СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Папа, мама, я-спортивная семья

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка мероприятия "Мама, папа, я-спортивная семья"

Просмотр содержимого документа
«Папа, мама, я-спортивная семья»

  1. Котлау сүзләре

  2. Хор " Балалар көлүе" ( 2 нче сыйныф)

  3. Монтаж (4 нче класс ) Диләрә

Гаиләм - ныклы терәгем.

Гаиләм - таянычым,

Йөрәк җырым, сер сандыгым.

Һәм илһам чыганагым.

Лилия

Гаиләнең таянычы ул - әтиләр,

Алардан безгә тик изге теләк.

Яхшы киңәш, матур гамәл –

Алар безгә биргән үрнәк.

Алисә

Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

Фәннур

Әти, әни һәм мин –

Менә безнең гаилә.

Бу дөньяда сез булганда

Яшәү күңелле безгә

Руслан

Рәхәт миңа сезнең белән.

Күтәрелә минем күңелем.

Бәхет һәм шатлык белән

Үтсен иде минем гомерем.

Ләйсән

Рәхмәт сезгә, әти, әни

Тыныч булсын иде күтебез.

Озын – озак шулай бергә-бергә

Үтсен иде безнең гомеребез.

Г. Лилия

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Айсылу

ГСабый гына димәгез.

Сүзләремнән көлмәгез.

Күз яшенә, кайгыларга

Берүк мине бирмәгез.

Дилноза

Бер ягымда - әтием.

Бер ягымда - әнием.

Уңымда да, сулымда да

Яклар кешем бар минем.

4. Командаларга бүлү

Һәр команда исем, җыр әзерли.

5.'Тупны кәрзингә салу" уены.

Һәр бала ( чиратлап) әтисенең иңбашына утырган хәлдә кәрзингә (чиләккә) 3 тапкыр туп сала. (1 туп - 1 балл)

6. "Равняйсь, смирно!" уены. Әти кеше балага 5 команда бирә.

(Налево! Направо! Круго шагом марш! Стой!)

7.1 нче сыйныфлар башкаруында татар биюе.

8. "Эстафета"

Һәр бала бадминтон ракеткасына шарны куеп, билгеләнгән урыннан урап йөгереп кайта, эстафетаны әтисенә, әтисе әнисенә тапшыра.

9. "Аяклар"

Һәр командага 2 аяк эзе бирелә. Бала эзләрне күчерә, ә әни шул эзләргә басып билгеләнгә урынга кадәр бара. (Бала күчерә, әти бара)

10.Җырлы-бию (1,4 нче сыйныфлар)

11. “Төз атучы"

Алда торган чиләккә туп салу.

12."Кер киптерү"

Сез суга төшеп чыландыгыз. Сигнал буенча һәр командадан 1 кеше бау янына барып, өстендәге киемен салып, кер бавына "киптерергә"элә дә, үз урынына килеп баса, иптәше китә.

13.Наилә "Минем әти гармунчы " җырын башкара.
14. Әни һәм кызлар музыкага бииләр. ( Әниләр кызлар кебек эшләргә тиеш)

15.Каршылыклар

1 кеше "Каршылыклар" аша үтеп тупны кәрзингә (чиләккә) илтеп сала, икенчесе алып килә (әти, бала, әни, әни,әти,бала)

  1. Эскәмия өстендә аркан тарту.

  2. 3, 4 нче сыйныфлар бии. "бомба"

18."Әни булу җиңелме?"

Әтиләр кызларга бантик тагалар.

19."Әти булу җиңелме?"

Әниләр кадак кагалар, кире суырып алалар.

20."Кем беренче ясый?"

Кеше рәсеме ясау. Команданың һәр кешесе рәсемнең бер өлешен ясый.

  1. Бию. 1 нче кл. (2x2=4)

  2. "Аяк бәйләү


2 әтинең, 2 әнинең аягын бәйләп чабу.

  1. Командаларга сораулар. (5 әр сорау)

  2. Бию. (3, 4 кл.)

  3. "Уен оештыру"

Һәр команда карап утыручылар белән уен оештыра.

26. Карап утыручылар белән уен.

Һәр кеше сорау (бирем) ала, шуны үти.

27. Йомгаклау.

Хушлашырга вакыт җитте.

Тәмамланды кичәбез.

Мондый очрашулар еш булыр

Сез бик теләп көтегез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас, кем белә

Гөрләшербез кат җыелып


Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбе

Лениногорск муниципаль районы

Татарстан Республикасы










Юл билгеләрен һәркем белергә тиеш.








Төзеде:

Муллахмәтова Дилә Әгъләҗетдин кызы

башлангыч сыйныф укытучысы




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!