СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект открытого урока по татарскому языку для 3 класса

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока составлен для учащихся 3 класса. Тема урока "Күңелле татар теле" 

Просмотр содержимого документа
«Конспект открытого урока по татарскому языку для 3 класса»

Тема: БСҮ. «Туган көн – күңелле бәйрәм» (Йомгаклау дәресе)

Дәрес тибы: диалогик/монологик сөйләм.

Максатлар: 1.Диалогик–монологик сөйләмгә чыгу. Лексик - грамматик материалны сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерү.

2.Белемнәрне кабатлау, ныгыту.

3.Рус балаларын гадәти тормыш шартларында аралаша белергә өйрәтү; сөйләм әдәбенә күнектерү.

4. Балаларда кунакчыллык, әдәплелек сыйфатлары, бер – береңә ихтирам хисе тәрбияләү..


Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше:

1) - Хәерле көн, укучылар! Мин сезне бүгенге дәрестә күрүемә шатмын.

- Карагыз әле, балалар, бүген нинди матур көн!

- Сыйныфка кунаклар килгән! Исәнләшик әле.

Исәнмесез, кунаклар!

Рәхим итеп керегез!

Хәерле иртә сезгә!

Хәерле иртә безгә!

Матур итеп эшне башлыйк!

Өйрәнгәнне күрсәтик. (утырыгыз)

- Балалар, бүген ничәнче число? (бүген егерме беренче март, чәршәмбе көне, сыйныфта барысы да бар)


Укытучы максатлар белән таныштыра:

- Бүгенге дәрестә безгә таныш булган бәйрәмнәрне искә төшерәбез һәм аларга нәтиҗә ясап китәрбез.

- Туган көн бәйрәме кичәсенә барып кайтырбыз.

- Әдәплелек минутларын искә төшереп алырбыз.


Ләкин, бөтен эшләгән эшебез шушы әйтем сүзләренә кагышлы булыр. (тактада әйтем сүзләре язылган ) “ Кайда берлек – шунда көч ”,

Тәрҗемәсе ничек була? ( “Где дружба – там и сила»)

Ә Бәйрәмнәр темасына без башка әйтемне үтибез ” Һәр нәрсәнең – үз вакыты”, аларга шушы сүзләр бик килешә,чөнки бәйрәмнәр исемнәре бик күп. Аның тәрҗемәсе ничек була? ( “ Всему своё место”)

2. Бәйрәмнәрне төркемнәргә бүлү.

- Сез нинди бәйрәмнәр белән таныш ? Балалар, тулы җөмләләр төзеп әйтәбез: Мин Яңа ел бәйрәмен яратам, чөнки ул күңелле була. Ә мин 8 март бәйрәмен яратам, ул әниләр кәне.....)

- Менә күпме бәйрәм исемнәрен әйтеп бирдегез. Ләкин аларның тәртибе юк. Бәйрәмнәргә, берсе артыннан берсе килсен өчен, ярдәм итәргә кирәк. - Ә хәзер сезгә беренче бирем.

- Балалар, өстәлегездә кызыл конверт ята, ачып карыйк әле. Анда нәрсә бар икән? (без саннарны күрәбез).

- Бу нинди саннар? ( микъдар саннары)

- Микъдар саны нинди сорауга җавап бирә ? ( Ничә?)

- Микъдар санын тәртип санына әйләндереп буламы ?( Әйе, -нче,-нчы кушымчаларын өстәргә кирәк).

- Балалар, шушы саннар артында нинди бәйрәм качып утыра? Бәйрәм исемнәрен тәртип саннары белән кушып яңа җөмләләр төзибез) (1,4,5,7,8,9,12,21,23,30,31)

- Бәйрәмнәрне саннар белән туры китереп әйткәч, без бит аларны төркемгәдә бүлә алабыз. Нинди төркемнәргә бүлик икән?

Укучылар:

- Дәүләт бәйрәмнәре төркеме.

- Милли бәйрәмнәр төркеме.

- Халыкара бәйрәмнәр төркеме.

- Дини бәйрәмнәр төркеме.

Укытучы:

Ничә бүлек килеп чыкты? ( 4 бүлек) Шушы 4 бүлекне бер зур Тематик төркем дип атыйлар.

Укучы:

- Ә бәйрәмнәрне тагын ел фасыллары да тәртипкә сала, чөнки

Кышын, Язын, Җәен, Көзен үз бәйрәмнәре була?

Укытучы:

  • Дөрес.

  • Менә сезгә икенче бирем. Зәңгәр конверт өчендә сүзләр бирелгән, бу сүзләр бер бәйрәм турында сөйли. Сезгә нинди бәйрәм икәнен беләргә һәм тулы җөмлә тезеп әйтергә кирәк.

( 1нче өстәл: чыршы, Кыш Бабай, гаилә )

( 2нче өстәл: күңелле, чәчәкле, матур)

( 3 нче өстәл: моңсуланалар, шатланалар, кадерлиләр)

(выслушать ответы)



Укытучы:

  • Ә хәзер өченче бирем. Кирәкле рәсемне сайлап, шушы таблицаны тутырабыз. Һәр бәйрәм үз урынына утырырга тиеш.

- Менә эшне бетердек дияргә була. Әйтем сүзе үтәлде.

3.Туган көн бәйрәменә керү.

Укытучы:

- Балалар, һәр кешенең бик тә көтеп алган, иң матур, иң күңелле бәйрәме бар. Ул нинди бәйрәм ? ( Туган көн бәйрәме).

Аны нинди төркемгә кертеп була икән? Бу дәүләт бәйрәме дә түгел, милли бәйрәме дә түгел, ләкин һәр кемгә билгеле һәм кадерле?

  • Бу бәйрәм минем бәйрәмем” - дип әйтәләр балалар.

  • Менә бүген Валериянең туган көне. Әйдә, Валерия, уртага чык әле. Туган көнең күңелле булсын өчен дусларыңны чакырырга кирәк.Син чакыру төреләрен беләсеңме?

Валерия: Әйе, телефоннан шалтыратып чакырып була.

Укытучы: Әйдәгез, шушы төрене уйнап күрсәтик.

Валерия: Алло, Арина, исәнме?

Арина: Исәнме, Валерия.

Валерия: Һәлләр ничек?

Арина: Яхшы.

Валерия: Арина, мин сине туган көнемә чакырам. Бүген сәгать дүрткә кил, яме? Минем адресым Литвинов урамы 7 нче йорт.

Арина: Рәхмәт, килермен.

Укытучы: Чакыруның икенче төре дә бар. Валерия, беләсеңме? Валерия: Беләм. Урамда, мәктәптә очратып чакыру.

Укытучы: Әйдәгез, шушы төренедә уйнап күрсәтик. (Балалар басалар,тәнәфес вакытын күрсәтәләр. Валерия Ниязны туктата).

Валерия: Нияз, сәлам!

Нияз: Сәлам, Валерия.

Валерия: Нияз, мин сине Туган көнемә чакырам. Кичке сәгать дүрткә кил, көтәм. Минем адресым Литвинов ур. 7 нче йорт.

Нияз: Рәхмәт, килермен.

Валерия: Динар, сине дә чакырам, килегез.

Укытучы: Валерия, ә чакыруның өченче формасын беләсеңме?

Валерия әйтә: Ул чакыру кәгазе җибәрү ( тактада тәрле сүзләрдән чакыру кәгазен тәзи һәм укып чыга) .

Кадерле дусларым! Мин сезне кичке сәгать дүрткә Туган көнемә чакырам.

Минем адресым Литвинов урамы 7 нче йорт.

Казанның иң матур җирендә –

Минем йортым урнашкан.

Малайлар һәм кызлар,

Сезне кунакка кетәм! Валерия.

Укытучы:

Валерия, син дусларыңны кунакка чакырдың, без сине табын әзерләргә җибәрик.

  • Балалар, кунакка барыр өчен безгә котлау открыткасын язырга кирәк, бүләк сайларга кирәк һәм әдәплелек кагыйдәләрен искә тешерергә кирәк. Яшел конверт эчендә бирем: Ситуатив күнегү. (парларда сөйләшү) - отвечает один из группы

( 1нче группа котлау открыткасын тези)

Дустым, Сине Туган Көнең белән котлыйм !

Сиңа сәламәтлек, укуыңда уңышлар, бәхет, шатлыклар телим !

Синең дусларың ... .


( 2 нче группа бүләк сайлый:

- туган көнгә нәрсә бүләк итәргә мөмкин?

- Туган көнгә .. китап, курчак, уенчык, каләм, альбом бүләк итәргә мөмкин.)

( 3 нче группа әдәплелек кагыйдәләрен сөйли) ( 2 минут)

Табын янында:

- акыллы, тәртипле балалар кунакта үз - үзләрен матур тота;

- кычкырып сөйләшмиләр;

- «зинһар», «рөхсәт итегез» сүзләрен кулланалар;

- авызны чапылдатырга ярамый;

- тиз ашарга ярамый;

- алдан ашый башларга ярамый;

- ризыкны сайлап алырга ярамый.


Валерия каршы ала:

- Табынга рәхим итегез!

- Әйдә, өстәл янына рәхим ит!

- Я инде, тагын бер чынаяк чәй эч!

- Бәлешне ашагыз әле!

- Чәкчәк белән сыйланыгыз!

- Өчпочмактан авыз итегез!

- Ашыгыз тәмле булсын!




Укытучы: Матур итеп күңел ачсаң гына бәйрәм ямьле була. Туган көн җырларын, уеннарын искә төшерик.

Тимур:

Әйдә, Валерия, уртага чык әле.Балалар, түгәрәк ясап Валерия өчен җырлап алыйк

Бүгенге туган көнеңә

Без пешердек ак калач

Менә шундый ул биек,

Менә шулай тәбәнәк

Туган көнең мул булсын,

Туган көнең бай булсын

Өстәлеңдә ипи-тоз,

Дусларыңа якты йөз.


Адель: Әйдәгез уйнап алыйк. 9Уен оештырыла):

Салдым йөзек, салдым йөзек, кемдә йөзек, йөгереп чык.

( Җаза бирелә).

Бу йөзеккә – шигырь сөйләргә (Нияз)

Бу йөзеккә – табышмак әйтергә (Карим)

Бу йөзеккә – шигырь (Тимур)

Бу йөзеккә – санамыш (Ульяна)

Бу йөзеккә – шигырь (Алсу)

Бу йөзеккә – 5 тапкыр сикерергә, әтәч булып кычкырырга (Валерия)


Бәйрәм тәмамланды саубуллашабыз.









Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!