Просмотр содержимого документа
«Конкурска эссе: "Лаеклы хезмәт хакы"»
Лаеклы хезмәт хакы!
(“ Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек күтәрергә?” конкурска эссе)
Укытучылар турында фикер белдерергә кирәк булганда, һәркем “алар иң хөрмәтле кешеләр” дип әйтә. Ләкин заман белән заманны чагыштырган вакытта укытучының абруе төшкәнен күрәбез. Әлбәттә, аларны бик тә олылаган кешеләр дә бар. Бу тәрбиядән тора. Бер кеше, ун кеше, йөзләгән кеше шушындый мәкалә язып кына, укытучының абруен күтәреп булмый. Моны хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Беренче чиратта, матди якны исәпкә алырга кирәк. 90 нчы елларда тәртипсезлек “чәчкән аткан”,милициягә караш тискәре булган вакытта хөкүмәт аларның хезмәт хакларын бермә – бер күтәрде.Заводларда акча түләмәгән вакытта бик күп кеше эчке органнарга хезмәт итәргә керде. Мөгаллимнәргә әйләнеп кайтсак, аларның хезмәт хаклары республика буенча түбән иде, хәтта сугыш вакытында да укытучыларга пособиеләр бирелгән һәм алар беркайчан да терлек асрамаган.
Сугыштан соңгы мәгълүматны без М.Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романы, “Без – 41 нче ел балалары” повестьлары аша беләбез. Мәктәпләргә мөгаллимлек эшенә чын күңелдән бирелгән, балаларны яраткан, үз фәнен яхшы белгән укытучылар килгән. Ә хәзер мондый мөгаллимнәрне башка тармаклар үзенә җәлеп итә. Гаиләне матди яктан тәэмин итәр өчен, алар яратылган эшләрен ташлап, “озын берлек” артыннан китәргә мәҗбүрләр. Әле моңа кәгазь боткасы, бюрократия кебек сәбәпләр дә өстәлә.
“Мин балаларны яратам,башка җирдә эшләүне күз алдына китерә алмыйм” дип сөйләүчеләр – болар инде озак еллар мәктәптә эшләгән, эш урынын алмаштырырга курыккан мөгаллимнәр. Ә менә яшьләрне алып калу өчен, укытучының абруен күтәрү өчен лаеклы хезмәт хакы кирәк.
Хөкүмәтебез укытучылар өчен төрле программалар эшли,грантлар тәкъдим итә, конкурслар оештыра, ләкин бу мөмкинлекләрдән барысы да файдалана алмый шул. Мәктәпкә бала 7 яшендә килеп, балигъ булып чыгып китә икән, димәк, җәмгыятьне төзү өчен шәхесне мөгаллим формалаштыра. Шулай итеп, хөкүмәт иң беренче чиратта укытучы турында уйларга, аның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш.
Язды: Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кабирова Г.Р.