СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мастер - класс по технологии. "Цветы из ткани"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әлеге эшкәртмәне "8 Март", "Әниләр көне"нә бүләк хәзерләгәндә файдаланырга мөмкин.

Просмотр содержимого документа
«Мастер - класс по технологии. "Цветы из ткани"»

Технологиядән мастер-класс





Үткәрә: Гыйлемханова Рәмзия Габделхәй кызы- Балык бистәсе муниципаль районы Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.



Тема: Тукымадан чәчәкләр ясау.



Максат: семинарда катнашучыларга тукымадан чәчәк ясау тәҗрибәсе белән уртаклашу, бергәләп чәчәк ясарга өйрәнү һәм ясалган чәчәкләрнең кайларда кулланылу мөмкинлеген күрсәтү.

(Эстетик зәвык тәрбияләү, фонтазияләрен, иҗади сәләтләрен үстерү, кеше иҗадына хөрмәт уяту.)

Эшнең төре: мастер-класста катнашучыларның төркемнәрдә эше. Техника: тукыма белән эш.

Җиһазлау:

1.Компьютер

2. Электрон презентация.

3. Тукыма.

4. Шаблоннар.

5. Энә белән җеп.

6. Кайчы.

7. Чәчәкнең уртасына матур төймә, яки мәрҗән бөртекләре.

8. Үрнәк эшләр.

Мастер – классның барышы.

Кереш өлеш.

  • Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, исәнмесез. Минем исемем Гыйлемханова Рәмзия Габдулхаевна.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән чәчәкләр турында сөйләшербез, һәм бергәләшеп тукымадан чәчәкләр ясарга өйрәнербез.

  • Чәчәкләр – табигать тарафыннан тудырылган иң гүзәл нәрсәләр. Аларның матурлыгы һәм хуш исе гомер- гомердән кешеләрне үзләренә җәлеп иткән.

Чәчәкләрне бүләк иткәннәр, алар белән үзләренең өйләрен, бакчаларын бизәгәннәр, шагыйрльләр яраткан чәчәкләренә багышлап шигырьләр иҗат иткән, композиторлар музыка язган.

Борынгыдын кешеләр чәчәкләр турында төрле легендалар һәм әкиятләр уйлап чыгарганнар.

Чәчәкләрнең меңләгән төре бар. Аларның һәркайсы үзенә аерым игътибар таләп итә, һәркайсының характеры үзенчә, кабатланмас.

-Хөрмәтле коллегалар, чәчәкләрне нинди төрләргә бүлергә мөмкин, сез ничек уйлыйсыз? (Клумбаларда үсә торганнар: георгин, нәркиз, тюльпаннар; кыр чәчәкләре: ромашка, кыңгырау, күк чәчәк)

- Хатын-кызларга ошый торган чәчәк төрләре дә бар. Ничек уйлыйсыз, сүз нинди чәчәкләр турында бара? (Дөрес, болар: роза, лилия һәм хрезантемалар)

Төп өлеш.

Без әзерлисе чәчәкләрнең ясау техникасы бик җиңел. Аның өчен (финанс) матди чыгымнар кирәкми, артып калган ласкутлар яки искергән әйберләрдән файдаланырга була.

Чәчәкләрнең таҗларын үзегез теләгән санда алырга да була. Хәтта чәчәкләрне берничә катлы итәргә дә мөмкин.

Чәчәкләр иҗат итү шөгыленең кеше психологиясе өчен файдалы яклары да бар. Ул кешене авыр уйлардан арындыра, тынычландыра, күңелне күтәрә.

Практик эш.

Ә хәзер эшне башлыйк. Моның өчен безгә кирәк булачак: төрле зурлыктагы шаблоннар, маркер, энә, җеп, кайчы һәм тукыма. Тукымадан: капрон, атлас, ефәк, органза, шифон төрләреннән кулланырга була.

Эш барышында үтәлергә тиешле кагыйдәләрне дә искә төшереп китик әле. (Кагыйдәләр санала)

Материалга кирәкле зурлыктагы шаблонны куеп маркер белән түгәрәкләр сызабыз.

Чәчәкнең таҗын үзебез теләгәнчә кадәр алабыз. Ул 5 тән ким булмасын. Түгәрәкләрне сызгач, кайчы белән кисеп алабыз.

Энәгә җеп саплыйбыз. Түгәрәкне ярымтүгәрәк итеп бөклибез. Ярымтүгәрәкнең кырыеннан атлатып тегеп чыгабыз.

Атлатып теккәннән соң җепне тарттырабыз. Чәчәкнең беренче таҗы булды. Шулай 5-6 түгәрәкне атлатып тегеп тарттырабыз.


Менә шундый чәчәк килеп чыкты. Хәзер уртасына мәрҗән яки төймә тегеп куябыз.



Чәчәгебез әзер.

Чәчәкне 2 яки 3 катлы, хәтта 5 катлы итеп тә эшләргә була. Моның өчен шаблоннарның кечерәкләрен кулланабыз. Тегү юлы шул ук.

- Шундый тәртиптә яшел тукымадан яфрак та тегәргә мөмкин.

Кулдан тегелгән чәчәкләрне киемнәрне бизәү өчен кулланырга, чәчкә тагарга, сумкаларга, эшләпәгә беркетергә, бүлмә штораларын бизәү өчен файдаланырга була.

Мондый чәчәкләр бүләккә дә бик матур.

Йомгаклау.

  • Ә хәзер дәресебезне йомгаклап , үзебезнең кәефләребезне күрсәтер өчен чәчәкләр аланы төзергә тәгъдим итәм. (Яшел җирлекле “урман аланы”на чәчәкләр беркетелә). Монда П.И.Чайковскийның “Чәчәкләр вальсы” әсәрен тыңлап китик.

  • Бүгенге очрашуда өйрәнгән күнекмәләр сезгә эшегездә ярдәм итәр дип ышанам. Актив катнашугыз өчен зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар телим.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!