СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

КВН “Тукайны иск? алганда”

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

А.б. Х?ерле  к?н, х?рм?тле кунаклар, укучылар ??м укытучылар!

                     З??г?р к?к й?зенд? алсу кояш балкыган чакта, шаулап – г?рл?п апрель ае килг?нд?, безне? яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Д?ньяда нибары 27 ел гына яш?г?н, нибары сигез ел гына и?ат итк?н. Шулай булса да, ул гаять зур, б?я биреп бетерм?слек рухи байлык калдырган.

Просмотр содержимого документа
«КВН “Тукайны иск? алганда”»





КВН “Тукайны искә алганда”

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар һәм укытучылар!

Зәңгәр күк йөзендә алсу кояш балкыган чакта, шаулап – гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Дөньяда нибары 27 ел гына яшәгән, нибары сигез ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.

Тукай! Нинди бөек исем! Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

Без бүген бөек шагыйребезгә багышланган ярышка җыелдык. Аның турында безнең белемнәребез ни дәрәҗәдә икән? Ярышка 10Б һәм 10В сыйныфларының командаларын чакырам.

1 нче тур. Командаларны тәкъдим итү. Сәламләү.

2 нче тур. Г.Тукайның тормышы буенча тест сораулары:

1 команда 2 команда

  1. Г.Тукай туган авыл 1. Г. Тукай туган ел

Кырлай 1884

Өчиле 1886

Кушлавыч 1876

2.Тукай әнисе исеме 2.Тукайның әтисе исеме

Мөршидә Мөхәммәтсалих

Мәүлидә Мөхәммәтәмин

Мәмдүдә Мөхәммәдгариф

3.“Дөньяга иң элек күзем 3. Нинди әсәре кеше әйберенә

ачылган урын” дип кайсы тимәскә өйрәтә?

авылны атый?

Өчиле “Су анасы”





Кушлавыч “Милли моңнар”

Кырлай “Шүрәле”

4.Ничәнче елда Җаек шәһәренә 4. Җаекта нинди мәдрәсәдә

китә? укый?

1891 Мотыйгия

1893 Хөсәения

1895 Мөхәммәдия

5. Казанда нинди кунакханәдә 5. Ничәнче елда Казанга килә?

яши?



3нче тур. “Тукай иҗатын беләсезме?” (әсәрнең исемен әйтергә кирәк)

Тукай – әкиятче 2 3 4 5

Тукай – балаларга 2 3 4 5

Тукай туган як турында 2 3 4 5

( саннарны капларга кирәк )

Үзегезгә ошаган тема буенча бер шакмакны ачарга. Дөрес җавапка шул сандагы очко бирелә. Өч тема буенча да берәр тапкыр һәр команда чиратлап җавап бирә.

“Тукай – әкиятче”

2 – “Китте болар. Бара, һаман бара, бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара;

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башы таба.”

(“Кәҗә белән сарык әкияте”)

3 – “Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттык кич белән,

Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.”

(“Су анасы”)

4 – “Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр

Берлә бергә үсә аллы – гөлле гөлләр,ганҗәләр.”

(“Шүрәле”)



“Тукай – балаларга.”

2 - “Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.”

(“Эшкә өндәү”)

3 -- “Чын күңел белән укый ул, кат- кат әйтеп һәр сүзен;

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.”

(“Эш беткәч уйнарга ярый”)

4 - “Бергә ашый, чәй эчә, безнең берлә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.”

(“Безнең гаилә”)

5 - “Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ләмига:

Бар уе – бер бик матур күлмәк тегү курчагына.”

(“Шаян песи”)

“Туган як турында”

2 - “Истән чыкмый монда минем күргәннәрем

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем,

Абый белән бергәләшеп, кара җирне

Сука белән ертып – ертып йөргәннәрем.”

(“Туган авыл”)

3 - “Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш,

Уяныр әле, тукта, үтсен кыш.

(“Җир йокысы”)

4 - “Күп эшләде иренмичә, бара – бара

Чыгарды ул матур – матур балалар да.”

(“Карлыгач”)

5 - “Аерылып китсәм дә синнән гомерем таңында мин

И Казан арты, сиңа кайттым сөеп тагын да мин.”

(“Туган илемә”)

4 нче тур. Өй эшен тикшерү. Тукайның бер әсәрен сәхнәләштерү.

5 нче тур. Сүзләрдән Тукайның шигырь юлларын төзү.

а ) “Кузгалтмакчы булсаң халык күңелләрен

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын.”

(“Сәрләүхәсез”)

б ) “Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.”

(“Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре”)

6 нчы тур. Тукай әсәрләрен сәнгатьле уку.

7нче тур. Капитаннар ярышы.

  1. “Су анасы”, “Алтын тарак” балетларының авторы кем?

  2. “Шүрәле” балетының музыкасын кем язган?

  3. Тукай ның көйгә салынган нинди шигырьләрен беләсез?

  4. Кайсы шагыйрьләр Тукайга багышлап шигырь язган?

  5. Казанда Тукай исеме белән бәйле нинди урыннарны беләсез?

  6. Шигырь бәйрәме кайда уза?

  7. “Тукай” романының авторы кем?

  8. “Атаклы кешеләр” сериясеннән чыккан китапның авторы кем?

Бәйгегә йомгак ясау. Бүләкләү.
























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!