Куелган вакытта - 1956 елда һәйкәлне бетоннан коялар. 2005 елда ул бронзадан ясатылып, кире үз урынына баса.

Укытучы. Татарстан Республикасының беренче Президенты кем?

(Җаваплар тыңлау)

(1 укучы укый)

Минтимер Шәрипович Шәймиев. 1937 елның 20 гыйнварында туган. 1959 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механизацияләү факультетын тәмамлый. Хезмәт юлы 1959-1962 елларда Мөслим ремонт–техник станциясендә инженер, баш инженер. 1962–1967 елларда Минзәлә «Сельхозтехника» районара берләшмәсе директоры булып эшли.

Укытучы. Безнең республикабызның хәзерге Президенты кем? (Җаваплар тыңлау)

(1 укучы укый) Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов. 1 март 1957 елда Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. 2010 елның 22 гыйнвар көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына «Бердәм Русия» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде. 4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде.

2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште. 2020 елның 14 сентябрендә узган Татарстан Президентын сайлауларда өченче срокка Татарстан президенты итеп сайлана.

Укытучы.Минем сезгә бер җыр тәкъдим итәсем килә. Тыңлап китик әле. (“Мөслимем – син бәллүр бишегем” җырын тыңлау)

Укытучы Ни өчен бу җырны тыңладык? (җаваплар тыңлау)

Укытучы. Олы Ватан Кече Ватаннан башлана. Нәрсә соң ул Кече Ватан ?

(җаваплар тыңлау)

Кече Ватан ул – туган авыл , туган нигез , әти-әни, әби-бабай , туган – тумача, күршеләр... Кече Ватан ул – уйнап үскән урам , елга-күлләр , кырлар , урманнар , кошлар, бөҗәкләр... Олы Ватанны ярату кече Ватанны яратудан башлана. Безнең кече Ватаныбыз турында .... сөйли.

(1 укучы укый)

Мөслим районы Татарстанның көнчыгыш өлешенә, Ык елгасы буена урнашкан. Төньяктан Актаныш, төньяк-көнбатыштан Минзәлә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан Азнакай һәм Сарман районнары, көнчыгыштан Башкортстан Республикасының Бакалы районы белән чикләнә. Мәйданы 1466,2 кв. м. Урман фонды — 27154 гектар, су фонды 718 гектар мәйданны алып тора. Сазлыкларның гомуми мәйданы 396 гектар.

Укытучы. Районыбыз символикасында нәрсә сүрәтләнгән һәм алар нәрсә аңлаталар? Парлап сөйләшеп алыгыз әле. (җаваплар тыңлау)

Укытучы. Үз авылыңны, аның тарихын, атаклы, дәрәҗәле шәхесләрен, истәлекле урыннарын, халыкның гореф-гадәтләрен белү бик мөһим. Мөслимебезнең шундый урыннары белән танышып китик әле.

(1 укучы укый) Музей 1989 елда Мөслим урта мәктәбенең туган як музее (җитәкчесе Нурдидә Галиева) фонды нигезендә оештырыла. Нигез салучылар — Наис Гамбәр (1947—2005), Рәйхан Хантимеров. Экспозицияләр табигать һәм археология, этнография (татар, рус, мари, керәшен), сугыш даны, Совет чоры, заманча Мөслим, районның танылган кешеләре, күргәзмәләр залларында оештырылган.

Укытучы. Җиңү паркында безнең районнан чыккан Советлар Союзы Геройлары бюстлары урнаштырылган. Фотолар карап китик әле. (ссылка буенча)

Укытучы. Районыбыз халкы ислам динен тота. Мәчетләребез Мөслим авылын бизәп тора, намаз тавышы күңеләгә тынычлык бирә.

(1 укучы укый) Мөслим мәчете — Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында урнашкан мәчет. 1990 елның 20 декабрендә рәсми төстә ачылган. Татарстан авылларында иң беренче булып торгызылган мәчетләрнең берсе. Мөслим авылының Кооператив урамы белән Октябрь урамнары чатында урнашкан (423970 ТР Мөслим районы Мөслим авылы, Октябрь урамы, 29а йорт). Мәчетнең имам-хатыйбы Нәбиев Ринас Ринар улы.

Укытучы. Һәр төбәкнең үзенә генә хас кабатланмас табигате, тарихы, халкының матур традиция йолалары, күркәм шәхесләре була. Сез кемнәрне беләсез? (җаваплар тыңлау)

(1 укучы укый)

Мөслим районыннан күп кенә билгеле шәхесләр чыккан.

Фән һәм  сәнгать эшлеклеләре: Марсель Вәлитов, Васыйл Гайфуллин, Гегель Гәрәев, Хатмулла Габдуллин, Марсель Бакиров, Флүн Мусин, Борис Тимеркәев, Равил Шәймәрдәнов, Никон Романович Егоров, Альберт Галләмов, Римма Николаевна Санникова, София Касыймова кебек галимнәр, кабатланмас моңы белән халкыбызга танылган талантлы җырчы Зифа Басыйрова, халык артистлары Наил Әюпов, Зөфәр Харисов, атаклы спорт мастерлары Виктор Шадрин, Фәиз Хуҗин безнең якташларыбыз.

Күренекле шагыйрь һәм язучылар Харрас Әюпов, Зөлфәт, Фоат Садриев, Флүс Латыйпов, Шәмсия Җиһангирова, Факил Сафин, Асия Мингаҗева, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Наис Гамбәровлар Мөслим табигатенең матурлыгыгыннан илһам алып иҗат итүче шәхесләр.

Мин районыбызның Геройлары, данлыклы уллары һәм кызлары белән горурланам!

Рефлексия.
Укытучы. Укучылар, без кайсы республикада яшибез? (җаваплар тыңлау)
Укытучы. Татарстан нинди республика? (җаваплар тыңлау)

Укытучы. Укучылар, хәзер белемнәребезне тикшереп китик әле. Җавапларыгызны бер биткә номер буенча язып барыгыз.

(2 минут вакыт бирелә).

Укытучы. Әйдәгез әле җавапларыбызны тикшерәбез. Үзегезгә нинди теләкләр әйтерсез? (җаваплар тыңлау)

Укытучы. Туган як һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каеннарын, урманнарын, көмеш сулы елгаларын, күлләрен, саф сулы чишмәләрен яратабыз.

Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә!

Кояшлы көн телим барыгызга.

Һәм иминлек телим илемә.

Сезнең алдыгызда яфраклар рәвешендә киселгән кәгазьләр, һәрберегез Ватаныбызга нәрсә һәм нинди теләк тели, шуны язсын һәм әлеге агачка элеп куйсын. Бергәләп илебезгә матур теләктә калыйк, чөнки без шушы туфыракта, шушы җирдә яралганбыз һәм яшибез.

(Агачка теләкләр язу)


Кушымта 1


Викторина “Туган ягым- Татарстан” (Сораулар)

  1. Дәүләт гербы кайчан булдырыла?

  2. Казан Кремлендә иң матур манараны әйтегез? Ул ничә яруслы?

  3. Язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә торган бәйрәм.

  4. Татарстан флагының төсләре нәрсәне аңлата?

  5. Татар халкының борынгы бабалары булып кемнәр санала?

  6. Республиканың төп табигый байлыгы?

  7. Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?

  8. Кама елгасының борынгы исеме ничек булган?

  9. КамАЗ йөк машиналары кайсы шәһәрдә җитештерелгән

  10. Алабуга шәһәрендә нинди танылган рәссам туган?

  11. Чистай шәһәрендә нинди завод бар?

  12. Татарстан дәүләт гимны кайчан кабул ителә?

  13. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән һәм ул нәрсәне аңлата?

Викторина “Туган ягым- Татарстан” (Җаваплар)

  1. Дәүләт гербы кайчан булдырыла? (1992 ел)

  2. Казан Кремлендә иң матур манараны әйтегез? Ул ничә яруслы? ( Сөембикә манарасы, 7 катлы)

  3. Язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә торган бәйрәм. (Сабантуй)

  4. Татарстан флагының төсләре нәрсәне аңлата? (яшел-яшәү, ак-сафлык, аклык, кызыл-көрәш)

  5. Татар халкының борынгы бабалары булып кемнәр санала? (болгарлар)

  6. Республиканың төп табигый байлыгы? (нефть)

  7. Республикабызның башкаласы нинди шәһәр? ( Казан шәһәре)

  8. Кама елгасының борынгы исеме ничек булган? (Чулман)

  9. КамАЗ йөк машиналары кайсы шәһәрдә җитештерелгән? ( Чаллы шәһәрендә

  10. Алабуга шәһәрендә нинди танылган рәссам туган? ( И.И.Шишкин?)

  11. Чистай шәһәрендә нинди завод бар? (Сәгать заводы)

  12. Татарстан дәүләт гимны кайчан кабул ителә? (1993ел)

  13. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән һәм ул нәрсәне аңлата?(Ак барс-ирек сөюче)



Кушымта 2.

Татарстан гербы

Гербның үзәк образы – канатлы барс – элекеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Җөмһүрияте гербындагы Ак барс – Татарстан җөмһүриятенең һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.

Төсләрнең символик билгеләре: алтын төс – нәфислек, матурлык, Татарстан җирләренең байлыгы; яшел төс – язның яшеллеге, Татарстанның яңадан тууы; ак төс – Татарстан кешеләренең чиста уйлары; кызыл төс – Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, көче, яшәеше, яши алганлыгы;Татарстан Җөмһүриятенең гербы әхләк байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, прогресс шикелле гомум кешелек сыйфатларны раслый.


Флаг

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Ул — яшел, ак, кызыл төстәге тасмалардан торган тукыма.Татарстан Республикасы Дәүләт флагының төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел — яз, яңарыш; ак — сафлык төсе; кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш. Бергәлектә бу төсләр Татарстанны якты ниятле, үзенең киләчәген бөтен яктан тәэмин итә алучы, яңарыштагы республика итеп гәүдәләндерәләр.. Татарстан Республикасы Дәүләт флагының авторы — рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.

Тукай һәйкәле

Габдулла Тукай һәйкәле — Татарстанның Казан шәһәре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан, татар шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәл.Һәйкәл скульпторы - Е.Х.Шулик.

Куелган вакытта - 1956 елда һәйкәлне бетоннан коялар. 2005 елда ул бронзадан ясатылып, кире үз урынына баса.


Минтимер Шәрипович Шәймиев.

1937 елның 20 гыйнварында туган. 1959 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механизацияләү факультетын тәмамлый. Хезмәт юлы 1959-1962 елларда Мөслим ремонт–техник станциясендә инженер, баш инженер. 1962–1967 елларда Минзәлә «Сельхозтехника» районара берләшмәсе директоры булып эшли.

Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов

1 март 1957 елда Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. 2010 елның 22 гыйнвар көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына «Бердәм Русия» фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде. 4 февраль көнне Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде. 2010 елның 25 март көнне Рөстәм Миңнеханов Казанда үткән махсус тантанада ант китергәннән соң Татарстан президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште. 2020 елның 14 сентябрендә узган сайлауларда Татарстан Президентын кабат сайладылар.


Мөслим районы

Мөслим районы Татарстанның көнчыгыш өлешенә, Ык елгасы буена урнашкан. Төньяктан Актаныш, төньяк-көнбатыштан Минзәлә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан Азнакай һәм Сарман районнары, көнчыгыштан Башкортстан Республикасының Бакалы районы белән чикләнә. Мәйданы 1466,2 кв. м. Урман фонды — 27154 гектар, су фонды 718 гектар мәйданны алып тора. Сазлыкларның гомуми мәйданы 396 гектар.

Мәчетләр

Мөслим мәчете — Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында урнашкан мәчет. 1990 елның 20 декабрендә рәсми төстә ачылган. Татарстан авылларында иң беренче булып торгызылган мәчетләрнең берсе. Мөслим авылының Кооператив урамы белән Октябрь урамнары чатында урнашкан (423970 ТР Мөслим районы Мөслим авылы, Октябрь урамы, 29а йорт). Мәчетнең имам-хатыйбы Нәбиев Ринас Ринар улы.

Шәхесләр

Мөслим районыннан күп кенә билгеле шәхесләр чыккан. Фән һәм  сәнгать эшлеклеләре: Марсель Вәлитов, Васыйл Гайфуллин, Гегель Гәрәев, Хатмулла Габдуллин, Марсель Бакиров, Флүн Мусин, Борис Тимеркәев, Равил Шәймәрдәнов, Никон Романович Егоров, Альберт Галләмов, Римма Николаевна Санникова, София Касыймова кебек галимнәр, кабатланмас моңы белән халкыбызга танылган талантлы җырчы Зифа Басыйрова, халык артистлары Наил Әюпов, Зөфәр Харисов, атаклы спорт мастерлары Виктор Шадрин, Фәиз Хуҗин безнең якташларыбыз.

Күренекле шагыйрь һәм язучылар Харрас Әюпов, Зөлфәт, Фоат Садриев, Флүс Латыйпов, Шәмсия Җиһангирова, Факил Сафин, Асия Мингаҗева, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Наис Гамбәровлар Мөслим табигатенең матурлыгыгыннан илһам алып иҗат итүче шәхесләр.

Мин районыбызның Геройлары, данлыклы уллары һәм кызлары белән горурланам!

10



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!