СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Муса Җәлил иҗатына багышланган Әдәби-музыкаль кичә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам,милли үзаң,горурлык хисе тәрбияләү өчен мондый кичәләр бик кирәк.

Просмотр содержимого документа
«Муса Җәлил иҗатына багышланган Әдәби-музыкаль кичә»

Муса Җәлил иҗатына багышланган

Әдәби-музыкаль кичә

Максат: 1. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау.

2. Укучыларның эзлекле фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү

3. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,

горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау.

Китаплар күргәзмәсе, М. Җәлил портреты, рәсемнәр, иҗади эшләр күргәзмәсе,

Муса Җәлил турында күренекле шәхесләр сүзләре язылган плакатлар.

Эпиграф.

Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә

1 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Тиздән татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Бүген мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән “Халкыбыз каһарманы” дигән әдәби-музыкаль кичә карарсыз.

2нче алып баручы. Муса Җәлил дигәндә - татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

1 нче алып баручы. М. Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра, тынычлык, иминлек сагында тора.

2 нче алып баручы. М. Җәлил – “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс иҗат калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес

1 нче алып баручы.Шагыйрьнең беренче шигыре – «Бәхет» унөч яшендә языла һәм ул 1919 елның октябрендә «Кызыл йолдыз» газетасында «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга. Әлеге шигырьдә үткәрелгән идея шактый әһәмиятле: унөч яшьлек малай иле һәм халкы өчен үлемне бөтен нәрсәдән өстен күрүен яза.

2 нче алып баручы.«Бәхет» шигырендә күтәрелгән тема – туган илне ярату, аңа бирелгәнлек, ирекле, бәхетле Ватан, илне дошманнардан саклау, патриотизм, романтик рух – иҗатның буыннан–буена сузылып, бер шигырьдән икенчесенә күчә, кабатлана килгән. Димәк, кечкенә Җәлил беренче шигыреннән үк үзенең төп иҗат юнәлешен билгели һәм аны үстерә алган.

1 нче алып баручы.Аның шигырьләрендә ил язмышы үз язмышы белән аерылгысыз булып үрелеп бара. Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. «Яшь ана», «Ана бәйрәме». Әлеге әсәрләрдә Җәлилнең сугышта улларын югалткан аналарга карата иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уйлары чагыла.

Инсценировка.

Ана

Укучы

Укучы. Исәнмесез!

Ана. Саумы – сәламәтме, балам.

Укучы. Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.

Ана. Син үзең кем соң, балам?

Укучы. Киләчәктән килдем сезнең янга.

Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?

Укучы. Сез – М.Җәлилне дөньяга бүләк иткән Ана.

Ана. Бүләк иттем дә менә күрә алмый тилмерәм.

Шагыйрь. Балаларыгыз югалмады, бөек Ана.

Ана. Кайтмыйлар бит.

Укучы. Исәннәре илгә хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып китте.

Ана. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?

Укучы. Халык күңелендә. Сез дөньядан иртәрәк киттегез. Мусаның

бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.

Ана. Рәхмәт әйт үзләренә, балам. Ил алдында әтиләрен, әниләрен хур

итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.

Укучы. Сөйләсәгез иде Муса турында , бөек Ана.

Ана. Ни сөйлим... Тапкач та ак биләүләргә биләдем, күкрәк сөтемне имездем

Җыр”Бәлли-бәү”

Укучы. Сез аңа бөеклеккә юл күрсәткәнсез

Ана. Юлны Ил күрсәтте аларга, балам. Мин бары тик, яхшы булыгыз, матур торыгыз дип кенә әйтә килә идем.

Укучы.

“Башым иям бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”.

2нче алып баручы.Шагыйрьнең йөрәк каны белән язылган әсәрләре батырлыкка һәм матурлыкка, яшәүгә һәм мәхәббәткә, иреккә һәм яктылыкка мәдхия булып яңгырыйлар

Укучы.

Туган илгә биргән антын

Тап төшерми саклаган.

Палач башын кискәндә дә,

Туган илен сатмаган.

Муса Җәлил, Муса Җәлил —

Халкыбыз каһарманы!

Үлемсез аның исеме,

Мәңгелек аның даны!

Укучы.

Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

Күпме күрде, күпме кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде!

1 нче алып баручы.

Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши. Ул милләтне бөтен дөньяга танытты.

Муса Җәлилгә багышланган кичә укучыларның бергә башкарган “Җырларым” җыры белән тәмамлана.












Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!