СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

План-конспект по татарскому языку Тема: Сүз төркемнәре. Кабатлау дәресе.

Нажмите, чтобы узнать подробности

План конспект по татарскому языку. Сүз төркемнәрен кабатлау

Просмотр содержимого документа
«План-конспект по татарскому языку Тема: Сүз төркемнәре. Кабатлау дәресе.»

Тема: Сүз төркемнәре. Кабатлау дәресе.

Максат: “Сүз төркемнәре” темасын гомумиләштереп кабатлау; укучыларнын уйлау, фикерләү сәләтләрен, иҗади активлыкларын, туган телдә сөйләм телләрен, тест белән эшләү күнекмәләрен үстерү; әти-әниләргә, олыларга мәхәббәт, туган телеңне ярату хисләре тәрбияләү.

Җаһазлау: сүзләр язылган плакатлар, интерактив такта, сигнал карточкалары, рәсемнәр.




Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Уңай эмоөионалҗ халәт тудыру.

-Барыгызга да хәерле иртә. Елмаеп, күтәренке күҗел белән дәресебезне башлыйбыз.

2.Төп өлеш.

1)Кереш әңгәмә.

-Укучылар, көннән-көн табигать уяна, көннәр матурлана. Ни өчен шулай икән? Сез ничек уйлыйсыз? (Яз җитте.) Язның нинди үзенчәлеге бар? (Яз билгеләре әйтелә.)

Яз-кешеләр өчен генә түгел, кошлар өчен дә иң күңелле вакыт.

-Ә кошлар ни өчен туган якларына кайталар икән? (Кошлар туган якларына оя корырга кайталар. Аларга оялар ясарга кирәк.)

-Әйе, тиздән кошлар дә балалар чыгарырлар, гаилә корып яши башларга.

2) “Гаилә” рәсеме буенча әңгәмә.


-Әйе, без өйдә бер гаилә, гимназиябездә бер гаилә булып яшибез, класста үзебез бер гаилә кебек. Шушы гаиләдә без нинди телдә сөйләшәбез? (Туган телебездә.) Бу матур сүзләр безнең дәреслегебездә тупланганнар, алар да бер матур гаилә булып яшиләр.

3) Сүз төркемнәре турында кабатлау.

-Балалар, сүз төркемнәре турында нәрсәләр беләсез?

(үзләр төрле була, төрле мәгънә белдерәләр. Төрле мәгънә белдерүләренә карап, сүзләрне төркемнәргә бүләләр. Сүз төркемнәреннән исем, сыйфат, фигыль турында өйрәндек.)

5) Биремнәрнең үтәү һәм исем, сыйфат, фигыль турында кабатлау.

А) Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй.

Г...илә, ...ни,...нем,б...лалар, й...рт. (гаилә, әни, энем, балалар, йорт.)

-Ни өчен бу сүзләр исем төркеменә керәләр?

Б)Кайсы сүз артык?

Матур, уйный, шатлана,эшли. (Матур)

-Калган сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр? (фигыль)

_Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (чөнки алар нишли? Соравына җавап бирәләр)

В)Сүзләрне парлап тоташтыр.

Якты, тәмле, акыллы, күңелле, кояш,бала,бәйрәм, аш.

Якты кояш.

Тәмле аш

Акыллы бала

Күңелле бәйрәм.

-Беренче баганадагы сүзләр җөмләдә нинди роль уйныйлар? (сыйфатлар җөмләне тулыландыралар, матурлыйлар.)

 “Сабантуй” газетасына күзәтү. Гаилә турында шигырь уку һәм биремне үтәү.

Әти-җылы кояш кебек,

Әнием назлы җилдәй.

Сабыр, җитди өлкән кыз – мин,

Сеңлем – шук песидәй.

Биремнәр: 1 нче төркемгә – исемнәр, 2 нче төркемгә сыйфатларны табып язарга.

7) Физкультминутка.

8) Иҗади эш. “Минем гаиләм” кечкенә күләмле хикәя төү.

-Дәрестә нинди сүзләр очрый? (әти, әни, балалар, гаилә.)

-Әйе, әти-әниләр – гаилә башлыклары. (Укучылар кыскача үз гаиләләре турында сөйлиләр.)

-Тату гаиләдә яшәү – бик зур бәхет ул. (Зәйнуллина Диләрәнең гаиләләре турында язган хикәясе укыла)

Май аенда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең гимназиядә бик матур бәйрәм булды. Анда мин әти-әнием белән катнаштым. Безнең гаилә бер йодрык – әти, әни, әби, мин һәм сеңлем. Өйдә һәммәбезнең үз шөгыле, эше бар. Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмләшеп,тату яшәргә тырышабыз. Өйгә кайтканда мин бер кулым белән әтиемә, икенчесе белән әниемә тотынып кайттым. Аннан гаиләбез белән бергәләп чәй эчтек.

Өй эше бирү. Татарча-русча сүзлектән өчәр исем, сыйфат, фигель язып килергә.

Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!