СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Квест – уен “Мавыктыргыч сәяхәт” (ачык белем бирү эшчәнлеге)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

-уен формасында балаларның урамда йөрү, урам аша чыгу күнекмәләрен ныгыту;  -ситуатив мәсәләләр чишәргә өйрәтү;  -балаларда игътибарлылык, уйлау, күзаллау сәләтләрен үстерү, ярдәмче сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: рәсемнәр, , юл билгеләре.

БАРЫШЫ

Балалар карагыз әле нинди матур көн бүген,әйдәгез елмаеп бер-беребезгә хәерле көн телик.

Хәерле көн, миңа!

Хәерле көн, сиңа!

Хәерле, көн сезгә!

Хәерле көн, барыбызга!

Тәрбияче Балалар, әйдәгез музыка  шөгыленә киттек.

Әйдәгез бергә белгән шигырьне искә төшереп барабыз.

Бергәләшеп басабыз,

Сәяхәткә барабыз.

Без атлап та барабыз, (балалар атлап бара)

Сикереп тә алабыз (сикереп алалар.)

Арып китcәк, без туктап, (туктыйлар, бер урында тыпырдыйлар)

Аякларны язабыз.

 

Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар, юл билгеләре турында бик күп табышмаклар беләбез бит. Мин сезгә шуларны әйтеп барам, ә сез миңа җавапларын әйтерсез. Табышмаклар:

1. Барам, барам, очы юк. (юл)

2.Дүрт дөбердек, ике елтырык, бер ыҗгырык. (Машина)

3. Ике аяклы үгез, маңганда куш мөгез . (велосипед)

4. Җәен, көзен, яз, кышын, иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен, телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен. (светофор)

Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар. Мин сезгә бер рәсемнең өлешен бирәм, сез аны җыеп барыгыз, уен ахырында ул сезгә кирәк булачак. (Рәсемнең бер өлешен бирә)

Музыка  залына керә торган ишектә юл билгеләре күрәләр:

   

“җәяүлеләргә йөрү тыела, казу эшләре алып бырыла, сул якка хәрәкәт итегез”

Балалар монда нинди билге куелган. ( Балалар белән билге турында сөйләшү, фикер алышу) Без физкультура залына бара алмыйбыз, юлыбызны дәвам итеп нишлик икән.( Балаларның фикерләре тыңлана)

Рус теле шөгылен үткәрә торган кабинетка керү: балаларны  Светофор булып киенгән тәрбияче каршы ала:

- Исәнмесез, балалар! Сезне күрүемә мин бик шат. Ә сез мине таныдыгызмы? Мин – Светофор, минем патшалыгыма килгәнегез өчен мин бик шат. Балалар сез һәр көн иртән бакчага киләсез, еш кына юлда буласыз. Без бүген юл һәм юл билгеләре турында сөйләшербез, юлда йөрү кагыйдәләрен ныгытырбыз, “ Тылсымлы светофор патшалыгы”нда кунакта булырбыз, биремнәр үтәрбез, үзебезнең белгәннәребезне күрсәтербез.

1бирем: “Юл билгесен дөрес җый”

(Ике өстәлдә конверт эчендә киселгән юл билгеләре бирелә. Ике  командага бүленеп киселгән юл билгеләрен дөрес җыярга,нәрсә аңлатканын әйтә ) Сезгә дөрес җавап өчен рәсем .

2 конкурс: “Сорауга-җавап”.

1 минут эчендә командаларга сораулар бирелә.Шушы вакыт эчендә аларга тизрәк җавап бирергә кирәк.

1.Автобус көтү урыны. (тукталыш)

2.Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

 3.Светофорның ничә төсе бар? (3)

4.Машина юлы аша ничек чыгарга? ( зебра аша,  .....)

5.Велосипедта ничек йөрергә ярамый? (кулны җибәреп)

6.Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

7.Җәяүле юлы.( тротуар)

8.Автобусны ничек әйләнеп узарга? (арттан)  Сезгә дөрес җавап өчен рәсем

9.Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

10.Зебра ничә төсле? (2)

Светафор: Бик тиз минем сорауларыма җавап бирдегез. Менә рәсемнең тагын бер өлешен алыгыз әле.

3 бирем: Светофор: Булдырдыгыз, балалар, бигрәк зирәк, акыллы булып чыктыгыз. Хәзер рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле. Монда нинди кагыйдәләр бозыла? (Балалар рәсемнәрдә күрсәтелгән ситуатив мәсьәләләрне чишәләр.

Ә хәзер билгедәрне интерактив уен ярдәмендә ныгытыйк: ИГРА ДОРОЖНЫЕ ЗНАКИ.

Рәсемнең өлеше бирелә.

 

Хәзер рәсемнәрне берләштереп карыйк әле. Нинди билге килеп чыкты. Әйе, Безгә җәяүлеләргә барырга ярый. Менә шул билгеләрне безнең юл макетына да куеп күрсәтегез эле, балалар, ( өстәлдәге макетка билге төзү, шул  вакытта әңгәмә алып бару.)

Балалар музыка залына юлларын дәвам итәләр.

Бию

Монда да безне яңа биремнәр көтә икән.

1 нчесе эстафета: 2 урындык, , 2 самокат. ( Балалар бер урындыктан икенче урындыкка самакатта  белән  баралар, һәм кире самокатта кайтырга тиешләр. )

Кызыклы автомульти”

  1. Кайсы мультфильм героеның яраткан транспорты – велосипед булган? (Почтальон Печкин)
  2. Түбәдәге кайсы җанвар юлны аркылы чыгу урынын күрсәтә? (Зебра)
  3. Леопольдның ике тәгәрмәчле яраткан транспорты?(вилосипед)
  4. Хоттапыч бабай нәрсә белән очкан?(ковер самолет)

Җәмәгать транспортында билетсыз баручыны кем дип атыйлар? (Куян)

  1. Махсуз билгеләнештәге автомобильне тап.(Полиция машинасы)

 “Нинди транспорт тавышы” (Балаларга төрле транспорт тавышлары яңгырый, алар шуны танып әйтергә тиеш).

Тәрбияче: Балалар әйдәгез әле, без бит светофор турында бик күп шигырьләр беләбез. Шуларны сөйләп китик.

Сәлим.   Күңелле светофор.

Урамны чыккан чакта,

Башта карагыз чатка.

Анда яңа зур фонарь –

Светофор диләр аңар.

Һаман уяу була ул,

Аннан гына сора юл.

Күзләре аның өчәү,

Шулар белән сөйләшә:

Кызыл ут – чыгу юлы

Сары ут – сабыр ит,

Яшел ут – юл ачык, әйдә чык.

Зилә.  Мин – светофор.

Һәр баланы күзәтәм.

Юлны аркылы чыгарга

Юл йөрергә өйрәтәм.

Рүфинә. Светофорның 3 сүзе.

Урамнарны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп,

Чатта тора, светофор

Сакта тора светофор.

Янып тора 3 күзе.

Күреп тора ич безне,

Әйтеп тора 3 сүзне:

  • Кузгалма!-ди кызыл күз.
  • Сабыр!-дия сары күз.
  • Ярый!-дия яшел күз.

Шулай ук юл билгеләре турында да белемнәребезне ныгыттык. Юл билгеләрен дә яңадан искә алыйк әле.

«Куркыныч борылыш» билгесе:     Нурфаэль: Борылышлар кайвакытта.

                                                              Бер-бер артлы килэлэр.

                                                              Шуна курэ бу билгене

                                                              Шофёрлар шэп белэлэр.

                                                              Безгэ дэ зыян итмэс хич,

                                                              Белеп тору шул хакта.

                                                           

 

 

 

                                                        Игътибарынны арттыр син

                                                              Аны очраткан чакта.

 «Жэяулелэр юлы» билгесе: Зәмир: Ак, кара тасмалар буйлап,

                                                              Җәяүле горур атлый.

                                                              Чөнки белә шушы билге

                                                              Гомерен уяу саклый.

                                                      Ринат: Бу билге кисәтә,

                                                                 Шоферларны бу хакта.

                                                                 Игътибарлы булыгыз ди,

                                                                 Җәяүле үткән чакта.

 

«Велосипед юлы» билгесе.  Ралия: Бу билгегә карасаң,

                                                               Сөенеп тә куярсың.

                                                             Ярый әле машина

                                                               Алмаганнар әтиләр.

                                                               Велосипедта гына

                                                              Йөрергә кирәк диләр.

 

 «Туклану пункты» билгесе:  Раил:  Ашыйсы килгэнне каян

                                                              Белделэр диясенме?

                                                              Чэнечке белэн пычакны,

                                                              Ерактан курэсенме?

                                                              Ерак тугел кайнар чэйгэ,

                                                              Тэмле аш хэм боткага,

                                                              Ачка улэм дигэн чакта.

                                                              Шушы билге коткара.

   «Беренче медицина ярдэме пункты» билгесе:      Әлфиз:   Бу билгене күргәч тә,

                                                                                                          Сөенә авырулар.

                                                                                                           Димәк якында гына,

                                                                                                         Ярдәм күрсәтүчеләр.

 Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез килгән кунакларга шоферлар турында җырыбызны җырлап мавыктыргыч сәяхәтебезгә йомгак ясыйк. 

 

 

 

Просмотр содержимого документа
«Квест – уен “Мавыктыргыч сәяхәт” (ачык белем бирү эшчәнлеге)»



Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе






Квест – уен “Мавыктыргыч сәяхәт”

(ачык белем бирү эшчәнлеге)



























Тәрбиячеләр: Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы.


Мифтахова Алсу Әдхәм кызы.





8.02.2018





Квест – уен “Мавыктыргыч сәяхәт”


Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

-уен формасында балаларның урамда йөрү, урам аша чыгу күнекмәләрен ныгыту;
-ситуатив мәсәләләр чишәргә өйрәтү;
-балаларда игътибарлылык, уйлау, күзаллау сәләтләрен үстерү, ярдәмче сыйфатлары тәрбияләү.


Материал: рәсемнәр, , юл билгеләре.

БАРЫШЫ

Балалар карагыз әле нинди матур көн бүген,әйдәгез елмаеп бер-беребезгә хәерле көн телик.

Хәерле көн, миңа!

Хәерле көн, сиңа!

Хәерле, көн сезгә!

Хәерле көн, барыбызга!

Тәрбияче Балалар, әйдәгез музыка шөгыленә киттек.

Әйдәгез бергә белгән шигырьне искә төшереп барабыз.

Бергәләшеп басабыз,

Сәяхәткә барабыз.

Без атлап та барабыз, (балалар атлап бара)

Сикереп тә алабыз (сикереп алалар.)

Арып китcәк, без туктап, (туктыйлар, бер урында тыпырдыйлар)

Аякларны язабыз.


Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар, юл билгеләре турында бик күп табышмаклар беләбез бит. Мин сезгә шуларны әйтеп барам, ә сез миңа җавапларын әйтерсез. Табышмаклар:

1. Барам, барам, очы юк. (юл)

2.Дүрт дөбердек, ике елтырык, бер ыҗгырык. (Машина)

3. Ике аяклы үгез, маңганда куш мөгез . (велосипед)

4. Җәен, көзен, яз, кышын, иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен, телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен. (светофор)

Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар. Мин сезгә бер рәсемнең өлешен бирәм, сез аны җыеп барыгыз, уен ахырында ул сезгә кирәк булачак. (Рәсемнең бер өлешен бирә)

Музыка залына керә торган ишектә юл билгеләре күрәләр:




җәяүлеләргә йөрү тыела, казу эшләре алып бырыла, сул якка хәрәкәт итегез”

Балалар монда нинди билге куелган. ( Балалар белән билге турында сөйләшү, фикер алышу) Без физкультура залына бара алмыйбыз, юлыбызны дәвам итеп нишлик икән.( Балаларның фикерләре тыңлана)

Рус теле шөгылен үткәрә торган кабинетка керү: балаларны Светофор булып киенгән тәрбияче каршы ала:

- Исәнмесез, балалар! Сезне күрүемә мин бик шат. Ә сез мине таныдыгызмы? Мин – Светофор, минем патшалыгыма килгәнегез өчен мин бик шат. Балалар сез һәр көн иртән бакчага киләсез, еш кына юлда буласыз. Без бүген юл һәм юл билгеләре турында сөйләшербез, юлда йөрү кагыйдәләрен ныгытырбыз, “ Тылсымлы светофор патшалыгы”нда кунакта булырбыз, биремнәр үтәрбез, үзебезнең белгәннәребезне күрсәтербез.

1бирем: “Юл билгесен дөрес җый”

(Ике өстәлдә конверт эчендә киселгән юл билгеләре бирелә. Ике командага бүленеп киселгән юл билгеләрен дөрес җыярга,нәрсә аңлатканын әйтә ) Сезгә дөрес җавап өчен рәсем


















2 конкурс: “Сорауга-җавап”.

1 минут эчендә командаларга сораулар бирелә.Шушы вакыт эчендә аларга тизрәк җавап бирергә кирәк.






















1.Автобус көтү урыны. (тукталыш)

2.Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяүле)

3.Светофорның ничә төсе бар? (3)

4.Машина юлы аша ничек чыгарга? ( зебра аша, .....)

5.Велосипедта ничек йөрергә ярамый? (кулны җибәреп)

6.Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( кызыл)

7.Җәяүле юлы.( тротуар)

8.Автобусны ничек әйләнеп узарга? (арттан) Сезгә дөрес җавап өчен рәсем

9.Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

10.Зебра ничә төсле? (2)

Светафор: Бик тиз минем сорауларыма җавап бирдегез. Менә рәсемнең тагын бер өлешен алыгыз әле.

3 бирем: Светофор: Булдырдыгыз, балалар, бигрәк зирәк, акыллы булып чыктыгыз. Хәзер рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле. Монда нинди кагыйдәләр бозыла? (Балалар рәсемнәрдә күрсәтелгән ситуатив мәсьәләләрне чишәләр.) Сезгә дөрес җавап өчен рәсемнең бер өлеше.


 Ә хәзер билгедәрне интерактив уен ярдәмендә ныгытыйк: ИГРА ДОРОЖНЫЕ ЗНАКИ

Рәсемнең өлеше бирелә.


Хәзер рәсемнәрне берләштереп карыйк әле. Нинди билге килеп чыкты. Әйе, Безгә җәяүлеләргә барырга ярый. Менә шул билгеләрне безнең юл макетына да куеп күрсәтегез эле,



балалар, ( өстәлдәге макетка билге төзү, шул вакытта әңгәмә алып бару.)







Балалар музыка залына юлларын дәвам итәләр.




Бию

Монда да безне яңа биремнәр көтә икән.

1 нчесе эстафета: 2 урындык, , 2 самокат. ( Балалар бер урындыктан икенче урындыкка самакатта белән баралар, һәм кире самокатта кайтырга тиешләр. )


Кызыклы автомульти”

  1. Кайсы мультфильм героеның яраткан транспорты – велосипед булган? (Почтальон Печкин)

  2. Түбәдәге кайсы җанвар юлны аркылы чыгу урынын күрсәтә? (Зебра)

  3. Леопольдның ике тәгәрмәчле яраткан транспорты?(вилосипед)

  4. Хоттапыч бабай нәрсә белән очкан?(ковер самолет)

  5. Җәмәгать транспортында билетсыз баручыны кем дип атыйлар? (Куян)

  6. Махсуз билгеләнештәге автомобильне тап.(Полиция машинасы)

Нинди транспорт тавышы” (Балаларга төрле транспорт тавышлары яңгырый, алар шуны танып әйтергә тиеш).





Тәрбияче: Балалар әйдәгез әле, без бит светофор турында бик күп шигырьләр беләбез. Шуларны сөйләп китик.

Сәлим. Күңелле светофор.

Урамны чыккан чакта,

Башта карагыз чатка.

Анда яңа зур фонарь –

Светофор диләр аңар.

Һаман уяу була ул,

Аннан гына сора юл.

Күзләре аның өчәү,

Шулар белән сөйләшә:

Кызыл ут – чыгу юлы

Сары ут – сабыр ит,

Яшел ут – юл ачык, әйдә чык.

Зилә. Мин – светофор.

Һәр баланы күзәтәм.

Юлны аркылы чыгарга

Юл йөрергә өйрәтәм.

Рүфинә. Светофорның 3 сүзе.

Урамнарны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп,

Чатта тора, светофор

Сакта тора светофор.

Янып тора 3 күзе.







Күреп тора ич безне,

Әйтеп тора 3 сүзне:

  • Кузгалма!-ди кызыл күз.

  • Сабыр!-дия сары күз.

  • Ярый!-дия яшел күз.

Шулай ук юл билгеләре турында да белемнәребезне ныгыттык. Юл билгеләрен дә яңадан искә алыйк әле.

«Куркыныч борылыш» билгесе:   Нурфаэль: Борылышлар кайвакытта.

                                                              Бер-бер артлы килэлэр.

                                                              Шуна курэ бу билгене

                                                              Шофёрлар шэп белэлэр.

                                                              Безгэ дэ зыян итмэс хич,

                                                              Белеп тору шул хакта.

                                                           







   Игътибарынны арттыр син

                                                              Аны очраткан чакта.

«Жэяулелэр юлы» билгесе: Зәмир: Ак, кара тасмалар буйлап,

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә шушы билге

Гомерен уяу саклый.

  Ринат: Бу билге кисәтә,

Шоферларны бу хакта.

Игътибарлы булыгыз ди,

Җәяүле үткән чакта.


«Велосипед юлы» билгесе. Ралия: Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр.

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр.


«Туклану пункты» билгесе:  Раил:  Ашыйсы килгэнне каян

                                                              Белделэр диясенме?

                                                              Чэнечке белэн пычакны,

                                                              Ерактан курэсенме?

                                                              Ерак тугел кайнар чэйгэ,

                                                              Тэмле аш хэм боткага,

                                                              Ачка улэм дигэн чакта.

                                                              Шушы билге коткара.

   «Беренче медицина ярдэме пункты» билгесе:      Әлфиз: Бу билгене күргәч тә,

Сөенә авырулар.

Димәк якында гына,

Ярдәм күрсәтүчеләр.

 Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез килгән кунакларга шоферлар турында җырыбызны җырлап мавыктыргыч сәяхәтебезгә йомгак ясыйк. 

 













 Жыр: «_Мин шофер».

Ә хәзер кунаклар белән саубуллашыйк. Бик зур рәхмәт сезгә безнең белән мавыктыргыч сәяхәткә чыккан өчен. Саубулыгыз.

 




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!