СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Методическая разработка классного часа" Парламентский урок. Государственные символы Республики Татарстан и Российской Федерации"(на татарском языке)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт символлары, Яңа Чишмә районы гербы турында татар телендә класс сәгате эшкәртмәсе

Просмотр содержимого документа
«Методическая разработка классного часа" Парламентский урок. Государственные символы Республики Татарстан и Российской Федерации"(на татарском языке)»


Тема: Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт символлары.

Максат: укучыларда Татарстанның дәүләт символларына карата хөрмәт һәм ихтирам, Ватанга мәхәббәт, яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: Татарстанның һәм РФ нең дәүләт символлары: флаг, герб, гимн язмасы, Казан кремле сурәте, Татарстан картасы, Татарстан Республикасы Конституциясе, видеопроектор, ноутбук, китап күргәзмәсе, презентация. Тактада язу: “27 апрель- Россия парламентаризмы көне”


1.Укытучы сүзе: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар һәм парламент сәгатебез кунаклары. 2009 нчы елдан бирле парламент сәгате үткәрү традициягә әйләнде. 2012 нче елдан башлап Россия президенты имзалаган Федераль указ нигезендә 27 нче апрель Россия парламентаризмы көне дип игълан ителде. Татарстанда ел саен уздырыла торган “Парламент дәресе” белем бирү акциясе быел бишенче мәртәбә старт ала. Бүгенге дәресебез гаять кызыклы һәм мөһим темага – дәүләт символларына багышлана. Герб, Флаг һәм Гимн һәр дәүләтнең аерылгысыз атрибуты, аның рухи потенциалының мөһим өлеше булып тора. Нәкъ шулардан гражданлык һәм патриотик аң башлангыч ала, Ватанга һәм туган якка карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләнә. Моннан тыш, Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының рәсми символикасы традицион рәвештә хокукый якны күрсәтү һәм тәрбия функцияләрен генә башкарып калмыйча, илебез халыкларының бәяләп бетергесез тарихи-мәдәни мирасын да тәшкил итә.

Дөньяда 258 ил бар дип исәпләнелә. Һәр дәүләт башкалардан аерып торучы символларга ия. Безнең илебезнең дә кабатланмас һәм үзенчәлекле мәгънә белдерүче символлары бар.


2.Россиянең һәм Татарстанның данлы символлары.

2.1. Россиянең һәм Татарстанның Дәүләт гербы.

Нәрсә ул символ? Символ – ул аеру билгесе. Символлар инде бик борынгы гасырларда барлыкка килгән. Россия символлары берничә йөз еллар дәвамында формалашкан. Россия Гербының төп элементлары 15 нче гасырда формалаша, дәүләт флагы 200 елдан соң -17 гасырда барлыкка килә, ә гимн – тагын 200 елдан -19 нчы гасырда гына туа.

Россия һәм Татарстан дәүләтенең символлары – герб, флаг һәм гимн.

― Герб нәрсә ул?

―Герб немецча ―мирас дигән мәгънәне аңлата. Герб – ул кешегә, шәһәргә, дәүләткә караган аеру билгесе. Герб буыннан- буынга мирас итеп тапшырыла. Әйдәгез, Россиянең Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгәнен карыйк. Кызыл калкандагы өч таҗ – ике кечкенә һәм бер зур таҗ – астында ике башлы алтын каракош канатларын җәйгән. Таҗларның өчесе дә тасмалар белән тоташтырылган. Өч таҗ Россия Федерациясе һәм аның аерым өлешләренең суверенитеты, дәүләтнең бердәмлеге турында сөйли. ― Россия дөньяның ике өлешендә - Европада һәм Азиядә урнашкан. Шуңа күрә дә каракошның башлары төрле якка: берсе – Европага, икенчесе Азиягә карый.

Каракошның уң аягында – скипетр (жезл), сул аягында – тәреле алтын шар рәвешендәге держава. Каракошның күкрәгендә без көмеш атка атланган зәңгәр плащлы көмеш җайдак сурәтен күрәбез. Ул үзенең көмеш сөңгесе белән кара аждаһаны үтерә. Бу сурәтләр нәрсәне аңлата соң?

― Скипетр – дәүләт власте символы. Держава – дәүләтебез бердәмлеге символы. Җайдак -Изге Георгий Победоносец -Ватан сакчысы булып санала. Аждаһаны үтерүче җайдак халыкның туган җирне сакларга әзер булуын аңлата. 2000 нче елда герб турында закон Федерация советында хуплана һәм Россия президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан имзалана.

-ТР дәүләт гербы флаг төсләрендә башкарылган. Ул түгәрәк рәвешендә. Гербның үзәгендә - кызыл кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган ак барс сурәтләнгән. Яшел түгәрәк тасмада татар милли орнаменты һәм ләлә чәчәге төшегелгән, аскы өлешендә “Татарстан” дип язылган. Канатлы барс - борынгы заманнарда уңдырышлылык тәңресе, балалар яклаучысы образын гәүдәләндергән. Татарстан гербында исә ул республика гражданнырын, анда яшәүче барлык халыкларның яклаучысы дигәнне аңлата. Аның сул янтавындагы түгәрәк калкан да шуңа ишарә. Калкандагы сигез таҗлы кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганаган, озын гомер теләүне символлаштыра. Барс канатларының җиде зур каурые күренеп тора. Болар Барсның галәмгә омтылуын, җиде кат күкләргә җитүен аңлата. Ә иң өстәге ләлә чәчәге Татарстанның яңаруын, үсәргә, чәчәч атарга омтылуын гәүдәләндерә.

- Татарстан Республикасы Дәүләт гербы игелеклелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Әлеге гербның проекты Татарстан югары Советы сессиясендә 1992 елның 2 февралендә кабул ителә. ТР гербының авторы- Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов.

Герб турында сүз баргач, районыбыз гербы турында да әйтми мөмкин түгел. Ул Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль район Советы карары белән 2006 елның 18 нче февралендә расланган. Аркылыга кызыл һәм зәңгәр төсләр кисеп үткән, урта өлеше кирпеч белән капланып, өске ягы исә тешле стенаны хәтерләткән, өстә кылыч, ә аста чуртан балыгы сурәтләнгән фонда барлык фигуралар да көмеш белән йөгертелгән.

Чуртан-саклык, сизгерлек символы. Шулай ук чуртан район территориясендә урнашкан һәм шунда яшәүчеләргә актив төстә балык тоту белән шөгыльләнергә мөмкинчелек бирүче Шушма елгасы һәм күлләрнең (фонның зәңгәр төс алган өлеше) байлыгы турында да искә төшерә.

Көмеш-чисталык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу символы. Кызыл төс – батырлык, егәрлек, хезмәт һәм матурлык символы. Зәңгәр төс – рухи, намуслылык, ихтирамлылык символы.

Ни өчен шундый герб билгеләнгән соң? Тарихка күз салыйк: 1552 нче елда Казан ханлыгы яулап алынгач, ХVI-ХVII гасырлар азагында кушылган территорияләрдә рус крепостьлары челтәре барлыкка килә. Ә 1652-1656 елларда Алексей Михайлович Романов хакимлек иткән чорда Кама аръягында каравыл ныгытма линиясе (яки “Засеченная черта”) төзү карары чыгарыла. Туфрак өеменнән торган һәм очлы агачлар белән ныгытылган вал һәм канау ышанычлы тыл тудыра. 40-60 сажин киңлегендә урманнар киселә. Яңа Чишмә урынына күченеп утыру 1610 елда була. ХVII-ХVIII гасырларда хәрби ныгытма Кама аръягындагы торак пунктларны күчмә халыклардан саклау буенча Рус Дәүләте тарихында зур роль уйный. Шул чагында Рус хөкүмәте карары белән 1652 елны Яңа Чишмәдә тау башында, Шушма елгасының уң як ярында, чыгып торган урында хәрби ныгытма-крепость төзелә, бу исә әйләнә-тирәне әйбәтрәк күзәтү мөмкинлеге бирә. Хәрби гарнизонны гаиләләре, туганнары белән бергәләп Иске Чишмәдән (Старо-Шешминск) күченеп килгән 100 кешедән торган укчылар тәшкил итә. Тик аларның тормышы тыныч булмый, күчмә халыклар һөҗүм итеп торалар. Тау башындагы мәйданда 1794 елны Изге Троица чиркәве төзелә. Шәһәрчектә дозорныйлар тора. Ныгытманы саклап калу авыр була, бигрәк тә 1667-1669 елларда, ә 1676, 1682, 1717 елларда ул тулысынча җимерелүгә дучар була. Тик Яңа Чишмә ныгытмасы һаман саен торгызыла һәм хәзергесе вакытта да Яңа Чишмә яши бирә.

Яңа Чишмәнең тирә-ягында урнашкан Петропавел, Екатериновка, Черемухово, Архангел, Волчья торак пунктлары бистә (слобода) дип аталган. Чөнки аларда төрле түләүләрдән азат ителгән, дәүләт хезмәте яки хәрби хезмәт башкаручы йомышлы кешеләр(служивые люди) яшәгән. Соңыннан алар – укчылар, гвардиячеләр, казаклар һәм шляхтичлар (поляклар) “җир сөрүче солдат” дип аталучы аерым катлау барлыкка китерәләр. Алар рекрутлыктан азат ителәләр һәм аерым очракларда гына хезмәткә чакырылалар. Тирә-якта булган калын урманнар, андагы җәнлек-җанварларның күп булуы йортлар төзергә, тире эшкәртеп сатарга, Шушма елгасының, тирә-яктагы күлләрнең балыкка бай булуы балык промыселы белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Икмәк үстерү, мал үрчетү өчен әкренләп урманнарны кисә башлыйлар. Шушы тарихи вакыйгалар районыбыз гербында сүрәтләнгән.

1930 нчы елның 10 августында Яңа Чишмә районы төзелә. 1963нче елда район бетерелә, территорияләре Әлмәт һәм Чистай районнарына кушыла. 1983 нче елның 26 апрелендә Яңа Чишмә районы кабат оештырыла. Быел районыбызга 30 ел тула.

2.2. Россиянең һәм Татарстанның Дәүләт флагы.

Россиянең Дәүләт флагы илебезнең җитәкче органнары урнашкан биналарда даими эленеп тора. Флаг шулай ук тантаналы чаралар, бәйрәмнәр вакытында күтәрелә. Россия корабльләренең мачталарында шулай ук флаг җилферди.

Ә менә ил буенча кайгылы көннәр- траур булса, флаг төшерелә яки таякның өске ягына кара лента бәйләнә. Бәйрәм көннәрендә безнең урамнарда һәм хакимият йортларында Россия флаглары җилферди. Флаг өстән аска таба бер-бер артлы урнашкан өч төстәге – ак, зәңгәр һәм кызыл полосалардан тора. Россия флагындагы төсләр символикасын ничек аңлатырга соң? Аста –җир дөньясы(кызыл төс), уртада – күк дөньясы(зәңгәр өс), иң өстә илаһи дөнья(ак төс) урнашкан. 1705 нче елны Россия флагының туган көне дип санарга мөмкин. Шул елны Петр 1 нче указы белән ак – зәңгәр – кызыл төсләрдән торган флаг сәүдә судноларына бүләк итеп бирелә. Хәрби – диңгез корабларына ак фонга ялтыравыклы крест төшерелгән Андреев флагы бирелә. Власть советлар кулына күчкәч флагның төсе үзгәрә. Ул кызыл төстә була. Чөнки кызыл төс дошманнарны җиңгәндә коелган кан һәм ут төсе. 1991 нче еллардагы вакыйгалардан соң Россиягә ак – зәңгәр – кызыл төстәге флаг кире кайтарылды. 2000 нче елның 8 нче декабрендә Россиянең Дәүләт Думасы флаг турында закон кабул итә, 25 нче декабрьдә Президентыбыз В.В.Путин тарафыннан раслана. Ул законда флагка менә мондый характеристика бирелә: ”Россия Федерациясенең Дәүләт флагы- бертигез киңлектәге өч полосадан( өстә ак, уртада зәңгәр, аста кызыл) торучы турыпочмаклык формасындагы тукыма. Иңенең буена чагыштырмасы : 2\3. 22 августта без Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез.

Россиянең Дәүләт флагына күрсәтелә торган ихтирам Җиңү Кызыл байрагына да күрсәтелә. Бу – Бөек Ватан сугышында җиңүчеләргә безнең рәхмәтебез билгесе.

ТРның Дәүләт флагы 1991 елның 29 ноябрендә ТССР Югары Совыты тарафыннан раслана. Флаг яшел, ак һәм кызыл төстәге буйлардан торган дүртпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Яшел һәм кызыл төстәге буйлар тигез киңлектә. Ак буй уртада урнашкан. Яшел буй – флагның өске, кызылы аскы өлешендә урнашкан. Флагның буе иңеннән ике тапкыр зуррак.

- Ә флагның төсләре нәрсәне аңлата?

Флаг төсләренең тирән мәгънәсе бар. Яшел төс – яз, яшьлек, яңарыш төсе. Ул республикабызның әле яшь, яңарыш чорында булуын күрсәтә. Ак төс безнең татар халкына хас сафлык – пакьлек төсе. Кызыл төс – көч, тормыш, энергия символы. ТР флагының авторы Татарстанның халык рәссамы, бик күп әсәрләр авторы Тавил Хаҗиәхмәтов.

Район әләме гербка нигезләнеп эшләнгән. Ул Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль район Советы карары белән 2006 елның 18 нче февралендә расланган.

Сорау: Флаг(әләм) белән байрак(знамя) арасында аерма бар микән, әллә икесе дә берүк нәрсәме?

Җавап: Әйе, охшашлык бар, икесе дә тукымадан тегелә, икесе дә озын таякка беркетелә. Без тарихтан сугышчыларның байрак йөртүләре турында укып беләбез. Байрак күтәрү- сугышка әзерлекне күрсәткән, төшерү- җиңелүне тану. Шуңа күрә сугышчылар дошман байрагын кулга төшерергә тырышканнар. Байракны югалту- хурлык булып саналган.

Флаг белән байрак арасында аерма шунда: флаг җиңелрәк материядән күп санда тегелә, һәр көн эленеп-җилфердәп торырга мөмкин. Байрак озак вакытка эленми, алар төрелгән формада кадерләп саклана, кирәк чакта гына кулланыла, аны аерым кешеләр йөртә. Байрак кыйммәтлерәк материядән тегелә һәм берсен-берсе кабатламый.

Илебез флагы

Әй Россиям, синең флагыңны

Якын итеп алам кулыма.

Синең даның, тарихың турында

Сөйләрмен мин туганнарыма.

Сафлык, пакьлек чагыла ак төсендә,

Ә зәңгәр төс-чиста күк йөзе,

Кызыл төсне беләсездер?

Җирне җылытучы кояш төсе.

Талгын гына җил искәндә

Җилфердидер өстә флагым,

Буыннардан-буыннарга күчсен,

Ул бит безнең дәүләт символы.


2.3. Россиянең һәм Татарстанның Дәүләт гимны.

―Гимн сүзе нәрсәне аңлата? Бу сүз Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Борынгы греклар аллалар һәм каһарманнар хөрмәтенә мәдхия – гимннар җырлаганнар. Грек телендәге ―гимн сүзе дөньядагы бик күп телләргә үтеп кергән. Дәүләт гимны – ул дәүләт бердәмлеге символы буларак кабул ителгән

тантаналы музыкаль әсәр.

Тантаналы церемонияләрдә Дәүләт гимны башкарылганда бөтен кеше дә торып баса, ирләр баш киемнәрен сала, хәрбиләр честь бирә. Илебез һәр яңа көнне гимн көе белән каршы ала һәм озата. Гимн Яңа ел төнендә Мәскәү Кремленең Спас манарасындагы сәгать теле уникене суккач яңгырый. Илебез спортчылары халыкара ярышларда алтын медальләр яулаганда һәм тантаналы гимн көенә Россиянең ак-зәңгәр-кызыл флагы күтәрелгәндә без нинди горур булабыз!

Россия гимны катлаулы тарихи юл үтә. 1990 нчы елның 23 нче ноябрендә РСФСРның Югары Советы сессиясендә яңа гимн башкарыла. Ләкин бу гимнның сүзләре булган, көе булмаган. 2000 нче елда гимн мәсьәләсенә яңадан кайталар. Яңа гимнның сүзләрен совет язучысы С.В.Михалков, ә көен А.В.Александров язган. 2000 нче елның 30 нчы декабрендә В.В.Путин гимн турындагы указга кул куя. Яңа гасыр башында туган Россия Федерациясе гимнын тыңлап үтик.

-Сыйныф сәгатенең иң югары ноктасына җиттек. Күптән түгел Татарстанның Дәүләт гимнына сүзләр язылып, ул өр-яңа яңгырашка ия булды. Республика Парламенты тарафыннан рәсми расланган текстта сүз патриотизм, гражданлык үзаңын тәрбияләү, бердәмлекне һәм милләтара дуслыкны ныгыту турында бара. Аның, мәгънәсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Гимнына аваздаш эчтәлегенә, бөек ил һәм дәүләт субъекты буларак, Татарстанны торгызу, аның яңа казанышларга ирешүе, чәчәк атуын берләштерә торган идея салынган. 20 ел элек Татарстанның дәүләт гимны бары тик музыка өлешендә генә кабул ителгән иде. Ул – композитор Рөстәм Яхинның “Туган ягым” җырына язылган музыкасы нигезендә эшләнде. Сүзләре турында әле сүз булмаган иде, чөнки илнең кая барачагы, республиканың нинди роль уйнаячагы, нинди урында булачагы әле билгеле түгел иде. Бик күп кешеләр гимнга сүзләр кирәк дип мөрәҗәгать итеп, Универсиада да якынлашкач, 2012 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр гимн сүзләренә бәйге уздырылды. Ул бик халыкчан бәйге булды. Татарлар һәм башка милләт вәкилләре тарафыннан 200 гә якын проект каралды. Комиссия Рамазан Байтимеровның “Туган ягым” шигыренә тукталды. Ул инде вафат. Әлеге шигырьне ТАССРның бер юбилеена 1970 нче елларда язган булган. Аңа гимн рухы җитми иде. Шул сыйфатларны булдыру өстендә эшләп, бүгенге чоргарак туры китереп, аны Гәрәй Рәхим гимн рухы булырлык итеп эшкәрткән һәм урыс теленә яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемә иткән. 2013 нче елның 21 нче февралендә гимнның сүзләре Дәүләт Советында бертавыштан кабул ителде.

Әйдәгез бергәләп гимнны тыңлап үтик.


Йомгаклау:

Дәүләт символлары – герб, флаг һәм гимн – илебезнең абруе символлары. Символлар бөтен халыкны тупларга һәм берләштерергә тиешләр. Аларны ихтирам итмәү дәүләткә карата ихтирамсызлык күрсәтү булып бәяләнә. Дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәткән өчен “Татарстан Республикасының Дәүләт символлары турында”гы Законы нигезендә штарф салу рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыра. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы. Дәүләт символлары илнең, халыкның үзенә генә хас үзенчәлекләрен, аның гасырлардан килгән традицияләрен, теләк-омтылышларын, уй-хыялларын гәүдәләндерә. Үзебезнең дәүләт символларына карата сакчыл булырга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Дәүләт символларын саклау-һәрбер Россия гражданинының төп бурычы. Чөнки, без Россия гражданнары.


Төп нигезем минем, Татарстан,

Синең язмыш – безнең гомерләр.

Төп нигезем, аерма син мине

Әткәм - әнкәм биргән нигездән.


Татарстан, бала чагыбыздан

Күңел синең өчен шатлана.

Туган илгә чиксез мәхәббәтем

Синең исмең белән башлана.


Республикам минем, Татарстан,

Балаларың миллион ел торсын.

Һәрвакытта хәер – фатихалы

Төп йортым син минем, төп йортым!

-Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы

Шахмай гомуми урта белем мәктәбе

















Сыйныфтан тыш чара:


Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт символлары”.

















Төзеде: I нче категорияле тарих

һәм җәмгыять белеме

укытучысы Хәбибуллина

Әлфинә Равил кызы.






24 нче апрель 2013 нче ел


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!