СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Методическая разработка "Алар җиңү көнен якынайтты"

Категория: Химия

Нажмите, чтобы узнать подробности

Моя работа посвящается вечной памяти великих ученых химиков, работавших в годы войны и послевоенные годы. Главные направления научных исследований в годы войны: средство обороны, научная помощь промышленности, дефицитные материалы сделать из местного сырья.

Просмотр содержимого документа
«Методическая разработка "Алар җиңү көнен якынайтты"»

Министерство образования и науки Республики Татарстан



РЕСПУБЛИКАНСКОЕ НАУЧНО-МЕТОДИЧЕСКОЕ ОБЪЕДИНЕНИЕ ПРЕПОДАВАТЕЛЕЙ ХИМИИ



ЛУЧШАЯ МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА УЧИТЕЛЯ (ПРЕПОДАВАТЕЛЯ) ХИМИИ”













АЛАР ҖИҢҮ КӨНЕН ЯКЫНАЙТТЫ

(АЧЫК СЫЙНЫФ СӘГАТЕ)



Муниципальное бюджетное образовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Учитель химии Сагирова Ландыш Мазиповна.









Эчтәлек.

  1. Кереш.

  2. Эшнең максаты.

  3. Төп өлеш.

  4. Галим – химикларны бүләкләү.

  5. Галим – химикларның аяусыз эшләренең нәтиҗәләре.

  6. Йомгаклау.

Кереш өлеш.

Батырлык ул – рухи матурлык...

Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...

Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның соңгы бәрелешләреннән безне 68 ел вакыт аерып тора. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса, халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная бара.

Җиңү җиңел генә килмәде. Сугыш ким дигәндә 27 миллионнан артык ватандашыбызның газиз гомерен алып китте. Шуларның 320 меңе – безнең якташларыбыз.

Безнең каһарманнар – чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы – мактанычы.

Еллар узган саен аларның шәхси батырлыклары белән тирәнтен кызыксыну хисләре тагын да көчәя бара. Сугыш елларында ук инде республикабызның танылган язучылары, журналистлары һәм галимнәре батырлар турында материаллар туплый башладылар.

2017 нче елда киң җәмәгатьчелек Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтәчәк. Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле.

Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы, Туган иленә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге калку чагылды. Бар халык бу сугышка бердәм күтәрелде. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды.

Минем эшемнең максаты: галим – химикларның Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыкларын, Туган илгә бирелгәнлекләрен, фашизмны җиңүгә керткән хезмәтләрен өйрәнү һәм алар белән үземнең иптәшләремне, ватандашларымны таныштыру.

Әлеге сөйләшүдән соң химия фәненең әһәмиятле, кирәкле фән булуы һәм аны тирәнтен өйрәнергә кирәк икәнлегенә ышанырсыз дип уйлыйм, кадерле укучылар.

Төп өлеш.

Бу хәлиткеч көрәштә совет галимнәре газиз халкы белән бар көчен фашист илбасарларына каршы, үз Ватанының, дөнья фәненең ирекле булуы хакына кешелек мәдәниятен саклауга юнәлтә.

Фәнни – тикшеренү коллективларыннан оборона эшен оештыру һәм көйләү өчен фәнни – техник комиссия төзелә, аның җитәкчесе итеп профессор Кафтанов билгеләнә. Татарстанда да шундый комиссия ВКП(б) өлкә комитеты бюросы һәм СССР Фәннәр академиясе Президиумы карары белән 1941 нче елның сентяберендә оеша. Академик Отто Шмидт әлеге комиссиянең рәисе була.

Сәнәгать предприятиеләрен Көнчыгышка эвакуацияләү нәтиҗәсендә бу районнарда икътисадны тулысынча үзгәртергә туры килә. Яңа чимал – ресурслар кирәк була. Сугыш чорында Урал промышленность базасы булып тора. Химия заводлары төзү зур темплар белән бара. Украина, Себер, Казахстан фәнни үзәкләрендә эшләүче химиклар катнашында 1943 нче елда химик матдәләр, сугышка кадәрге чорга караганда, күбрәк эшләп чыгарыла. Наркоз өчен эфир – 2, новокаин – 1,5, хлорэтил – 7, висмут препаратларын эшләп чыгару 5 мәртәбәгә арта. Югары сыйфатлы нитролаклар , самолетлар өчен эмалмплар белән бара. Украина, Себер, Казахстан фәнни үзәкләрендә эшләүче химиклар катнашында 1943 нче ель, ядрә тишеп керми торган авиатехника эшләү производствосы сафка баса. Башкортстанда нефть эшләп чыгару 12 мәртәбә арта.

Казан сугыш елларында илнең эре фәнни үзәге булып кала. 1940 нчы елда республикабызда 23 фән учреждениесе эшли.

1941 нче елның августында Казанда СССР Фәннәр академиясе Президиумы урнаша, 1942 нче елның язында СССР Фәннәр академиясенең күп кенә фәнни – тикшеренү институтлары да бирегә эвакуацияләнә. Казанда Г.Кржижановский, О.Шмидт, А.Иоффе, Н.Сименов, Е.Чудаков, А.Туполев, С.Королев, В.Петляков кебек күренекле галимнәр эшли. Галимнәрнең бигрәк тә академик И.Губкинның эзләнүләре нәтиҗәсендә 1943 нче елда Лениногорск районында Шөгер авылында беренче нефть табыла.

Сугыш күп стратегик чимал таләп итә. Химик матдәләрнең чиксез күп төре: эретмәләрдән башлап катлаулы нефть, күмер эшкәртмәләренә кадәр – барысы да таләп ителә. “Сугыш техникасында нибары 6 химик элемент кына кулланылыш тапмады”, - дип язган иде академик Александр Ферсман.

Сугыш елларында марганец рудаларының яңа ятмалары, Балхаш күле тирәсендә кварц һәм молибден табыла. Казахстанның сусыз сыртларында V ванадийга бай булган ташкүмер, шулай ук Li литий, Mo молибден, Co кобальт, Nb ниобий рудалары барлыгы ачыклана.

Сугыш фәнни ачышларны производствога тизрәк кертүне таләп итә. Галимнәр сугыш кирәк – яраклары, ягулык, хәрби техниканың яңа төрләрен эшли. 1942 нче елда 50 төп оборона эше производствога кертелә. Лабораторияләрдәге хезмәт фронт өчен сугышчан задание итеп карала. 1942 нче елда атом реакторы төзү буенча тикшеренүләр яңадан алып барыла башлый. Ул 1960 нчы елда Курчатов исемен йөртүче атом энергиясе институтына нигез була.

Александр Несмиянов – металлы органик кушылмаларның фәнни нигезен тудыручы. Әлеге кушылмалар инсектицид дару препаратлары, синтетик материаллар сыйфатында кулланыла. А. Несмиянов органик кушылмаларны ароматлаштыру ысулын эшли. Ул Hg терекөмеш, Sn аккургаш, Pb кургаш, Sb сөрмә, Bi висмутның органик кушылмаларын табуда кулланыла.

Николай Зелинский бөек галим – химик һәм иленең патриоты була. Беренче бөтендөнья сугышында агулы газларны адсорбцияләү өчен активлаштырылган күмер кулланырга куша. Ул уйлап тапкан противогаз иң яхшылардан санала. Синтетик бензин исә самолетның тизлеген бермә-бер арттыра, бу авиациягә зур ярдәм була.

Фронт һәм тыл өчен кирәк булгән төрле проблемаларны хәл итүдә Николай Семенов җитәкчелегендә химиклар зур өлеш кертә. Аларның фәнни тикшеренүләре транспорт мәсьәләсен, шартлаткыч матдәләр, самолет детальләрен эшләүне яхшырта.

Барысы да – фронт өчен! Барысы да – Җиңү өчен!” дигән лозунг фәнни – тикшеренү эшләре өчен маяк була. 1600 фәнни хезмәт языла.

Ленинград университетының химия факультеты стрептоцид, сульфидин, никотин кислотасы, глюкоза эшләп чыгара. Бу дару препаратларына ихтыяҗ зур була. Төрле яралар, пешү һәм өшүләрне дәвалау өчен кирәкле паста уйлап табыла. Кул гранатасы һәм минераллар яңа төр шартлаткыч матдәләр белән тутырыла. 900 көнгә сузылган блокада Ленинград химикларын эштән бүлә алмый.

Галим – химикларны бүләкләү.

Хәлиткеч сугыш елларында бөек фәнни хезмәтләре, ачышлары өчен Алексей Фаворский , Александр Несмиянов, Николай Зелинский, Николай Семенов, Александр Ферсман, аталы – уллы Арбузовлар һ.б. бик күп химиклар Дәүләт премиясе лауреатлары булды.

Туган иленә чиксез бирелгән, хезмәт яратучан галим Алексей Фаворский ацетилен чималын өйрәнүгә үзеннән зур өлеш кертә. Оборона сәнгате өчен кирәк булган винил эфирларын табу алымын эшли. Күмердән һәм судан синтетик каучук табуның отышлы юлын таба. Аның хезмәтләре өч Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бәяләнә. 1945 нче елда дүртенче Ленин ордены белән бүләкләнә һәм аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Органик химия фәне үсешенә үзеннән зур өлеш керткән галимне без тирән ихтирам хисе белән искә алырга тиеш.

Александр Несмияновның хезмәтләрен бәяләп, аны 1943 нче елда Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлыйлар. Өч Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1961 нче елда Ленин премиясенә лаек була.

Нефть химиясе һәм углеводородларның каталитик реакциясе өчен Н. Зелинскийга 1946 нчы елда Дәүләт премиясе бирелә.

Партия чакыруы буенча Бөек Ватан сугышында меңнәрчә фән эшлеклесе, үзенең көчен, Туган илгә булган тирән мәхәббәтен, каһарманлыгын күрсәтеп, ут эченә керде, күпләре ил өчен газиз башларын салды. Әйдәгез, аларны бер минут тынлык белән искә алыйк... (1 минут тынлык)

Онытмыйк Җиңү батырларын,

Алар өчен үлем юк җирдә!..

Буыннардан – буыннарга күчә

Батырларның гомере җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк

Чын батырлык – илгә тугрылык!

1945 нче ел, 9 нчы Май. Кичке сәгать 9. Меңнәрчә репродукторлардан Генералиссимусның халыкны Җиңү белән тәбрикләү сүзләре яңгырый. Радио дикторы Юрий Левитан соңгы 369 нчы приказны укый. Меңнәрчә орудиеләрдән 30 артиллерия залпы бирелә.

Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге – тормышның үзе кебек мәңгелек.

Галим - химикларның аяусыз эшләренең нәтиҗәләре.

20 нче гасыр – фән – техника гасыры – производство, икътисад, фән көрәше дә булды. Шуның өчен истә тот: Бөек Ватан сугышында солдатлар белән бергә эшчеләр, инженерлар, фән докторлары, химиклар да җиңү яулашты.

Сугыш елларындагы фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре: оборона чаралары, сәнәгатькә фәнни ярдәм, чимал ресурсларын барлау, дефицит материалларны урындагы чимал белән алмаштыру.

Сугыш елларында химия тармагын үзгәртеп кору сугыш кирәк – яракларын чыгару, заводларны яңа урынга күчерүдә чагыла.

А.Ферсман “Сугыш һәм стратегик чимал” дигән китап язган.

Охотинский химия комбинаты җитештергән дары, шартлаткыч матдәләр Ленинградны саклап калуда зур әһәмияткә ия була.

Н.Зелинский противогаз уйлап таба, ул активлашкан күмернең газларны йоту күренешенә таяна.

Йомгаклау.

Батырлыкларның һәм батырларыбызның күп булуы күңелле күренеш, әлбәттә. Егерменче гасырны төгәлләп, өченче меңьеллыкның ишеген шакыганда: “Сугышларсыз гына яшәсәк иде киләсе елларда!”- дигән изге бер теләк уяна. Алдагы гасырларда яу кырында һәлак булган батырлар бөтенләй булмасын иде. Безгә, моңа кадәр булган каһарманнарыбызны данлап һәм хөрмәтләп, сабан тургайлы ямьле тормышта рәхәтләнеп гомер итәргә язсын иде!..

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!





КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:



  1. Батырлар китабы. Татарстан китап нәшрияты 200, Р.М. Бариев, Н.Х.Булатов, Н.М.Вәлитова, Ф.Ф.Гулова, Р.Ә.Заһидуллина, Ф.Г.Зыятдинова, А.В.Истомин, Р.Х.Корбанов, Ш.С.Мостафин һ.б.



  1. Энциклопедический словарь юного химика. Москва “Педагогика” 1990 Крицман В.А., Станцо В.В.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!