СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

План-конспект урока по татарскому языку

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Сөембикә манарасы " темасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе. 

Просмотр содержимого документа
«План-конспект урока по татарскому языку»

Максат: укучыларның Казан шәһәрендәге тарихи һәм истәлекле

урыннар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; укучыларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү,

балаларны актив аралашуга тарту, өйрәнгән сүзләрне

бәйләнешле сөйләмгә кертү; Туган ил , Ватан

белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор,

җөмлә төзү өчен сүзләр язылган карточкалар,

тест сораулары язылган битләр.

Материал:8 нче сыйныф өчен дәреслек (Авторы: Р.З.Хайдарова,Р.Л.Малафеева).

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш

Кулланылган структуралар: МЭНЭНДЖ МЭН,ХАЙ ФАЙВ

ЭЙ АР ГАЙД(яңа мәгълүмат алу)

ФАЙНД ЗЕ ФИБ(белемнәрне системага салу)

РЕЛЛИ КОУЧ (бер-берсен тикшерү).

КЛОК БАДДИС(белемнәрне камилләштерү)

КУИЗ-КУИЗ ТРЕЙД(белемнәрне тикшерү)


Дәрес төре: катнаш.


Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I Оештыру моменты

Укучыларның дәрескә хәзерлеге тикшерелә.

Укытучы өчен максат:

балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар өчен максат:

дәрестә игътибар булдыру.

а) Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез,укучылар!Мин сезне күрүемә бик шат.

Бүген бездә кунаклар бар,әйдәгез алар белән дә исәнләшик!Кояшны, көнне,кунакларны, дусларны сәламләү.

Бүген 4 нче март. Сишәмбе көн.Сыйныфта барыгыз да бармы?Урамда нинди ел фасылы?Урамда җылымы?



II Өй эшен тикшерү

Укытучы өчен максат:

үткән теманы аңлау дәрәҗәсен ачыклау.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

- Өй эшен кабатлап бер-береңә сораулар бирергә әзерләнергә иде.

- Шулай итеп, укучылар, без үткән дәресләрдә Татарстан тарихын кабатладык,болгар кабиләләре турында өйрәндек.Хәзер өй эшен тикшерәбез.

143 бит 5 нче күнегү.



СТЁ ЗЕ КЛАСС(Казанның истәлекле урыннарын язу.10 секунд уйлыйбыз,30 секунд язабыз һәм класс буенча йөрибез.Үзендә булмаган сүзләрне язабыз.)

ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН(Бергә сөйләшү оештыру,1 номер укый, башкалар булмаган сүзләрне язалар,2 номер укый,шул тәртиптә барысы да укып чыга)



III Яңа теманы аңлату

Укытучы өчен максат:Татарстан тарихын өйрәнүне дәвам итү,яңа лексиканы сөйләмгә кертү.


Укучылар өчен максат:яңа мәгълүмат туплау.


I.Яңа теманы өйрәнү өчен ЭЙ АР ГАЙД структурасын кулланабыз.

башта

сораулар

ахырда


Сөембикә манарасы Казан шәһәрендә урнашкан.



Мин Сөембикә манарасының биеклеген беләм.



Казансу елгасыннан ничә метр ераклыкта урнашуын беләм.



Сөембикә манарасы ничә катлы булуын беләм.



Манараның исеме нинди шәхес белән бәйле булуын беләм.



Сөембикә исеме Иван IV нче белән ничек бәйле булуын беләм.



Манара ничә көндә төзелеп бетүен беләм.



Сөембикәнең ни өчен манарадан түбәнгә сикерүен беләм.


8. -Укучылар, “Башта” һәм “ахырда” баганаларын чагыштырыгыз. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме,үзгәрсә ни өчен?

9.-Сезенең өчен бу мәгълүматның иң файдалысы нинди?



(укучыларга сораулар белән кәгазь битләре бирелә.Сорауларны укып “башта” баганасына “+ “яки “- “куялар,1 минут вакыт бирелә.Бу эшне эшләп бетергәч,укучылар текстны укып чыгалар.).

Сөембикә манарасы –Казанның иң күренекле архитектура истәлеге. Манараның гомуми биеклеге 58 метр, Казансу елгасыннан 70 метр.Ул җиде катлы манарадан тора. Аның өстәге өлешендә күзәтү өчен җайланган тәрәзәләр бар. Манараның очында алтынланган ярымай балкый.

Манараның исеме Сөембикә ханбикә исеме белән бәйле.Ул безнең чорга тарихи язмалар ,легендалар, бәетләр аша килеп җиткән һәм хәзер дә халык күңелендә яши.

Сөембикә искиткеч гүзәл, матур ханбикә була. Аның матурлыгы турында Иван IV ишетә.Аңа Мәскәү патшабикәсе булырга, ягъни үзенә хатын булырга тәкъдим итә.Ләкин Сөембикә риза булмый.

Дошман шәһәрне камап ала. Сөембикә, шәһәрне саклап калу өчен, барлык манаралардан да биек блган яңа манара төзүне таләп итә. Шул очракта гына патшага кияүгә чыгарга риза булачагын белдерә. Җиденче көнне манара төзелеп беткән. Әмма Сөембикә яраткан шәһәреннән , халкыннан аерылырга теләми һәм, манараның иң югары өлешенә күтәрелеп, түбәнгә сикерә...

(Текстны укып чыкканнан соң,укучылар кәгазьләрендә “ахырда” баганасына “+” яки”-“ куялар.)

-Укучылар,ә хәзер үзегезнең җавапларыгызны карагыз.Әгәр җаваплар үзгәрсә,ни өчен үзгәрүен әйтегез.

( РАУНД РОБИН структурасын эшлибез. Группаларда таблица астындагы сорауларга җавап бирәбез.)

-Укучылар, “Башта” һәм “ахырда” баганаларын чагыштырыгыз. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме,үзгәрсә ни өчен?

-Сезнең өчен бу мәгълүматның иң файдалысы нинди?

- Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җавабын ишетәсем килә.

Бик яхшы.

ФАЙНД ЗЕ ФИБ структурасын куллану.(дүрт раслауның кайсысы дөрес түгел)

II. 145 нче бит 3 нче күнегүне эшләү.

РЕЛЛИ РОБИН структурасын куллану.

Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз.

1).Манараның исеме Сөембикә ханбикә исеме белән бәйле.2).Манараның очында алтынланган ярымай балкый.3). Аның матурлыгы турында Иван IV ишетә.4).Сөембикә скиткеч гүзәл, матур ханбикә була. 5).Сөембикә манарасы- Казанның иң күренекле архитектура истәлеге.

Ял минуты. СИГНЕЧЕС структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без сигнечес структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,үз исемен яза,ул нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була,һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.

- Барыбызда бастык ,урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.)



III.-Укучылар ,ә хәзер 145 нче биттә 4 нче күнегүне эшлибез.Моның өчен КЛОК БАДДИС структурасын кулланабыз.

4 нче күнегүдәге раслауларның кайсысы дөрес булуын билгеләү.(дәфтәрләргә язабыз)

Бу раслауның кайсысы дөрес?

-Сөембикә манарасы җиде каттан тора.

-Манараның очында алтынланган ярымай бар.

-Манараның исеме Мәскәү ханбикәсе исеме белән бәйле.

-Манараның биеклеге 70 метр.

-Сөембикәне Иван III үзенә хатынлыкк алырга тели.

-Сөембикә патшага кияүгә чыгарга риза булмый.

-Хәзер ,укучылар үзегезнең КЛОК БАДДИСларыгызны аласыз һәм сәгать 9 дагы партнёрыгыз белән очрашасыз.(кемнең чәче озынрак шул үзенең дөрес раслауларын укый башлый.Шул формада бер-берсенә үз җавапларын укыйлар)

-Бик яхшы,молодецлар!Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез һәм урыннарга утырыгыз!


IVНыгыту

Укытучы өчен максат:

яңа теманы аңлап үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучылар өчен максат:

яңа белемнәрне кулланып күнегүләр эшләү

I.Хәзер сез үзегезнең сорауларыгыз ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрегезне тикшерәчәксез.

-Сез КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

-Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела)

- В акыт бетте.

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

- Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

II. Ситуативные упражнения.

1.Позовите друга съездить в Казань на экскурсию, убедите его в необходимости поездки.

2.Вам хочется побывать в Казанском Кремле. Как вы об этом скажете родителям .

3.Ваш младший брат интересуется архитектурой башни Сююмбике.Что вы ему расскажете?

III. РЕЛЛИ КОУЧ структурасын куллану.

(А һәм В партнёрлары катнаша,укытучы биргән карточкаларда эш эшләү.Җөмләләрне дөрес итеп төзү.А номерлы укучы 2 биремне эшли,В номерлы тикшерә, аннан соң киресенчә В номерлы эшли, А номерлы укучы тикшерә).

Сөембикә истәлеге - Казан иң Кремленең архитектура күренекле манарасы .

Манараның 58 биеклеге гомуми метр.

Манараның ярымай алтынланган балкый очында .

Манараның бәйле ханбикә исеме белән Сөембикә .



V Өй эше бирү

Укытучы өчен максат:

яңа материалны ныгыту.

Укучылар өчен максат:

Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана алу.


- Өй эше бирү. 146 б. 12 нче күнегү.(Сөембикә ханбикә турында тарихи белешмә туплап килергә).

- Без бүген нәрсә өйрәндек?( тексттан туры килгән җөмләләрне язып алу).


Сөембикәнең матурлыгы.

Манараның биеклеге.

Манараның үзенчәлекләре.

Манараның исеме.

Манараның төзелүе.


Тикшерү өчен “чыгу билеты”на җаваплар яздыру.(шуннан чыгып билге кую).



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!