СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“К??елле татар теле д?ресе”, 3 нче сыйныф, “Дуслар” хик?ясе.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Р.З.Х?йд?рова, Г.М. ?хм?т?анова “К??елле татар теле" д?реслеге буенча д?рес планы, 3 нче сыйныф, 

Просмотр содержимого документа
«“К??елле татар теле д?ресе”, 3 нче сыйныф, “Дуслар” хик?ясе.»

Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле дәресе”, 3 нче сыйныф, 101-103 нче битләр.

Дуслар.

Игорь белән Федя- дуслар. Җәй көне бергә футбол уйныйлар, кыш көне чаңгы шуалар. Алар икесе дә бик яхшы шуалар.

Менә бүген чаңгы ярышы була. Малайлар бергә чаңгы ярышына киттеләр.Тиздән финиш. Алар бергә киләләр иде. Кинәт Игорь егылды. Аның чаңгысы сынды, аягы авыртты. Ә финиш бик якын. Федяга нишләргә?


Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес – ЛКФ

2 нче дәрес – ЛГКК

3 нче дәрес – Д/МС

Циклдагы 3 нче дәрес диалогик, монологик сөйләм дәресенең үрнәк планы.


Тема: “Дуслар” хикәясе.

Дәрес тибы: диалогик, монологик сөйләм.

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

  • Дуслык турында сөйли белүне камилләштерү, уңай сыйфатларны күрсәтә белү;

  • Дус булу серләрен сөйли белүне камилләштерү.


Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-уку хезмәтендә әзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү;

- парларда һәм күмәк эшли белү.


Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-дус булу сыйфатларының кирәклеген төшендерү;

- тормыш ситуацияләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирергә өйрәтү;


2. Укучыларга җиткерә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- үзеңнең дусларыңның барлыгы, юклыгы турында әйтү;

- дустың турында сөйли белү.

Җиһазлау: дәреслек (21-23 нче битләр), методик ярдәмлек.

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

1. уңай психологик халәт тудыру.

2. дежур укучы рапорты.


II. Өй эшен тикшерү.


III.”Дуслар” темасы буенча алдагы дәресләр материалын гомумиләштереп кабатлау.

  1. Дәреснең белем бирү максаты укучылар берлектә билгеләнә, тактага языла.

(Ребята, на этом уроке мы должны оценить свои умения говорить по теме «Дуслар». Давайте мы в начале обозначим, о чем мы должны говорить по этой теме. «Дуслар» темасы буенча без нәрсәләр сөйләшә алабыз? (Укытучы дәреснең белем бирү максатында күрсәтелгән сөйләм үрнәкләрен әйттерерлек итеп укучылар белән әңгәмә алып бара)

2. Укучылар экрандагы сорауларга җавап бирәләр.

- синең дустың бармы?

- сез аның белән бергә нишлисез?

- дустыңның уңай сыйфатлары нинди?

- дустыңның тискәре сыйфатлары бармы?

- син дустыңа һәрвакыт ярдәм итәсеңме?


IV. «Дуслар» тексты буенча диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү.

1.Сорауларга җавапны хикәядән тап.(дәреслек, 23 нче бит, 10 нчы күнегү)

2. Дополни диалоги, поговори с соседом по парте. (дәреслек, 21 нче бит, 4 нче күнегү)

3. Хәзер дустыгыз турында сөйләгез.Бер-берегезне тыңлагыз, кабатламаска тырышыгыз.

4. Хикәядәге малайларның дуслыгы нинди?(дөрес җавапны сайлап алыгыз)

- бер-береңне хөрмәт итүгә корылган дуслык;

- алдауга корылган дуслык;

- икейөзлелеккә корылган дуслык.

5. Дус булу кагыйдәләрен искә төшерү.

- Дусны авыр хәлдә калдырырга ярамый.

- Дуска игътибарлы булырга кирәк.

- Дуска авыр чакта ярдәм итәргә кирәк.


V.Өй эше.

11нче күнегү, 23 нче бит.









Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!