СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Нәүрүз бәйрәме,Сөмбелә бәйрәмнәре.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бәйрәм үткәреләчәк зал кошлар рәсеме, ай, йолдызлар, кояш, чәчәкләр рәсеме белән бизәлгән

Алып баручы

 

Әнә яз яшелләнә,

Җир-анабыз гөлләнә,

Бозны тишә ак чәчәк,

Көнгә бага саф чәчәк!

Бүген көн тиң төннәргә,

Просмотр содержимого документа
«Нәүрүз бәйрәме,Сөмбелә бәйрәмнәре.»

Нәүрүз бәйрәме

 

Бәйрәм үткәреләчәк зал кошлар рәсеме, ай, йолдызлар, кояш, чәчәкләр рәсеме белән бизәлгән

Алып баручы

 

Әнә яз яшелләнә,

Җир-анабыз гөлләнә,

Бозны тишә ак чәчәк,

Көнгә бага саф чәчәк!

Бүген көн тиң төннәргә,

Урын юкһич көнләргә,

Без дә тиң, без дә тигез!

Мөбәрәк Нәүрүз! – дибез.

 

Исәнмесез,саумысыз,һәрбарчагыз!

                 Бүген бездә бәйрәм көн.

                 Уйнап күңел ачам дип,

                 Бәйрәмгә килде һәркем.

Бүген бездә ”Нәүрүз” бәйрәме. Элек заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның балалары «Яңа ел» бәйрәмен 22нче мартта уздырганнар. Аны “Нәүрүз”дип атаганнар.Бу көнне малайлар белән кызлар,һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмаклар-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.

-Чү әнә үзләре дә киләләр бугай!

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме,җир яме!

 Рәхим ит,түрдән уз.

Нәүрүз бәйрәме!

Татар халык” биюе

1нче укучы

Әйдә кояш, нурыңны, Кызганма бер дә.

Зур бәйрәм,күңелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә.

2нче укучы

Тизрәк кил безгә, җылы яз!

Тизрәк-тизрәк кил!

 Куяннар туңып беткәндер,

Иссен җылы җил.

3нче укучы

Урманда бит,җылы өй дә,

Җылы мич тә юк

Куяннарның әбиләре

Бәйләми оек.

4нче укучы

Тизрәк кил безгә, җылы яз!

Тизрәк-тизрәк кил.

Чыпчыкларга җырлар өйрәт.

Уйна, сайра көл.

5нче укучы

Урманда бит пешермиләр.

Түгәрәк калач.

Песнәкләрнеңтуннарыюк.

Тамаклары ач.

6нчы укучы

Тизрәк кил безгә,җылы яз,

 Тизрәк-тизрәк кил!

Балыкларныкоткарберүк,

Боз  астында күл.

7нче укучы

Чәчәкләр белән күмелсен

Без яшәгән ил.

 Тизрәк кил безгә,җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

Алып баручы.Нәүрүз Яңа ел,яңа көн дигәнне аңлата.Ул көнне көн белән төн тигезләшә.Менә шуннан соң көн озыная башлый.Ә Нәүрүз бәйрәме ул нинди бәйрәм?

Укучылар: -Яз бәйрәме!

— Кышны озату,язны каршылау бәйрәме!

 -Дуслык бәйрәме.

Яз җитә” җыры

Алып баручы. Балалар,карагыз әле кара каргалар килгәннәр.Алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.

1нче карга

 Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә.

 Без кайтабыз сагындырган,

 Туган үскән җирләргә.

2нче карга

 Көннәрне юлда үткәреп,

 Куанышып сезгә очтык.

 Канатларга күтәреп,

Сезгә яз алып кайттык.

3нче карга

 Яз кызы Нәүрүзбикә,

 Тиздән сезгә килеп җитә.

Кара каргалар очып чыгып китәләр

8 нчеукучы

 Көннәр аяз,күктән алсу,

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

 Сагынып көткән яз килә.

9нчы укучы

 Әйтегез,кайсы вакыт,

 Яздагыдан ямьлерәк.

Кыш айларын да яратам,

Әммаязкүңеллерәк.

Алыпбаручы.Балалар Нәүрүз килсә генә яз була бит.Әйдәгез әле, бергәләп,Нәүрүзбикәне чакырыйк. Нәүрүзбикәү-ү-ү….

Башына чәчәк такыя,өстенә яшел күлмәк кигән Нәүрүзбикә керә

Алыпбаручы

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз! –

Язгы яңа елыбыз,

Яңа елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

Нәүрүзбикә

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Нәүрүз әйтеп үттем мин,

Нәүрүз мөбәрак булсын.

Нәүрүз  килә”җыры

Мине сагынып көтеп алганыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Кыш бабай.Бу нинди тавыш монда?Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

Бала. Кыш бабай,юкка ачуланасың.Синең көннәрең үтеп бара бит инде.Биләмәләреңне язга-Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте.Тәрәзәгә кара әле,шаулап-гөрләп яз килә.

Кыш бабай.Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча язга-Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк.

Нәүрүзбикә.Нинди шартларың бар кыш бабай?

Кыш бабай. 1нче шартым:

Менә кашык,менә йомырка,

Тот кулыңа чибәркәй.

Син дә йөгер,мин дә калмам,

Кем узар бу ярышта.

Кашыкка йомырка куеп узышалар

2нче шартым: Әйдә хәзер биюдә дә ярышабыз.

Бие,биечибәркәй,

Мине узалмассыңсин.

Синяшь мин карт булсам да,

 Биюдәкалышмам мин.

Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр

Кыш бабай

Уф арыдым,сусадым.

Харапбулдым,җиңелдем.

 Эредем бит,эредем,

Язалдындахурбулдым.

Алыпбаручы.

Салкын кышны яз җиңде,

— Моны барчагыз күрде.

Кулларкулгатотынып

Без бәйрәм итик инде.

Нәүрүзбикә.

Язлар, җәйләр имин килсен,

Күк йөзе аяз булсын.

Барчабызга сәламәтлек,

Бәхетләр алып килсен!

Укучылар башкаруында җырлар, биюләр

Алып баручы

 Алдагы көннәрегездә

Телибез зур уңышлар.

 Муллыкта,тыныч тормышта гына

Яшәгез дуслар.

Без бәхетле, шат балалар”җыры

 

 “Сөмбелә” бәйрәме.

 

 Бәйрәмнең максаты: Уеннар, җырлар, биюләр аша рус мәктәбендә укучы рус балаларында татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

 

Җиһазлау: компьютер, экран, рәсемнәр, яшелчәләр “короналары”,2 кәрзин уен өчен, милли киемнәр.

Сәхнә алдан яфраклар, плакатлар, яшелчә  рәсемнәре белән бизәлә.

Экранда  “ Сөмбелә бәйрәме”

“ Сөмбелә өйрәсе куе була” дигән мәкаль- әйтемнәр язылган.(1 слад)

Көз-алып баручы. Исәнмесез, балалар!Укучылар, карагыз  әле, бөтен җир кызыл—сары яфраклар белән тулган.Ни өчен? Әйе, көз килгән.Һәр ел көз белән бергә уңыш бәйрәме дә килә, ә уңыш бәйрәме белән — Сөмбелә дә килә.Әйе, без бүген  халкыбызның бик матур бәйрәмнәренең берсе – “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык Ә нинди  бәйрәм соң ул һәм ни өчен аны  “Сөмбелә” дип атыйлар.(Музыка астында )  (2 слайд)

 Петр 1 заманында кертелгән Юлиан календарына  кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән.  (3 слайд)

Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш — уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр.Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм  иген басуы төсендәге алтын – сары  толымлы, “сөмбел”  чәчле кыз кыяфәтендә  күзалланган.

 Менә шушы көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән  үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы  һәм  муллык билгесе булган  бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме  өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр. ( 4,5 слайд)

 

Укытучы. Балалар, кемдер ишек шакый. ( Музыка астында Сөмбелә һәм “Яшелчеләр”керә).

Дуслар! Бәйрәмгә килгәнсез

Гөлдәй матур киенгәнсез

Ниләр китердегез көзгә?

Сөйләп бирегез безгә.

                                            (Сүз балаларга бирелә).

 

                    Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:

                     Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә.

                     Алар ничек үсә? Нинди төстә? ( 6 слайд)

 

 

                     Карагыз әле бер генә

                     Менә миңа кабакка.

                     Турап куйсагыз,хәтта,

                     Мин сыймыйм 9 табакка.(7 слайд)

 

                     Кишер дә бик күп булды

                     Кыяр да безнең уңды.

                     Ә бәрәңге, бәрәңге

                     Бәрәңгене күр әле.

                     Сап – сары бәрәңге белән

                    Тирән базыбыз тулды.   (8 слайд)

 

                  Кәбестәләр, суганнар

                    Түтәлләргә тулганнар

                    Кишер белән чөгендер

                    Тик җыеп кына өлгер.(9 слайд)   

 

                   Мин җир астына төштем

                    Кып – кызыл  булып үстем

                    Ашка төс һәм тәм бирермен

                    Мин бит кызыл чөгендермен.(10 слайд)

 

                  Йодрык – йодрык булып үсәм

                   Алма кебек кызарып пешәм.

                    Үзем бик матур һәм тәмле

                    Белдегезме помидорны?     (11 слайд)

 

Көз: Кадерле балалар, матур – матур  сүзләрегез өчен сезгә рәхмәт.Ә мин сезгә табышмаклар әзерләп килдем. Әгәр дә  сез аларга дөрес җаваплар бирсәгез,  мин үзем белән алып килгән яшелчәләрне сезгә бирермен.

Көз табышмаклар әйтә:

1.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы  халык. (кыяр)

  1. Өсте яшел, асты кызыл,җирдә үсә. ( кишер)

3.Кат-кат туңлы, карпы буйлы.(кәбестә)  

4.Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.

 Кем аны чишендерә, шул елый.(Суган)       

5.Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә) 

6.Җир астында алтын казык.(Кишер)

7.Җир астында җиз бүкән,

Ул ни икән?( Бәрәңге)     

8.Озын-озын егетләр,

Башларында бүрекләр.(Кукуруз)

Сөмбелә:

   -Балалар, мин дә сезгә кызыклы уеннар да алып килдем бит әле.

  1. “Яфраклар” уены.( Балаларга яфраклар өләшенә. Яфракны таныйсы , нинди файдасы барлыгын әйтәсе)

  2. “Сюрприз” уены.(Кат-кат төргәк эчендә сюрприз яшерелгән була. 4 укучы чакырыла.Һәркайсына төргәк бирелә).Сигнал булуга бер кул белән генә төргәкләрне чишә башлыйсы. Кем алданрак чишеп бетерә?

  3. “Уңыш җыю” уены.(Суган әрчү, кишер кыру;бәрәңге,чөгендер,суган,сарымсак,кешер кәрзингә җыю)

  4. “Тану” уены. (Карточкалар куела, ул саннар белән билгеләнгән була.Һәр сан  язылган карточка артында хәрефләр. Һәр санны ачкач, шул хәрефкә җыр җырлана.Хәрефләрдән “Көз” дигән сүз чыгарга тиеш. )

Сөмбелә уеннарда җиңүче балаларны бүләкләп бара.

 

Сөмбелә:

Рәхмәт сезгә, дуслар!Сез бик зирәк, тапкыр, уңган  , җитез балалар икәнсез.Сезгә карап күңел сөенә. Сезнең уңышларыгызны ишетеп бик шатландым.Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын.Миңа инде кузгалырга кирәк, башка мәктәпләрә дә барасым бар. Киләсе елга да сезгә беренче булып килермен.! Ә сез тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз!Киләсе елга да уңышларыгызга сөенерлек булсын. Сау , булыгыз балалар

(Сөмбелә китә)

 

Укытучы. Рәхмәт сиңа, Алтын көз, табышмакларың  өчен, яшелчәләрең өчен.

Ә балалар сиңа бүләк әзерләде татар халык биюен(Музыка укучылар бииләр)

 Көз: Рәхмәт сезгә, балалар.Бик матур биедегез.

 

Яшелчәләр:Шулай итеп, бәйрәм тәмам.

 Көз: Сау булыгыз!




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!