СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

План-конспект урока родного языка по теме "Зат алмашлыклары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«План-конспект урока родного языка по теме "Зат алмашлыклары"»

Рус мәктәбенең 3нче сыйныфында (татар төркеме) татар теле дәресенең план-конспекты

Тема: Зат алмашлыклары

Максат: 1. Зат алмашлыкларын өйрәнү.

2. Зат алмашлыкларын җөмләләрдән табу һәм диалогик сөйләмдә дөрес куллана белү осталыгына ирешү.

3. Туган телдә аралашуга омтылыш тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа белем ачу дәресе.

Җиһазлау: Компьютер, экран, дәреслек, музыка.

Технология: Эшчәнлекле метод технологиясе, сингапурча “Плейсмэт консенсус (Килешү картасы)”, “Микс-фриз групп”, “Раунд тэйбл” структуралары.

Дәрес планы.

  1. Мотивлаштыру, ориентлаштыру.

  1. Дәреснең темасын, максатын билгеләү.

  2. Уку мәсьәләсен кую.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Аңлауны беренчел тикшерү.

  2. Белемнәрне ныгыту.

  3. Үз-үзеңне тикшерү.

  1. Рефлексия.

  1. Йомгаклау.

  2. Өй эше бирү.


Дәрес барышы.

- Хәерле көн, укучылар!

- Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!

- Ә хәзер биткә-бит, җилкә парларын сәламлибез.

- Бүген сыйныфта кем кизү?

(Кизү укучы чыгышы).


Мотивлаштыру

  1. Экранда 1нче слайд.

УК. Рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле. Без кемнәрне күрәбез?

Укучы. Алсу, Булат, Руслан, Фәрит абый (балалар).

УК. Алсу әйткән сүзләр кайсы сүзләрне алмаштырган? Алсу үзен кем дип атый?

Укучы. Мин.

УК. Алсу Булатка кем дип эндәшә?

Укучы. Син.

УК. Алсу янына Руслан килеп баса. Ул аңа кем ди?

Укучы. Ул.

УК. Син һәм ул икесе бергә кем була?

Укучы.Без.

УК. Алсу Булат белән Русланга кем дип дәшә?

Укучы. Сез.

УК. Калганнарга кем дип әйтәбез? Булат, Руслан,Фәрит абый – барысы бергә кем булалар?

Укучы. Алар.

УК. Укучылар, Алсу, Булат, Руслан, Фәрит абый сүзләренә сораулар куеп карыйк әле?

Укучы. Бу сүзләр кем соравына җавап бирәләр.(Һәрбер төркемнән берәр баланың җавабы тыңлана).

УК. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

Укучы. Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр исем сүз төркеменә карый.

УК. Укучылар, исемне алмаштырып килгән мин,син,ул, без,сез, алар сүзләре дә кем? кемнәр? сорауларына җавап бирәләр. Укучылар, экрандагы сүзләр исемнәр түгел, ә нинди сүзләр соң алар? Бу сүзләрнең нинди сүз төркеменә каравын белергә телисезме?

Укучылар. Белергә телибез.


  1. Экранда 2нче слайд.(Зат алмашлыклары).

УК. Дәресебезнең темасы?

Укучылар. Зат алмашлыклары.

УК. Укучылар, бүгенге дәрестә без алмашлыкларны өйрәнә башлыйбыз. Алмашлык – местоимение; зат- лицо,личный; зат алмашлыклары - личные местоимения.


Уку мәсьәләсен чишү ысуллары.

ПАРЛАРДА ЭШЛӘҮ

Экранда 3нче слайд.

УК. Зат алмашлыклары берлек һәм күплек санда булалар. Укучылар, экрандагы алмашлыкларны укыгыз. Җилкә парларыгызга бу сүзләрне русчага тәрҗемә итеп әйтегез.


ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШЛӘҮ, “Килешү картасы” структурасы

УК. Укучылар, зат алмашлыкларын белдекме?

Укучылар. Әйе, белдек.

УК. . Эш өчен сезгә түбәндәгеләрне әзерләргә кирәк. Сезнең каршыда А4 форматындагы битләр ята . Һәрбер өстәлдән 4 нче укучы бу битләрне ала да дүрткә бөкли (тактадагы үрнәк буенча). 1,2,3,4 саннарын язып куясыз, һәр укучы үзенең почмагына дөрес җавапны яза. Бирем: дәреслектәге 181 күнегүне һәркем үзе укый, үрнәк буенча яза. (1мин вакыт бирелә. Вакыт беткәч, 1нче укучы үзенең җавабын укый һәм сәгать уңаена бөтен укучыларның җаваплары тыңлана).

УК. Дөрес җавапны уртадагы турыпочмаклыкка язабыз. (Һәр төркемнән 3нче укучылар уртадагы җавапны укыйлар).


ҮЗБӘЯ

  1. Экранда 4нче слайд (181 нче күнегү җаваплары)

УК. Җавапны тикшерегез. Үзегезне бәяләгез. Бу эш өчен кем үзенә ничәле куя?


Ял итү. Музыка астында хәрәкәт итү. “Микс-фриз групп” структурасы

Сораулар: Бүген атнаның ничәнче көне? Ничә чит тел өйрәнәсез? Төркемдә ничә укучы эшли? Сез ничә телдә аралашасыз? Дүшәмбе атнаның ничәнче көне? Парларда ничә кеше була? Тугыздан берне алгач, ничә кала? Бүген ничәнче февраль? Унтугыздан унберне алгач, ничә кала? Ничә зат алмашлыгы була?


  1. 5нче слайд (лилия чәчәге)

УК. Укучылар , экранга карагыз. Бу нинди чәчәк?

Укучы. Бу - лилия чәчәге.

УК. Лилия чәчәге нинди төстә?

Укучы. Ул ак төстә һәм сипкелле.

Ук. Менә шушы матур чәчәк турында дәреслектәге күнегүне табыгыз. Эчтән укып чыгабыз . (Эчтән бер кат укыла. Кычкырып бер кат укыла).


ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШЛӘҮ, “Раунд тэйбл” структурасы

УК. 1нче укучыдан башлап һәрберебез бер җөмлә укып барабыз. Җөмләләрдән алмашлыкларны табабыз. Бер үк кәгазь битенә җавапларны язабыз. (Җаваплар телдән тикшерелә).

ҮЗБӘЯ


ПАРЛАРДА ЭШЛӘҮ

УК. Укучылар , соңгы җөмләгә игътибар итик әле. Син нинди чәчәкләр яратасың? Биткә - бит парларыгыздан сорагыз әле?

ҮЗБӘЯ

УК. Бу эш өчен үзегезне бәяләгез. Кем күнегүдәге бөтен алмашлыкларны дөрес тапты һәм үзенең яраткан чәчәге турында тулы, дөрес җавап бирә алды “5”ле куя. Кем бөтен алмашлыкларны мөстәкыйль таба алмады, иптәше ярдәме белән тапты “4”ле куя.


  1. ЯЗМА ЭШ

УК.Укучылар, дәреслектәге 183нче күнегүне дәфтәрләрдә язмача башкарабыз. Число, дәреснең темасы, күнегү номерын язабыз.

ҮЗБӘЯ (Җаваплар такта артына качырыла)

УК. Әйдәгез җавапларны тикшереп алыйк. Кемнең бер хатасы да юк “5” ле, 2 хаталы эш өчен “4” ле.

Уку эшчәнлегенә рефлексия

  1. Йомгаклау.

УК. Укучылар, сез бүген нинди яңалык белдегез?

Укучы. Без бүген дәрестә зат алмашлыкларын өйрәндек.

УК. Нинди ысуллар белән өйрәндек?

Укучы. Рәсемнәр карадык, мин, син, ул, без, сез, алар - зат алмашлыклары икәнен белдек. Төркемнәрдә, парларда эшләдек.

УК. Без бу белемнәрне кайларда кулландык?

Укучы.- Җөмләләрдән алмашлыкларны табарга өйрәндек. Зат алмашлыклары исемне алмаштырып киләләр.

УК. Язмача эшләгән күнегүдә кайсы алмашлыкны куярга икәнлеген нинди сүзләргә карап белдегез?

Укучы. Фигыльләргә.

УК. Кемгә кайда авырлык очрады?

Укучы. Җавап.

УК. Дәрестә кемне мактый алабыз? Эшебезнең нәтиҗәсе булдымы?

Укучы. Җавап.

  1. Өй эше

УК. Рәхмәт. Хәзер көндәлекләрегезгә өй эше язабыз.

  1. Мәҗбүри. 184 нче күнегү

  2. Ирекле. Әдәби уку китабыннан зат алмашлыклары кергән 6 җөмлә язарга.

  3. Иҗади. Үзең яраткан чәчәк рәсемен ясарга.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!