СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект урока татарского языка по теме "[й] авазы, Йй хәрефләре". 1 класс

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Материал разработан для учителей татарского языка и литературы.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока татарского языка по теме "[й] авазы, Йй хәрефләре". 1 класс»

Тема: [й] авазы, Йй хәрефләре (36-37 нче битләр)

Максат: [й] авазы белән таныштыру, бу авазны аерып алып әйтергә өйрәтү; сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү; сүз башында й хәрефеннән соң о яки ө хәрефләре генә язылуын аңлату.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет күнекмәләре:

Авазны белдерүче хәрефләрне белү, авазга бәяләмә бирү

УУГ

Шәхси: авазларны сөйләмдә дөрес әйтү, куллану

Регулятив: авазның сүздәге урынын билгеләү, тартык, сузык авазларны аеру.

Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.

Коммуникатив: сүзлек хәзинәсен баету.

Җиһазлау: электрон такта, презентация, дәреслек

Дәрес барышы

I. Оештыру.

Кыңгырау чың-чың итә,

Безне дәрескә дәшә!

- Хәерле көн, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз!

II. Белемнәрне тигезләү.

Кабатлау:

– Укучылар, без нинди хәрефләр белән таныш? (Җаваплар: а, ә, о, ө, у, ү, э, ы, и, м, н, л, ң, р).

- Алар нинди 2 төркемгә бүленәләр? (Сузык һәм тартык аваз хәрефләре)

- Сузык аваз хәрефләре турында нәрсә беләсез? (аларны сузып, “җырлап” була, әйткәндә авыздан чыккан һава агымы сизелми, алар калын һәм нечкә, парлы булалар, өчесе – э, ы, и – парсыз)

- Тартык аваз хәрефләре турында ни әйтерсез? (аларны сузып, “җырлап” булмый, әйткәндә авыздан чыккан һава агымы каршылыкка очрый, алар яңгырау һәм саңгырау булалар).

III. Уку мәсьәләсен кую.

1. “Сүзне тап” уены.

- Укучылар, мин бер сүз уйладым, ләкин сезгә аны әйтмим. Сезгә бу сүзне табар өчен бик тә игътибарлы булырга кирәк. Мин аның һәр хәрефе турында табышмак әйтермен, ә сез аларны каләм белән дәфтәрләрегезгә яза барырсыз. Онытып җибәргән яки таныш булмаган аваз хәрефләрен буш шакмак белән билгеләрсез. Димәк, сүзне язабыз. Аның беренче хәрефе – безнең Мәрьямнең исемендә беренче хәреф (м). Икенче хәреф – алфавитта беренче торучы (а). Өченче хәреф – Алсу исемендә икенче булып тора (л). Дүртенче хәреф – “таш” сүзендә икенче (а), бишенче хәреф – “ай” сүзендә икенче (укырга өйрәнеп килгән, хәрефләрне яхшы белгән балалар, әлбәттә, й хәрефен язачак, белмәүчеләр буш шакмак калдыра, и, е хәрефләрен дә язып куярга мөмкиннәр. Укытучы дәфтәрләрдәге сүзләрне карап чыга ).

- Укучылар, афәрин, сез бу сүздәге дүрт хәрефне дөрес тапкансыз, ә менә бишенче хәреф берничә вариантта язылган. Кемнеке дөрес икәнен бергәләп ачыкларбыз, ә хәзергә ул хәреф урынына мин буш шакмак куеп торырмын (тактага язып куела: мала ).

- Укучылар, мин әйткән “ай” сүзендә икенче аваз нинди? ([й]). Әйдәгез, бергәләп әйтеп карыйк. (Әйтеп карау).Бәлки кемдер бу авазның хәрефен дә беләдер? Кем тактага язып күрсәтергә тели? (Бер яки берничә укучы тактага чыгып яза).

2. Укучылар, димәк, бүгенге дәрестә нинди аваз, нинди хәреф турында сөйләшербез? ([й] авазы, Й хәрефе).

- Дөрес. Әйдәгез, буш шакмакка әлеге аваз хәрефен язып куйыйк. Димәк, яшеренгән сүз – “малай”.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Дәреслек белән эш.

- Укучылар, дәреслекнең 36 нчы битен ачабыз. Без биредә нинди рәсемнәр күрәбез? (Тай, малай, маймыл. “Тай” – ат баласы, ягъни колын).

- Тай, малай сүзләрендә [й] авазы сүзнең кайсы урынында килгән? (Сүз ахырында).

- Маймыл сүзендә [й] авазы кайсы урында килгән? (Сүз уртасында).

2. [й] авазына характеристика бирү.

- Ничек уйлыйсыз, [й] авазы хәрефе тартыкмы яки сузыкмы? (фикерләрне тыңлау. Нәтиҗә: [й] – тартык аваз).

- [й] авазы нинди тартык аваз? (авазларның яңгырау яки саңгырау булуын ачыклау максатыннан, балалар бармакларын бугазга куеп, авазны әйткәндә тавыш бармы яки юкмы икәнен билгелиләр, димәк, [й] –яңгырау тартык).

- Укучылар, сез тактада [й] авазының хәреф белән билгеләнешен дөрес яздыгыз. Хәзер баш һәм юл й хәрефенең язылышын кабат карап алыйк (электрон тактада күрсәтелә).

- Димәк, [й] авазы турында нәрсә белдек? ([й] авазы – яңгырау тартык аваз, ул Йй хәрефләре белән билгеләнә).

3.Физкультминут

- Кемнәрнең исемендә й хәрефе бар – басыгыз, кемнәрнең фамилиясендә й хәрефе бар – басыгыз һәм кулларыгызны югары күтәрегез, кемнәрнең әнисенең исемендә бу хәреф бар – бер урында сикерегез.Тынычландык. Мин бишкә кадәр саныйм, ә сез бу хәреф кергән сүзләр уйлагыз. Бер, ике,..., биш. Утырыгыз. Нинди сүзләр уйладыгыз? (укучыларны тыңлау).

4. И һәм Й хәрефләрен чагыштыру.

- Укучылар, й хәрефе язылышы буенча без өйрәнгән нинди хәрефкә охшаган? (и хәрефе өстенә куелган билгегә карап, [й] авазын белдергән хәрефнең “кыска и” дип аталуын әйтү. Й хәрефенең исеме аның аваз мәгънәсеннән чыгып түгел, ә и хәрефе өстенә куелган “кыскалык билгесе” булуга карап бирелгән).

5. Уку күнегүләре.

а) Ләйлә, курай, уйный сүзләренә анализ ясау, иҗекләп һәм орфоэпик дөрес әйтеп уку. Сүзләрдә аваз формасы белән хәреф формасы туры килүен күрсәтү ([й] авазының калын һәм нечкә яңгырашы).

б) [й] авазын сузыклардан соң һәм сузыклар алдына куйдырып укыту (кушылма һәм кушылма булмаган иҗекләрне билгеләтү).

в) йо, йө кушылмаларында һәм сүз башында й хәрефеннән соң о яки ө хәрефләре генә язылуга игътибарны юнәлтү. Баганалап бирелгән сүзләрне иҗекләп, орфоэпик дөрес әйтеп уку.

6.Сюжетлы рәсем өстендә эш.

7. Йй басма хәрефләрен дәфтәрләрдә язу.

V. Рефлексия.

- Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсә белдек? (Җаваплар)

- [й] авазы турында өйрәнгәннәрне пышылдап үз - үзегезгә сөйләп карагыз әле, ә хәзер парларда бер – берегезгә сөйләгез. Кемнәр басып, сыйныф каршында сөйләргә әзер? ([й] авазы – яңгырау тартык аваз, ул Йй хәрефләре белән билгеләнә; сүзнең башында, уртасында, ахырында була; калын һәм нечкә яңгырый; йо, йө кушылмаларында һәм сүз башында й хәрефеннән соң о яки ө хәрефләре генә языла).

VI. Йомгаклау.

- Афәрин, укучылар, дәрес тәмам.



Файдаланган материал:

1. Әлифба: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фында эшләүче укытучылар өчен метод. әсбап/ И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова. – Казан: “Мәгариф - Вакыт” нәшр., 2014

2. И.Х.Мияссарова , Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!