СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Курчак батыр" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Курчак батыр" шигыре буенча план-конспект. Укытчылар өчен ярдәмлек

Просмотр содержимого документа
«"Курчак батыр" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе»

Әдәбият. 4 нче сыйныф

Дәреснең темасы: “Бари Рәхмәтнең “Курчак батыр” әкиятендә арттыру алымнары”

Максат.1. Бари Рәхмәтнең “Курчак батыр” әкиятенә аның бөтен жанр сыйфатларын исәпкә алган филологик анализ ясау.

2) Укыганга нигезләнеп, төрле алым, метод һәм эш төрләре кулланып, әдәби текст өстендә эшләү күнекмәсен үстерү

3) Укучыларда яхшы сыйфатлар тәрбияләргә омтылу

Җиһазлар.

  1. Оештыру мизгеле.

  2. Текст өстендә филологик анализ.

(1нче слайд тактада тора)

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә! Әдәбият дәресен башлыйбыз. Сезгә нинди өй эше бирелгән иде әле?

- Б.Рәхмәтнең “Курчак батыр” шигырен укып килергә бирелде. (Әйтмәсәләр, авторын сорыйм.)

- Димәк, сез әкиятнең эчтәлеге белән таныш. Шулай да мин бүген сезгә бу әкият өстендә эшләргә тәкъдим итәм. Сезнең алдыгызда текстның басма варианты ята. Алыгыз әле шушы кәгазьләрне. (2 нче слайд чыга)

Укучылар тактага игътибар итегез әле. Без бу әкиятне шушы алым ярдәмендә тикшерәчәкбез. Моның өчен кызыл, яшел төстәге фломастерларны яки карандашларыгызны һәм ручка әзерләп куюгызны сорыйм. Игътибар! Әкияттәге ошамаган урыннарны кызыл төс белән, ә кызык булган урыннарны яшел төс белән яктыртыгыз (сызыгыз, билгеләгез).

(Ошамый: аз ашаталар дип зарлана, өйгә сыймый, крокодил йота. Ошаса – яхшы, димәк, әсәр сезгә тулысынча ошаган).

- Ә ни өчен ошамады укучылар? Ә ник сезгә бу урыны кызык булып тоелды? (Кызыл төс – 2 баладан, яшел төс 3 баладан сорыйм). Тагын?

- Без сезнең белән әкиятнең ошамаган җирләре, кызык булган өлешләре турында сөйләштек. Ә тагын сез әкиятнең кайсы урыны турында сөйләшер идегез? (Кыенсынса – Күрәм, сез авырсынасыз - күчәм).

- Ә хәзер инде, дәрес дәвамында сезнең сөйләшәсе килгән урыннарга җаваплар эзлибез.

III. Максат кую һәм максатка ирешү юллары

- Әлеге әкиятнең төп герое кем?

- Курчак батыр.

(Ромашка түгәрәге тактада.)

- Укучылар, хәзер ромашка таҗларын алып, Курчак батырга хас булган 2-3 һәм сез әһәмиятле дип санаган сыйфатларын дәреслектән табып алып языгыз. Язып бетергәч ромашка таҗына язылганны укыйсыз һәм тактага элә барасыз.

- Карагыз әле, сез нинди кызык сыйфатлар тапкансыз. Күп ашый, көчле, батыр, матур. Ә ни өчен сез аны көчле дип уйлыйсыз?

(Имән күтәрә..)

- Ә гадәттә, кеше бер имәнне җилкәгә салып кайта аламы?

- Юк.

- Ә Курчак батыр кебек бер сарыкны берьюлы ашап буламы?

- Булмый.

Шулай булгач автор нинди әдәби алым куллана? (Нигә шундый итә ул аны?)

- Арттыру алымы куллана. (Әйтмәсәләр – чыннан да, кеше имән дә күтәрә алмый, бер сарыкны да ашап бетерә алмый. Мондагы хәлләр чынбарлыкта булмастай итеп бирелгән. Бу, укучылар, гипербола дип атала. )

3 слайд. Менә карагыз әле, әдәби терминнар сүзлегендә гипербола шулай бирелә.

(Физкультминутка)

- Китаптагы беренче сорауның (71 нче бит) ике җөмләсен укыйк әле. (Сорауны бер укучыга укытам).

- Ашыйсы килә, усал, көчле ул

- Безнең батыр, әлбәттә, аларны коткара. Ә ничек?

- Сугыша, көрәшә, яралый.

- Ә сез беләсезме, иң кызыгы шунда, бу крокодил начар балаларны ашаса гына тамагы туя икән. Ә балаларның кайсы сыйфатларын сез начар дип саныйсыз?

- Сүз тыңламый, әти-әнисен тыңламый...

- Әйдәгез, Курчак батырга балаларны коткарырга булышабыз. Ничек булышыйк? (Хәтерлисезме, мин сезгә начар сыйфатлары булган балаларны гына крокодил йота дигән идем. Алар нинди булырга тиеш? Яхшы, тырыш, эшчән – әйтмәсәләр.

- .......

IV.Рефлексия.

- Укучылар, менә сез әйткән фикерләрне мин менә шушы слайдка урнаштырдым. 4 слайд (эшчән, акыллы, ярдәмчел, түземле, әти-әнисен хөрмәт итә, кешеләрне рәнҗетми, начар сүзләр әйтми).

- Афәрин, балалар. Курчак батырга балаларны тәрбияле итәргә булыштыгыз. Бүгенге дәресне мин Энҗе Авзалованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә. (5 слайд)

- Дәрестә катнашкан ...,....,... 5 ле билгесе куям.















Үзбәя

I Бүгенге дәресне үткәрү өчен түбәндәге максатларны куйдым:

1) Бари Рәхмәтнең “Курчак батыр” әкиятенә аның бөтен жанр сыйфатларын исәпкә алган филологик анализ ясау.

2) Укыганга нигезләнеп, төрле алым, метод һәм эш төрләре кулланып, әдәби текст өстендә эшләү күнекмәсен үстерү

3) Укучыларда яхшы сыйфатлар тәрбияләргә омтылу

Куелган максатларга ирешү өчен, өй эшен үзләштерүне мониторинглауны күзаллап, укучыларга инсерт дип аталган текстны сүтү системалы алымы кулланылды. Бу алымның отышлы ягы шунда, ул текстка кат – кат мөрәҗәгать иттерә, мөстәкыйль фикерләргә дә урын калдыра.

II Төп геройга сыйфатнамә биргәндә, системалы, эшлекле якын килүне уңышлы дип таптым, чөнки укучыга мөстәкыйль эш өчен дә вакыт бирелә. Үз фикерен башкаларга җиткерү мөмкинлеге дә тудырыла.

III А. Яхин дәреслегендә әдәби терминнар өстендә эш эзлекле рәвештә алып барыла. Әлеге дәрестә гипербола терминын ныгыту күздә тотылды. ФДББС ы нигезендә бу терминны ныгыту укучыларның үзләре тарафыннан башкарыла һәм шаблон ярдәмендә ныгытыла. 3 нче слайд нәкъ шуңа юнәлдерелгән иде.

Ниһаять, һәр әдәбият дәресе тәрбияви юнәлештә булырга тиеш. Шуны күздә тотып, укучылар алдында проблемалы сорау куелды. (Хәтерләсәгез, крокодил начар балаларны йота). Һәм шуны чишү юллары эзләнелде. ФДББС на әйләнеп кайтсак, дәрестә укытучы фасилитатор гына. Мин шул кысалардан чыкмаска тырыштым.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!